РЕСПУБЛИКА
ТАТАРСТАН
Сармановский муниципальный район
Шарлиареминская основная общеобразовательная школа
1
1
Ата- ана йөрәге- иң мәрхәмәтле хөкемдар, бөтен кайгы- шатлыкларыбызны
уртаклашучы дус,
күңел түрендәге серле хисләребезне ялкыны белән җылытучы мәхәббәт кояшы ул.
К.Маркс.
Багышлау
Гыйляҗетдинова Зәйнәп Таип кызы
э
Гүргә иңдерүчегә әзерләдем
Ак шадра сөлгеләрне...
Сандык эчендә хәерләрем
Кәфен кисүчегә, тегүчегә,
Тастар башы тотучыга
Иман, ясин чыгаручыга...
Җиде комган суы юып төшәр,
Минем сулган гәүдәмне.
Юучылар сезгә шуны әйтәм,
Талгын гына булсын суыгыз
Чын күңелдән сезгә үтенәм
Белгәнегезне укып юыгыз.
Юучылар укып дога кылсын өчен
Язып сүзләремне калдырам...
Мине искә алырсыз дип
Васыятемне язып иңдерәм...
“ Күкрәк турысына куйсыннар
Аятел- Көрсиләремне”
“ Күкрәк турысына куйсыннар
Аятел- Көсиләремне”
Коръән үзе рөхсәт итмәсә дә,
Рәшәткә белән кабер ташын
Мин әзерләдем исән чагымда
Авырлыкны килмәде саласым.
Бу дөнья нужаларын
Күп татыдым җилкәмдә.
Ялгыз тормыш итүчеләр генә
Аңлар шул минем хәлемне.
Тулгак тотып бала тапмасам да,
Әни булу рәхәтен татыдым.
Тормыш көземнең балкышында
Әби булу шатлыгын кичердем
Минем хәер фатихамны
Тапшыра күр улкаем,
Резедә белән Азаматны
Саклый күр балакаем.
Пар канатта үстерегез.
Тигез картаегыз гомер юлыгызда,
Исән-имин ишетергә язсын
Минем сыман оныклар авазын.
Бер-берегезне аңлап гомер итегез,
Бу минем бит соңгы теләгем.
Карадың балам, ташламадың
Иң авыр чакларымда.
Синең барлык бүләкләреңне
Каралтмадым мин, сакладым.
Больница юлларын күпме урадың,
Авырлыклар дип сынмадың,
13 ел атаңны карап җирләдең.
Мин дә бит синең кулларда
Оныгымны күрдем, аллага шөкер,
Булдыра алганча караштым.
Аның әби дип елышуларынннан...
Күзләремдә яшьләр киләдер
Гүргә иңдергәч, балам, укыт Коръəн,
Тəрəзəдəн кайтып тыңлармын.
Зинһар əйтəм, балам , укыт Коръəн,
Үтенечем сиңа шул булыр.
Миңа атап Коръəн укыталсаң,
Кабер эчлəреңдə нур булыр.
Зинһар əйтəм, балам, укыт Коръəн,
Иң газизем син бит, улкаем.
Атнакиче җиткəч, җаным кайтыр,
Ак күбəлəк булып, бəбкəем.
Миңа атап Коръəн укыталсаң,
Кабер эчлəреңдə нур булыр.
Зинһар əйтəм, балам, укыт Коръəн,
Иң газизем син бит, улкаем.
Атнакиче җиткəч, җаным кайтыр,
Ак күбəлəк булып, бəбкəем.
Зинһар əйтəм, балам, укыт Коръəн,
Рухым китмəс синең кырыңнан
Бер хəбəр дə сиңа бирə алмам,
Мəңге кайтмас изге урыннан..
Тар кабердə, кара гүр эчендə
Син баламнан дога көтəрмен.
Сəдака бир, балам, җомгаларда,
Котылырмын мин дə газаптан.
Игелегең, балам, савап булып
Үзеңə дə иңəр азактан.
Алып барып гүргə иңдерелгəч тə,
Тəһлил əйтеп туфрак салыгыз.
Бер ходаем тел ачкычы бирсен
Мөнкир, Нəнкир җавап алганда.
Сəхрəлəрдə ялгыз йөргəн чакта
Хозер Ильяс булсын юлдашым.
Ялгызымнан дөнья эше өчен
Җавап алыр өчен килерләр.
Чын иманым булса, җаннарымда
Җәннәтләрдән урын бирерләр.
Зинһар əйтəм, балам, ихлас белəн
Уздырыгыз минем өчемне.
Сəдакалар биреп дога кылдыр,
Буш үткəрмə атна кичеңне.
Җидемне дə, балам, үткəрə күр ,
Кырыгымны аннан онытма.
Башка Кеше өчен гыйбрəт булыр
Каберемə эзең суытма.
Көннəр үтəр, балам, елым җитəр,
Исеңə ал мине тагын да.
Карт-корыга хəер биргəлəп тор
Сау-сəламəт булган чагында.
Башка Кеше өчен гыйбрəт булыр
Каберемə эзең суытма.
Көннəр үтəр, балам, елым җитəр,
Исеңə ал мине тагын да.
Карт-корыга хəер биргəлəп тор
Сау-сəламəт булган чагында.
Моны яздым аек акыл берлә
Телем көрмәкләнмәгән,
Кул-аягым йөргән чагында.
Өсләремдә үсәр яшел үлән
Моңсу җилләр исәр тибрәлеп,
Үзем булмасам да яныгызда
Телегездә исемем тибрәлер.
Соңга калып тапшырылган хат булып
Килеп җитәр минем рухымнан.
Мин бәхил барыгызга да.
Әнкәң Зәйнәп
24 гыйнварь 2005 ел
Тормыш бу- югалту, табылмыштыр
Үрелмеш, чишелмеш бу тормыш
Язмышлар әле яз, әле наз
Язмышлар дуамал, котырмыш .
Язмамны яраткан әбием Гыйляҗетдинова Зәйнәп Таип кызының якты истәлегенә багышлыйм
Язмамны яраткан әбием Гыйляҗетдинова Зәйнәп Таип кызының якты истәлегенә багышлыйм