СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

План самообразования учителя татарского языка и литературы

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Это не разработка, а план самообразования. Этот материал необходим при прохождении аттестации педагогических работников.

Просмотр содержимого документа
«План самообразования учителя татарского языка и литературы»

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы МБГБУ “Көек-Ерыкса гомуми урта белем мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гәрәева Гөлназ Гафур кызының

2015-2018 нче елларга үз белемен күтәрү өстендә эшләү планы


Белеме : югары

Тәмамлаган уку йорты :

Алабуга дәүләт педагогика институты 1991; рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Курсларда булу: курсы повышения квалификации для учителей татарского языка и литературы по теме “Современный урок татарского языка и литературы в аспекте требований нового ФГОС: цели, содержание, критерии оценки и анализа”, г. Казань, ГАОУ ДПО « Институт развития образования Республики Татарстан», 108 час. регистрационный № 1314 , выдано 25 апреля 2015 года.

Эш урыны :Татарстан Республикасы , Мамадыш муниципаль районы , МБГБУ «Көек-Ерыкса гомуми урта белем мәктәбе»

Белгечлек :  татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Белем бирү учреждениясенең адресы: 422151,Татарстан Республикасы, Мамадыш муниципаль районы, Көек-Ерыкса авылы, Гагарин урамы, 32нче йорт

Квалификацион категория : югары

Мәктәпнең методик темасы : «Внедрение компетентностного и системно-деятельностного подходов в свете модернизации образования»


Методик тема: “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа педагогик технологияләр кулланып, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү ”


Шәхси үсеш темасы: ”Укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә укытучының компетентлыгын үстерү.”










Максат һәм бурычлар.


  1. Тирән һәм күпкырлы белемгә ия булу, шул белемне иҗади куллану.

  2. Яңа педагогик технологияләрне тирәнтен өйрәнү, укыту-тәрбия процессына актив кертү.

  3. Яңа технологияләр кулланып, фәнни тикшеренүләр, педагогик тәҗрибәләр алып бару.

  4. Киңәшмәләрдә, дискуссияләрдә,тәҗрибә уртаклашуда катнашу.

  5. Укучылар һәм укытучылар өчен оештырылган төрле конкурс, олимпиадаларда катнашу.

  6. Мәгълүмати технологияне камилләштерү.

  7. Методик һәм педагогик әдәбиятны өзлексез уку, өйрәнү.

  8. Һөнәри һәм шәхси сыйфатларны үстерү, профессиональлекне арттыру.

  9. Халык педагогикасын өйрәнүне дәвам итү, белем һәм тәрбия бирүдә татар халык традицияләренә, милли үзенчәлекләргә нигезләнү.

  10. Уку эшчәнлеген бала үсешенең мөһим дәрәҗәсен искә алып оештыру.

11. Интеллектуаль һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, укучыга индивидуаль якын килү.

12.Укучының үсешен тәэмин итү, табигый көчен гамәлгә ашыру.

13. Шәхси үзенчәлекләрен һәм шәхси сәләтен искә алып, укучыда гомуми уку күнекмәләре формалаштыруга аеруча нык игътибар итү.

14.Укучыларда халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, гүзәл сыйфатларын тәрбияләүне дәвам итү.

15. Укучыларга экологик, патриотик тәрбия бирү.

16. Яңа технологияләргә нигезләнгән дәресләргә куелган таләпләрне өйрәнү.

17.Гомуми һәм профессиональ культураны үстерү.

18. Яңа заман шартларына яраклы, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү.


I. Профессиональ осталыкны үстерү,

педагогик һәм методик белемне камилләштерү.


  1. Тахтамышева Г.Ч.ның шәхескә юнәлтелгән дәрес турындагы хезмәтләрен системалы файдалану.

  2. “Мәгариф” журналында яңа технология турында басылган язмалар, хезмәтләрне уку, өйрәнү, туплау.

  3. Тел белеме, әдәбият белеме буенча яңа чыккан китапларны шәхси китапханәдә булдыру.

  4. Сүзлекләр туплауны дәвам итү.

  5. “Казан утлары”, Мәйдан”, “Идел”, ”Безнең мирас” журналларына язылу, туплау.

  6. Академик Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен шәхси китапханәдә булдыруны дәвам итү.

  7. Дәреслекләрне, әсбапларны, методик кулланмаларны уку, өйрәнү, туплауны дәвам итү.

  8. Профессиональ осталык конкурсларында, төрле бәйгеләрдә катнашу.

  9. Методик папканы тулыландыру, баету.

  10. Портфолионы яңарту.

  11. БРИ, БРТ тестларының яңа вариантларын булдыру, өйрәнү, дәресләрдә куллану.

  12. Сингапурча укыту алымнарын куллану.



II. Матур әдәбият әсәрләре, вакытлы матбугат материаллары белән танышу, китаплар туплау.



  1. Шәхси китапханәне түбәндәге китаплар белән баету:

    • А.Гыйләҗевнең яңа чыккан томнары.

    • Ф.Яруллин китаплары.

    • Ә.Еники томнары.

    • Н.Фәттахның яңа китаплары.

    • И.Юзеев томнары.

    • Ф.Латыйфи китаплары.

    • Н.Гыйматдинованың яңа әсәрләре.

    • Г.Бәширов китаплары.

    • Т.Миңнуллин томнары.

    • Ә.Баянов томнары.

    • К.Насыйри томнары.

    • М.Җәлил китаплары.

    • Х.Туфан томнары.

    • А.Алиш китаплары.

  2. ”Казан утлары”, “Мәйдан”, “Идел” журналларына язылу, туплап бару.

  3. “Мәктәп китапханәсе” сериясендә басылган китапларны уку.

  4. “Хәзинә” сериясендә басылган китапларны сатып алуны дәвам итү.

  5. Яшь язучылар иҗаты белән танышу.

  6. Тугандаш халык язучыларының иҗатлары белән танышуны дәвам итү.

  7. Галимҗан Гыйльманов әсәрләрен укуны дәвам итү.

  8. “Милли әдәбият китапханәсе” сериясендә басылган китапларны сатып алуны дәвам итү.

  9. Халык педагогикасы турында язылган яңа басмаларны булдыру.


III. Милли-мәдәни карашларны үстерү, сәяси белемне күтәрү, укучылар белән эшләүне камилләштерү.


  1. “Татар халык педагогикасы” китабын тәрбия сәгатьләрендә файдалану.

  2. “Көч һәм рух тамырлары” китабы белән эшләү.

  3. Р.Фәхретдин, К.Насыйри китапларын куллану.

  4. Тәрбия турында яңа китапларны шәхси китапханәдә булдыру.

  5. Ә.Хуҗиәхмәтов хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итү.

  6. Тәрбия сәгатьләрендә, түгәрәкләрдә вакытлы матбугат материалларын системалы файдалану.

  7. “Сөембикә” журналына язылу, эштә файдалану.

  8. “Мәгърифәт” газетасына язылу, эштә кулланма итеп алу.

  9. Газета-журналлар белән хезмәттәшлекне үстерү.

  10. “Татарстан” журналына язылу.

  11. “Время”, “Вести”, “Татарстан хәбәрләре” программасын карау.

  12. РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы эшен күзәтү.

  13. Законнар белән танышу.

  14. Сәләтле укучыларны олимпиадаларга әзерләү.

  15. Көчле укучыларга катлаулы бирем белән карточкалар әзерләү.

  16. Укучыларның дәрестән тыш укуларын даими тикшереп тору.

  17. Сәләтле укучыларны район бәйгеләрендә катнаштыру.

  18. Иншалар, иҗади эшләр яздыру.

  19. Укучыларны дәрестән тыш чараларга тарту.

  20. Авыр үзләштерүче укучылар өчен диктант текстлары әзерләү.

  21. Уку техникасы начар укучыларның уку тизлеген тикшереп тору.

  22. Авыр үзләштерүче укучылар өчен өстәмә биремнәр әзерләү.

  23. Авыр үзләштерүче укучыларның индивидуаль эш дәфтәрләрен тикшереп тору.

  24. Югары уку йортларының татар теле бүлекләренә керергә теләүчеләргә ярдәм итү.

25.Татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучыларга өстәмә биремнәр тәкъдим итү.

26. Укучылар белән БРИ материалларын өйрәнү.

27. Татар халкының тарихын, матур традицияләрен чагылдырган яңа китапларны уку, файдалану.


IV. Кабинетны җиһазлау осталыгын арттыру.


  1. Кабинетны яңа уку елына таләпләргә җавап бирерлек итеп җиһазлау.

  2. Кабинет китапханәсен баету.

  3. “Халкымның күңел җәүһәрләре” почмагын тәртиптә тоту.

  4. Индивидуаль-дифференциаль карточкалар эшләүне дәвам итү.

  5. Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.

  6. Яңа китапларны презентацияләү.

  7. Сәләтле укучылар белән эшләүне дәвам итү.

  8. Авыр үзләштерүче укучылар белән эшләү.

  9. Татар теле һәм әдәбияты көннәре үткәрү.

  10. “Электив курслар” папкасын баетуны дәвам итү.

  11. БРИ материалларын туплау, укучыларны әзерләү.

  12. Электрон уку әсбаплары белән тәэмин ителешне дәвам итү.

  13. Матур әдәбият бүлеген яшь язучылар әсәрләре белән баету.

  14. Район күләмендәге конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.

  15. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараларда катнашу.

  16. Габдулла Тукайның 130 еллыгына әзерләнү һәм үткәрү.

  17. Муса Җәлилнең 110 еллыгына әзерләнү һәм үткәрү.


V. Педагогик тәҗрибә уртаклашу


  1. Район семинарында чыгыш: “Үз белемеңне күтәрү өстендә эшләү тәҗрибәсеннән”.

  2. Методик киңәшмәдә тәҗрибә уртаклашу: “Хәзерге заман укытучысына таләпләр”,”Заманча дәреснең төп аспектлары”; “Укучыларның белемнәрен тикшерүнең актуаль формалары”, “Татар теле һәм әдәбиятын укытуда бердәм таләпләр”.

  3. Педагогик киңәшмәдә доклад : “Стандарт булмаган дәресләрнең әһәмияте”, “Дәресләрдә электрон дәреслек һәм әсбаплардан файдалану”.

  4. Түгәрәк өстәл артында сөйләшү: “Яңа технологияләр кулланып үткәрелгән дәресләрнең нәтиҗәлелеге.”

Район методик берләшмә утырышларына доклад: “Яңа дәреслекләр нинди булыр?”; “Федераль дәүләт белем стандартларына нигезләнеп, татар теле һәм әдәбиятын укыту”; ”Укучыларның БРИ тестлары белән эшләү күнекмәләрен үстерү”.

VI. Практик чыгышлар.


1. Татар теле һәм әдәбияты көннәре үткәрү.

2. “Туган тел” айлыгы үткәрү.

  1. Дәрестән тыш чаралар үткәрүне дәвам итү.

  2. Әдипләрнең юбилейларын билгеләп үтү.

  3. Яңа басылган китапларны презентацияләү.

  4. Ачык тәрбия сәгатьләре уздыру.

  5. Татар теленнән һәм әдәбияттан ММБ, КМБ, ММБ күләмендә ачык дәресләр күрсәтү.

  6. Төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашу.

  7. Үз эшеңә анализ ясау күнекмәләрен үстерү.


VII. Компьютер технологиясен камилләштерү


  1. Интернеттан рациональ файдалану алымнарын өйрәнүне дәвам итү.

  2. Эксельдә эшләүне камилләштерү.

  3. Татар теле һәм әдәбиятыннан электрон дәреслекләр белән эшне киңәйтү.

  4. Интернет-тестирование, интернет-конкурсларда катнашу.



VIII. Халык педагогикасы буенча эш

алымнарын камилләштерү


  1. Ш.Ш.Җәләлиев хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итү.

  2. Дәресләрдә халык педагогикасы чараларын файдалану.

  3. Халык педагогикасы чараларын кулланып, дәрестән тыш мероприятиеләр үткәрү.

  4. Халык педагоглары Каюм Насыйри, Риза Фәхреддин хезмәтләрен өйрәнүне дәвам итү.

  5. Укучыларны халык педагогикасы нигезендә тәрбияләү.

























Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!