Дәреснең темасы: | Кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибе |
Дәреснең максаты: | Укучыларга кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибен аңлату һәм аларны сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү |
Дәреснең төп бурычлары | өйрәтү: Кушымчаларны сүзләргә дөрес тәртиптә ялгарга өйрәтү; үстерү: Исем, сыйфат, фигыль һәм башка сүз төркемнәренә нинди кушымчалар ялгануын күрсәтү; тәрбияви: Туган телгә мәхәббәт һәм аңа сакчыл караш тәрбияләү, туганнарның кадерен белергә өйрәтү. |
Дәреснең тибы: | « яңа белем ачу» |
Көтелгән нәтиҗә | Фән буенча УУГ: Кушымчаларны сүзләргә дөрес тәртиптә ялгау, аларны сөйләмдә куллану күнекмәләрен үстерү; Танып белүнең УУГ: Дәрес темасы бәйле төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдәне формалаштыру, шуны күнегүләр эшләгәндә куллану; Шәхси УУГ: Күнегүләр эшләгәндә һәм соауларга җавап биргәндә, сөйләм төзелешенә игътибарны арттыру, сөйләмне камилләштерүгә омтылу, ирекле һәм иҗади фикер йөртү, белемнәрне системалаштыру; Регулятив УУГ: Үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәле булуына ирешү, укучыларның нәрсә аңлауларын тикшерү, тагын ниләр үзләштерергә тиешлеген аңлату, үз фикерләрен мөстәкыйль дәлилләүгә юнәлеш бирү; Коммуникатив УУГ: Иптәшләренең гамәлләрен бәяләү, күрше белән хезмәттәшлек итү, дөрес сөйләм нормаларын саклаган хәлдә, үзләренең фикерләрен ачык, төгәл бирүне, укытучы һәм яшьтәшләр арасында хезмәттәшлекне планлаштыру, килеп чыккан проблемаларны уртага салып хәл итү. |
Предметара бәйләнеш | татар әдәбияты, әйләнә-тирә дөнья. |
Чыганаклар : - төп - өстәмә | 1. Харисов Ф. Ф., Харисова Ч. М. Татар теле. 5 нче сыйныф: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен). – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. 1. Презентация, үзбәя бирү өчен таблица, рәсемнәр |
Эшне оештыру төрләре | Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү |
Төп төшенчәләр | Тамыр, ясагыч, бәйләгеч, модальлек кушымчалары |
Дәреснең этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучылар эшчәнлеге | Өйрәтүче һәм үстерүче биремнәр | УУГ | Тикшерүче һәм стимуллаштыручы сораулар |
1. Эшчәнлеккә әзерләү Максат: укучыларны белем өстәргә әзерләү | Дәреснең башлануын хәбәр итү һәм дәрес темасын әйтеп, белем алу өчен бер-берсенә уңыш теләргә тәкъдим ясау | Дәрескә әзерләнү, уку әсбапларын барлау | | Шәхес буларак эшчәнлек: бер-берсенә дәрестә нәтиҗәле эшләү өчен уңышлар теләү | |
2. Актуальләштерү Максат: яңа дәрес материалы аңлату өчен алдагы дәресләрдә үтелгәннәрне кабатлату | Укытучы, юнәлдерүче сораулар биреп, укучылар белән алдагы дәрес темаларын кабатлый: | Укучылар парлап эшлиләр: бер укучы сүзнең тамырын әйтә, икенчесе шуңа төрле кушымчалар ялгый. | Сүзлек диктанты яздыру | Коммуникатив эшчәнлек:сорауларга дөрес җавап бирү; Танып-белү эшчәнлеге: дөрес нәтиҗәләр чыгару; Шәхес буларак эшчәнлек: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү; Регулятив эшчәнлек: белемнәрне ныгыту. | 1. Сез нинди кушымчаларны беләсез? 2. Ясагыч кушымчаларга нинди кушымчалар керә? 3. Нинди кушымчаларны мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар дип атыйбыз? 4. Нинди кушымчаларны модальлек кушымчалары дип атыйбыз? |
3. Белем алуның төп мәсьәләләрен ачыклау Максат: укучыларның яңа дәрес материалын кабул итүләрен тәэмин итү, дәреснең нәтиҗәсен арттырырлык сораулар төзетү. | Укытучы татар телендә кушымчаларның сүзгә ялгану тәртибен аңлата. | Төркемләп эшләү: Тема: МИНЕМ ГАИЛӘМ Бер төркем икенче төркемгә сораулар бирә. Беренче төркем сораулары: 1. Сезнең гаиләдә ничә кеше бар? 2. Синең гаиләдәге урының? Икенче төркем сораулары: 1. Син гаиләңдә нинди вазыйфаларың бар? 2. Сезнең гаиләдә нинди гореф-гадәтләр яшәп килә? Һ.б. Сүзлек өстендә эшлиләр | Иҗади бирем: нокталар урынына кушымчалар өстәп язу, шартлы билгеләр белән билгеләп барырга: Җәй..., матур..., әни..., урам..., су..., кояш..., көн..., яман... | Коммуникатив эшчәнлек: сораулар куелышы, иптәшеңнең үз - үзен тотышы белән идарә итү, фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү, информация табу; Танып-белү эшчәнлеге: өйрәнелгән темага нигезләнеп, нәтиҗәләр чыгару; Шәхес буларак эшчәнлек: сораулар уйлау, аларга җавап биргәндә, сыйныфташларына ярдәм итүләре; Регулятив эшчәнлек: уртак нәтиҗәгә килү юлларының билгеләү. | Проблемалы сорау: Кем күбрәк кушымчалы сүз уйлап таба ала? |
4. Физкульминутка Максат: укучыларны ял иттерү | “Әйе!”, “юк!” уенын уйнарга тәкдим итә | Хәрәкәтләр ясыйлар | | Шәхес буларак эшчәнлек:күнегүләр ясау. | |
5. Дәрестә туган авырлыкларны ачыклау Максат: укучыларның логик фикерләвен формалаштыру | Дәрестә туган авырлыкларны ачыклый. | Укытучы биргән сорауларга җавап бирәләр. | Дәрес барышында нинди авырлыклар туды? Ни өчен дип уйлыйсыз? | Коммуникатив эшчәнлек: сорауларга җавап бирү; Танып-белү эшчәнлеге: үз эшчәнлекләренә нәтиҗәләр чыгару; Шәхес буларак эшчәнлек: логик фикер йөртү; Регулятив эшчәнлек: проблемаларны чишү. | Кушымчалар ялгаганда, без нәрсәләргә игътибар итәргә тиешбез? |
6. Ныгыту Максат: укучыларның дәрестә алган белемнәрен ныгыту. | Дәреслектәге кагыйдә белән танышырга тәкъдим ясый | Дәреслек белән эшлиләр. | Күнегүләр эшлиләр. | Коммуникатив эшчәнлек: кагыйдәләрне истә калдыру; Танып-белү эшчәнлеге: сүзләргә төрле кушымчалар ялгау, шулар белән сүзтезмәләр уйлау; Шәхес буларак эшчәнлек: дәлилләр китерү, бер-берләре белән хезмәттәшлек итү; Регулятив эшчәнлек: анализ ясау, планлаштыру, проблемаларны чишү өчен иң кулай ысулларны табу. | Ф.Яруллин бу әсәрендә нәрсә әйтергә теләгән? |
7. Үзлектән эш (тест), үзбәя Максат: укучыларның белемнәрен тикшерү, үзләренә үз эшчәнлекләрен бәяләтү. | Укучыларның белемнәрен ныгыту өчен, белемнәрне тикшерүнең нәтиҗәлерәк юлларын тәкъдим итә. Тест эшләтә. | Тестларга җавап бирәләр, җавапларын бәялиләр, ахырдан дәрес барышында эшләгән эшләренә бәя бирәләр | Үз эшләренә бәя кую | Коммуникатив эшчәнлек: тест сорауларына җавап бирү; Танып-белү эшчәнлеге: үз эшчәнлеге турында нәтиҗә чыгару; Шәхес буларак эшчәнлек: логик фикер йөртү; Регулятив эшчәнлек: үз эшләрен бәяләү, төгәл җавап бирергә омтылу. | Дәресне ни дәрәҗәдә аңладыгыз? |
8. Эшчәнлекнең рефлексиясе Максат: укучыларның белемнәрен ныгыту, | Дәрестә үтелгән материалның укучылар тарафыннан ни дәрәҗәдә кабул ителүен, дәрескә куелган максатның үтәлү- үтәлмәвенен ачыклый. | Укытучы уйлану өчен биргән сорауларга җавап бирәләр. | Дәрескә нәтиҗә ясау | Коммуникатив эшчәнлек: сыйныфташларының җавапларын тыңлау һәм әңгәмәгә кушылу; Танып-белү эшчәнлеге: сүзлек байлыгын арттыру өстендә эшләү; Шәхес буларак эшчәнлек: үз фикерләрен ачык әйтеп бирү; Регулятив эшчәнлек: нәрсәләрне аңламый калуларын ачыклау. | Бу дәрестә сүз нәрсә турында барды? Без дәрестә ниләр эшләдек. |
9. Өй эше бирү Максат: укучыларның белем дәрәҗәләренә карап өй эше бирү. | Өйгә эш итеп, белем дәрәҗәләренә карап, һәр укучы үзе эшли алырлык эш тәкъдим итә: 1. 278 күнегү 133-134 бит. 2. Иҗади бирем 3. Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” әсәрен тулысынча укырга. | Һәр укучы укытучы тарафыннан тәкъдим ителгән эшләр арасыннан үзе эшли алырлык өй эше сайлый. | Тәкъдим ителгән бирем арасыннан үзе эшли алырлык бирем сайларга кушу | Шәхес буларак эшчәнлек: (белем дәрәҗәсен бәяләү, үзенең белем дәрәҗәсенә карап өй эше сайлау. | |