СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Советы классному руководителю

Нажмите, чтобы узнать подробности

Это советы молодому классному руководителю. Здесь можно узнать, какое действие в первые дни работы с новым классом. Удачи всем молодым классным руководителям!

Просмотр содержимого документа
«Советы классному руководителю»


Класс җитәкчесе эшчәнлеге


Класс җитәкчесе – сыйныфның төрле юнәлеш буенча эшчәнлеген оештыручы, шәхеснең үсешенә ярдәм итүче, тормышта килеп туган проблемаларының чишү алымнарын аның күңеленә салучы.


Хәзерге заман шартларында класс җитәкчесе эшенең нәтиҗәлелеген арттырыр өчен ул үзендә ышаныч, мәхәббәт, өмет булдырырга, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, аралаша белергә, ата-аналары, хезмәттәшләре белән аралашу осталыгына ия булса гына, уңышка ирешә. Беркемгә сер түгел, яңа педагогик технологияләрне үзләштерергә, яңалыкка омтылырга тиешлеге дә мәгълүм. Киенү рәвеше дә һөнәргә туры килсен, зәвыклы итеп киенүе, матур, аңлаешлы итеп сөйләшүе дә зур урын алып тора.




КЛАСС ҖИТӘКЧЕСЕНЕҢ ФУНКЦИОНАЛЬ БУРЫЧЛАРЫ

1. Укучыларның сәламәтлеген һәм тормыш куркынычсызлыгын саклау

- укучыларның сәламәтлеге һәм тормыш куркынычсызлыгын кайгырту.

- укыту-тәрбия процессында укучыларга куркынычсыз шартлар булдыру.

- техника куркынычсызлыгы буенча тиешле инструктаж үткәрү һәм аны үтәү.

- класс белән санитар-гигиеник таләпләрне үтәү.

- укучыларның сәламәтлегенә зыян килмәсен өчен куркынычсызлык чараларын булдыру һәм саклау

- укучылар сәламәтлегенең медицина күрсәткечләрен өйрәнү, укыту-тәрбия процессында аларны истә тоту.

- укучыларның сәламәт туклануын булдыру һәм контрольдә тоту.

- мәктәптә һәм өйдә режим булдыру һәм аларны саклау.

- укучыларны уку процессында артык йөкләмәү.

- авыручы балалар янында өйләрендә булу һ.б.

2. Укучыларның уку эшчәнлеген оештыру

- укучыларның дәресләргә һәм түгәрәкләргә йөрүен контрольдә тоту.

- укучыларның өлгерешен исәптә тоту, дәресләрдә булу.

- укучыларның көндәлекләрен тикшерү һәм контрольдә тоту.

- укытучы-предметниклар белән элемтәдә тору, укучылырның һәр предмет буенча күрсәткечләрен өйрәнү.

- психологик һәм педагогик тикшерүләр үткәрү.

- укучылар һәм ата-аналар белән укуда артта калмауны, начар тәртипне булдырмау өстендә индивидуаль эш.

- укучылар белән “Сәләтле балалар” программасы буенча индивидуаль эш.

- укучыларның укуга кызыксынучанлыкларын саклау.


3. Укучылар белән дәрестән тыш эшне оештыру

- укучыларның кызыксынуларын һәм мавыгуларын өйрәнү, аларның үсешенә ярдәм итү.

- дәрестән тыш эшне укучыларның мөмкинлеләрен, сәләтләрен исәпкә алып планлаштыру һәм оештыру.

- укуда һәм тәрбия өлкәсендә артта калучы балалар белән индивидуаль системалы эшләү.

- класс активы белән эшләү.

- театр, музей, күргәзмәләрдә булу, экскурсияләр оештыру.

- укучыларга әхлакый тәрбия бирү.

- укучылар арасында амораль, әхлаксыз адымнарны булдырмау өстендә профилактик эш.

- укучыларның инициативасын яклау.

- укучыларның мәктәп, массакүләм мероприятиеләрдә актив катнашуын булдыру.


4. Укучының гаиләсе белән эш

- укучыларның шәхси эшләре белән танышу.

- ата-аналар комитеты сайлау һәм алар белән эшләүне көйләү.

- даими төстә ата-аналар җыелышлары үткәрү.

- укучының яшәешен, өй шартларын һ.б. өйрәнү.

- аз керемле гаиләләрне ачыклау.

- проблемалы гаиләләрне ачыклау, аларны контрольдә тоту өчен дәүләт органнары белән элемтә булдыру.

- укучыны тәрбияләүгә күп көч куючы гаиләләрне билгеләү.

- ата-аналарны класс эшендә катнаштыру, бергә мероприятиеләр һ.б. оештыру.

- “укытучы – укучы - ата-аналар” системасы буенча бердәм мероприятиеләр уздыру.

5. Коррекцион диагностика эше

- укучыларның индивидуаль характер үзенчәлекләрен өйрәнү.

- укучының коллективка ияләшүен, иҗади эшчәнлеген, коллективтагы психологик киеренкелек дәрәҗәсен тикшереп контрольдә тоту.

- укучыларның тәрбия югарылыкларнын тикшерү.

- коллектив микроклиматын, укучыларның аралашу үзенчәлекләрен өйрәнү.

- укучының лидерлык үзенчәлекләрен өйрәнү.

- укучының социаль интеллектын билгеләү.

- классның социаль паспортын булдыру.

- класска характеристика булдыру өчен информация туплау.

- класс характеристикасы нигезендә класс белән эш формалары һәм методларын билгеләү.

- укучыларга һәм ата-аналарга психологик ярдәм күрсәтү.

6. Социаль эш

- проблемалы гаиләләрдә булу.

- бала хокукларын яклау өчен тиешле материаллар булдыру.

- хокук бозу очраклары, начар гадәтләрне булдырмау өстендә эш, класстан тыш мероприятиеләр үткәрү.


Коллектив туплаганда түбәндәге кагыйдәләрне исеңнән чыгарма!



Максатыңны ачык куй!.


Зурдан купма!


Укучылар белән киңәш!


Балалар фикеренә колак сал!


Чынга ашмаслык әйберне әйтмә!


Син оештырган теге яки бу чарада һәр бала катнаша аламы?


Баланы иптәшләре алдында кимсетмә!


Балалардан ярдәм сорарга тартынма!



Эш-гамәлләрең өчен үзеңне җаваплы тот!


Әйткәнеңне үтә!


Бу уңайдан сыйныф җитәкчесенә укучыларны уйланырга мәҗбүр иткән, әхлак сыйфатларын тәрбияләгән класстан тыш һәм тәрбияви чараларга зур урын бирү зарур. Һәр үткәрелгән чара төрле тематик юнәлештә үткәрелеп, укучыларның танып-белү эшчәнлеген арттырырга тиеш. Шулай ук экскурсияләр үткәрү балаларны коллективка туплауда зур әһәмияткә ия. Әхлаклы укучылар тәрбияләү юнәлешендә дөрес, даими эш алып бару гармониясе иҗади, толерант шәхес тәрбияләүгә зур этәргеч ясый.



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!