СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Муниципаль тур РУС ТЕЛЕНДӘ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ БЕЛЕМ АЛУЧЫ УКУЧЫЛАР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ОЛИМПИАДА БИРЕМНӘРЕ (2020-2021 нче уку елы)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Олимпиадные задания по родному языку, 6 класс

Просмотр содержимого документа
«Муниципаль тур РУС ТЕЛЕНДӘ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ БЕЛЕМ АЛУЧЫ УКУЧЫЛАР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ОЛИМПИАДА БИРЕМНӘРЕ (2020-2021 нче уку елы)»

Муниципаль тур


РУС ТЕЛЕНДӘ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ

ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ БЕЛЕМ АЛУЧЫ УКУЧЫЛАР ӨЧЕН

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ОЛИМПИАДА БИРЕМНӘРЕ

(2020-2021 нче уку елы)

6 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты – 150 минут

Максималь балл – 56


I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Калын сузык авазлардан гына торган мәкальне билгеләгез. (2 балл)

ә) Аз булсын, яхшы булсын.

б) Дөя дә бүләк, төймә дә бүләк.

в) Эш беткәч, уйнарга да ярый.

а) Ашыккан бер эшне ике эшләр.

2. [къ] авазы кулланылган сүзләрдән генә торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) ишәк, кәҗә, күсе;

ә) күгәрчен, күке, күркә;

б) карга, тукран, сыерчык;

в) төлке, керпе, тәкә.

3. Җөмләдәге ябык иҗекләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Эш беткәч, уйнарга да ярый. (Мәкаль)

а) 5;

ә) 6;

б) 7;

в) 8

4. Басым соңгы иҗеккә төшмәгән сүз дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) балаларның;

ә) балаларыбыз;

б) балаларымныкы;

в) балаларча.

5. Күчерелмә мәгънәле сүз кулланылган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) бозлы караш;

ә) бозлы су;

б) бозлы яңгыр;

в) бозлы кар.

6. Фразеологик әйтелмәнең төшеп калган сүзен билгеләгез. (2 балл)

Колагына ... баскан

а) куян;

ә) фил;

б) аю;

в) агач.


7. Инсан сүзенең мәгънәсе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) дөнья;

ә) кеше;

б) мәктәп;

в) улым.

8. Кушма сүз дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) кара(җимеш);

ә) каен(җиләге);

б) көне(төне);

в) күз(колак).

9. Нокталар урынына куела торган кушымча дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Туган-үскән җир... дә матур җир булмас. (Мәкаль)

а) -дан;

ә) -дән;

б) -тән;

в) -нән.

10. Җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Йомырка тавыкны өйрәтми. (Мәкаль)

а) сорау;

ә) боеру;

б) хикәя;

в) тойгылы.

II. Башыгызны эшләтегез.

Сүзләрне дөрес итеп урнаштырып, табышмакны языгыз, җавабын табыгыз. (4 балл)

күктә, кояшны, белән, бөркет, зәңгәр, оча, канаты, каплый

III. Теоретик бирем.

Нокталар урынына тиешле сүзләрне өстәп языгыз. (10 балл)

Язуда авазлар .................... белән белдерелә. Сүзләрнең дөрес әйтелеше ....................... сүзлекләрдә бирелә. Иреннәрнең хәрәкәтенә карап, сузык авазлар ...................... һәм ............................ сузыкларга бүленәләр. [къ], [гъ] авазлары ............... теленнән кергән сүзләрдә кулланылмый. ................ мәгънә – сүзнең төп мәгънәсе. Фразеологик сүзтезмәләрдә сүзне төшереп калдырырга яки үзгәртергә ............. . Капма-каршы мәгънәле сүзләр ..................... дип атала. Кушымчалар сүзнең лексик мәгънәсен яки формасын .................. . Ия һәм .................. – җөмләнең баш кисәкләре.

IV. Гамәли-иҗади бирем.

1. Текстны татар теленә тәрҗемә итеп языгыз. (10 балл)

Шар в окне

    Коля заболел. Сейчас он лежит в больнице. Никто его не навещал, потому что могли заразиться.

   Лежит Коля, глядит в окно. А с третьего этажа можно увидеть только небо.

    Вдруг Коля видит в окне красный шар. Шар поднимается к окну и двигается вверх и вниз. Коля внимательно посмотрел. На шарике нарисовано смешное лицо. Стало Коле хорошо. Это пришли его друзья. лександр Миттадан)

2. Сезнең иптәшегез авырып китте, ди. Хәлен белергә дип, аңа шалтыратсагыз, сез аның белән нәрсәләр хакында аралашыр идегез? Әлеге сөйләшүегезне 10-12 җөмләдән торган диалог формасында языгыз. (12 балл)





Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!