СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Разработка урока литературного чтения на родном (татарском) языке: Р. Вәлиеваның “Туган көндә” хикәясе. 4 нче сыйныф укучылары өчен лексик күнекмәләр формалаштыру дәресе.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Урок литературному чтению на родном (татарском) языке

 в 4 классе в соответствии с требованиями ФГОС Данный план урока даёт представление о технологии проведения современного урока в свете требований ФГОС.

Просмотр содержимого документа
«Разработка урока литературного чтения на родном (татарском) языке: Р. Вәлиеваның “Туган көндә” хикәясе. 4 нче сыйныф укучылары өчен лексик күнекмәләр формалаштыру дәресе.»

Урок литературному чтению на родном (татарском) языке

в 4 классе в соответствии с требованиями ФГОС
Данный план урока даёт представление о технологии проведения современного урока в свете требований ФГОС.

Учитель татарского языка и литературы МБОУ «СОШ №1» г. Чистополя РТ

Хусаинова Гульназ Ильясовна.

Тема: Р. Вәлиеваның “Туган көндә” хикәясе.

4 нче сыйныф укучылары өчен

лексик күнекмәләр формалаштыру дәресе.


Максат:

“Туган көндә” тексты белән танышу, күнегүләр системасы аша үзләштерү.

Дидактик бурычлар:

- Әсәр эчтәлеген укучы аңына җиткерү.

- Ишетеп,күреп тану күнекмәләрен үстерү.

Үстерелеш бурычлары: иҗади сәләтне үстерү.

Тәрбияви бурычлар: игътибарлык һәм матурлыкка омтылыш тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәлек:

1.Предмет буенча нәтиҗәләр:
-төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;
-сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;

-сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

2.Метопредмет буенча нәтиҗәләр:

Регулятив:

- укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

- кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Танып белү:

-укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

-төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау.

Коммуникатив:

- әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңлый һәм аңа туры килерлек җавап бирә белү;

- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү;

- парлап һәм төркемдә эшли белү.

3.Шәхес буларак үсешне күрсәтә торган нәтиҗәлек: иптәшләренә, үз-үзләренә матур мөнәсәбәт, үз кичерешләрен иптәшләре кичереше белән килештерә белү; эшләү барышында үз-үзеңә төгәл бәя бирә алу; татар теленең матурлыгын аңлау.

Предметара бәйләнеш: рус теле, сынлы сәнгать.

Танып белү эшчәнлеген оештыру методлары: тикшерүле, проблемалы ситуация тудыру, өлешчә эзләнүле.

Танып белү эшчәнлеген оештыру формасы: фронталь, индивидуаль, парларда, төркемдә.

Укыту алымнары: карточкалар белән эшләү, кластер белән эшләү, дәреслек белән эшләү, күнегүләр эшләү, фонетик күнегүләр эшләү.

Дәреснең тибы: яңа белем-күнекмәләр булдыру.

Дәреснең методы: тикшеренү-эзләнү.

Демонстрацион материал: контроль өчен тест, мультимедиа экран, компьютер, ситуатив биремле карточкалар, презентация. Дәреслек (Р.З.Хәйдәрова, Л.Д.Белоусова, Э.Р. Хәбибуллина), кулланмалар “Татарский язык в таблицах” (Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малеева), рәсемнәр.

Кирәкле материаллар:

- ак А4 бите, карандаш, җилем, кайчы.

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру (йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә)


Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше.Уңай психологик хәләт тудыру.

Максат: эмоциональ һаләт тудырып, укучыларны уку эшчәнлегенә мотивлаштыру.

1.— Исәнмесез,укучылар! Хәерле көннәр сезгә! Зиһен һәм тел ачкычлары телимен һәммәгезгә!

  • Исәнмесез,балалар!

  • Исәнмесез, хәерле көн!

  • Безне яңа эшләр белән

  • Яңа көн көтә.

  • Сәлам сиңа, өр-яңа көн,

  • Хәерле иртә!

2.Дежур укучы белән әңгәмә:

  • Бүген сыйныфта кем дежур? (Дежур укучы рапорты)

  • Һава торышы турында сөйләшеп алыйк. Хәзер нинди ел фасылы.

  • Бүген көн нинди?

  • Бүген көн салкын, кояшлы, җил исә.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

  1. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Үткән дәрестә без Лена белән Катяга характеристика биргән идек, әйдәгез фонетик күнегүне сыйфатларга багышлыйк.

-нак-нак, Лена тыйнак,

-ран-ран, Катя саран,

-ган-ган, Лена уңган,

-дус-дус, Катя начар дус.

Укытучы укый, балалар укытучы артыннан кабатлый.

2) Өй эше тикшерү. –Катя белән Лена нинди әсәрдән?

1) Катяга киңәшләр бирегез.

2) Тест биремнәрен эшләгез.

Тикшерү тесты

1.Дөрес җөмләне тап:

а) Катяның ике яшел карандашы бар;

б) Ленаның ике яшел карандашы бар;

в) Катяның яшел карандаш юк.

2. Катя, карандашларны бирү өчен, кемнәрдән рөхсәт сорады?

а) әнидән, абыйдан, ападан;

б) әнидән, абыйдан;

в) әтидән, абыйдан.

3. Ленага яшел карандаш ни өчен кирәк?

а) рәсем ясарга;

б) чирәм буярга;

в) яфраклар буярга.

4. Лена ни өчен карандашларны алмады?

а) Кирәкмәде;

б) Катя алырлык итеп бирмәде;

в) Катя бирмәде.

5. Бу сүзләрне кем әйтте? (Катя, укытучы, Лена)

- Миңа яшел карандашыңны биреп тор әле. -_________________

-Абыем рөхсәт итте, ләкин мин үзем куркам, я карандашларымны сындырырсың.- ________________

- Леночка, нишләп синең яфракларың зәңгәр төстә?-______________

- Алырлык итеп бирергә кирәк иде аны.-_______________________

3) Үзбәя (хезмәттәшлек формасында)

- Дәфтәрләрләрегез белән алышыгыз һәм иптәшегезнең эшен карандаш белән тикшерегез. (слайдта җаваплар). Әгәр биш сорауга да җавап дөрес булса, “бишле” билгесе куегыз, “дүртле” билгесе дүрт сорауга җавап дөрес булса куела. Өч сорауга дөрес җавап биргән булса - “өчле”, бер-ике сорауга – “икеле”.

III. Актуальләштерү һәм проблема тудыру.

Максат: - яңа белемнәр алу өчен белемнәрне актуальләштерү;

- фикер йөртү сәләтен, анализ, гомумиләштерү күнекмәләрен үстерү;

- бүгенге теманы ачыклау.

1) Проблема тудыру:

- Укучылар, мин сезгә бүген матур җыр тыңлатасым килә. Игътибар белән карагыз.

Видео. Мультфильм “Чебурашка“ дан өзек карау.

Димәк, дәрестә нинди бәйрәм турында сүз барыр?

  • Туган көн бәйрәме.

  • Әйе, без бүген туган көн турында сөйләшербез. Туган көндә нишлиләр?

  • Өстәл әзерлиләр, уйныйлар, җырлыйлар, бииләр, котлыйлар.

2)Уку мәсьәләсен кую:

- Укучылар, ничек уйлыйсыз бүген текстның исеме ничек булыр икән? Әйе, бүген без “Туган көндә” дип аталган хикәя укырбыз, Фәридә исемле кыз белән танышырбыз. Ул кыз сезгә ошармы? Сез аңа нинди киңәшләр бирерсез икән? (Тактага карап дәрескә максат кую).

Дәрескә максат куй:

  • Мин бүген дәрестә ........... текстның эчтәлеге белән ташышам;

  • Яңа .......... истә калдырам;

  • Сорауларга ................ бирергә өйрәнәм.





  • Бу хикәянең авторы Резидә Вәлиева. (Дәфтәргә язу).

IV. Яңа белем-күнекмәләр булдыру.

Уку мәсьәләсен чишү.

Максат: -яңа лексика белән танышу;

-Әсәрнең эчтәлеге белән танышу.

1) Сүзлек эше. (1нче проблемалы бирем).

Аннан соң не будем проводить

Искиткеч удивительный

Бераз расстроенный

Борчулы немного, некоторое время

Уздырмыйбыз потом

- Димәк беренче максатыбыз яңа сүзләрне истә калдыру иде. Сары карточкаларны алып сүзләрнең тәрҗемәсен табып карыйк әле. Тактага карап тикшерик.







2) Әсәрнең эчтәлеге белән танышу.

- Укучылар текстның эчтәлеген безгә мультимедиа китапханәсе ярдәмгә килер. Игътибар белән мультфильмны карагыз, сорауларга җавап бирергә әзер булыгыз.



3) Кире информация.

Укытучы:

- Укучылар, сезгә хикәя ошадымы?

- Хикәя нәрсә турында?

- Әсәрдә кемнәр катнаша? ( Фәридә, аның әнисе, әби)

- Фәридә әнисе белән нинди бәйрәм үткәрергә әзерләнә?

- Фәридәнең әнисе нәрсә пешергән?

- Бәйрәм нинди булырга тиеш иде?

- Ни өчен бәйрәм булмый?

-Хикәя сезнең күңелдә нинди хисләр уятты?

-Текст буенча тест биремнәрен эшлик.

- Текст буенча әңгәмә эшләп алыйк.

- Бик әйбәт хәзер сез текстның эчтәлеге белән таныш, димәк биремнәрне дә эшли алырсыз.

VI. Физминут. Ял итеп алыйк әле. Уйлап карагыз әле, туган көндә нишлиләр әле? Әйе, бииләр, җырлыйлар, бәйгеләр үткәрәләр. Әйдәгез без туган көнгә әзерлек үткәреп алыйк әле, “бию” бәйгесе үткәрик. Мин сезгә Мөнир Рахмаевның “Туган көн” җырын тыңлатам, ә сез биегез. Кем иң матур бии, шуңа приз бирәм. (Җиңүчегә приз бирү).

VII.  Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Максат: Үз эшен оештыра белүе, үз-үзенә ышаныч булдыру, бәяләргә өйрәнүе, әңгәмәдәше белән аралашу калыбын төзүе.

1)Текст буенча әңгәмә үткәрү.

- Нинди текст белән таныштык.

-Әсәрнең төп герое кем? (Фәридә) 

- Фәридәнең әбисе турында әйткән сүзләрен табып укы.

- Ни өчен Фәридәнең әнисе борчыла?

-Фәридәнең әнисе дөрес эшләдеме?

- Фәридә сезгә ошадымы?(Әңгәмә үткәрелә)



2) Проблемалы бирем. (2нче проблемалы бирем).

Төркемнәрдә эш- образларга кыскача характеристика бирү . Модель төзү (Кластер төзү).
1 төркем-Фәридә, 2 төркем- әнисе, 3 төркем –әбисе

Образларга кыскача характеристика



Әбисе

Әнисе

Фәридә



Үзбәя.

3) Рәсем буенча эш.(3нче проблемалы бирем).

-Рәсемне карагыз.

- Фәридә нинди? (Ул яшь, кечкенә, матур, ләкин усал) 
- Фәридәнең әбисе нинди? (Әбисе карт, яхшы) 
- Фәридә гел шулай кечкенә, матур булып торырмы? (Юк.) 

- Ни өчен?

- Фәридәнең әбисе элек нинди булган дип уйлыйсыз?

- Син Фәридәнең нинди булып үсүен телисең?

- Әсәрне ничә өлешкә бүлеп була? (ике)

- Беренче өлештә өйдә һәммәсенең кәефе нинди була? (күңелле )

- Икенче өлешендә нинди кәеф? (кәеф төшкән,борчылу)

- Ни өчен? (чөнки Фәридә әбисен туган көндә күрәсе килми)

Шатлык —— борчылу (тактада)

— Бу каршылык Фәридәнең үз әбисенең тышкы матурлыгын гына күрү аркасында килеп чыга. Димәк, автор нәрсә әйтергә тели? (Кешенең тышкы матурлыгына гына түгел, эшке матурлыкны күрә белергә кирәклеген әйтә).

— Укучылар, Фәридә хәзер матур булып күренәме?

— Ни өчен?


VIII. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Максат: - дәрестә алган белемнәрне ныгыту, тикшерү;

- үзлектән эшкә өйрәтү.

1) Текст эчтәлеге буенча биремнәр эшләү. (4нче проблемалы бирем).

Прочитайте текст. Определите, какие из приведённых утверждений А1-А8 соответствуют содержанию текста (1 – дөрес), какие не соответствуют (2 – дөрес түгел).

А1. Бүген Фәридәнең туган көне.

  1. туры килә, 2) туры килми,

А2. Әнисе иртән бәлеш пешергән..

  1. туры килә 2) туры килми

А3. Тиздән аның дус малайлары да килеп җитәр.

  1. туры килә 2) туры килми

А4. Әби иске, шундый карт.

  1. туры килә 2) туры килми

А5. Әнисе бик борчылды..

  1. туры килә 2) туры килми

А6. Әнисе дусларына шалтыратырга кушты.

  1. туры килә 2) туры килми

А7. Алар туган көнне уздырырга булдылар..

  1. туры килә 2) туры килми

А8. Фәридәгә бик күңелсез булды.

  1. туры килә 2) туры килми

2)Туган көнгә чакыру язу. (5нче проблемалы бирем).

3)Фәридәгә котлау открыткасы язарга кирәк. ( 6 нчы проблемалы бирем).

Һәр төркемгә конверт бирелә. Укучылар сүзләрдән котлау җыялар.

4) Кунак табынын әзерләү. (7 нче проблемалы бирем).

– Әйдәгез, Фәридәгә табын әзерләргә булышыйк.

Слайдта ризыклар күрсәтелә, укучылар исемен әйтергә тиеш.

  • Без әзерлибез табын,        

Китереп бөтен ягын.        

Уртага куйдык чәчәк,        

Чәчәк янына — чәкчәк.

Бавырсак һәм кош теле.

Ризыклар төрле-төрле:

Сумса, бәлеш, өчпочмак,

Гөбәдия һәм коймак.

  • Укучылар, табынга тагын нәрсә җитми?

  • Җиләк- җимешләр.

  • Әйдәгез табынга җиләк-җимешләр куйыйк.

5. “Табышмак әйтәм -уйлап тап” уенын уйныйбыз.

  1. Үзе кып-кызыл, күлмәге ямь-яшел.

  • Карбыз.

Слайдта җиләк-җимешләр рәсеме чыгып бара.

Лампочкага ошаган

Агачта үсеп саргайган.

  • Груша.

  1. Алма дисәң дә алалар,

Нәрсә соң ул, балалар?

  • Алма.

- Табыныбыз әзер.

6. “Винни пух” мультфильмыннан өзек карау.

- Укучылар мультфильмны искә төшерегез әле, Вини пух үзен табын янында дөрес тотамы? Әйе, дөрес тотмый.

- Укучылар, ә сез ашаганда үзеңне тоту кагыйдәләрен беләсезме? Р. Фәхреддин үзенең “Балаларга үгет һәм нәсыйхәт” наставления и СОВЕТЫ китабында болай ди:

1. Ашарга утырган вакытта иң элек кулларыгызны юыгыз һәм яхшылап сөртегез.

2. Үзегездән олы кешеләр булганда, алардан алда утырмагыз!

3. Зур-зур алмагыз, ашыкмагыз.

4. Авыз тутырып капмагыз.

5. Ашаганнан соң кулларыгызны, авызыгызны тастымал белән сөртегез.

Табын янында үзеңне ничек тотарга кирәк? ( инф.+ярамый структуралы җөмләләр төзү аша, кагыйдәләрне кабатлау.)

- Табын янында сөйләшергә ярамый;

- Авызны чапылдатырга ярамый;

- Тиз ашарга ярамый;

- Алдан ашый башларга ярамый;

- Ризыкны сайланып утырырга ярамый.

IX. Рефлексия.

1)Дәрескә йомгак ясау.

- Укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

-Нинди хикәя белән таныштык?

-Фәридә сезгә ошадымы?

-Фәридәгә нинди киңәшләр бирдегез?

-Дәрестә тагын нәрсә үзләштердегез?

-Туган көнгә баргач, үзеңне ничек тотарга кирәк?һ.б.

- Сезгә әсәр ошадымы?

- Фәридә дөрес эшләгәнме?

- Әбиләребез турында шулай әйтергә ярыймы?

- Автор бу әсәре белән нәрсә әйтергә тели?

2) Өй эш бирү. (Өй эшен көндәлекләргә язу) Сезгә 3 вариантта өй эше тәкъдим итәм. Беренчесе мәҗбүри, калган икесе ихтыярый.

Карточкадан күнегүне эшләргә.

1. Репродуктив эшчәнлеккә, ягъни үзләштерелгән белем һәм күнекмәләр таләп ителгән эш. Хикәянең эчтәлеген сөйләгез.

2. Конструктив эшчәнлеккә - ярым иҗади, ягъни, белем һәм күнекмәлерне аз гына яңа шартка күчерүне таләп иткән эш. Хикәяне үзгәртеп языгыз.

 3. Иҗади эшчәнлеккә, ягъни белем һәм күнекмәлерне яңа җирлектә куллану өчен бирелә. Дустыңа яки туганнарыңа, котлау открыткасы язарга.

3)Билгеләр кую.

4) Үзбәя.

Максат: Өлге буенча үзен бәяләве.

Бүләк әзерләү. Туган көнгә нәрсәләр бүләк итеп була?

Укытучы: Әйе, укучылар, чәчәк бәйләмен бөтен кешеләргә дә бүләк итәргә мөмкин.

-Укучылар, сезнең яныгызда өч төстәге чәчәкләр бар. Без шушы чәчәкләр ярдәмендә кәрзинебезне тутырыйк, Фәридәгә бүләгебез шул булыр. Ләкин төсләрне шушы критерийлар ярдәмендә сайлагыз.

Критерийлар:

1) Текстның эчтәлеген аңладым, сөйли алам - Кызыл чәчәк (5)

2) Текстның эчтәлеген аңладым, сөйли алмыйм – Яшел чәчәк (4)

3) Текст эчтәлеге буенча сорауларым калды – Сары чәчәк (3)

(Укучылар чәчәк рәсемнәрен сайлап күтәреп күрсәтәләр, һәм тактага алдан ясаган кәрзингә җилем ярдәмендә беркетәләр).

–Бүләк булды.

- Кадерле укучылар, дәрестә катнашканыгыз өчен барыгызгада рәхмәт әйтәсем килә. Сау булыгыз!








Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!