СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Белем бирү системасы

Категория: Внеурочка

Нажмите, чтобы узнать подробности

Белем бирү системасында тәрбия эшчәнлеген

 формалаштыруда төп компонентлар

Просмотр содержимого документа
«Белем бирү системасы»

Белем бирү системасында тәрбия эшчәнлеген

формалаштыруда төп компонентлар

Укыту-тәрбия системасы- сыйныфның эшчәнлеген оештыру һәм коллектив туплаудан гыйбарәт. Тәрбия системасының төп компонентларына түбәндәгеләр тәшкил итә :

  • шәхси-төркем компоненты;

  • ориентлашу;

  • функциональ-эшчәнлек компоненты;

  • мөхиткә яраклашу;

  • аналитик-диагностик компонентлар.

Сыйныф эшчәнлеген анализлаганда, шушы төп 5 компонент эзлекле рәвештә дәвам иттерелә. Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек-электән исбатлап, раслап килгән. Әле грек философы Сенека ук: “Гыйлемлектә алга китеп тә, әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артка калып яши.” – дигән гыйбарә әйткән.

Бүген илебезнең мәгариф системасында укыту һәм тәрбия эчтәлеген яңарту процессы бара. Аның үзәгендә укучы шәхесе тора. Шуңа күрә тирән белемле, югары әхлаклы, зыялы шәхес тәрбияләү – укыту-тәрбия системасының төп бурычы . Уку һәм тәрбия бер-берсен тулыландырып, бер максатка корылып алып барганда гына нәтиҗәле була. Тормышта үз урыннарын табып, матур итеп яшәүче укучыларымны күреп күңел сөенә. Җәмгыятьтә һәр кешенең шәхес булып җитешүендә, телибезме, теләмибезме, төп рольне мәктәп, укытучы уйный. Уку дәверендә укучы тәүлекнең актив вакытының уртача 50-60 процентын мәктәптә уздыра. Нәкъ менә шушы вакытта шәхесне шәхес иткән сыйфатлар: характер, гадәтләр формалаша.

Сыйныф коллективын оештыруда һәм укучы шәхесен формалаштыруда сыйныф җитәкчесенең роле бик зур. Беренче чиратта, сыйныф җитәкчесе теге яки бу эшне, чараны планлаштырганда укучылар белән киңәшләшергә, анализ ясарга, бергә шатланырга, яки борчылырга бурычлы. Һәр эштән соң нәтиҗә ясау, иҗадилыкта хезмәттәшлек булдыру сорала. Бу һәр сыйныф җитәкчесенең эш планында гына түгел, ә тәрбия системасында чагылыш табарга тиеш.

Һәрбер сыйныф җитәкчесенең үз концепциясе бар. Концепция ул – класс коллективын оештыру фундаменты. Системалы эш алып барганда гына, бала шәхесенең коллективта үз урыны булачак.

Шәхес һәм коллективның үсеше бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә. Шәхеснең үсеше коллективның үсешеннән тора, аның үсеш дәрәҗәсенә, эшлекле һәм узара мөнәсәбәтләргә бәйле. Икенче яктан караганда, сыйныфтагы укучыларның активлыгы, акыл һәм физик яктан үсеше, укучыларның сәләтле булуы коллективка зур йогынты ясый. Шәхеснең формалашуы аның коллектив эчендә мөстәкыйльлеге һәм иҗади активлыгыннан тора. Сыйныф җитәкчесе предмет укытучылары, балалар оешмасы, ата-аналар, психолог белән тыгыз хезмәттәшлектә булса, югары нәтиҗәгә ирешә.

Өлкән сыйныфларда тәрбия эшендә кыенлыклар аз түгел. Мәсәлән, шулай очраклы рәвештә килеп чыккан берәр низагтан соң, бала, ачыктан-ачык бәхәскә кермичә, укытучылар белән бөтенләй аралашмый башларга мөмкин. Менә шуңа күрә дә үсмерләр белән аралашуда дөрес стиль табуны тәрбия эшчәнлегенең әһәмиятле чарасы итеп карарга кирәк. Шәхесне тәрбияләүдә шулай ук аңа үз-үзен тәрбияләп, үзлегеннән үсү өчен алшартлар тудыру мөһим.


Индивидуаль якын килү- гомуми тәрбия системасының шәхси коррективы, тәрбия процессын төзүдә бик әһәмиятле таләп. Бу укучыларның барлык эчке мөмкинлекләрен, аларда формалашкан шәхси тәҗрибәләрен, шулай ук аның үсешенә уңай һәм кире йогынты ясаган шартларны, тәрбия чараларын тирәнтен анализлауны таләп итә. Индивидуаль якын килүнең реаль юллары түбәндәгеләр:

-укучының теләкләрен, омтылышларын, шөгыльләрен, аның оештыру һәм башкару мөмкинлекләрен файдалану;

-һәркемне тормышка һәм җәмгыятькә файдалы эшчәнлеккә җәлеп итү;

-күптөрле юнәлешләрдәге тайпылышларга китерә торган сәбәпләрне кисәтә һәм бетерә торган ысуллар табу (мәсәлән, хезмәттә, аралашуда, әхлакый мөнәсәбәтләрдә һ. б.);

-мәҗбүри рәвештә шәхси төзәлүләр кертү юлы белән үзтәрбия максатларын тормышка ашыруда ярдәм итү.

Сөйләгәннәрдән нәтиҗә ясап әйтсәк, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә кешелек үзкыйммәте күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле. Алар – безнең киләчәгебез.




















Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!