СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сценарий литературного вечера

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сценарий литературного вечера, посвященный к творчеству писателя- земляка Ангама Атнабаева.

Просмотр содержимого документа
«Сценарий литературного вечера»

МБОУ СОШ «Шулган гомуми урта белем бирү мәктәбе »

Тәтешле муниципаль районы

Башкортостанстан  Республикасы

Шигърият  бәйрәме

 (әдәби музыкаль кичә)

Төзеде:Шулган гомуми урта белем бирү мәктәбе югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Зыятдинова Лениза Нәдимҗан кызы

Максатлар: Якташ язучы Әнгам Атнабаев иҗаты белән таныштыру.   Табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.  Татар җыр-моңнарына карата уңай мөнәсәбәт тудыру.

Җиһазлау: проектор, презентация, Әнгам Атнабаевның портреты,  аудиоязмалар шагыйрьнең портреты, китапларыннан күргәзмә, шигырьләренә иллюстрацияләр.

Кичәнең  барышы:

Хәерле көн, мөхтәрәм кунаклар! Сезне шигърият бәйрәмендә - “Илһам чишмәләре” ндә күрүебезгә бик шатбыз.Бу бәйрәм халкыбызның бөек шагыйре , якташыбыз Әнгам Атнабаев иҗатына багышланган!

А. Б. Чылтыр-чылтыр Илһам чишмәләре...

Чишмә башы кайсы төбәктә?

Үзәндә дә түгел, тауларда да

Моңга тулы безнең йөрәктә

Чылтыр-чылтыр Илһам чишмәләре…

Хәерле юл тели һәр чәчәк

Чишмәләрнең, шигъри чылтыравын

Ишетәчәк ерак Киләчәк.

Укытучы: Чишмәләр, чишмәләр... Кай тарафлардан гына ургылып чыкмыйлар. Аларның җыры, моңы электән үк күңелдән – күңелгә, йөрәктән –йөрәккә шигъри аһәң булып күчә килде. Заманында безнең төбәгебезнең шул көмештәй чишмәләрнең суын уртлап, елгаларында су кереп Әнгам Атнабаев яшәде .Ул шушы якларның данын, матурлыгын җырлады һәм ике республиканың да әдәбиятында җуелмас эз калдырды.

( Презентация)Әнгам Касыйм улы Тәтешле районының Күрдем авылында 1928 елның 23 февралендә туган. Казан педагогия институтында укыган. 1943-51 елларда — туган авылында укытучы, арытаба 1968 елга кадәр “Кызыл таң” гәзитендә әдәби хезмәткәр, әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире, 1977-89 елларда “Һәнәк” журналы мөхәррире урынбасары булып эшләгән. Республика матбугатында беренче шигырьләре 50нче елларда күренә башлый. 1958 елда “Йөрәк белән сөйләшү” дигән беренче җы­ен­тыгы дөнья күрә. Һәм шул вакыттан җыен­тыклары берсе артыннан берсе басылып кына тора. Күп шигырьләре көйгә салынган. Үзен талантлы драматург буларак та таныткан. “Ул кайтты”, “Игезәкләр” һәм башка спек­такльләре республиканың, чит өлкәләрнең театр сәх­нәләрендә зур уңыш белән бара.
Халык шагыйре укыган мәктәп аның исемен йөртә. Ә 2003 елдан Әнгам Атнабаев исе­мендәге район премиясе булдырылган. Премияне шагыйрьнең туган көнендә тапшыралар. Ә күптән түгел шагыйрьнең 90 еллыгына багышлап “Китап” нәшрияты шигырьләр һәм истәлекләр җыентыгы чыгарды.

А.Б. Әнгам Атнабайның –Башкортстанның халык шагыйре икәнен белмәгән кеше юктыр. Аның бихисап җырлар авторы икәнен дә беләләр. Әйдәгез берничә җырын тыңлап утик. (Җырларын тыңлау)

Әйе, ижатындагы тирән фәлсәфә, тормыш асылы, мәгънәле фикерләр гап - гади тел белән һәр кемгә анлаешлы язылган! Анда тормыш мәктәбе!

А.Б.Башкотстанда туып Татарстанда иҗат иткән халык язучысы Роберт Миңнуллин шагыйребез турында: — Беренчедән, Атнабай бәйсез, беркемгә дә буйсынмый торган шагыйрь булды. Ул карьера өчен түгел, ә шигърият дип яшәде. Аның дәрәҗәләргә исе китмәде. “Минем сыңар медалем дә юк” дип язган сүзләре моңа дәлил. Әле тагын “Кызыл таң” газетасында гап-гади  журналист булып эшләгән кеше ул. Аннары озак еллар буе “Сәнәк” сатирик журналында редактор урынбасары буларак хезмәт куйды. Бөтен тоткан кәнәфие  шул булды. Башкортстан халкы аны хөрмәт итте. Хәтта аңа сүз дә әйтә алмадылар. Халык шагыйре исемен дә өлкән яшьтә генә “Кызыл таң” газетасы алып бирде. Ул халыкчан шагыйрь булды. Халык белән очрашуы – үзе бер олы сәнгать иде.

Укытучы:

Шунысы кызыклы: шигърият онытылып барган чорда да аның шигырьләре яңгырый, аны төрле җирләрдә беләләр, яттан сөйлиләр. Шуның белән мин горурланам. Әнгам Атнабаевның кайбер җырларының тарихын үзе сөйләгәнен ишеткәнем бар. Үз шигырьләрен ул шул кадәр йөрәгеннән чыгып сөйли торган иде - бу феномен, феноменаль бер күренеш! 

Әнгам Атнабаевның шигырьләре ничәнче елны язылса да, алар бүген дә актуаль. 50 нче елларны күтәрелгән проблемалар бүген дә бар. Аның әсәрләре бүгенгә дә туры килә. 60 нчы елныкылар да, 70, 80, 90 елларныкы да! Ул икътисад, сәясәт өлкәсендәге шигырьләре булсын, милли мәсьәләләр булсын. Әнгам Атнабаевның шундый зирәклеге, шундый гениаль булуына күпләрне гаҗәпләндерә. Әнгам Атнабаев иҗаты 4 яшьтән 100 яшькә кадәр һәрбер кешегә аңлаешлы.

Хисматуллина Р. : Әйе, моңа дәлил итеп шагыйрьнең туган авылы Күрдемдә ел саен узган” Курдем шишмәләре” бәйгесен алсак та , дөрес булыр. Ул ел да фестиваль булып үтә. Мин ел саен ул бәйгедә катнашам һәм призлы урыннар яулыйм. Аның шигырьләрен битараф кына сөйләп булмый. Йөрәктән чыккан сүзләр йөрәккә үтәргә тиеш.( Шигырьләрен сөйли)

Хамадуллина И.: Мин Казанда ике ел элек үткән Каюм Насыйри исемендәге яшьләр фәнни эшләр укуларында Әнгам ага Атнабаевның иҗаты буенча эзләнү эше башкарып чыгыш ясадым һәм шундый нәтиҗәгә килдем: Татарстанда да безнең Атнабайны яраталар икән!Чыгышымның ахырын мин аның “Уфа - Казан” дигән шигыре белән тәмамладым.( Шигырен сөйләү)

А. Б. Әнгам Атнабаев үзенең милләте белән горурланып яшәгән, бервакытта да татарлыгыннан курыкмаган. Бу аның иҗатында чагылыш таба. Аның иҗаты бүгенге көн татар дөньясы өчен үрнәк, әлбәттә.

Аның шигърияте бай, җор телле. Нинди генә шигырен алып укысаң да, милләте белән горурланып язганы күренә. Аның шигырьләрен укыган саен укыйсы гына килеп тора. Аның китабы көндәлек куллана торган өстәл китаплары белән рәттән тора.

А.Б.Халык арасында иң яратып укыла торган шигырләренең бересе

Кара икмәк”

Әнкәй миңа кара икмәк чәйнәп

Имезлеккә салып биргән дә,

Үзе киткән урак урырга…

Елаганмын, ләкин чыдаганмын –

Икмәк белән була торырга.

Кара икмәк бәләкәйдән таныш,

Беләм аның кыйммәт икәнен,

Бер телеме өчен кешеләрнең

Таңга кадәр чират көткәнен.

Икмәк хәле зур мәсьәлә булган:

Йөз граммлап аны бүлгәннәр,

Кош теледәй шул граммнар өчен

Сугышканнар, хәтта үлгәннәр…

Шул чакларны онытабыз, бугай,

Әйтерсең лә, күктән төшкәнбез,

Беребез дә күктән төшмәгәнбез,

Кара икмәк ашап үскәнбез.

Ул вакытлар мәңге кире кайтмас,

Без ашыйбыз хәзер калачын,

Тик калачның тәмен белер өчен

Без онытмыйк аның карасын.

Без онытмыйк җәйге челләләрдә

Җиң сызганып кемнәр иккәнен,

Без онытмыйк бәрәкәтле җирнең –

Кара җирнең кара икмәген!


А. Б.“Бу кешегә һәрчак нидер җитми:
Кара икмәк булса, ак җитми,
Шуышып йөргән чакта — аяк җитми,
Җәяү йөргән чакта — ат җитми.
Аты булса, машинасы җитми,
Очар өчен ракетасы җитми,
Планетасы җитми… Күк җитми…”

Бигрәкләр дә белеп әйткән шагыйрь! Хәер, аның һәр шигырендә дә күңелнең иң түрендә сакланган серләр, һәркемгә якын нечкә хисләр ята. Һәр сүзе белән үзебезнеке, халыкныкы Атнабай. 

“Мин бу җирне матурларга тудым!” дип язып калдырган безгә шагыйрь. Һәм теләгенә ирешкән ул: менә бит ничек иҗаты аша дөньяга сокланып, яратып һәм яратылып яшәргә өйрәтә!

Рәхмәт, Әнгам Атнабаевның иҗатына багышланган “ Илһам чишмәләре” бәйрәме тәмам!








Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!