СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Мәктәптә шагыйрь М.Әгъләмов иҗатын өйрәнү

Нажмите, чтобы узнать подробности

М.Әгъләмов иҗатын өйрәнгәндә файдаланырга мөмкин. Презентациягә таянып, укучыларның әдәбият дәфтәренә шагыйрь турында белешмә  яздырырга була.

Просмотр содержимого документа
«Мәктәптә шагыйрь М.Әгъләмов иҗатын өйрәнү»

Мөдәррис Әгъләмов иҗаты

Мөдәррис Әгъләмов иҗаты

Төртелмичә йөгер, каләм,  Сөйлә якын туганнарга:  Ни ул әрни безнең җанда,  Ни ул туа безнең аңда?

Төртелмичә йөгер, каләм, Сөйлә якын туганнарга: Ни ул әрни безнең җанда, Ни ул туа безнең аңда?

Шагыйрь, публицист, тәнкыйди мәкаләләр авторы Татарстанның халык шагыйре   Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты  Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Башкортстанның Ф. Кәрим исемендәге премиясе лауреаты  Татарстан язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге премиясе  иясе

Шагыйрь, публицист, тәнкыйди мәкаләләр авторы

  • Татарстанның халык шагыйре
  •   Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты 
  • Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре
  • Башкортстанның Ф. Кәрим исемендәге премиясе лауреаты 
  • Татарстан язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге премиясе  иясе

1946 елның 13 октябрендә  Татарстанның Зәй районы Биш Субашы (Пуст-Ашыт) авылында колхозчы гаиләсендә туган.  1965 елда   Түбән Биш авылының урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ике ел  Казан дәүләт университетының тат ар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1968-1973 елларда Тукай районының Яңа Гәрдәле урта мәктәбендә тарих укытучысы, аннары Чаллы шәһәрендәге Халык театрында режиссер ярдәмчесе булып эшли.   1974 елдан   Казанда яши һәм язучы-профессионал сыйфатында әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә. 1959 елда  беренче шигырьләре  Татарстан һәм Башкортстан  газеталарында һәм журналларында басылып чыга. 1968 елда   «Казан утлары»нда басылган «Еракка китеп кара» исемле шигырьләр циклы әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну уятып, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким кебек олы әдипләрнең мактавына лаек була.  1970 елда   «Кыңгырау» исемле мөстәкыйль китабы дөнья күрә.

1946 елның 13 октябрендә  Татарстанның Зәй районы Биш Субашы (Пуст-Ашыт) авылында колхозчы гаиләсендә туган. 

1965 елда   Түбән Биш авылының урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ике ел  Казан дәүләт университетының тат ар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.

1968-1973 елларда Тукай районының Яңа Гәрдәле урта мәктәбендә тарих укытучысы, аннары Чаллы шәһәрендәге Халык театрында режиссер ярдәмчесе булып эшли.

 

1974 елдан   Казанда яши һәм язучы-профессионал сыйфатында әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.

1959 елда беренче шигырьләре  Татарстан һәм Башкортстан  газеталарында һәм журналларында басылып чыга.

1968 елда   «Казан утлары»нда басылган «Еракка китеп кара» исемле шигырьләр циклы әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну уятып, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким кебек олы әдипләрнең мактавына лаек була. 

1970 елда   «Кыңгырау» исемле мөстәкыйль китабы дөнья күрә.

 М.Әгъламов поэзиясенә хас: музыкальлек классик поэзия - халык иҗатына хас табигыйлек, моң - тарихи шәхесләргә багышланган әсәрләре бар: «Акмулла арбасы», «Әйтте Тукай» һ.б. сюжетка корылган күләмле шигырьләр һәм публицистик монолог, поэмалар яза. («Онытма, Европа!..», «Тукайдан хатлар» исемле поэмалар һ.б.) метафора, символ, чагыштыруларны иркен куллана.

М.Әгъламов поэзиясенә хас:

  • музыкальлек
  • классик поэзия

- халык иҗатына хас табигыйлек, моң

- тарихи шәхесләргә багышланган әсәрләре бар: «Акмулла арбасы», «Әйтте Тукай» һ.б.

  • сюжетка корылган күләмле шигырьләр һәм публицистик монолог, поэмалар яза. («Онытма, Европа!..», «Тукайдан хатлар» исемле поэмалар һ.б.)
  • метафора, символ, чагыштыруларны иркен куллана.
 Иҗатында туган ил, халык, милләт язмышы, аның үткәне һәм киләчәге үзәккә куела. Мәсәлән: «Кышкы юл». «Синең кулда каләм», «Учак урыннары», «Бүген» һ.б.

Иҗатында туган ил, халык, милләт язмышы, аның үткәне һәм киләчәге үзәккә куела.

Мәсәлән: «Кышкы юл». «Синең кулда каләм», «Учак урыннары», «Бүген» һ.б.

 Кайда соң ул йөрәк? Әллә инде кызык табып,  Әллә инде чынлап,  Күкрәкләргә колак куеп,  Карый идек тыңлап.  Бәхәсләшә идек әле,  Күп белергә теләп,—  Уң яктамы, сул яктамы,—  Кайсы якта йөрәк?  Дөнья булгач, газаплар да  Үтми икән урап;  Безнең тарафлардан да ул  Әйләнмәде ерак;  Иреннәрдән сыгылып чыкты  Өзек-өзек сүзләр:  — Йөрәк бит ул түзәр өчен  Яратылган,  Түзәр! Эзләгәндә ялгышулар  Бәгырьләргә үткән;  Табылганнан югалганы  Кадерлерәк икән.  Кайчагында искә төшеп  Үзәкләрне өзә.     Йөрәк бит ул түзәр өчен  Яратылган.Түзә.  Замананың әче җиле  Зәһәррәк исә;  Уң яктамы, сул яктамы —  Хәзер искә төшә.  Йөрәк яна, сүрелми дә,  Сүнми дә ул утлар.  Янар өчен яратылган...  Вакыт җитәр, Туктар!   Ә бер малай сорый миннән  Шаярырга теләп: —  Уң яктамы, сул яктамы —  Кайсы якта йөрәк?   Ә мин әйтмим, әгәр әйтсәм,  Барсы җимерелер.  Йөрәге бар икән әгәр,  Вакыт җитәр — Белер.

Кайда соң ул йөрәк?

Әллә инде кызык табып, Әллә инде чынлап, Күкрәкләргә колак куеп, Карый идек тыңлап. Бәхәсләшә идек әле, Күп белергә теләп,— Уң яктамы, сул яктамы,— Кайсы якта йөрәк? Дөнья булгач, газаплар да Үтми икән урап; Безнең тарафлардан да ул Әйләнмәде ерак; Иреннәрдән сыгылып чыкты Өзек-өзек сүзләр: — Йөрәк бит ул түзәр өчен Яратылган, Түзәр! Эзләгәндә ялгышулар Бәгырьләргә үткән; Табылганнан югалганы Кадерлерәк икән. Кайчагында искә төшеп Үзәкләрне өзә.

Йөрәк бит ул түзәр өчен Яратылган.Түзә. Замананың әче җиле Зәһәррәк исә; Уң яктамы, сул яктамы — Хәзер искә төшә. Йөрәк яна, сүрелми дә, Сүнми дә ул утлар. Янар өчен яратылган... Вакыт җитәр, Туктар! Ә бер малай сорый миннән Шаярырга теләп: — Уң яктамы, сул яктамы — Кайсы якта йөрәк? Ә мин әйтмим, әгәр әйтсәм, Барсы җимерелер. Йөрәге бар икән әгәр, Вакыт җитәр — Белер.

 Табылмаса Кеше әле кеше түгел Табылмаса кешелеге. ………………………………… Әйтеп тормыйм… кеше үле.  (1991)   Бетәм, диеп көенмә… Шәм яна… Чиге бардыр. Гамь яна. – Чиге бардыр. Янып беткән мизгелдә дә Яшәүгә өмете калыр.  (1993)

Табылмаса

Кеше әле кеше түгел

Табылмаса кешелеге.

…………………………………

Әйтеп тормыйм… кеше үле.

(1991)

Бетәм, диеп көенмә…

Шәм яна…

Чиге бардыр.

Гамь яна. –

Чиге бардыр.

Янып беткән мизгелдә дә

Яшәүгә өмете калыр.

(1993)


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!