СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Рабочий план для 5 класса (татарская группа)

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Рабочий план по ФГОС разработана для татарской группы 5 класса. 

Просмотр содержимого документа
«Рабочий план для 5 класса (татарская группа)»

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лицей №2 имени академика К. А. Валиева города Мамадыш» Мамадышского муниципального района Республики Татарстан







«РАССМОТРЕНО» Руководитель МО

________ / Г. Г. Сафина /

Протокол № 1 от 28 августа 2017 г.



«СОГЛАСОВАНО»

Зам. директора по УР

__________ /И. Н. Лукманова /

«29» августа 2017 г.

«УТВЕРЖДЕНО»

Директор МБОУ «Лицей №2 им.ак. К. А. Валиева г. Мамадыш» _____________С. М. Гимранов

Приказ № ___ от «31» августа 2017 г.







РАБОЧАЯ ПРОГРАММА

МБОУ «Лицей №2 им. ак. К. А. Валиева г. Мамадыш»

по татарскому языку в 5 В классе

учителя высшей квалификационной категории

Гилязовой Лилии Равилевны








Рассмотрено на заседании педагогического совета

протокол №1 от «31» августа 2017 г.














2017 – 2018 учебный год



Аңлатма язуы


Татар теленнән эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:


  1. Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” Законы (№273 29. 12.2012);

  2. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (РФ Мәгариф министрлыгында 1897 нче номерлы боерыгы белән кертелгән 17.12.2010);

  3. Татарстан Республикасының “Мәгариф турында” Законы (ТРЗ -№ 68 22. 07. 2013);

  4. Россия Федерациясенең “Россия Федерациясе халыклары телләре турында” (ФЗ - № 126 24.07.1998);

  5. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Законы (№ 1560 – XII 08.07.1992) (ред. от.03.03. 2012);

  6. 2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”, 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар;

  7. Гомуми белем бирү учреждениесенең белем бирү программасы (директор боерыгы белән гамәлгә кертелде: 29 август 2014 нче ел №138/1);

  8. Гомуми белем бирү учреждениесенең укыту планы (директор боерыгы белән расланган: 31 август № );

  9. Календарь укыту графигы (директор боерыгы белән расланган:31 август №- );

  10. ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле: үрнәк гомуми программа. (V – XI сыйныфлар.Төзүчеләр: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Г.Р.Шакирова, 2013 нче ел);

  11. Әлеге программаны тормышка ашыру максатыннан, түбәндәге дәреслек кулланыла “Татар теле” Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен укыту әсбабы - 5нче сыйныф. Авторлары : Ч.М.Харисова Ф.Ф.Харисов Ә.Н.Татарстан китап нәшрияты, 2014нче ел.

5б классында татар теле дәресләренә атнага 3 сәг. каралган.

5б сыйныфында татар теле укытуның максатлары һәм бурычлары планлаштырыла торган нәтиҗәләргә туры килә.


Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле укытуның төп максатлары һәм бурычлары:


1. Татар телен өйрәнүгә карата башлангыч сыйныфларда нигез салынган кызыксынуны көчәйтү, үз милләтеңә, телеңә хөрмәт белән карау, шулай ук татар теле аша башка милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү;

2. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

3. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү. Көндәлек тормышта татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

5. Туган тел ярдәмендә өзлексез белем һәм тәҗрибә туплау.

6. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.

7. Укучыларны даими рәвештә татар милли мәдәнияте мирасына тарту.

8. Татар теле дәресләрендә, белем бирү белән бергә, тәрбияви бурычны да онытмаска каирәк. Телебезнең тәрбияви мөмкинлекләрен ачуда укуга карата кызыксыну уяту да зур әһәмияткә ия. Изложениеләр һәм сочинениеләр дә тәрбияви бурычны күз уңында тотып яздырылырга тиеш.

9. Программа укучыларның логик фикерләү дәрәҗәсен үстерү бурычын да куя. Балалар, ана телендә аралашканда, фикерләрен ачык, аңлаешлы, эзлекле, стилистик яктан дөрес, төгәл итеп адресатка җиткерә белергә тиеш. Бер үк вакытта сөйләмә һәм язма телгә дә карый, ягъни укучыларда ана телендә дөрес, матур итеп сөйләү һәм язу күнекмәләре тәрбияләү максаты куела.

10. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.


5 нче сыйныфта (татар төркеме) татар теле дәресләренә атнага 3 сәгать ( барлыгы 105 сәгать) бирелгән.

Уку елына методик тема:

Лицейская

Учителя

«Внедрение современных педагогических технологий в образовательный процесс в рамках реализации требований ФГОС»

«Заманча технологияләргә нигезләнеп, татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә иҗади рухлы шәхес тәрбияләү.”


Программаның эчтәлеге

Бүлекләр

Сәгатьләр саны

Темага караган төп төшенчәләр

1

Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау

9

Лексика буенча өйрәнгәннәрне кабатлау.

Татар телендә сүзнең мәгънәле кисәкләре буларак тамыр, нигез һәм төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар. Башлангыч сыйныфларда исем,сыйфат,сан, алмашлык һәм фигыль буенча үткәннәрне кабатлау.

Синтаксис буенча сүзтезмә һәм җөмлә; җөмләнең баш кисәкләре; җәенке һәм җыйнак җөмләләр; җөмләнең тиңдәш кисәкләрен, эндәш сүзләрне искә төшерү

2

Фонетика, орфоэпия, графика һәм орфография

35

Фонетика һәм орфоэпия турында гомуми мәгълүмат.Авазларның ясалу урыннары һәм ысуллары турында төшенчә.

Татар телендә сузык авазлар. Ирен гармониясе, сингармонизм законы

Тартык авазлар классификациясе.Татар телендә тартыкларның сөйләмдәге үзгәрешләре. Татар телендә иҗек калыплары.Сүз басымы.Интонация һәм аның төрләре турында гомуми мәгълүмат.

Графика һәм орфография. Аваз һәм хәреф төшенчәләре.Татар алфавиты.

Икешәр аваз кушылмасын белдергән я,ю,е хәрефләрнең дөрес язылышы.ъ һәм ь хәрефләренең дөрес язылышы.

Сүзләргә фонетик анализ ясау. Кабатлау.

3

Лексика һәм лексикография

22

Лексика турында гомуми мәгълүмат.Сүзнең лексик мәгънәсе. Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы.

Кулланылу өлкәсе буенча татар теленең сүзлек составы. Кулланылыш активлыгы буенча сүзлек составы.

Төрле типтагы сүзлекләрдән дөрес файдалану. Кабатлау.

4

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы

30

Сүзнең тамыры һәм кушымчалар. Төрле сүз төркемнәрен ясый торган кушымчалар. Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалардан бәйләгечләр һәм модальлек кушымчалары.

Телдә кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе. Сүзнең нигезе. Тамыр һәм ясалма нигезле сүзләр.

Татар телендә сүз ясалу ысуллары: ясагыч кушымчалар белән яңа сүзләр ясау; сүзләрне кушу яки теркәү юлы белән кушма, парлы, тезмә сүзләр ясау; сүзләрне кыскартып яңа сүзләр ясау.

Сүзләрнең төзелешен һәм ясалышын тикшерү.

5

5нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

9

Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау


Барлыгы

105




Тематик план


Дәрес темасы, эчтәлек элементлары

Сәгать саны

Дата

Искәрмә

План буенча

Фактик




1.

Туган тел турында әңгәмә. Тел белеме бүлекләре.

1

04.09.2017



2.

Сүзнең мәгънәле кисәкләре. Тамырдаш сүзләр.

1

06.09.2017



3.

Исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнеше.

1

08.09.2017



4

Сыйфатлар һәм алмашлыклар

1

11.09.2017



5.

Кереш конт. диктант.Сүз төркемнәре.

Исем.

1

13.09.2017



6.

Фигыль

1

15.09.2017



7.

Синтаксис һәм пунктуация. Сүзтезмә

1

18.09.2017



8.

Җөмлә

1

20.09.2017



9.

Фонетика һәм орфоэпия. Авазларның ясалу урыннары.

1

22.09.2017



10.

Сузык авазлар

1

25.09.2017



11.

Сузыклар гармониясе

1

27.09.2017



12.

Изложение “Әбугалисина”

1

29.09.2017



13.

Ирен

Гармониясе

1

02.10.2017



14.

Контроль диктант. Үткәннәрне кабатлау.

1

04.10.2017



15.

Тартык авазлар

1

06.10.2017



16.

Хикәя “Китапны ничек укырга?”

1

09.10.2017



17.

[в] һәм [w] тартыклары

1

11.10.2017



18.

[һ] һәм [х] тартыклары

1

13.10.2017



19.

БСҮ. Хат язу

1

16.10.2017



20.

[г], [гъ], [к], [къ] тартыклары

1

18.10.2017



21.

[м], [н], [ң] тартыклары

1

20.10.2017



22.

[ч], [ц], [щ] тартыклары

1

23.10.2017



23.

Сочинение.. Сузык һәм тартык авазлар

1

25.10.2017



24.

Хаталар өстендә эш. [ﺀ] (һәмзә) тартыгы. Тартык авазларның сөйләмдәге үзгәрешләре

1

27.10.2017



25.

Тартык авазларның сөйләмдәге үзгәрешләре. Борын һәм ирен ассимиляциясе.

1

06.11.2017



26.

Сузык һәм тартык авазларны кабатлау.

1

08.11.2017



27.

Иҗек калыплары

1

10.11.2017



28.

Татар телендә иҗек калыплары

1

13.11.2017



29.

Татар телендә сүз басымы

1

15.11.2017


30.

Алынма сүзләрдә басым.

1

17.11.2017



31.

Сочинение “Казан- Татарстанның башкаласы”

1

20.11.2017



32.

Интонация

1

22.11.2017



33.

Графика һәм орфография

1

24.11.2017



34.

Сузык аваз хәрефләре

1

27.11.2017



35.

Е, ю, я; о, ө хәрефләренең дөрес язылышы

1

29.11.2017



36.

Й, о, ө, ы, э(е) хәрефләренең дөрес язылышы.

1

01.12.2017



37.

Диалог төзү

1

04.12.2017



38.

Тартык аваз хәрефләре. В хәрефенең дөрес язылышы

1

06.12.2017



39.

[г], [гъ], [к], [къ] авазларының язуда белдерелүе

1

08.12.2017



40.

ь, ъ хәрефләренең дөрес язылышы

1

11.12.2017



41.

Сүзләргә фонетик анализ ясау тәртибе

1

13.12.2017



42.

Изложение “Бал дәвалый”

1

15.12.2017



43.

Фонетика, орфоэпия,графика, орфография буенча үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

1

18.12.2017



44.

Контроль диктант. Фонетика.

1

20.12.2017



45.

Лексика һәм лексикология турында төшенчә. Сүзнең лексик мәгънәсе

1

22.12.2017



46.

Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре

1

25.12.2017



47.

Хикәя “Кышкы матурлык”

1

08.01.2018



48.

Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы:гомум-төрки сүзләр

1

10.01.2018



49.

Гарәп һәм фарсы алынмалары

1

12.01.2018



50.

Алынма сүзләр

1

15.01.2018



51.

Интерноциональ сүзләр

1

17.01.2018



52.

Хикәя “Мин һәм чит ил”

1

19.01.2018



53.

Кулланылыш өлкәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы.

Гомумхалык сүзләре

1

22.01.2018



54.

Изложение “Итагатьле бала”

1

24.01.2018



55.

Һөнәрчелек сүзләре

1

26.01.2018



56.

Кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы. Актив һәм пассив сүзләр

1

29.01.2018



57.

Искергән сүзләр

1

31.01.2018



58.

Неологизмнар

1

02.02.2018



59.

Фразеологик әйтелмәләр

1

05.02.2018



60.

Фразеологик әйтелмәләрнең сөйләмдә кулланылышы

1

07.02.2018



61.

Фразеологик

әйтелмәләрне тәрҗемә итү

1

09.02.2018



62.

Лексикография

1

12.02.2018



63.

Лексик анализ ясау

1

14.02.2018



64.

Лексика бүлеген кабатлау һәм ныгыту.

1

16.02.2018



65.

Лексика бүлеген гомумиләштереп кабатлау. Белешмә язу

1

19.02.2018



66.

Картина буенча сочинение

1

21.02.2018



67.

Тамыр һәм кушымчалар

1

23.02.2018



68.

Төрле сүз төркемнәрен ясаучы кушымчалар

1

26.02.2018



69.

Тамырдаш сүзләр

1

28.02.2018



70.

Мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар

1

02.03.2018



71.

Мәкалә язу “Мәктәптә узган бәйрәм”

1

05.03.2018



72.

Бәйләгеч кушымчалар

1

07.03.2018



73.

Модальлек кушымчалары

1

09.03.2018



74

Модальлек кушымчаларының тамырга ялгану үзенчәлекләре

1

12.03.2018



75

Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе

1

14.03.2018



76

Кушымчаларның сүзгә ялгану үзенчәлекләре

1

16.03.2018



77.

Диктант. Сүз төзелеше

1

19.03.2018



78

Сүзнең нигезе. Тамыр һәм ясалма сүзләр

1

21.03.2018



79

Сүз төзелешен тикшерү

1

23.03.2018



80

Изложение “Бал кортлары һәм яңгыр”

1

04.04.2018



81

Сүз төзелеше бүлеген кабатлау

1

06.04.2018



82

БСҮ “Язгы ташу”

1

09.04.2018



83

Сүз ясалу ысуллары. Кушымча ялгану ысулы

1

11.04.2018



84

Сүзләр кушылу ысулы. Кушма сүзләр

1

13.04.2018



85

БСҮ.Укылган китап буенча әңгәмә

1

16.04.2018



86

Сүзләр кушылу ысулы. Парлы сүзләр

1

18.04.2018



87

Тезмә сүзләр

1

20.04.2018



88

Изложение “Ике ялкау”

1

23.04.2018



89

Бер сүз төркеменнән икенче сүз төркеменә күчү ысулы

1

25.04.2018



90

Әкият язу “Сүз төркемнәре”

1

27.04.2018



91

Сүзләрне кыскарту ысулы

1

30.04.2018



92

Сочинениегә материал туплау, тәртипкә салу

1

02.05.2018



93

Сочинение “ И туган тел...”

1

04.05.2018



94

Сүзнең мәгънәсе үзгәрү ысулы белән яңа сүзләр ясалу

1

07.05.2018



95

Диалог төзү

1

09.05.2018



96

Сүз ясалу ысулларын ныгыту

1

11.05.2018



97

Кабатлау. Ясагыч кушымчалар. БСҮ. Текст эчтәлеген сөйләү

1

14.05.2018



98

Арадаш аттестация. Контроль диктант

1

16.05.2018



99

Кабатлау. Модальлек кушымчалары.

1

18.05.2018



100

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышын гомумиләштереп кабатлау

1

21.05.2018



101

Фонетика бүлеген кабатлау.

1

23.05.2018



102

Лексикология бүлеген кабатлау

1

25.05.2018



103.

Бсү. Җәй.

1

28.05.2018



104


Ел буена үтелгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

1

30.05.2018



105

Йомгаклау дәресе


1




Планлаштырыла торган нәтиҗәләр:


Укучыда формалашачак

Формалашу өчен укучыга мөмкинлекләр

Шәхси

Баланың акыл мөстәкыйль фикерләү эшчәнлеген активлаштыру;

Баланың үзен тәрбияләү,үзе белән идарә итү,үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү;

Сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлау;

Укучының үзаңын үстерү,милләтне,ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;

Җәмгыят-тә яшәү кагыйдәләренә,әхлак нормаларына төшендерү.


төркем белән эшләү күнекмәләре алу. Укучының иптәшләре һәм укытучы белән бергәләшеп эшләү күнекмәләренә ия булуы балаларны мораль-әхлакый һәм психологик яктан да гамәли эш алымнарына өйрәтә;

аралашу компетенциясе төрле бурычларны хәл итү алымнарын үзләштерү, телне өйрәнү башка кешеләр белән аралашуның нигезен тәшкил итүен истә тотарга да өйрәтә һәм шул максаттан тормыш хәлләренә бәйле рәвештә иптәшең белән аралашу нормаларын һәм формаларын үзләштерүне дә күз уңында тота;

телне өйрәнү сөйләм эшчәнлеген үстерүне дә алгы планга куя, бу исә укучыларның ана телен өйрәнгәндә аралашу компетенциясен истә тотып эш итәргә этәргеч ясый.


Метапредмет

татар теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау;

татар телен әдәбият белән бәйләп,тел чараларының матур әдәбият әсәрләренең тәэсир көчен,сәнгат-ген булдырудагы ролен ачыклау;

телне мәдәният белән бәйләп,татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт,зәвык тәрбияләү;

татар телен рус теле белән бәйләп,телләр һәм халыклар арасындагы уртак хәзинә-рухи кыйммәтләргә ихтирам һәи башка милләт вәкилләренә карата түземле-ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү;

телне тарих, җәмгыять белеме фәннәре белән бәйләп, дөнья, кешелек җәмгыяте,аның үсеше турында күзаллау формалаштыру;

татар теле дәресләрендә алган белем,күнекмәләрне телнең кеше һәм җәмгыять тормышына тоткан урынын аңларга ярдәм итү

балалар проектлау-тикшеренү күнекмәләрен гамәли яктан үзләштерәләр;

мәгънәсенә төшенеп уку һәм алган мәгълүмат белән эшли белү күнекмәләре бирелә;

танып-белү методын гамәли яктан куллана белергә өйрәтә, бу яктан тел өйрәнү дәресләрендә укучылар логик фикерләү алымнарына да ия булалар.

әзер мәгълүмат чыганакларындагы фикерләрне системага салып, чагыштырып, тикшереп һәм гомумиләштереп, мөстәкыйль аңлатмалар бирергә өйрәнелә;

аерым текстлар белән эшләгәндә, төп фикерне аерып алып, аны тезис рәвешендә кыска, җыйнак һәм төгәл итеп, график (таблица, схема, карта яки диаграмма) формасында җиткерү;

булган таблица, схема һәм график рәсемнәрне тутыра яки тулыландыра белү. Моның өчен тел дәресләрендә мәгълүматны төрле чыганаклардан һәм заманча техник чаратлар ярдәмендә эзләп табарга өйрәтү, Интернет челтәреннән урынлы, чамасын белеп һәм дөрес итеп файдалану

Предмет

телдән һәм язма сөйләм,диалог һәм монолог,аралашу ситуациясе, тел стильләре, текст төшенчәләрен аңлау һәм гамәлдә дөрес куллану;

төрле стиль һәм жанрдагы текстларны сәнгат-ле итеп уку күнекмәләре булдыру;

текстның эчтәлеген телдән һәм язматөгәл итеп,сайлап яки кыскача сөйләп бирү,текст буенча куелган сорауларга төгәл җавап бирү;

бирелгән темага,куелган максатка ярашлы рәвештә,төрле ситуацияләрдән чыгып,тасвирлауяки хикәяләү характерындагы текстларны телдән яки язмача әзерләү;

текстның планын төзү яки эчтәлеген конспект рәвешендә язу;

җөмлә яки җөмләдәге сүзләргә фонетик,лексик анализ ясау,сүзләрне төзелеше һәм ясалышы ягыннан тикшерү;

томыш-көнкүреш,уку,иҗтимагый, мәдәни темаларга әңгәмә кору,үз фикереңне яклап,әңгәмә-бәхәс формасында сөйләшү күнекмәләренә ия булу;

сөйләү һәм язуда татар әдәби теле нормаларын(орфографик, орфоэпик,лексик,грамматик,пунктуацион) саклау һәм сөйләм этикеты нормаларын үтәү;

тәкъдим ителгән текстларны рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү

ана теле дәресләрендә укучылар туган илнең тарихи-географик образын күзаллый белергә, шуңа бәйле рәвештә туган ягының тарихын һәм географиясен, аның мәдәни мирасын һәм традицияләрен күзаллый белү;

тел дәресләрендә үтелә торган темаларга бәйле рәвештә туган илнең иҗтимагый-сәяси төзелешен, анда булып узган тарихи вакыйгаларны хронологик һәм фактик яктан белергә бурычлы; шуңа бәйле рәвештә дәүләт символлары булып саналган герб, флаг һәм гимнны, дәүләт бәйрәмнәрен дә белү;

илнең гражданнары буларак, укучылар үзләренең хокук һәм бурычларын, милли традицияләрен, мәдәниятларын, аның кыйммәтләрен аңлау һәм белү.



Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары


Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:


Сыйныф


Эш төре

Сочинение

Диктант

Изложение

Барлыгы

5

4 (1)

6 (2)

5 (2)

15 (5)


Искәрмә.Җәя эчендә контроль характердагы эшләр саны күрсәтелде.


Диктантларның күләме һәм аларны бәяләү.

Диктант- укучының гомуми грамоталылыгын тикшерү өчен уздырыла торган язма эшнең бер төре. Диктантлар өйрәтү һәм контроль төрләргә бүленә.

Өйрәтү диктантын бәяләү.

Өйрәтү диктантлары берничә төрле була: сүзлек диктанты, искәртмәле, аңлатмалы, сайланма, иҗади, күрмә, хәтер, ирекле диктантлар.

Орфографик, хатасы булмаса, “5”ле куела (1 пунктуацион хата булырга мөмкин).

Бер орфографик,1 пунктуацион хатасы булса, “4” ле куела.

Ике орфографик, 2 пунктуацион хатасы булса “3” ле куела.

Биш орфографик, 4-5 пунктуацион хатасы булса,“2” ле куела.

Өйрәтү диктантлары 5-7 нче сыйныфларда ешрак яздырыла.

Сүзлек диктантының күләме.

Сыйныф

Сүзләр саны

5

16-20

Сүзлек диктантын бәяләү

Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.

Бер орфографик хаталы эшкә “4” ле куела.

Өч орфографик хаталы эшкә “3” ле куела.

Биш орфографик хаталы эшкә “2” ле куела.

Контроль диктант- ел башында 50 сүз, ел ахырында 50-60 сүз

Контроль диктантларның күләме.


Сыйныф

Сүзләр саны

Уку елы башында

Уку елы ахырында

5

50-55

55-60

Контроль диктантны бәяләү.

1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса, “5” ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)

2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.

3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.

4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.

Изложение текстының күләме

Сыйныф


Уку елы башы

Уку елы ахыры

Тексттагы сүзләр саны

Язма күләме

Тексттагы сүзләр саны

Язма күләме

5

70-110

55-70

110-140

70-85

Изложениене бәяләү

1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5»ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)

2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.

3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.

4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.

Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү

Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия.

Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби- иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә
үткәрелә торган һәм контроль сочинениелэр була.

Сочинение план нигезендэ языла. Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме 5 нче сыйныфларда 0,5-1 бит.

Сочинениене бәяләү

1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5»ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)

2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4»ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3»ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2»ле куела.

Тестны бәяләү

90-100%- “5” 50 -69%- “3”

70- 89%- “4” 50 % һәм түбән “2”

Арадаш аттестация эше

Татар теленнән йомгаклау контроль эше укучыларның ел буена алган белем һәм күнекмәләрен тикшерү максатыннан үткәрелә. Эш төре: грамматик биремле диктант.

Контроль диктантның күләме программада каралган сүзләр санына туры килә.

Грамматик бирем ике вариантта бирелә. Беренче бирем сүз төзелеше, икенче бирем тел белеменең фонетика бүлеге буенча белемнәрне тикшерүне күздә тота.

Текст һәм биремнәр программага нигезләнеп, укучыларның белемнәрен һәм яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелде.

Контроль диктантны бәяләү

Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаса «5»ле куела.(Бер орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин). Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә «4»ле куела.

Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә «3» ле куела. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә «2» ле куела.

Диктант

Кояшлы иртә

Көнчыгыштан таң сызылып килә. Син урман буйлап барасың. Урман тып-тын...

Менә, балкып, кояш чыга. Урман уяна башлый. Яфракларга, аллы-гөлле чәчәкләргә төшкән чык тамчылары иртәнге кояш нурларында энҗе бөртекләредәй ялтырыйлар. Борыннарга чәчәкләрнең хуш исләре килеп бәрелә. Син үзеңне сихри дөньяда кебек хис итәсең. Сылу каен кызлары, баһадир имән егетләре, биек-биек наратлар иртәнге кояшны сәламлиләр. Бөтен җан ияләре әкренләп кузгала башлый. (59 сүз) (В. Нуриевтан)

Биремнәр.

I вариант. 1. Барасың, яфракларга, нурларында сүзләренең төзелешен тикшерергә.

2. СТ, ТСТ, СТТ иҗек калыпларына туры килгән сүзләр язарга.

II вариант. 1. Чәчәкләрнең, чыга, кызлары сүзләренең төзелешен тикшерергә.

2. ТС, СТТ, ТСТТ иҗек калыпларына туры килгән сүзләр язарга.

Чыганак:

“Татар теленнән контроль диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы. Рус телендә урта (урта) гомуми белем мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма. /М.Г. Измаилова/ - Казан, 2013, 39 нчы бит


Укыту эшчәнлеген матди-техник яктан тәэмин ителеше:

Дидактик һәм методик яктан

Дидактик

Методик

1. Лингвистик анализ үрнәкләре.

2. Вафина Э.Х Ф.С.Сафиуллина,..Татар телендә тыныш билгеләре. Казан, “Мәгариф”, 2005.

3.Ф.Г.Сәяпова, Ф.С.Кәримова

«Гади һәм кушма җөмлә синтаксисыннан таблицалар» Яр Чаллы, ӨПББИ,1999

4.Н.В. Максимов.Татар теленнән тестлар

5. Ч.М.Харисова. Татар теле. Анализ үрнәкләре. Казан. “Мәгариф”, 2009.



Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова.Татар теле 5 нче сыйныф, Казан “Татарстан китап нәшрияты”, 2015

1. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф.Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы, К..: Раннур н-ты, 2000 ел.

2. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: “Мәгариф”, 2007.

3. Максимов В.Н. Урта мәктәптә татар теле укыту. Фонетика. Морфология.К.: “Мәгариф” н-ты, 2004.

4. Лингвистик анализ үрнәкләре.

12. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары:

5.Я.Х.Абдрәхимова. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр. Казан. “Мәгариф”,2005 “

6.Вафина Э.Х Ф.С.Сафиуллина,..Татар телендә тыныш билгеләре. Казан, “Мәгариф”, 2005.

7. Гыймадиева Н., Р.Галләмова.Татар теле. Кагыйдәләр җыентыгы. Казан, “Гыйлем”,2010

4. Максимов Н.В.. Татар теленнән тестлар. Казан, “Мәгариф”, 2002, 2008.




Информацион- коммуникатив чаралар

Видеофильм

Электрон укыту ресурслары

Интернет ресурслар

Г.Тукай әсәрләре буенча төшерелгән мульфильмнар

“Заман” диск

http://www.tatmedia.com


“Барсик маҗаралары”,1,2,3

http://www.tatar.ru

“Габдулла Тукай, энциклопедия


http://www.selet.biz/

“Җырлап – биеп алабыз”№1-5

http://www.tatar.com.ru







Кушымта


Лексикология бүлеген йомгаклап, “Кулланылыш дәрәҗәсе ягыннан татар теленең сүзлек составы” темасына проект эше планлаштырыла. Укучылар актив һәм пассив сүзләр, искергән сүзләр, неологизмнар турында белгәннәрне әдәби сөйләм нормаларына туры китереп куллана белергә тиеш.

13



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!