СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

РУС ТЕЛЕНДӘ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ БЕЛЕМ АЛУЧЫ УКУЧЫЛАР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ОЛИМПИАДА БИРЕМНӘРЕ (2020-2021 нче уку елы)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Олимпиадные задания

Просмотр содержимого документа
«РУС ТЕЛЕНДӘ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ БЕЛЕМ АЛУЧЫ УКУЧЫЛАР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ОЛИМПИАДА БИРЕМНӘРЕ (2020-2021 нче уку елы)»

Муниципаль тур


РУС ТЕЛЕНДӘ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ

ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕНДӘ БЕЛЕМ АЛУЧЫ УКУЧЫЛАР ӨЧЕН

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ОЛИМПИАДА БИРЕМНӘРЕ

(2020-2021 нче уку елы)

7 нче сыйныф

Үткәрү вакыты – 150 минут

Максималь балл – 58



I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Борын тартык авазларының барысы да кулланылган мәкальне билгеләгез. (2 балл)

а) Дус – акчадан кыйммәт.

ә) Туган илнең эте дә якын.

б) Мең дус аз, бер дошман күп.

в) Ил эче – алтын бишек.


2. Җөмләдәге сингармонизм законының ирен гармониясенә буйсынган сүз дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Аю – көченә, кеше акылына ышана. (Мәкаль)

а) аю;

ә) көченә;

б) акылына;

в) ышана.


3. Җөмләдәге ябык иҗекләрдән генә торган сүз саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Байлыкның кадере беткәч кенә беленә. (Мәкаль)

а) 1;

ә) 2;

б) 3;

в) 4.


4. Фразеологик әйтелмәнең төшеп калган сүзен билгеләгез. (2 балл)

Авызда ... пешерү

а) ботка;

ә) бәлеш;

б) аш;

в) борчак.


5. Неологизмнар дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) мәктүп, берлән, инсан;

ә) кистән, шишәк, чулпы;

б) мәктәп, укытучы, гимназия;

в) ресепшн, фотосет, скриншот.


6. Кушма сүз дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) тузан(суырткыч);

ә) тегү(машинасы);

б) ит(тарткыч);

в) радио(телевизор).


7. Җөмләдәге рәвешнең төркемчәсе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Терсәк якын да, тешләп булмый. (Мәкаль)

а) вакыт;

ә) урын;

б) күләм-чама;

в) сәбәп-максат.


8. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең кайсы сүз төркеменә караганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Йөз надан бер галимнең тырнагына тормас. (Мәкаль)

а) сан;

ә) исем;

б) сыйфат;

в) рәвеш.


9. Җөмләдәге сыйфатның дәрәҗәсе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Ананың балага биргән иң зур бүләге – тел. (Мәкаль)

а) гади;

ә) чагыштыру;

б) артыклык;

в) кимлек.


10. Җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Йөз кат әйткәнче, бер кат эшләп күрсәт. (Мәкаль)

а) тойгылы;

ә) хикәя;

б) сорау;

в) боеру.


II. Башыгызны эшләтегез.

Сүзләрне дөрес итеп урнаштырып, табышмакны языгыз, җавабын табыгыз. (4 балл)

утырам, эшләпә, безне, кыздыра да, урманда, кешеләр, киеп, мин, киптерә дә, ап-ак, җыеп


III. Теоретик бирем.

Нокталар урынына тиешле сүзләрне өстәп языгыз. (10 балл)

[.....] авазы сүз һәм иҗек башында – э хәрефе белән, иҗек уртасында һәм ахырында е хәрефе белән белдерелә. ................... җөмләдә тавыш башта күтәрелә, аннары төшә. Күп иҗекле сүздә иҗекнең берсе башкаларга караганда көчлерәк әйтелсә, ул ........................ иҗек дип атала. Яңа сүзләр ......................... дип атала. ..................... – бертөрле әйтелеп, төрле мәгънә белдерә торган сүзләр. .......................... кушымчалар җөмләләрдә сүзләрне бәйләү өчен кулланыла. Дәрәҗә белән төрләнә алмаган сыйфатлар ...................... сыйфатлар була. ......................... саны предметларның яисә затларның тигез өлешләргә бүленүен белдерә. Рәвешләр ...................., сыйфатка һәм исемгә ияреп киләләр. Өлкән кешеләрне хөрмәтләп яки рәсми мөрәҗәгать итү өчен, син урынына ....................... алмашлыгы кулланыла.


IV. Гамәли-иҗади бирем.

1. Текстны татар теленә тәрҗемә итегез. (12 балл)

Осенняя ёлочка

Ёлочка родилась осенью. Открыла глаза и осмотрелась кру­гом. Деревья роняли листья. Было тихо, спокойно и красиво. Прошло много лет. Но каждый год в день её рождения деревья готовят ей подарки. Осина дарит красные фонарики. Клён роняет звёздочки. Ива сыплет золотые рыбки.

И стоит ёлочка радостная и счастливая. Лежат подарки перед ней. (По Н.Сладкову)

2. Туган көн бүләге нәрсә ул? Сезгә күбрәк бүләк алу ошыймы әллә бирүме? Фикерләрегезне 12-15 җөмләдән торган бәйләнешле текст итеп языгыз. (12 балл)



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!