СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Туган тел дәресе конспекты "Һәмзә тартыгы", 5 нче сыйныф, татар төркеме.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Дәрес конспекты, 5нче сыйныф.

Просмотр содержимого документа
«Туган тел дәресе конспекты "Һәмзә тартыгы", 5 нче сыйныф, татар төркеме.»

Татар төркеменең 5 нче сыйныфларында дәрес конспекты

Дәреснең темасы: (һәмзә) тартыгы [‘]

Максат:а) эшчәнлек максаты: укучыларда күзәтү, анализлау, дәреслек белән эшләү, алгоритм эшләү кебек эш ысуллары формалаштыру; дәреснең эчтәлеге буенча: [‘] (һәмзә) тартыгы турында белемнәрне формалаштыру.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Шәхси нәтиҗәләр: укучыларда укуга карата теләк-омтылыш, җаваплы караш булдырырга өйрәнү;

Метапредмет универсаль уку гамәлләре:

Регулятив УУГ: укучы яңа максат һәм бурычлар куярга өйрәнә; укучы максатка ирешүне планлаштыру, аның чараларын һәм шартларын үзлегеннән таба белү мөмкинчелеге ала, үзанализ һәм үзбәя булдыра.

Танып белү УУГ: укучы дәреслек кулланып сорауларга җавап бирергә өйрәнә; сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше булдыру мөмкинчелеге ала; үз фикерен исбатлый һәм яклый алырга өйрәнә.

Коммуникатив УУГ: укучы үз фикерен әйткәнче төрле фикерләрне исәпкә алырга, чагыштырырга, нәтиҗә ясара өйрәнә; парларда, төркемнәрдә эшләп, уртак эш эшләгәндә инициативаны үз өстенә алырга өйрәнә.

Предмет нәтиҗәләре: укучы [‘] (һәмзә) тартыгы турында белә; укучы һәмзә тартыгы булган сүзләрне дөрес укырга, дөрес язарга мөмкинчелек ала.

Дәреснең тибы: яңа белем үзләштерү

Кирәкле җиһазлар: “Татар теле” 5 сыйныф Ф.Ф. Харисов, Ч.М.Харисова дәреслеге, үзбәя бите, компьютер, проектор, экран, карточкалар.

Дәреснең барышы

I. Мотивация. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

Укытучы. Исәнмесез, балалар! Сезне күрүемә мин бик шат.Балалар, тактада татар халык мәкале язылган: “УКУ – ЭНӘ БЕЛӘН КОЕ КАЗУ”. Сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?

Укучылар җавабы. Кое казу ул бик авыр эш, ә инде энә белән кое казу – бу икеләтә, өчләтә авыр эш. Димәк, нәрсәдер белергә теләсәң, бик нык тырышып эшләргә кирәк.

Укытучы. Ә сез бүгенге дәрестә тырышып эшләргә, белем алырга әзерме?

Укучылар. Әзер.

Укытучы. Әзер булсагыз, бүгенге дәресне башлап җибәрәбез.

II. Актуальләштерү.

Укытучы. Әйдәгез әле өй эшен тикшереп алыйк. Кем 96 нчы күнегүдән төрле килештәге исемнәрне тапты, экранда күрсәтелгән эталон буенча тикшерегез.

Эталон №1

Цунами – баш килеш; диңгездә, океанда – урын-вакыт килеше; дулкыннар – баш килеш; цунамины – төшем килеш; су – баш килеш; җир тетрәве – баш килеш; цунами дулкыны – баш килеш; океанда – урын-вакыт килеше; яр – баш килеш; цунами - баш килеш; җиргә – юнәлеш килеше; метрга – юнәлеш килеше.

Укытучы. Кемнәр шушы ук күнегүдәге алмашлыкларга һәм сыйфатларга морфологик анализ ясады, өстәлдәге карточкалар ярдәмендә тикшерегез.

Эталон №2

Ул – зат алмашлыгы,берлек санда,баш килештә, җөмләдә ия булып килә (нәрсә барлыкка килә? -ул), тамыр сүз;

Ачык – сыйфат, гади дәрәҗәдә, җөмләдә аергыч булып килгән ( нинди диңгездә? – ачык), ясалма сүз;


Киң, зур, көчле, биек

Укытучы. Кемнәр [Ч], [Ш] авазлары кергән тизәйткечләр өйрәнде. (Тизәйткечләр тыңлана)

Кемнәр исемнәрнең килешләрен дөрес билгеләде, кулларыгызны күтәрегез. Бик әйбәт. Ә кемнең дә булса бу эшне эшләгәндә авырлыклар тудымы? (Авырлыклар туса, укучылар әйтәләр).

Ә морфологик анализны ясаганда нинди авырлыклар туды? (Шулай ук әйтеп кителә)

Сезнең өстәлләрдә үзбәя битләре ята.

Үзбәя бите

Укучының исем фамилиясе, классы ______________________________

1.Өй эше _________________________

2. Транскрипция ______________________

3. Алгоритм ____________________

4. Төшеп калган хәрефләр ______________

5. Транскрипциядә күрсәтү _____________

6. Карточкалар ________________________


Укытучы. Үзегезнең эшчәнлегегезне бәяләгез. Дәрес дәвамында үз эшчәнлегегезне бәяләргә онытмагыз.

III. УМ ситуациясе.

Укытучы. Укучылар, тактада транскрипциядә сүзләр язылган. Транскрипция ул авазларны язуда күрсәтү тамгасы. Сез хәзер шушы сүзләрнең язылышын күрсәтегез.Алдыгызда кәгазь битләре бар, шуларга языгыз.

Тактадагы сүзләр

[ этэм], [кәгъәз ], [эрэмчэк ], [йәш ], [ма’май ], [мәс’әлә ], [тә’сир ], [җөр’әт ].


Укытучы. Сүзләрне укып чыгыгыз. Үзегезне бәяләргә онытмагыз. Бу эшне эшләгәндә нинди авырлыкларга очрадыгыз?

Укучы. Маэмай, мәсьәлә, тәэсир сүзләрен яза белмибез.

Укытучы. Әлеге сүзләрнең язылышын әлегә кадәр өйрәнгән кагыйдәләр белән аңлатып буламы?

Укучы. Юк.

Укытучы. Нинди проблема туды?

Укучы. Без бу сүзләрдә нинди хәреф куярга икәнен белмибез? [ ‘] билгесенең нәрсә икәнен белмибез.

Укытучы. Алдагы эшебезнең максаты нинди?

Укучы. Транскрипциядә язылган сүзләрне дөрес язарга өйрәнү, шундый сүзләрне очраткан рәвештә кагыйдәсен дөрес кулланып яза белү.

Укытучы. Дәреснең темасы ничек була инде?

Укучы. [ ‘] билгене өйрәнү

Укытучы. Әйе, балалар. Бу билге һәмзә тартыгы дип атала.

IV. УМ адымлап чишү.

Укытучы. Шушы килеп чыккан проблеманы чишәр өчен дәрелеләрнең 49нчы битен ачып, кагыйдәне укыйбыз.

Укучылар 49нчы биттәге 12 параграфны укыйлар.

V. Төзелгән проектны реализацияләү.

Укытучы. Укылган материалдан нәрсәләр белдегез? Әйдәгез тикшерик әле.

Укучылар кагыйдәне үзләре аңлаганча әйтеп бирәләр. ( [ ‘] (һәмзә) тартыгы бугазда тавыш ярыларының йомылуы һәм кинәт ачылып китүе нәтиҗәсендә барлыка килә. Ул татар сүзләрендә очрамый, бары тик гарәп, фарсы телләреннән кергән сүзләрдә генә очрый).

Укытучы. Ә хәзер 98 нче күнегүне карагыз. Анда безнең 4 сүз бирелгән. Дүрт сүзнең дә транскрипциясендә [ ‘] (һәмзә) тартыгы бар, ә язылышында ул нинди хәрефләр белән бирелгән соң?

Укучылар. Мәсьәлә, җөрьәт сүзләрендә ь хәрефе белән; тәэмин, тәэсир сүзләрендә э хәрефе белән.

Укытучы. Хәзер төркемнәргә бүленәсез һәм сүзләрдә кайсы вакытта Ь билгесе хәрефе, кайсы вакытта Э хәрефе куелганын аңлатасыз.

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр, алгоритм төзиләр.

Төркемнәрне тыңлау.

1 төркемнең алгоритмы.

Сузык авазлардан соң әйтелә торган һәмзә тартыгы язуда Э хәрефе белән күрсәтелә: маэмай, тәэмин, тәэсир.


2 төркемнең алгоритмы.

Тартык авазлардан соң әйтелә торган һәмзә тартыгы язуда Ь хәрефе белән күрсәтелә: мәсьәлә, җөрьәт.


Укытучы. Алгоритм өчен үзегезгә бәя куярга онытмагыз.

Укытучы. Экранда сүзләр бирелгән. Төшеп калган хәрефләрне үзегез әйткән кагыйдәне кулланып өстәгез.

Балалар кагыйдәне әйтеп, хәрефләрнең язылышын аңлаталар.

Укытучы. Бик әйбәт, балалар, ә хәзер без, шушы кагыйдәне кулланып, дәрес башында яза алмаган сүзләрне яза алабызмы инде?

Укучылар. Әйе, алабыз.

Укытучы. Ә хәзер нишлибез, укучылар?

Укучы. Безгә алган белемнәрне ныгытырга кирәк.

VI. Яңа белемнәрне беренчел ныгыту.

Укытучы. Әйдәгез дәреслектәге 99 нчы күнегүне эшлибез. (Маэмай сүзен дөрес әйтеп шигырьләрне уку).

Укытучы. Сүзлекләр өстендә эшләп алабыз

Тәэмин итәргә – обеспечивать, снабжать

Тәэсир – влияние, впечатление

Тәэсир итәргә – оказать влияние, повлиять

Җөрьәт итәргә – решиться, отважиться.

Укытучы. Карточкада сүзләр бирелгән, шушы сүзләрне транскрипциядә күрсәтергә.

Карточка

Тәэмин, мәсьәлә, маэмай, тәэсир, җөрьәт


Укытучы. Үзбәя битләрегезгә үзегезгә бәя куярга онытмагыз. Хатасыз эшкә “5”ле, 1 хатасы булса “4”ле, 2 хатасы булса “3”ле куела.

Укытучы. Ничә кеше хатасыз язды? Бу эшне эшләгәндә авырлык кичердегезме?

Укучылар җавабы.

VII. Эталон буенча үз-үзеңне тикшереп бәяләү.

Укытучы. Сез үзегезнең алган белемнәрегезгә ышанасызмы?

Укучылар. Әйе.

Укытучы. Әйдәгез, алайса, үзегезне тикшереп карагыз.

Карточкалар бирелә, анда сүзләр язылган, хәрефләр төшеп калган. Сүзләрне таблицага урнаштыру.

Таблица

Э хәрефе

Ь хәрефе





Эталон белән тикшерү

Укытучы. Эшегезгә бәя бирергә онытмагыз.

VIII. Алган белемнәрне икенчел ныгыту.

Үткәннәр кабатланыла, күнегүләр эшләнелә.

IX. Рефлексия этабы.

Укытучы. - Дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

  • Дәрес башында куелган максатларны үтәдекме?

  • [‘] билгесенең нәрсә икәнен белдекме?

  • Ул ничек барлыкка килә?

  • Язуда ничек күрсәтелә?

  • Кайчан Э, кайчан Ь билгесе куела?

  • Нинди сүзләрдә очрый?

Укучылар җавабы.

Укытучы. Бик әйбәт, балалар. Мин сезнең җавапларыгыздан канәгать. (Үзбәя битләреннән чыгып билгеләр куела)

Укытучы. Ә хәзер өй эшен языгыз.

  • 12 параграф, кагыйдәне өйрәнү;

  • [ ‘] һәмзә тартыгы кергән сүзләр кулланып 5 җөмлә язарга;

  • [‘] һәмзә тартыгы турында әкият язарга.

Укытучы. Дәрес шуның белән тәмам. Миңа бүген сезнең белән эшләү ошады. Бик зур рәхмәт сезгә. Сау булыгыз!


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!