СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Место работы

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тетюшская средняя общеобразовательная школа №2» Тетюшского муниципального района Республики Татарстан

Обо мне

Минем педагогик осталыгым.

Эссе

Фәткуллова Сәрия Хәнәфи кызы югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                        

                   Укытучы! Гасырлардан килгән

                   Игелекле изге бер һөнәр .

                  Үзем теләп, үзем сайладым.

                   Укучылар минем терәгем.

                   Дәрес бирәм сыйныф каршысында

                   Ничәмә күз миңа төбәлгән.

                   Сорау бирәм һәм дә җавап көтәм,

                   Булыр җавап нәкъ мин теләгән.

                   Каршымдагы һәрбер назлы караш

                   Үз баламдай якын, кадерле

                   Шулай диеп янып хезмәт куеп

                   Сизми калдым үткән гомерне.

    Мин татар теле укытучысы. Без - татарлар. Татар теле - ул безнең туган телебез.

   Туган тел! Һеркем өчен дә газиз сүз бу, чөнки иң кадерле берни белән дә алыштыргысыз “әти”,”әни”, “әби”,”әби”,”бабай” сүзләрен беренче тапкыр үз телебездә әйтәбез. Туган-үскән илебезнең якынлыгын, Ватанның газизлеген аңларга да, бөтен йөрәгебез белән тоярга да шушы тел ярдәм итә. Тел чорыбызның аңы, намусы һәм воҗданы. Әйе, безнең телебез-татар теле.Ул бик борынгы һәм бай телләрнең берсе. Безнең өчен бик кадерле булган татар теле-туган телебез. Туган телебезнең, туган җиребезнең һәм милләтебезнең  язмышы башлыча мәктәпләрдә хәл ителә. Шунысы бик кунычлы, еллар үтү белән безнең мәктәбебездә дә татар теленә мөнәсәбәт көннән-көн яхшыра, аны сөйләмдә куллануга игътибарны бик нык көчәйтергә мөмкинлекләр ачыла. Татар телендә мәхәббәт тәрбияләү-бала күңелендә халкыбызның үткәненә, милли гореф-гадәтләренә, йолаларына ихтирам уяту, үз милләте  белән горурлану хисләре тудыру кебек изге-игелекле эшләр белән бергә алып барыла.

     Мин эшли торган, Тәтеш шәһәрендәге 2 нче урта мәктәптә дә, татар телен укытуга игътибар бик нык артты. Моңа әлбәттә, республикабызда бара торган уңай вакыйгаләр дә йогынты ясый. Мәктәбебезнең администрациясе дә татар телен балаларга  тиешле югарылыкта өйрәтү эшен игътибар үзәгендә тота. Үзем утыз елдан бирле шушы мәктәптә укучы төрле милләт балаларына татар телен өйрәтәм.

    Бу мәктәпкә мин Казан дәүләт педагогия институтының көндезге бүлеген тәмамлап, 1997 нче елның август аенда килдем. Мәктәптә укучы, татар балаларына,  атнага икешәр сәгать туган тел дәресләрен укытучы”беренче карлыгач” - ул мин идем. Тормышта яңа бизәкләр,  яңа шатлыклар, яңа бик күп, бик күп каршылыклар туды. Хәзер инде бу авыр вакытлар артта калды сыман, ләкин очраштыргалый. Мәктәбебез рус мәктәбе булганлыктан, катнаш гаиләләрдә туган укучылар бик күп. Мондый рус мәктәпләрендә укучы балаларга татар телен һәм әдәбиятын өйрәтү авыр да, кызыклы да, рус мәктәбе булуга карамастан, еллар узган саен татар теленә мөнәсәбәт көннән-көн яхшыра, тирәнәя, телебезгә мәхәббәт тәрбияләү бала күңелендә татар халкының үткәненә, милли гореф-гадәтләренә, йолаларына ихтирам уяту, үз милләтең белән горурлану хисләре тудыру кебек игелекле эшләр белән бергә алып барыла.

   Эшләү дәверендә, әйтеп үткәнемчә, шактый күп кыенлыклар белән очрашырга туры килде. Әлбәттә, бер генә хезмәт тә каршылыкларсыз гына тиешле нәтиҗәләр бирә алмый. Һәр яңа көн яңа ачышлар, яңа проблемалар тудыра, нәрсәләрдер эзләргә, табарга мәҗбүр итә. Мин дә шушы гомер эш дәверендә укучыларга дәрес бирүнең нинди генә ысулларын, методларын кулланып карамадым.

        Еллар уза тора . Рус мәктәбендә татар теленнән кала барлык фәннәрне дә русча укыган, урамда гел русча  гына сөйләшкән, өйдә әбидән кала,  әти-әни белән дә туган телдә сөйләшүдән мәхрүм ителгән балаларда ничек ана телебезгә мәхәббәт уятырга соң? Моның өчен педагогик осталыкның нинди серләренә төшенергә кирәк?  Шул сорауларым, эзләнүләрем, казынуларым нәтиҗәсендә мин бер-бер артлы бик күп яңа технология, яңа эш алымнары белән таныштым, аларны практикада куллана барып, хезмәттәшләрем белән уртаклаштым.”Чын укытучы нинди булырга тиеш соң ул?”-дигән сорауга җавап эзләдем.

      Укытучы һөнәрен сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле,  гыйлемле, белемле булырга тиеш.Чөнки ул балаларны белеме белән генә түгел, килеш килбәте, холык-фигыле, якты йөзе, сөйләме белән дә тәрбия кыла.Шуңа да һәр кеше укытучы була алмый. Шәфкатьлелек, киң күңеллелек, башкаларга ихтирам кебек фәннәр дәреслек программаларында да, көндәлеккә дә кертелмәгән, язып та куелмаган. Әнә шул язылмаган дәресләрне укучыларыма  Ризаэддин Фәхреддин  хезмәтләре аша җиткерәм.

    Болардан тыш милли үзаң тәрбияләү дә укытучылар эшчәнлегенең төп максаты: балаларны телгә өйрәтү, милләтебезнең күренекле галимнәре, бөек шәхесләре белән таныштыру, алар әйтеп калдырган үгет-нәсыйхәтләрне мәктәптә тәрбия эшләрендә киң куллану. Бүгенге көндә дә укучыларымда  милли үзаң тәрбияләүдә милләтебезнең күренекле галимнәре, бөек шәхесләре белән горурлану хисләре уяту да зур урын тота. Әйткәнемчә, соңгы елларда мин күренекле мәгърифәтче, галим Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен дә ныклап өйрәнергә тырышам. Дәресләремдә дә аның киңәшләрен киң кулланам. Бүгенгесе көндә аның”Нәсыйхәт”, “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китаплары-минем өстәл китапларым булып тора. Һәр дәресемдә мин аларны кулланырга тырышам һәм көткән нәтиҗәләргә ирешәм. Бу өлкәдә үз белемемне күтәрү өстендә дә эш алып барам. 

     Миңа күп еллар Республика күләмендә үткәрелгән “Ризаэддин Фәхреддин укулары” на барырга туры килде. Бу укулар укытучы өчен бетмәс-төкәнмәс көч, сүнмәс дәрт чыганагы. Шулай ук “Ризаэддин Фәхреддиннең теоретик мирасын өйрәнгән иң яхшы эш” дигән конкурста катнашып, югары дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләндем. Күп еллар Ризаэддин Фәхреддин мирасын барлау,  өйрәнү максатында даими эзләнү эшләре алып бардым, мәктәп һәм район күләмендә үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары конференцияләрендә  чыгышлар ясадым.

       Мәктәптә ана теле һәм әдәбиятын укыту дәверендә мин шуңа инандым: укытучы балаларга белем бирү белән генә чикләнеп калмыйча, үзенең эш тәҗрибәсен башка укытучылар белән уртаклашырга, яшьләргә ярдәм итәргә дә тиеш. Шулай итеп һәр дәресемне яңа алымнар кулланып үткәрергә омтылам. Районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен семинарлар, ачык дәресләр, класстан тыш үткәрелүче чараларда катнашам.Үземнең эш тәҗрибәмне район укытучылары белән уртаклашам. Телевидение, матбугат яңалыкларыннан да читтә калырга тырышмыйм.

      Мәктәптә күп еллар эшләү чорында бик күп бәйрәмнәр, әти-әниләр белән сөйләшүләр, ачык дәресләр, класстан тыш чаралар, укучылар конференцияләре уздырырга туры килде. Аларны үтәгәндә һәрвакыт мәшһур галимебез Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен, киңәшләрен истә тотып эш иттем. Күп еллар миңа татар төркемнәрендә укучы балалар белән эшләргә туры килде. Татар төркемнәрендә укыган балалар, нинди укучылар соң алар? Кечкенәдән туган телләрен яратып, мәктәп елларында да курыкмыйча, үз белемнәренең ныклыгына ышанып, аларда әти-әниләре туган телләренә хөрмәт уятып,  тәрбияле гаиләләрдә үскән, үз ана телләрендә сөйләшүче, татар җанлы, тырыш укучылар алар. Бу балалар безнең киләчәгебез, телебезне саклап калучылар. Туган телебезнең киләчәге алар кулында. Бу балалар шул яклары белән дә, белемнәре белән дә рус төркемендә укучы яшьтәшләреннән бик нык аерылып тора. Алар иҗади эзләнеп эшләргә зур этәргеч бирә.

      Балаларда милли үзаң тәрбияләү, татар теленә мәхәббәт уяту. Рухи яктан бай булган, физик яктан камил шәхес тәрбияләү проблемасына да зур игътибар бирәм. Кеше тәрбияләүне һәм камилләштерүне үзенең асыл максаты итеп санаган Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлеген өйрәнеп, галимнең хезмәтләреннән киң файдаланам. Дәресләремдә әзер кагыйдә,  кемнәрдер исбатлаган теорияләрне шул килеш китереп бирү белән мавыкмыйм, дәресләрнең һәр этабында укучы эзләнүе өчен тиешле мөхит тудырырга, балаларны иҗатка, ачышка рухландырырга, дәртләндерергә, күңел күтәренкелеге, хезмәткә теләк булдыру өчен омтылам. Укучыларның эшчәнлеген һәм уку материалын үзләштерүләрен даими контрольдә тотам. Аларның мөстәкыйльлеген үстерү өчен проектлар эшләү һәм презентация алымнарын да киң кулланам.  Рус мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак,  укучыларда милләтара дуслык, хөрмәт, түземлелек тәрбияләүгә зур игътибар бирәм. Мәктәптә педагогик һәм методик киңәшмәләрдә, республика, район күләмендә күрсәтелгән  ачык чараларда, еш катнашырга туры килде.

     Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләр кулланам, төрле конкурсларда, олимпиадаларда, бәйгеләрдә катнашып, уңышлы чыгышлар ясадым.Темалар яхшы үзләштерелсен өчен дәресләремдә төрле эш төрләре, техник чаралар кулланам. Дәресләремне структур яктан   куелган максатларга туры китерерлек итеп оештырырга тырышам. Дәресләремдә Сингапур структураларыннан ТАЙМД ПЭА ШЭА, ТИК-ТЭК-ТОУ кулланам. Дәресләремне балаларның яшь үзенчәлекләренә, яңа дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен искә алып төзим. Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәресләремдә балаларның тәрбиялелеген күтәрү өстендә дә эшләргә тырышам. Яңа темаларны бирүдә дә проблемалы эзләнү метод элементларын кулланам. Бу методны тормышка ашыру өчен әңгәмә, укытучы сүзе, сорау-җавап алымнары ярдәм итә. Дәресләремә ныклап әзерләнергә тырышам, теманы эзлекле, аңлаешлы    бирү өчен эзләнүләр ярдәм итә.

         Мин югары категорияле укытучы буларак, педагогик эшемдә югары нәтиҗәләргә ирешергә омтылам. Миңа башта күп еллар буена район, аннан соң бүгенгесе көнгә кадәр мәктәпнең методик берләшмәсен җитәкләргә туры килде.  Берләшмәнең максатчан эшләве укытучыга, методик осталыкны күтәрергә ярдәм итә. Еш кына барлык хезмәттәшләрем кебек, мин дә укыту-тәрбия эшчәнлеген, форма һәм методларын ничек үзгәртеп кору турында уйланам.Үткән утыз еллык хезмәт юлымны балаларга төпле белем, тәрбия бирүгә багышладым, бүгенгесе көндә дә шул ук мәктәптә татар теле  һәм     әдәбият укытучысы булып эшләвемне дәвам итәм.

      Хәтирәләр белән  тулып узган хезмәт юлым барганда беренче тапкыр аяк басып кергән мәктәп баскычлары, өмет тулы күз карашлары, саф күңелле балалар һәрчак күз алдына килә. Инде утыз ел вакыт үтсә дә, беренче эшли башлаган елларым һаман истә, утыз ел эшләү дәверендә мин төрле гаиләдә төрлечә тәрбия алган, төрле характердагы балалар белән очраштым. Мәктәпкә  тәүге адымнарын ясаган сабыйны яңа утыртылган гөл белән чагыштырыр идем. Гөл бит, матур булып үссен өчен су, җылылык, яктылык-бер сүз белән әйткәндә, тәрбия кирәк.

    Тәҗрибәмне миңа еллар алып килде. Хәзерге шартларда мәктәпкә үзенең предметын югары дәрәҗәдә белгән, балаларның яшь үзенчәлекләрен, психологиясен яхшы аңлаган, үз һөнәренең остасы булган, балаларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтә, аларны һәрьяклап ача белә торган укытучылар кирәк. Моның өчен үз-үзеңә таләпчән булырга, эзләнергә, яңалыкларны өйрәнеп, аларны эш барышында куллана белергә . Үзеңне башкалар белән чагыштырып, читтән бәя дә бирә белергә кирәк. Шулай ук ул һәр балага  шәхес буларак формалашырга, тормышта авырлыклар алдында каушап калмаска. Аны үз эшләренә дөрес бәя бирә алырдай итеп тәрбияләргә бурычлы - бүгенге көн укытучысы.

   Укытучы - дөньядагы барлык уңай сыйфатларны җыйган, киң күңелле, сабыр, изге кеше ул. Укытучы-ул зур хәзинә. Хәзинәне үзеңдә туплаганнан соң, аны башкаларга  да бирергә кирәк. Укытучы даими рәвештә үзенең белемен камилләштерергә тиеш. Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә. Белемеңне күтәрү курсларында уку, семинарларда, һөнәри бәйгеләрдә катнашу, хезмәттәшләрең белән аралашу-болар барысы да педагогик осталыкны үстерә. Яңалыкка омтылып, алга барганда гына укыту-тәрбия эшчәнлегендә зур уңышларга ирешеп була. Соңгы елларда уку-укытуда бик күп үзгәрешләр күзәтелде. Традицион уку белән янәшә яңа технологияләр, инновацион дәресләр үтеп керде. Бу шулай булырга тиеш, чөнки укыту бер урында таптанып тора алмый. Борынгылар: ”Кем алга бармый, шул артка тарта”, -  дигәннәр. Шуңа, укытучы гомере буе үзлегеннән укып белемен арттырырга тиеш. Замана белән бергә атлар өчен, укучыларны кызыксындыру өчен дәресләрдә  һәм сыйныфтан тыш чараларда яңа технологияләрне, интернет ресурсларны кулланырга тырышам. Замана укытучысы өчен иң кирәкле сыйфатлар: түземлелек, балалар күңеленә юл таба алу, таләпчәнлек һәм балаларны ярату. Укытучы эше бик изге эш. Күңел биреп, заман сулышын тоеп эшләгәндә укытучы исеменә тап төшермәм дип уйлыйм.

       Гамәлгә кертелгән федераль дәүләт белем стандарты баланың күпьяклы  үсешен күз алдында тота. Укучыларым ФГОС буенча белем ала башлады. Алар сынатмыйлар, боларны уку елы башында һәм ахырында үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләреннән күрәбез. Шуны да әйтәсе килә: бөтен кеше дә укытучы була алмый. Бөек педагог Сухомлинский әйткәнчә: ”Чын укытучы йөрәген укучыларына “ачып” бирергә сәләтле булырга тиеш”. Хәзерге вакытта укытучыга күп мөмкинлекләр тудырылган: төрледән-төрле бәйгеләр, конкурслар, грантлар, конференцияләр. Укытучы заман белән бергә атлый. Ул үз эшендә яңа технологияләр кулланып, укучыларга төпле белем бирә, мәктәп, район, республика күләмендә үткәрелә торган һөнәри конкурсларда катнаша ала. Укытучы гомере буе балаларга белем бирә. Балалар-безнең киләчәгебез. Киләчәк кешесе. Ул нинди булыр? Сау-сәламәтме? Үзенең туган теле булган-ана телен онытмасмы? Бу сыйфатларны кечкенәдән укучылар да тәрбияләү - укытучының төп бурычы. Безнең кулларда бала язмышы, киләчәк язмышы. Укучылар күңеленә юл сала алсаң, тәрбияле , белемле шәхес үстерә алсаң-син бәхетле.

                                     Мөһим түгел йолдыз булу.

                                     Хезмәтең белән янсаң;

                                     Чиксез бәхет - эшең белән

                                     Якты нур сибә алсаң.

                                     Вакланмыйча, тапланмыйча,

                                     Чын кеше булып калсаң,

                                     Укучының йөрәгенә

                                     Шәфкать орлыгы салсаң.

Моё образование

Высшее образование, Казанский государственный педагогический институт, историко-филологический факультет, учитель татарского языка и литературы.

Рейтинг

Баллов: рейтинг150 Место: место165087 (Подробнее)

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!