СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Разработка урока

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока по родному (татарскому) языку для учителей в 5 классе.

Просмотр содержимого документа
«Разработка урока»

Тема: ы-й хәрефләре язылып та ,[и] авазы әйтелү очрагы.


Максат: 1. ы-й хәрефләре язылып та ,[и]авазы әйтелү очрагын аңлату.

2. Укучыларның тартык авазларны дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен үстерү.

3. Туган телне өйрәнүгә кызыксыну тудыру,  әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.


Бурыч: Укучыларның сөйләү һәм фикерләү сәләтен үстерү, алынган белемне һәм осталыкны тормышта максатчан кулланырга өйрәтү; 

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә өйрәнү, үзең алган белем күнекмәләрен тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү,  телне өйрәнүгә кызыксыну уяту; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерергә омтылу. әхлакый сыйфатлар булдыру.

Метапредмет:

Танып-белү УУГ: укучының кирәкле мәгълүматны таба, анализлый һәм үз эшчәнлегендә куллана белүе.

Коммуникатив УУГ: сораулар бирә белү; үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү; башкаларның фикерләрен тыңлый, аңлый белү,кагыйдә формалаштыру.

Регулятив УУГ:  мөстәкыйль рәвештә дәреснең  темасын һәм максатын формалаштыру;  нәтиҗә ясый белү; үз фикереңне раслау өчен дәлилләр таба белү,  нәтиҗә ясый белү;

Предмет буенча:  ы-й хәрефләре язылып та ,[и]авазы әйтелү очрагын аера белү, авазларны дөрес әйтә һәм ясалыш урыннарын билгели белү.

Дәреснең тибы: Яңа материалны аңлату.

Төп төшенчәләр: ы-й хәрефләренең һәм [и] авазының әйтелү үзенчәлекләре.

Предметара бәйләнеш:  татар әдәбияты

Эшне оештыру: Фронталь,  индивидуаль.


Чыганаклар:  Төп:  Татар теле. 5 сыйныф: Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова; [ Ф.Ф.Харисов редакциясендә].- Казан: Татар. кит.нәшр.,  2015. Өстәмә: слайдлар, эталон.






Оештыру этабы


Исәнмесез. Хәерле көн,укучылар.Дәрескә барыгыз да әзерме? Китап – дәфтәрләр өстәлдәме? Дәресебезне башлыйбызмы?Мин сезгә бер мәкаль әйтәм ,сез андагы фикер белән килешерсезме?

Дөнья тулы гыйлем,

Башыңда калганы -белем. слайд 1

(Укучылар фикере тыңлана)

- Әйе, димәк ,без дәрестә игътибарлы булып ,белем алырга тырышыйк.


Укучының белемнәрен актуальләштерү, системалаштыру.

Өй эшен тикшерергә фронталь сораулар бирелә:

-Сузык авазлар турында нәрсәләр өйрәндек?

- Алар һәрвакытта да ишетелгәнчә языламы?

(Юк, мәсәлән: болыт,болын кебек сүзләр ишетелгәнчә язылмыйлар.)

-Бу күренеш ничек атала?

(Бу күренеш ирен гармониясе дип атала)

_Шушы күренешкә сүзләр уйлап карагыз әле,укучылар?

(Борын, колын,төлке,көлке....)

Проблемалы сорау кую.

Слайдка игътибар итегез. Бирелгән сүзләрне укып карыйк әле. Сүзләрнең язылышы белән әйтелеше туры киләме?

табигый барыйк

гыйлем ашыйк

кыйммәт чыгыйк слайд 2,3

(юк, әйтелеш белән язылыш туры килми)

-Ни өчен мондый күренеш күзәтелә?

-Бу сорауга җавапны кайдан табарбыз икән ,укучылар?

(дәреслектән табабыз)Укучылар дәреслектәге кагыйдәне укыйлар,өйрәнәләр.

-Ә хәзер бирелгән кагыйдәгә алгоритм төзегез.

-Әгәр дә мин сүздә калын әйтелешле [къ]һәм [гъ] тартыклары артыннан яки алдыннан ы+й кушылмасы күрәм икән ,мин ул кушылманы [и] дип укыйм. Шушы алгоритмны ике укучы слайдка карап әйтә, кабатлый. Слайд 4


Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Слайдта укучыларга сүзләр бирелә.

Ачыйк ,таптыйк.ташлыйк,качыйк.. Слайд 5

  • Бу сүзләр безнең кагыйдәгә туры киләме?

  • (Әйе,туры килә)

  • -Бу сүзләр нәрсә белән охшаш?

  • (Болар фигыльләр .Хәрәкәтне белдерәләр)

  • Ә хәзер ,укучылар,шушы фигыльләр белән җөмләләр төзегез ы+й кушылмасын үрнәктәгечә билгеләгез.

Сайланма диктант.

Бирелгән сүзләрне ике төркемгә бүлеп язарга .

Сайрый,карый,уйлый,барыйк,саныйк,бүлик,тапкырлыйк,гыйшык.гыйбрәтле,иҗтимагый ,ашыйк.

Эталон буенча тикшерелә.Слайд 6

Рефлексия

- Укучылар,бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

- Үзегезгә нинди яңалык алдыгыз?

- Укучылар, дәреснең кайсы моментлары сезгә күбрәк белем алырга ярдәм итте? -Нинди белемнәрне камилләштердегез? -Кайсы күнегү ныграк аңларга ярдәм итте? -Ә үзегезнең эшчәнлегегез турында нәрсә әйтерсез?


Өй эше.

  1. Бирелгән фигыльләрдән кагыйдәгә туры килерлек формасын ясарга,транскрипциядә күрсәтергә. Кара,кайт,кап,уз,яса.

2. Аңлатмалы сүзлектән дәрестә өйрәнгән кагыйдәгә туры килерлек биш сүз табып язарга,ике сүзнең аңлатмасын бирергә.

3. Иҗади бирем. Беренче биремдәге сүзләрне кулланып 5-6 җөмләдән торган хикәя язарга.Слайд 7






Скачать

© 2022, 67 0

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!