СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

10-11 сыйныфлар өчен эш программасы.

Нажмите, чтобы узнать подробности

“ӘДӘБИЯТ” ПРЕДМЕТНЫҢ УКУ ПЛАНЫНДА ТОТКАН УРЫНЫ

 Мәктәптә әдәбият предметы – әһәмиятле предметларның берсе. Ул укучыларны тормышны үзенчәлекле итеп танып белергә өйрәтә, хиссиэмоциональ дөньясын баета, эстетик зәвык тәрбияли, сөйләмен үстерә, гомумән, шәхес итеп тәрбияләүдә зур роль уйный. Татар әдәбияты фәне сүз сәнгатен халыкның яшәү рәвешен, рухи кыйммәтләрен саклап калган һәм беркетә килгән хәзинә буларак кабул итәргә өйрәтә. Дәресләрдә сөйләм осталыгын үстерү, мәсьәләне аңлый, гипотеза куя, материалны төркемли, укучыны үз фикерен дәлилли, нәтиҗәләр ясый белергә күнектерү эше максатчан оештырыла. Баланың үз эшчәнлеген һәм әйләнә-тирәдәге тормышны мөстәкыйль бәяли белүенә ирешү, төрле чыганаклар белән эшләргә, аларны табарга, мөстәкыйль рәвештә кулланырга өйрәтү күздә тотып укытыла. Гомумән, матур әдәбият укуга ихтыяҗ тудыру, әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, поэтикасын аңларлык эстетик зәвык булдыру ягыннан да әдәбият фәненең кыйммәте зур. Татар әдәбияты предметы урта мәктәптә 10-11 нче сыйныфларда өйрәнелә. Мәктәпнең укыту планында әдәбият дәресләре атнага 2 сәгать исәбеннән каралган, ә программа 3 сәгать (102 сәгать) исәбеннән төзелгән булу сәбәпле, язучыларның әсәрләрен өйрәнү һәм класстан тыш уку, БСY дәресләре өлешчә кыскартылды.

Мәктәпнең планы буенча, 10 нчы сыйныфларда уку елы дәвамында 3 сочинение яздыру, 1 проект эше башкару күздә тотыла. Класстан тыш уку өчен 6 дәрес алынды. Программа материалының күләмле булуын истә тотып, өй эшенә индивидуаль эшләр дә күп бирелә. 11 нче сыйныфларда 34 уку атнасы. Атнага 2 сәгать исәбеннән 68 сәгать каралган. Шулар арасында: әсәрләр өйрәнү – 59 сәгать, сөйләм үстерү (3 - сочинение язу) – 5 сәгать, дәрестән тыш уку - 4 сәгать.

Укыту программалары.

1.Үрнәк программа: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган (ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 933/14 нче номерлы боерыгы, 24.02.2014) “Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа” (төзүче-авторлары: Д.Ф.Заһидуллина, Н.М. Йосыпова. – Казан, 2013,)

2.Авторлык программасы: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган (ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 933/14 нче номерлы боерыгы, 24.02.2014) “Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан авторлык (эш) программасы” 2013 (Ф.А.Ганиева, Ч.Р.Рамазанова) 3. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары 5-11 нче сыйныфлар. 9-11 нче сыйныфлар өчен А. Әхмәдуллин. - Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 нчы ел

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслекләр һәм уку әсбаплары.

 Дәреслек: А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Г.Галимуллин, Т.Н.Галиуллин, Ф.Ә.Ганиева, Н.Г.Юзиев. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен дәреслек. - Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2005. Хрестоматия: А.Г.Әхмәдуллин, Т.Н.Галиуллин, Н.Г.Юзиев. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфы өчен әдәбияттан хрестоматия. – Казан: “Мәгариф”, 2005.

Уку әсбаплары: Әдәбият. 11 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 2 кисәктә. 1 кисәк / Ф.Ә.Ганиева, Ч.Р.Рамазанова. – Казан : Татар.кит.нәшр., 2017. – 223 б. : рәс.б-н. Әдәбият. 11 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. 2 кисәктә. 2 кисәк / Ф.Ә.Ганиева, Ч.Р.Рамазанова. –Казан : Татар.кит.нәшр., 2017. – 263 б. : рәс.б-н.

УКУЧЫЛАРНЫҢ ӘЗЕРЛЕК ДӘРӘҖӘСЕНӘ ТАЛӘПЛӘР

Урта белем бирүче мәктәпләрдә татар әдәбияты предметын үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда әдәбиятны аңлау күнекмәсе булдырыла, әхлакый позиция һәм эстетик зәвык тәрбияләнә, иҗади фикерләү үстерелә, һәм болар дөньяга карашны, тормышны бәяләү чарасына әверелергә тиеш.

 Югары сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның гомуми (метапредмет) нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

 - укучыда әдәбиятны үзе иҗат ителгән чор контекстында аңлап укырлык, мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру, әдәбият– сәнгать белән даими кызыксыну ихтыяҗы тәрбияләү;

 - сүз сәнгатен халыкның мәдәни үсеш билгесе буларак кабул итәргә өйрәтү, аның шәхесне рухи баету мөмкинлекләрен төшендерү;

 - укучының язу һәм сөйләм, мөстәкыйль иҗади фикерләү һәм бәяләү осталыгын үстерү;

 - укучыны үз холык-фигылен, эш-гамәлләрен контрольдә тотарга, үз рухи дөньясын баету өстендә эшләргә өйрәтү;

 - әдәби-мәдәни мәгълүматлар алу өчен төрле чыганаклардан файдаланырга күнектерү. Югары сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның предмет нәтиҗәләре түбәндәгеләр

: Танып-белү өлкәсендә

: - аерым чорларда иҗат ителгән әсәрләрне форма һәм эчтәлек берлеге төсендә кабул итәргә өйрәтү, сайлап уку ихтыяҗы булдыру һәм әсәргә салынган мәңгелек кыйммәтләрне билгеләргә күнектерү;

- укыган әдәби әсәрнең үзе иҗат ителгән чор белән тарихи-мәдәни бәйләнешләрен аңлавына ирешү;

 - укучының классик әдипләр тормыш һәм иҗат юлын, милли әдәби барышның төп этапларына хас үзенчәлекләрне һәм билгеләрне белүе;

- рефератлар, докладлар әзерләргә, әдәби әсәрләр һәм ирекле темалар буенча сочинениеләр язарга, иҗади эшләр башкарырга өйрәтү;

 - әдәбият тарихын тикшергән вакытта әдәбият белеме төшенчәләренә мөрәҗәгать итәргә өйрәтү. бәяләү өлкәсендә:

 - милли әдәбияттагы рухи-әхлакый кыйммәтләрне күңелдән уздырып кабул итәргә өйрәтү;

 - милли әдәбиятка, андагы күренешләргә шәхси мөнәсәбәт һәм бәя формалаштыру, әсәргә, язучы иҗатына, чор әдәбиятына бәйле телдән һәм язмача фикерләрне белдерергә өйрәтү;

 - өйрәнелгән әсәрләрне чор әдәбияты фонында шәрехли белүенә ирешү;

 - автор осталыгын бәяли алу һәм аңа карата мөнәсәбәт формалаштыру. эстетик яктан:

- сүз сәнгатенең образлы табигате хакында гомуми мәгълүматый күзаллау булдыру, эстетик зәвык формалаштыру;

 - төрле мәдәни дөньяларның, милли әдәбиятларның казанышларына игътибарлы һәм ихтирамлы караш тәрбияләү. Югары сыйныфлар зур тормышка аяк басарга әзерләнүче бала өчен мөһим этап булып тора, аның шәхес буларак формалашып җитү, тирә-юньгә, башкаларга мөнәсәбәте калыплашу, дөньяга үз карашы ныгу чорын тәшкил итә. Шуңа күрә шәхси нәтиҗәләр арасында түбәндәгеләре аерым әһәмияткә ия:

 - укучының гражданлык позициясен, акыл һәм рухи эшчәнлеген, иҗтимагый бурыч хисен активлаштыру;

 - алган белем һәм күнекмәләрен тормышта куллана белергә, үз юлын сайларга әзерләү, мөстәкыйль карарлар кабул итәргә күнектерү;

 - җәмгыятьтә башкаларны, аларның үзгә фикер-карашын, мәдәниятен, традицияләрен хөрмәт итеп яшәргә өйрәтү;

- баланың үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;

- әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен төшендерү;

 - мәктәпне тәмамлап чыккач та матур әдәбият укуга ихтыяҗ, әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, поэтикасын аңларлык эстетик зәвык булдыру. Югары сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның предметара нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

- укучыларда әдәбиятны сәнгатьнең башка төрләре ярдәмендә мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру һәм әдәбият–сәнгать белән даими кызыксыну формалаштыру;

- татар теленә бәйләнештә, туган телдә аралашырга ихтыяҗ һәм аңа хөрмәт тәрбияләү;

 - мәдәниятара бәйләнешләрне саклау, укучының башка милләтләр мәдәнияте һәм әдәбиятыннан мәгълүматлы, башка халыкларның сүз сәнгатенә хөрмәтле мөнәсәбәттә, толерант булуына ирешү;

 - татар әдәбиятын рус әдәбияты белән бәйләп, тема һәм проблематикада, геройлар бирелешендә, иҗат юнәлешләрендә, чор әдәбиятларында уртаклыкларга игътибар итү.

Белем дәрәҗәсенә таләпләр:

 – әдәби әсәрне иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә карау;

 – халык авыз иҗаты һәм матур әдәбиятның уртак сыйфатларын, үзенчәлекләрен белү;

 – эчтәлек һәм форма берлеген аңлау;

– әсәрнең темасын, проблемасын, идеясен билгеләү;

 – әдәби образларны (кеше, табигать һ.б.) тану;

– әдәби детальләрне таба белү;

– сурәтләү чараларын табу;

– әдәби төрләр, жанрларны таный һәм аера белү.

 Күнекмәләргә таләпләр:

 –әдәби әсәрнең эчтәлеген белү;

–әсәрдәге каршылыкны, төп фикерне табу;

–әсәр геройларына характеристика бирү;

 –әдәби әсәр буенча план төзү;

–әсәргә карата үз фикереңне әйтә белү;

–бәйләнешле сөйләм булдыру;

 –өйрәнелгән әсәрләр буенча яки бирелгән тема буенча сочинение яза белү;

 –шигырьләрне сәнгатьле итеп уку;

–тәкъдим ителгән яки укучы үзе сайлаган әсәрләрне (шигырь, проза) яттан сөйләү.

Эш программасы укучыларны, теоретик төшенчәләрне үзләштереп, әдәби әсәрне сүз сәнгате һәм иҗади эшчәнлек нәтиҗәсе буларак кабул итәргә әзерли. Әдәби теоретик төшен-чәләрне үзләштерү мәктәп балаларыныӊ телдән һәм язма сөйләмен, иҗади сәләтләрен үстерә, әсәрләрнеӊ эстетик кыйммәтен мөстәкыйль бәяли алырлык китап укучы тәрбияли. Әдәби әсәрләрне тулысынча уку күздә тотыла, зур күләмле әсәрләр кыскартып бирелсә дә, эчтәлек сөйләү аша, сюжетны укучыларга җиткерү максаты куела.

УКУ ПРЕДМЕТЫ ПРОГРАММАСЫ ЭЧТӘЛЕГЕ

Әдәбият тарихы

ХХ йөз башы мәдәнияте. ХХ гасыр башында сүз сәнгатенең үсеш-күтәрелеш чорын кичерүе. Шушы чорда иҗтимагый-сәяси тормышта барган үзгәрешләр, аларның иҗтимагый-сәяси һәм әдәби фикергә йогынтысы, шәрык һәм гареб (көнбатыш) синтезы. Әдәбиятның тормышны реалистик һәм романтик чагылдыру үзенчәлекләре. Заман героена хас сыйфатлар, гыйсъянчы, ялгыз, урталыктагы, үзен милләткә багышлаган яки төшенкелектәге һ.б. төр геройлар. Язучыларның әхлакый, фәлсәфи һәм әдәби–эстетик эзләнүләре, тәҗрибәләр. Реализмның мәгърифәтчелектән тәнкыйди реализм баскычына күтәрелүе. Сүз сәнгатенең иҗат юнәлешләре, агымнары ягыннан баюы. Модернистик агымнардан импрессионизм, символизм. Милли мәсьәләләрнең активлашуы. Яңа тип геройлар мәйданга чыгу. Рухи азатлык, иман, гомернең чиклелеге, яшәү һәм үлем, матурлык проблемаларын яңача хәл итү омтылышы. Г.Ибраһимов, Г.Исхакый, Г.Тукай, С.Рәмиев, Дәрдемәнд, Г.Камал, Ф.Әмирхан, М. Фәйзи, Г.Колахмәтов иҗаты.

1920-1930 елларда әдәбиятның каршылыклы үсеше. Романтизм, модернизм (символизм, имажинизм, футуризм һ.б.) иҗат юнәлешләренең әдәби мәйданнан төшерелеп, социалистик реализм агымының төп иҗат методы буларак раслануы. Традицияләрне дәвам итүче әсәрләр. Яңа тормыш төзү хакында сөйләүче әсәрләр. М.Галәү, К.Тинчурин, Г.Рәхим, Һ.Такташ иҗаты.

 Сугыш чоры мәдәнияте. Бөек Ватан сугышы, аның әдәбиятка тәэсире. Төп тема-проблемалар. Әдип һәм җәмгыять мөнәсәбәте. М.Җәлил, Ф.Кәрим, Ә.Еники, Ф.Хөсни иҗаты. Сугыштан соңгы чор мәдәнияте (1950–1960 еллар). ХХ гасырның икенче яртысында “Хрущев җепшеклеге” исемен алган ярымдемократик үзгәрешләрнең сүз сәнгатенә уңай йогынтысы. Х.Туфан, Х.Вахит иҗаты.

 1960–80 еллар мәдәнияте. Татар әдәбиятының милли нигезләргә кайтуы. Шушы чорда яңа жанрларның, тема-мотивлар, әдәби формаларның аваз салуы. Әдәбиятның яңалыкка омтылышы: яңа иҗади агымнарга, жанр формаларына, темаларга мөрәҗәгать итү, әдәби герой мәсьәләсендә эзләнүләр. Традицияләрнең яңаруы, яңа җәмгыять сыйфатларын эзләү, яңа герой. «Авыл прозасы». Ватан, ил, халык образларының эпик гәүдәләнеше; шәхес һәм җәмгыять мөнәсәбәтләре, гражданлык хисе, халыклар язмышы, кешенең рухи дөньясы, чор кыйммәтләре турында уйлану. Азатлык, шәхес иреге, фикер хөрлеге мәсьәләләренең куелышы. Романтизм юнәлешенең яңадан тергезелүе. 1917 еллар инкыйлабына, яңадан төзелгән тормышка бәянең үзгәреш кичерүе. Сугыш темасының үзгә яссылыкта куелышы. Ә.Еники, С.Хәким, А.Гыйләҗев, Г.Ахунов, М.Мәһдиев иҗаты.

 1980–2000 еллар мәдәнияте. ХХ-ХХI гасыр чигендә татар әдәбиятының тагын бер тапкыр үзгәрүе, яңа дулкын булып күтәрелүе. Үзгәрешләрнең ХХ гасыр башы татар әдәбиятындагы эзләнүләргә аваздаш булуы. Реализмның типиклаштыруны иҗтимагый–сыйнфый баскычтан гомумкешелек югарылыгына күтәрүе. Совет һәм постсовет заманына тәнкыйди бәя биргән, шәхес һәм җәмгыять каршылыгы ноктасыннан, ил тарихындагы олы этапларның сурәтен тудырган әсәрләр язылу. И.Салахов, Ф.Бәйрәмова, М.Хәбибуллин, Т.Миңнуллин, И.Юзеев, Г.Афзал, Р.Фәйзуллин, М.Әгъләмов, Зөлфәт иҗаты.

2000—2010 еллар мәдәнияте. Психологик башлангычның алга чыгуы аша шәхес тормышы, эчке дөньясының тарихи–иҗтимагый чынбарлыктан өстен булуын раслау. Кешенең аңында, аң төпкелендә барган процессларны тергезү. Мифологик, шартлы–символик образларның активлашуы ярдәмендә милли проблематиканы яңа яссылыкта кую, миллилекне тоталитар идеологиягә каршы торучы көч итеп күтәрү. М.Кәбиров, З.Хәким, Р.Зәйдулла иҗаты. Дөнья әдәбиятының барышы. Татар, рус һәм чит ил әдәбиятлары арасында күптөрле бәйләнешләр. Мәңгелек темалар һәм образлар.

Әдәбият теориясе

Әдәби төр һәм жанрлар. Эпос, лирика һәм драма төрләре. Эпик жанрлар: роман, повесть, хикәя. Эпик жанрларның төрләре: тарихи роман (повесть яки хикәя), көнкүреш романы, производство романы, психологик роман, маҗаралы, детектив роман. Лирик жанрлар: пейзаж лирикасы, гражданлык лирикасы, күңел лирикасы, фәлсәфи лирика. Шәрык әдәбиятларында лирик жанрлар: мәдхия, мәрсия, газәл касыйдә, робагый. Драма жанрлары: комедия, трагедия, драма. Драма жанрларының төрләре: моңсу комедия, тарихи драма, психологик драма. Лироэпик жанрлар: сюжетлы шигырь, мәсәл, баллада, нәсер, поэма. Поэма жанрының төрләре: романтик поэма, реалистик поэма. Төрара формалар: сәяхәтнамә.

Әдәби әсәрдәге образлылык. Образ, символ, деталь, аллегория. Кеше образлары: төп герой, ярдәмче герой, катнашучы геройлар, җыелма образлар. Персонаж, характер, тип. Лирик герой, хикәяләүче, лирик “мин”, автор образы, автор позициясе. Табигать образы, әйбер образы, мифологик образ, фантастик образ, архетип.

 Әдәби әсәр. Эчтәлек һәм форма. Автор, укучы (адресат). Эчтәлек: вакыйга, күренеш, яшерен эчтәлек, контекст. Конфликт, сюжет, сюжет элементлары. Мотив, лейтмотив. Композиция: тышкы һәм эчке корылыш. Тема, проблема, идея, пафос. Идеал. Әсәрдә сурәтләнгән дөнья. Пейзаж, портрет. Психологизм. Әдәби әсәрдә урын һәм вакыт, хронотоп. Текст: эпиграф, багышлау, көчле позиция.

Әдәби иҗат. Сәнгати алымнар һәм стиль. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту (ретроспекция). Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар). Әдәби сөйләм: хикәяләү, сөйләшү (диалог), сөйләү (монолог). Лирик чигенешләр. Тезмә һәм чәчмә сөйләм үзенчәлекләре. Ритм һәм рифма, тезмә, строфа. Шигырь төзелеше. Көлке: юмор, сатира, сарказм, шарж Язучы стиле: көлке, тәнкыйди, фаҗигале, экзистенциаль, публицистик һ.б. башлангычлар. Чор стиле.

 Әдәбият тарихы. Традицияләр, яңачалык. Дини әдәбият, дөньяви әдәбият. Әдәби бәйләнешләр: тәэсир, назыйрә, пародия.

Әдәби барыш. Әдәби процесс (барыш); чор әдәбияты; иҗат юнәлешләре (реализм, романтизм); суфичылык, мәгърифәтчелек, модернизм, постмодернизм күренешләре; иҗат методы (агымы): мәгърифәтчелек реализмы, тәнкыйди реализм, социалистик реализм, авыл

Тематик планлаштыру

10 нчы сыйныф

Тема

С/с

1.

Кереш. Гасыр үзенчәлекләре. Татар әдәбиятының сикәлтәле юллары. Әдәбият-сәнгать үсешен тәэмин иткән алшартлар һәм сәбәпләр.Сүз сәнгате үсешенең яңа күтәрелеше.

1

2.

Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты. “Иң саф бер фидакарь”. Беренче әсәрләре: “Кәләпүшче кыз”, “Бай углы”, “Өч хатын белән тормыш”, “Ике гыйшык”.

1

3

Г.Исхакыйның проза әсәрләре, драма һәм комедияләре турында мәгълүмат бирү.” Теләнче кыз” романы.

1

4

Г.Исхакый “Сөннәтче бабай” повесте.

ӘТ: конфликт, иҗтимагый конфликт, конфликтның башка төрләре.

1

5

КТУ. “Ул әле өйләнмәгән иде” повесте.

Г.Исхакый иҗатының татар әдәбияты өчен әһәмияте.

1

6

БСҮ. Г.Исхакый иҗаты буенча сочинение. (№1)

1

7

Ф.Әмирханның тормышы һәм иҗаты. “Хәят” повесте. ӘТ: психологик анализ турында төшенчә.

1

8.

Г.Ибраһимовның тормыш юлы, иҗаты. Беренче әсәрләре.

“Яшь йөрәкләр” романы.

1

9

Г.Ибраһимов хикәяләре. “Безнең көннәр” романы, “Яңа кешеләр” пьесасы турында мәгълүмат.

1

10

“Казакъ кызы” романы. Г.Ибраһимовның совет чорындагы күпьяклы иҗаты.

1

11

КТУ. Г.Ибраһимовның “Тирән тамырлар” романы.

1

12

БСҮ. Г.Ибраһимов иҗаты буенча сочинение (№2).

1

13

Ш.Камалның биографиясе, иҗатына күзәтү. “Акчарлаклар” повесте. 

1

14

ХХ йөз башында татар прозасы ирешкән уңышлар.

1

15

ХХ йөз башы татар поэзиясенә күзәтү.

1

16

Г.Тукай. Тормыш баскычлары. Шагыйрьнең беренче иҗат тәҗрибәләре. Тукай шигъриятендә иҗтимагый рухның көчәюе. Тукай лирикасы, үзенчәлекләре.

   1

17

Милли поэзиягә Тукай керткән яңалыклар, табышлар. Г.Тукай турында тәнкыйтьчеләр һәм әдәбият фәне.

ӘТ: иҗат методы буларак реализм.

1

18

Дәрдемәнд. Шагыйрьнең тәрҗемәи хәле. Шигырьләре. Дәрдемәнд шигырьләрендә лирик герой. ӘТ: Татар шигыре төзелеше, үзенчәлекләре, гомуми билгеләре. Поэзия төрләре.

1

19

Сәгыйть Рәмиев. Тормышы һәм иҗат юлы. “Низамлы мәдрәсә” пьесасы. “Таң вакыты” шигыре.

1

20

С.Рәмиевнең “Идел” газетасындагы эшчәнлеге, бу чордагы иҗаты. КТУ. С.Рәмиев “Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!”

ӘТ: иҗат методы буларак романтизм.

1

21

М.Гафури иҗатына күзәтү.

1

22

Н.Думавиның тормышы һәм иҗатына күзәтү. Думави иҗатының әһәмияте.

1

23

БСҮ. ХХ йөз башы татар шигърияте буенча проект эше яклау (№3).

1

24

ХХ йөз башы драматургиясенә күзәтү. М.Фәйзи драматургиясе. Драматургиягә килгән яшь көчләр (Ф.Сәйфи-Казанлы, К.Тинчурин, Ф.Бурнаш). Тематик байлык һәм сәнгатьчә үзенчәлекләр турында йомгак.

1

25

Г.Камалның тормышы һәм иҗат юлы. “Банкрот” комедиясе. Сюжеты һәм композициясе, образлар системасы. .Камалның совет чорындагы иҗаты.

ӘТ: Сатира турында тулырак төшенчә бирү. Сатирик конфликт үзенчәлекләре.

1

26

 КТУ. “Безнең шәһәрнең серләре”.

1

27

Г.Коләхмәтовның тормыш юлы. Яшь гомер” драмасы. Г.Коләхмәтов иҗатының әһәмияте.

1

28

КТУ. Г.Коләхмәтов “Ике фикер”.

ӘТ: Пьесаның төзелеше һәм стилистик үзенчәлекләре. Сәхнә әсәрендә вәнгатьчә детальләрнең, ремаркалар, афиша, пауза, репликаларның роле.

1

29

Совет хакимияте башланганда татар әдәбияты.

1

30

20 нче еллар әдәбияты.

1

31

Һ.Такташның тәрҗемәи хәле, иҗаты, шәхесе. Беренче чор иҗаты. “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасы. “Югалган матурлык” драмасы.

1

32

“Киләчәккә хатлар” поэмасы.

ӘТ:  Шигырь төзелеше турында мәгълүматларны киңәйтү, бербөтен төшенчә тудыру.

1

33

БСҮ. Сочинение. “Һ.Такташ – татар әдәбиятын яңа идеяләр һәм әдәби геройлар белән баеткан олы шагыйрь” (№4)

1

34

Ф.Әмирхан. “Шәфигулла агай” .

ӘТ: Гипербола. Шарж.

1

35

К.Тинчуринның тормыш юлы. Драматургиясе, төп әсәрләре. “Американ”. К.Тинчурин иҗатының әһәмияте.Йомгаклау.

1

11 нче сыйныф

Тема

Сәг. саны

1

XXгасырның беренче яртысында татар әдәбияты (1941 нче елның азагы – 1950 нче еллар башы). Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты. Бөек Ватан сугышы, аның әдәбиятка тәэсире. Төп образлар, мотивлар, тема-проблемалар, сугыш чоры шигъриятенең поэтикасы, лирик жанрлар үсеше.

1

2

М.Җәлил иҗаты. “Моабит дәфтәрләре” циклы.  Шагыйрьнең идея-эстетик карашлары үсеше.

1

3

Ф.Кәримнең фронт лирикасы. Туган илен саклаучы лирик герой-солдат образын тудыру үзенчәлекләре. Поэма жанры. “Шомырт куагы”, “Кала яшьлек”, “Кайгы шигырьләре”. Шагыйрь иҗатында романтик тенденцияләрнең үсеше.

1

4-5

Прозада кече жанрларның активлашуы. Хикәя жанрының очерк жанрына якынаюы. Сугыш чоры повесте, публицистик пафосның көчәюе. Романтик рух белән сугарылган тирән лиризм. Кешенең рухи дөньясын ачуга нигезләнгән яңа эстетик принциплар. Ф.Хөсни. «Йөзек кашы» әсәрен укып анализлау.

2

6

БСҮ. Сочинение “Айдарга ачык хат”

1

7

Проектны яклау. Мин киләчәгемне ничек күз алдына китерәм?

1

8

Сугыштан соңгы еллар әдәбияты (1950–1960 еллар).

Х.Туфан иҗаты. “Авырган минутларда”, “Тынма, давыл”, “Талгын гына искән җилләр”, “Иртә төшкән кар”,  “Агыла да болыт агыла”, “Сиңа” шигырьләре.

1

9

Х.Вахит иҗаты. “Беренче мәхәббәт” драмасы.

Әдәбият теориясе. Мелодрама.

1

10

1960–1980 еллар әдәбияты. Татар әдәбиятының милли нигезләргә кайтуы. Әдәбиятның яңалыкка омтылышы. «Авыл прозасы».

1

11

Ә.Еники. “Төнге тамчылар” хикәясе, “Тынычлану” повесте

1

12

С.Хәким шигырьләре: «Башка берни да кирәкми», «Сусау». Кешедәге табигый халәтнең — интим-моңсу, гуманистик хисләрнең чагылышы.

1

13

А.Гыйләҗев “Өч аршын җир” повесте.

1

14

БСҮ. Сочинение.

Сочинение темалары:

1.         Яшәү кыйбласын аңлауда Мирвәли образы.

2.         Аяз Гыйләҗев  - психологик анализ остасы.

3.         Чит җирләргә китеп гыйбрәт ал...

1

15-16

И.Салахов. “Колыма хикәяләре”.

2

17

Проект яклау. Репрессияләнгән татар язучылары.

1

18

М.Мәһдиев. “Кеше китә-җыры кала” повесте.

1

19

И.Юзеев. “Гашыйклар тавы” повесть – поэмасы.

1

20

Гамил Афзал шигырьләре: «Язмышлар», «Елмаям уйчан гына», «Бигрәк юаш басып йөрдем жиргә», «Чабаклар йөзгән Иделдә».

1

21

Зөлфәт шигырьләре: «Баш очында...», «Дүрт җыр». «Тамыр көлләре». «Тойгыларда алтын яфрак   шавы».

1

22

Н.Гыйматдинова. “Сихерче” повесте.

1

23

Р.Фәйзуллин. «Нюанслар илендә» циклы.

1

24

Ф.Бәйрәмованың  “Канатсыз  акчарлаклар” повесте., “Болын” повесте

1

25

Проект яклау. Минем гаиләдә мәхәббәт тарихы

Р. Харисның «Тукайның мәхәббәт төшләре» поэмасы.

1

26

М.Кәбировның «Мәхәббәттән җырлар кала» повесте.

1

27

З.Хәкимнең «Гасыр моңы» драмасы.

1

28

Р.Зәйдулланың «Без очарга әзерләнгән идек...», «Соңару», “Дала җиле”, “Йокысызлык”, “Мәһди өне” шигырьләре.

1

29

Р.Миңнуллин. «Татарларым» поэмасы

1

30

И.Иксанова, Л.Гыйбадуллина, Й.Миңнуллина, Р.Мәхәммәтшин, Сөләйман  шигырьләре.

1

31

Дөнья әдәбиятының барышы. Татар, рус һәм чит ил әдәбиятлары арасында күптөрле бәйләнешләр. Хәзерге әдәбиятта үзәк темалар, яки бүгенге көн әдибе нинди ул?

1

32

Аттестация эше. Тест.

1

33

Әдәбиятта мәңгелек темалар һәм образлар (М.Гыйләҗев “Бичура”, Т.Миңнуллин “Саташу”, М.Галиев “Рух”)

1

34

Йомгаклау дәресе. “Әдәбият дәрьясын кичкәч...”

1

Просмотр содержимого документа
«10-11 сыйныфлар өчен эш программасы.»

ӘДӘБИЯТ” ПРЕДМЕТНЫҢ УКУ ПЛАНЫНДА ТОТКАН УРЫНЫ

Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!