СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Муниципаль тур РУС ТЕЛЕНДӘ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ БЕЛЕМ АЛУЧЫ УКУЧЫЛАР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ОЛИМПИАДА БИРЕМНӘРЕ (2020-2021 нче уку елы)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Олимпиадные задания по родному языку

Просмотр содержимого документа
«Муниципаль тур РУС ТЕЛЕНДӘ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ БЕЛЕМ АЛУЧЫ УКУЧЫЛАР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ОЛИМПИАДА БИРЕМНӘРЕ (2020-2021 нче уку елы)»

Муниципаль тур


РУС ТЕЛЕНДӘ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ

ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ БЕЛЕМ АЛУЧЫ УКУЧЫЛАР ӨЧЕН

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ОЛИМПИАДА БИРЕМНӘРЕ

(2020-2021 нче уку елы)

8 нче сыйныф

Үткәрү вакыты – 150 минут

Максималь балл – 60



I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Җөмләдәге сузык авазларның саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Батырлыкта – матурлык. (Мәкаль)

а) 5;

ә) 6;

б) 7;

в) 11.


2. Җөмләдәге ачык иҗекләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Бай бәхетле түгел, юмарт бәхетле. (Мәкаль)

а) 4;

ә) 5;

б) 6;

в) 7.


3. Фразеологик әйтелмәнең төшеп калган сүзен билгеләгез. (2 балл)

Кулында ... уйнату

а) шар;

ә) ут;

б) туп;

в) курчак.


4. Диалекталь базар көн дигән сүзнең әдәби телдәге варианты дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) якшәмбе;

ә) җомга;

б) дүшәмбе;

в) Яңа ел.


5. Парлы сүз дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) сары(мәтрүшкә);

ә) ун(ике);

б) күк(чәчәк);

в) өс(баш).


6. Җөмләдәге рәвешнең төркемчәсе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Пәрәвезгә эләккән чебендәй тыпырчыну. (Мәкаль)

а) саф;

ә) күләм-чама;

б) охшату-чагыштыру;

в) сәбәп-максат.


7. Җөмләдәге алмашлыкның төркемчәсе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Эшләгәнең илеңә яхшы, өйрәнгәнең үзеңә яхшы. (Мәкаль)

а) зат;

ә) билгеләү;

б) тартым;

в) күрсәтү.


8. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең кайсы сүз төркеменә караганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Кош кунмаган агач юк. (Мәкаль)

а) исем;

ә) фигыль;

б) ымлык;

в) хәбәрлек сүз.


9. Җөмләдәге сүзтезмәләр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Куян үз күләгәсеннән дә курка. (Мәкаль)

а) үз күләгәсеннән курку;

ә) үз күләгәсе, күләгәсеннән курку;

б) куян күләгәсеннән;

в) куян курка.


10. Җөмләнең хәбәре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Батыр үз халкын яклый. (Мәкаль)

а) яклый;

ә) халкын яклый;

б) үз;

в) батыр.



II. Башыгызны эшләтегез.

Сүзләрне дөрес итеп урнаштырып, табышмакны языгыз, җавабын табыгыз. (4 балл)

алгы, тунын, соры, да, оста, кыска, ак, кия, тәпиләре, ул, тунын, бик, сала, чабарга, кышка


III. Теоретик бирем.

Нокталар урынына тиешле сүзләрне өстәп языгыз. (10 балл)

Тартык авазларны әйткәндә, һава агымы .................... куышлыгында тоткарлыкка очрый. Сузык авазлар ....................... ясыйлар. Татар телендә [.....] авазы сүзнең беренче иҗегендә иренләштерелеп әйтелә. Килеп чыгышы ягыннан сүзләр гомумтөрки һәм ...................... сүзләрдән тора. Кулланылышы чикләнгән сүзләргә .................... һәм һөнәрчелек сүзләре керә. ................... сүзләр ике сүз кушылып ясала. Дәрәҗә белән төрләнә ала торган сыйфатлар ........................ сыйфатлар дип атала. Зат яки предметның, билгенең, санның билгесез булуын күрсәткән алмашлыклар .................... алмашлыклары дип атала. -асы/-әсе формалы ....................... фигыльнең юклыгы кулланылмый. Кешенең хис-тойгыларын, кичерешләрен, теләкләрен белдерә торган модаль сүз төркеме ......................... дип атала.


IV. Гамәли-иҗади бирем.

1. Текстны татар теленә тәрҗемә итеп языгыз. (14 балл)

Каждое время года по-своему хорошо, но лето я люблю больше всего. Лето — самое лучшее время года!

Во-первых, летом не нужно ходить в школу и учить уроки.

Во-вторых, летом целые дни можно проводить на свежем воздухе. А тело отдыхает от теплой одежды!

И наконец, летом можно купаться в речке, ходить в походы с рюкзаком за плечами и ночевать у костра, в лес за грибами и ягодами! Да разве перечислишь всего! (Г. Скребицкийдан )

2. Сез кайсы ел фасылын яратасыз һәм ни өчен? Шул хактагы фикерләрегезне 12-15 җөмләдән торган хикәя итеп языгыз. (12 балл)








Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!