СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

РУС ТЕЛЕНДӘ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ БЕЛЕМ АЛУЧЫ УКУЧЫЛАР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ОЛИМПИАДА БИРЕМНӘРЕ (2020-2021 нче уку елы)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Олимпиада задания по родному языку и литературе

Просмотр содержимого документа
«РУС ТЕЛЕНДӘ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ БЕЛЕМ АЛУЧЫ УКУЧЫЛАР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ОЛИМПИАДА БИРЕМНӘРЕ (2020-2021 нче уку елы)»

Муниципаль тур


РУС ТЕЛЕНДӘ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ

ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ БЕЛЕМ АЛУЧЫ УКУЧЫЛАР ӨЧЕН

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ОЛИМПИАДА БИРЕМНӘРЕ

(2020-2021 нче уку елы)

5 нче сыйныф

Үткәрү вакыты – 120 минут

Максималь балл – 54



I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. [гъ] авазы кулланылган сүзләрдән торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) газета, көзге, зәңгәр;

ә) күгәрчен, гөл, гөмбә;

б) яңгыр, тугыз, карга;

в) сигез, егет, түгәрәк.


2. Парсыз яңгырау тартык авазлардан гына торган сүзләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) коймак, җиләк, зәңгәр;

ә) лимон, авыл, урман;

б) җәй, кыш, көз;

в) чикләвек, агач, карбыз.


3. Хәрефкә караганда аваз саны күбрәк булган сүзне билгеләгез. (2 балл)

а) йолдыз;

ә) кульяулык;

б) сәгать;

в) яфрак.


4. Күчерелмә мәгънәле сүз кулланылган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) тәмле чәй;

ә) тәмле тел;

б) тәмле бәлеш;

в) тәмле өчпочмак.


5. Синонимнардан гына торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) таза, юан;

ә) җир, күк;

б) мәктәп, укучы;

в) суга, суга.


6. Парлы сүз дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) сыйныфташ;

ә) карабодай;

б) хатын-кыз;

в) үги ана яфрагы.


7. Нокталар урынына куела торган кушымча дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Тирән күл... балык та күбрәк. (Мәкаль)

а) -ның;

ә) -гә;

б) -дән;

в) -дә.


8. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Бер тамчыдан диңгез булмый. (Мәкаль)

а) сыйфат;

ә) сан;

ә) фигыль;

б) сыйфат.


9. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Тамчыдан күл җыела. (Мәкаль)

а) хәзерге заман хикәя фигыль;

ә) үткән заман хикәя фигыль;

б) киләчәк заман хикәя фигыль;

в) боерык фигыль.


10. Җөмләнең хәбәре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Алма агачыннан ерак төшми. (Мәкаль)

а) алма;

ә) агачыннан;

б) ерак;

в) төшми.


II. Башыгызны эшләтегез.

Сүзләрне дөрес итеп урнаштырып, табышмакны языгыз, җавабын табыгыз. (4 балл)

тәңкә, агачлар, җирне, ап-ак, карлар, иткән, тун, барча, кардан, сипкән, кигән


III. Теоретик бирем.

Нокталар урынына тиешле сүзләрне өстәп языгыз. (10 балл)

Татар алфавитында ........... хәреф бар. Хәрефләрне күрәбез, ............... һәм укыйбыз. Башка телдән алынган сүзләрне ................. сүзләр дип йөртәләр. Сүз ясагыч кушымчалар, ................. ялганып, сүзнең мәгънәсен үзгәртә. -ны/-не – ............. килеше кушымчасы. ................ н и ч ә? н и ч ә н ч е? сорауларына җавап бирә. Сыйфатта ............... дәрәҗәсе билгенең гадәти нормадан ким булуын белдерә. ................... җөмләдә хәбәр боерык фигыль белән белдерелә. Ия .............. килештәге исемнәр һәм .............. алмашлыклары белән белдерелә.


IV. Гамәли-иҗади бирем.

1. Текстны татар теленә тәрҗемә итегез. (10 балл)

Кривая уточка

Жили-были старик со старухой. Пошли они раз за грибами в лес и нашли уточку. А та уточка была кривая. Они ее взяли и принесли домой. Дома старики сделали для уточки гнездышко из перьев.

Утром они ушли. Уточка обернулась девушкой, избу вымыла, воды наносила, пирогов напекла. Пришли старики и очень удивились. В доме чисто, прибрано. Вот чудеса! (По сказке)

2. Тылсымлы чәчәк турында 8-10 җөмләдән торган әкият төзеп языгыз. (10 балл)










Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!