СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Современный урок татарского языка в 5 классе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка будет полезным для учителей татарского языка при проведении современного урока в 5 классе на тему "Антонимнар".

Просмотр содержимого документа
«Современный урок татарского языка в 5 классе»







5 нче сыйныф өчен татар теле дәресенә план-конспект



Программа: Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар / [басма өчен Г.Р. Галиуллина, Д.Ф. Заһидуллина җаваплы]. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011. – 279 бит.

Дәреслек: Хәсәншина Р.Г. Татар теле: татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек / Р.Г. Хәсәншина. – Казан: Мәгариф, 2015. – 175 б.



Төзеде: Чаллы дәүләт педагогика университетының филология факультеты студенты 

Корбанова Алия Илфак кызы





























Тема: Антонимнар

Максат:

1) дидактик: антонимнар төшенчәсен актуальләштерү, аларның сөйләмдәге әҺәмиятен ачыкларга ярдәм итү;

2) үстереш: укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү өчен шартлар тудыру;

3) тәрбияви: халык авыз ижаты һәм М. Җәлил әсәрләре аша әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрес тибы: УМ (уку мәсьәләсе) кую һәм чишү (үстерелешле укыту методикасы).

Метод һәм алымнар: аңлату, әңгәмә, эвристик әңгәмә, биремнәр үтәү.

Эш төрләре: төркемнәрдә эш, карточкалар белән эш, уеннар.

Җиһазлау: компьютер, проектор, интерактив такта, презентация,таратма материал, М. Җәлил портреты.

Принцип: фәннилек, күрсәтмәлелек, эзлеклелек, аңлылык.

Дәрес барышы

  1. Ориентлашу-мотивлаштыру этабы.

1. Уңай психологик халәт тудыру. Укучылар белән исәнләшү. Дәрестәге укучыларның хәле белән кызыксыну. Дәрескә кызыксыну уяту.

Исәнмесез, укучылар! Бүген татар теле дәресен мин, Корбанова Алия Илфак кызы үткәрәчәкмен.

Хәерле көн, алсу таңнарга! Хәерле көн, сайрар кошларга! Хәерле көн, зәңгәр күкләргә! Хәерле көн, якын дусларга! Хәерле көн, матур кызларга! Хәерле көн, батыр улларга! Укучылар елмайдык. Күзләрне йомдык. Минем артымнан кабатлыйсыз. Без дәрестә. Без хәзер укый башлыйбыз. Без бик игътибарлы. Күзләрне ачтык. Дәрес башланды. (слайд 1)

2. Белемнәрне тигезләү.

Лексик домино”.

– Ничек хәлләрегез?

– Әйбәт.

– Тагын ничек әйтергә мөмкин?

– Яхшы, искиткеч, шәп.

– Болар нинди сүзләр?

– Синонимнар.

– Укучылар, әйдәгез, синонимнарны искә төшереп алыйк. Аның өчен хәзер, 2 төркемгә бүленеп, кечкенә генә уен уздырып алабыз. Бу уен “Лексик домино” дип атала. (Һәр төркем, чиратлашып, бер пар синоним әйтә).(Слайд 2) Без бүген бик күп төрле биремнәр эшләрбез. Һәр эшкә үзбәя куеп барырсыз. (Укытучы, дәрестә һәр укучы үзбәя куеп барсын өчен, түбәндәге таблицаны тарата).

Укучының дәрескә үзбәя кую таблицасы

Эш төре

Укучы билге куя

1.Актуальләштерү.

Үзбәя.


2.Уку мәсьәләсе кую ситуациясе.

Үзбәя.


3.Төркемнәрдә эш.

Үзбәя.


4.”Светофор” уены.

Үзбәя.


5.Мәкаль һәм әйтемнәр белән эш.

Үзбәя.


6.Даими һәм контекстуаль антонимнар.

Үзбәя.


7. Антонимнар ни өчен кулланыла?

Үзбәя.



  1. УМ кую ситуациясе.

Капма-каршылыклар булмаган ил турында әкият.

  • Укучылар, менә сезнең янга килгәндә, минем күңелемә менә мондый әкият килде. Тыңлагыз.

Борын-борын заманда

Ерак түгел Казаннан

Яшәгән ди кешеләр –

Бары да бер ишеләр.

Сәер булган ди алар:

Тумаган-үлмәгәннәр,

Еламый-көлмәгәннәр,

Йокламый-тормаганнар.

Мәктәпкә бармаганнар,

Өйгә дә кайтмаганнар,

Бик күңелсез ди монда:

Көн дә юк ди, төне дә

Гел бер төрле гомергә,

Шуңа күрә бу кешеләр

Яшь тә, карт та түгел ди,

Бу җирдә күптәннән инде

Яз да, көз дә булмый ди,

Кар да юк, ди-чирәм дә,

Эссе дә, салкын да түгел.

Уйлап карыйкмы бергә –

Ниләр җитми бу илгә?

(слайд 3)

  • Укучылар, бу ил кешеләренең яшәве нигә кызык түгел икән?

Җаваплар.

  • Әйе, чөнки монда капма-каршылыклар юк. Гел бертөрлелек тасвирлана. Бертөрлелек туйдыра, ялкыта, кызык булмый. Укучылар, капма-каршы мәгънәле сүзләрне табыйк әле. (капма-каршы мәгънәле сүзләрне табу). (слайд 4)

  • Капма-каршы мәгънәле сүзләр ничек атала?

  • Антонимнар. (Слайд 5)

  • Антонимнар белән сез башлангыч сыйныфларда таныштыгыз. Бүгенге дәрестә алар турында тагын да күбрәк мәгълүмат алырбыз. Димәк, бүгенге дәреснең темасы, ягъни уку мәсьәләсе нинди инде?

  • Антонимнар. Тема тактага һәм дәфтәргә языла. (Слайд 6)

Үзбәя.

  1. Уку мәсьәләсен (УМ) адымлап башкару этабы.

1 нче бирем:

Карточкалар белән эш.

  • Мин сезгә карточкалар бирәм, анда сүзләр язылган. Мин сүзне укыйм, кемдә ул сүзнең антонимы, шул кеше торып басарга тиеш.

Яшәү-үлем, арзан-кыйммәт, яхшы-начар, сәламәт-авыру, матур-ямьсез, зур-кечкенә, эссе-салкын, батыр-куркак, кыен-җиңел, тоткын-ирекле, сөенү-көенү, караңгы-якты, бара-туктый, яшь-карт, салкын-эссе, дус-дошман, тырышлык-ялкаулык, җәй-кыш, киң-тар, иске-яңа, аз-күп, озын-кыска, ал-арт, яп-ач, саран-юмарт.

2 нче бирем:

Төркемнәрдә эш.

  • Ә хәзер, без сезнең белән төркемнәрдә эшләп алырбыз. (4 төркемгә бүленәләр. Һәр төркемгә антонимнар язылган карточкалар таратыла). Сезгә 4 минут вакыт бирелә.

Сезнең бурыч:

  1. Сүзләрнең антонимнарын табарга.

  2. Антонимнарның нинди сүз төркеме белән белдерелүен ачыкларга.

  3. Әлеге сүзләрне кулланып, 3 җөмлә язарга.

(слайд 7)

I төркем

Йокла, елмай, яп. (слайд 8)

II төркем

Киң, якты, иске. (слайд 9)

III төркем

Матур, батыр, авыр. (слайд 10)

IV төркем

Кыш, көн, тырышлык. (слайд 11)

  • Капма-каршы мәгънәдәге сүз кайсы сүз төркеменнән ясала?

  • Әйе, укучылар. Грамматик яктан караганда, антонимнар бер үк сүз төркеменнән ясалалар. (Тактада язып аңлату).

Үзбәя.

Физкультминут. (слайд 12)

– Укучылар, әйдәгез, күңелле һәм файдалы ял итеп алыйк. Игътибар итәрсез, биредә антонимнар бар. Антонимнар очраса, “Урра!” дип кычкырабыз.

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә аннары артка.

Уңга, сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

Аннары без чүгәлибез,

Тезләрне кочаклыйбыз,

Башларны алга яшереп,

Азрак кына “йоклыйбыз”.

Менә ничек ял иттек,

Дәресне дәвам итик.

3 нче бирем:

Төркемнәрдә эш.

  • Укучылар, игътибарыбызны экраннарга юнәлтик. Мәкаль һәм әйтемнәрне төшеп калган сүзен куеп укыйбыз. Мәкальләрнең мәгънәләрен аңлатабыз. Антонимнарны табабыз.

(4 төркемгә бүленәләр. Һәр төркемгә 1 мәкаль).

1) Яхшы тел яз кебек, яман тел көз кебек.

2) Тырышлык бәхет китерер, ялкаулык хурлык китерер.

3) Аз сөйлә, күп эшлә.

4) Өең кысан булса да, күңелең иркен булсын.

(Слайд 13)

Үзбәя.

4 нче бирем:

Светофор уены.

  • Укучылар, әйдәгез, бер уен уйнап алабыз. Уен “Светофор” дип атала. Светофорның төсләренең ни аңлатканын искә төшереп үтик. Мин сезгә кызыл һәм яшел төстәге кәгазьләр бирәм. Мин антоним парларны әйтсәм, яшел карточканы күтәрәбез, антоним булмаса – кызыл карточка. (Слайд 14)

Матур-чибәр (кызыл), яшь-карт (яшел), салкын-эссе (яшел), кыю-батыр (кызыл), акыллы-зирәк (кызыл), дус-дошман (яшел).

Үзбәя.

5 нче бирем:

– Антонимнарны тел (даими) һәм сөйләм (контекстуаль) төрләргә бүлеп йөртәләр. Әлегә сез алар турында белмисез. Әйдәгез, бергәләп, кагыйдәне чыгарып карыйк. Анын өчен экранга карыйбыз.

  1. Картлар сүзен капчыкка сал,

яшьләр сүзен янчыкка сал. (М.) (картлар-яшьләр, даими)

  1. Ак йөзләрем сары булды 

Гел сине уйлап кына. (Җыр) (ак-сары контекстуаль). (Слайд 15)

– Тел антонимнары контексттан тыш та аңлашыла, аларның капма-каршы мәгънәле сүзләр икәнлеге җиңел тоемлана (картлар-яшьләр). Контекстуаль антонимнар билгеле ситуациядә, контекстта гына антонимнар булып киләләр, аерым кулланганда, антонимик мөнәсәбәтләре юкка чыга (ак-сары). (Слайд 16)

Үзбәя.

  1. нчы бирем:

– Антонимнар ни өчен кулланыла дип уйлыйсыз? (Слайд 17)

1) Әйберләрне, күренешләрне чагыштыру, каршы кую өчен.

Гыйлемсез бер яши, гыйлемле мең яши.

2) Сөйләмнең көчен, сәнгатьлелеген арттыру өчен.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,

Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.

  • Югарыдагы шигырь юлларын кем язган?

  • Муса Җәлил турында ниләр беләсез?

  • Быел аның тууына ничә ел булды?

  • Муса Җәлил нинди кеше булган? (Слайд 18)

Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында дөньяга килә. Кечкенә чактан ук бик зирәк, сәләтле була, рәсем ясарга ярата. Мусада әдәбиятка мәхәббәт бик иртә уяна. Беренче шигырен ул тугыз яшендә яза (1915). 1941 елда Мусаны Волхов фронтына җибәрәләр. Яраланган килеш Җәлил әсирлеккә эләгә, яшерен оешмадагы эшен сизеп, фашистлар аны төрмәгә яба. Моабит төрмәсендә ул бик күп иҗат итә. 1944 елның февралендә Җәлилгә һәм көрәштәшләренә суд була. Хәрби суд аларны үлем җәзасына хөкем итә. Муса Җәлил үлем алдыннан  да үзен батырларча тоткан, рухи ныклык күрсәткән. 1944 елның 25 августында М. Җәлилне һәм җәлилчеләрнең башларын гильотина ярдәмендә кисәләр.

Үзбәя.



  1. Рефлексив кабатлау этабы.

  • Укучылар, без бүген сезнең белән нәрсәләр белдек?

  • Антонимнар ни өчен кирәк?

  • Табигатьтә, җәмгыятьтә антонимнар бармы? (Көн белән төн алмашына, ак һәм кара көрәше).

– Димәк, укучылар, татар әдәби теленең сүзлек хәзинәсе гаять бай. Бары тик дөрес куллана белергә генә кирәк. Туган тел байлыгыннан тулы һәм дөрес файдалана белү – һәркайсыбызның изге бурычы.

Өй эше. (3 дәрәҗәдә бирелә).

  • мәҗбүри эш. 5 антоним пар язарга.

  • ярымиҗади эш. Берәр шигырьдән антонимнар кергән 1 строфаны күчереп язарга.

  • иҗади эш. Антонимнар кулланып, әкият язарга. (слайд 19)

Үзбәя таблицаларын җыеп алу.

– Дәрестә актив катнашканыгыз, жавапларыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Сезгә киләчәктә дә уңышлар теләп саубуллашам. Сау булыгыз! (Слайд 20)

































КУШЫМТА

Төркемнәрдә эш

I төркем

Йокла, елмай, яп.

II төркем

Киң, якты, иске.

III төркем

Матур, батыр, авыр.

IV төркем

Кыш, көн, тырышлык.



I төркем

Яхшы тел яз кебек , ... тел көз кебек.

II төркем

Тырышлык бәхет китерер, ... хурлык китерер.

III төркем

Аз сөйлә , ... эшлә.

IV төркем

Өең кысан булса да, күңелең ... булсын.



Карточкалар белән эш.

Яшәү-үлем, арзан-кыйммәт, яхшы-начар, сәламәт-авыру, матур-ямьсез, зур-кечкенә, эссе-салкын, батыр-куркак, кыен-җиңел, тоткын-ирекле, сөенү-көенү, караңгы-якты, бара-туктый, яшь-карт, салкын-эссе, дус-дошман, тырышлык-ялкаулык, җәй-кыш, киң-тар, иске-яңа, аз-күп, озын-кыска, ал-арт, яп-ач, саран-юмарт.



Светофор” уены өчен сүзләр:

Матур-чибәр, яшь-карт, салкын-эссе, кыю-батыр, акыллы-зирәк, дус-дошман.






Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!