СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Муниципаль тур РУС ТЕЛЕНДӘ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ БЕЛЕМ АЛУЧЫ УКУЧЫЛАР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ОЛИМПИАДА БИРЕМНӘРЕ (2020-2021 нче уку елы)

Нажмите, чтобы узнать подробности

9 класс, родной язык

Просмотр содержимого документа
«Муниципаль тур РУС ТЕЛЕНДӘ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ БЕЛЕМ АЛУЧЫ УКУЧЫЛАР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ОЛИМПИАДА БИРЕМНӘРЕ (2020-2021 нче уку елы)»

Муниципаль тур


РУС ТЕЛЕНДӘ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ

ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ БЕЛЕМ АЛУЧЫ УКУЧЫЛАР ӨЧЕН

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ОЛИМПИАДА БИРЕМНӘРЕ

(2020-2021 нче уку елы)

9 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты – 180 минут

Максималь балл – 62



I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Җөмләдәге тартык авазларның саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Бер югалган вакыт яңадан кайтмас. (Мәкаль)

а) 9;

ә) 11;

б) 16;

в) 19.


2. Җөмләдәге басымы соңгы иҗеккә төшмәгән сүзләрнең барысы да күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Ашар өчен яшәмә, яшәр өчен аша. (Мәкаль)

а) ашар, яшәр;

ә) өчен;

б) яшәмә;

в) яшәмә, аша.


3. Фразеологик әйтелмәнең төшеп калган сүзен билгеләгез. (2 балл)

Авызында ... уйнату

а) кош;

ә) сүз;

б) тел;

в) шар.


4. Һөнәрчелек сүзләре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) мәктәп, укытучы, такта;

ә) мелирование, карэ, слайсинг;

б) куцат, айбагар, җегет;

в) ноутбук, телефон, планшет.


5. Тезмә сүз дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) савыт(саба);

ә) тур(поход);

б) алты(почмак);

в) нокталы(өтер).


6. Җөмләдәге санның төркемчәсе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Шәһәрдә биш-алты катлы йортлар төзиләр. (Ләбибә Ихсанова)

а) микъдар;

ә) чама;

б) җыю;

в) бүлем.


7. Җөмләдәге фигыльләрнең төркемчәсе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Көн эшләргә, төн йокларга. (Мәкаль)

а) хәл фигыль;

ә) инфинитив;

б) шарт фигыль;

в) исем фигыль.


8. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең нинди җөмлә кисәгенә караганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез.(2 балл)

Кулыңнан килмәгән эшкә тотынма. (Мәкаль)

а) аергыч;

ә) туры тәмамлык;

б) кыек тәмамлык;

в) урын хәле.


9. Җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Калган эшкә кар ява. (Мәкаль)

а) ким җөмлә;

ә) ике составлы җөмлә;

б) бер составлы фигыль җөмлә;

в) кушма җөмлә.


10. Тезмә кушма җөмлә дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) Акыл алтынны таба, алтын акылны табалмый. (Мәкаль)

ә) Галим булсаң, галәм синеке. (Мәкаль)

б) Укымаган күзлене укыган сукыр җиңгән. (Мәкаль)

в) Корал кемнеке, заман шуныкы. (Мәкаль)


II. Башыгызны эшләтегез.

Сүзләрне дөрес итеп урнаштырып, табышмакны языгыз, җавабын табыгыз. (4 балл)

ул, аны, күлмәк, диеп, энәле, җәй дә, әмма, “Йомшагым”, әнисе, кия, кыш та, сөя


III. Теоретик бирем.

Нокталар урынына тиешле сүзләрне өстәп языгыз. (10 балл)

Авазлар сөйләм ..................... ярдәмендә ясала. [һ] һәм [х] – парсыз .................... тартыклар. Кулланылыштан төшеп калган сүзләрне .................. сүзләр дип атыйлар. Бәйләгеч кушымчалар сүз ..................... килә. Татар телендә синоним һәм .................... сыйфатлар була. Саннар ................... һәм фигыльләргә ияреп килә. Мин, без – сөйләүчеләр; син, сез – .................... Белән бәйлеге исемнең .................. килештә килүен таләп итә. ........................ сүз тәртибендә аергыч аерылмыш алдыннан урнаша. Баш кисәкләрдән иясе генә булган җөмлә бер составлы ...................... җөмлә дип атала.


IV. Гамәли-иҗади бирем.

1. Текстны татар теленә тәрҗемә итегез. (16 балл)

Однажды я пришла в школу поздно вечером, чтобы встретить свою маму после родительского собрания.

Двери школы были открыты. Я поднялась по лест­нице на второй этаж. В коридоре было темно и тихо. Неужели все уже разошлись? Я подошла к дверям, оста­новилась и прислушалась… И вдруг я услышала раз­говор. Это говорили наши парты, стулья, наша доска, которые «жили» в нашем классе. Я, честное слово, раньше не обращала на них никакого внимания. (В. Осеевадан)

2. Ничек уйлыйсыз: әлеге укучы нинди сөйләшүне ишетте икән? Шул хактагы фикерләрегезне 12-15 җөмләдән торган хикәя итеп языгыз. (12 балл)




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!