СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

КВН по математике для 5-6 классов

Категория: Математика

Нажмите, чтобы узнать подробности

КВН по математике для 5-6 классов (на татарском языке)

Просмотр содержимого документа
«КВН по математике для 5-6 классов»

Математикадан класстан тыш эш.

Математик КВН

(5 класс)



Математика фәне шулкадәр җитди ки, аны әз генә булса да кызыклырак итү очракларын ычкындырмаска кирәк.

Б. Паскаль


Максат:

  • логик фикерләүне, игътибарны, интуицияне үстерү;

  • коллективта эшли һәм аралаша алу сәләтен үстерү.


Үткәрү формасы: КВН уены.


Алдан әзерлек: жюри составын әзерләү һәм аларны кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү; укучыларга команда составын җыярга һәм капитаннарны сайларга, өй эшен әзерләргә ярдәм итү; конкурс өчен материаллар сайлау.


Җиһазлау:

  • тактада Б.Паскаль сүзләре,

  • командалар сувениры,

  • эмблемалар,

  • математик газеталар,

  • болельщикларның плакатлары,

  • биремнәр язылган карточкалар,

  • жюриларның бәяләү таблицалры.



Уен барышы.

I. Укытучы юлламасы.


Бик мөһим эшләрне эшләргә,

Тормышта зур уңыш яуларга,

Сәфәргә чыгабыз без, горур.

Мәсьәлә, башваткыч иленә.

Курыкмыйбыз катлаулы юллардан,

Бик ерак булса да аралар.

Яулаулар булмагандыр җиңел

Зур кешеләр булса да алар.



II. Командаларны жюри әгъзалары белән таныштыру.


III. Командаларны таныштыру, сувениралар белән алышу.


Нульләр” командасының капитаны: Без уенны башлап җибәрәбез. Безнең кайнар сәламнәребезне кабул итегез. Безнеә команданың исеме “Нульләр”.


Кайчандыр мине кешеләр бернигә санамаган

Һәм мине алар бер нинди дә, сан дип тә танымаган.

Тик син мине санга кушсаң яки алсаң бу саннан

Нәтиҗәдә табарсың син, һаман да шул ук саннар.


Берлекләр” командасы капитаны:


Сәлам жюри, баш иябез сезгә судьялар

Без беләбез, булмастыр уенда яклаулар,

Кирәк бит сезгә дә елмаю һәм көлү

Бер гөнаһ та булмас, бездән бу көлү.


-Безнең команданың исеме: “Берәмлекләр”.


Ах, нинди матур мин,

Бик нечкә һәм нәфис.

Тик тапкырлашучылар янына эләгеп

Бик тиз югалам мин.

Һәм аннары бүлүдә,

Үзгәртмим мин бер ни дә.


IV. Командалар арасында разминка.


Командаларга чиратлап сораулар бирелә.Әгәр берәр команда сорауга җавап белмәсә, алар өчен болельщиклар җавап бирә.


  1. 3 ат 90 км юл үтә. Һәрбер ат ничә км юл үткән?

  2. 2 ул һәм 2 әти 3 алма ашаган. Һәрберсенә бер бөтен алма эләгә. Бу ничек алай була алган?

  3. 3 дистәне 2 дистәгә тапкырлагач, ничә дистә була?

  4. Барлык цифрларның тапкырчыгышы ничәгә тигез?

  5. Саннар рәтендә алдагы ике санны әйтегез.

  6. Мирепр сүзендә хәрефләрнең урыннарын математик термин килеп чыгарлык итеп үзгәрт.

  7. Артык сүзне табыгыз: Сумма, Аерма, Тапкырлашучы, Өлеш.

  8. Эчтәлеккә туры китерерлек итеп, төшеп калган сүзне тап: Озынлык, Күләм, ... , Масса.

  9. Ике кулда ничә бармак? 10 кулда?

  10. Китап өчен 40 сум һәм тагын аның бәясенең яртысын түләгәннәр. Китап күпме тора?


Һәрбер дөрес җавап өчен командага 1 балл бирелә, ул болельщикларның үз-үзләрен начар тоткан очракта киметелергә мөмкин. Жюри моны катгый тикшереп тора.


V. Командалар конкурсы.


Командалар бер үк бирем белән карточка һәм конверт алалар. Бирелгән вакыт эчендә күбрәк өлешне дөрес эшләгән команда җиңеп чыга (5 балл). Икенче команданы жюри үзенчә бәяли.


1нче бирем. “Диаганаль” уены. Исәпләү чылбырын торгызыгыз. Таблицаны тутырып сүзне табыгыз, мәгънәсен аңлатыгыз.




90

8

208

9

128

4

128

75

4












2нче бирем.


7 фигура бирелгән: шуларның өч пары тигезьянлы өчпочмак, берсе квадрат – шулардан квадрат төзергә. Дөрес бәяләү өчен жюри әгъзалары командалар янында булалар.


VI. Болельщиклар конкурсы (командалар конкурсы белән параллель рәвештә).

Һәр команданың болельщикларына сораулар бер-бер артлы бирелә. Җавапны белмәү яки дөрес җавап бирмәгән очракта сорау каршы як командага күчә. Дөрес җавап өчен 1 балл.


  1. Әгәр көннең калган өлеше үткән өлешкә караганда 2 тапкыр күбрәк булса, сәгать ничә була?

  2. 7 санын 4 бишле ярдәмендә язырга.

  3. Әгәр бар нәрсәне җимерүче пушка ядрәсе җимерелми торган баганага эләксә нәрсә була?

  4. 9+8=5 тигезләмәсен ничек аңлатырга була?

  5. Күренми торган пакетта 5 “Незнайка” һәм 2 “Ночка” конфеты бар. Пакетта бер булса да “Незнайка” һәм “Ночка” конфеты калырлык итеп пакеттан ничә конфет алырга кирәк?

  6. Лифт 1нче этаждан 6 нчы этажга 6 секундта менә, 1нче этаждан 5 нче этажга кадәр ул ничә секундта менә?

  7. Тапкырлашучыларның берсе 25кә тигез. Әгәр икенче тапкырлашучыны 4 берәмлеккә киметсәк, тапкырчыгыш ничек үзгәрер?


VII. Капитаннар конкурсы (уздыру һәм бәяләү командалар конкурсына аналогик рәвештә).


1нче бирем.


Мисалны чишегез.



2нче бирем.


Әкәм-төкәм юкә кәүсәсе буенча шуыша. Төнлә ул өскә таба 4м менә, ә көндез 2м аска таба төшә. Сигезенче төнгә әкәм-төкәм агачның башына менеп җитә. Юкәнең биеклеге күпме?


VIII.”Өй эше” конкурсы (капитаннар конкурсы белән параллель рәвештә).


Әлеге конкурска һәрбер команда каршы команда өчен биремнәр язылган газета чыгара. Ярыш башланганчы ук бу газеталар жюрига тапшырыла. Алар аны тышкы матурлыгы өчен бәяли. Хәзер командалар газеталарны алмашалар һәм биремнәрне үтәүгә күчәләр. Биремнәр төрле булырга мөмкин. Менә шуның бер төре.


Бер әбинең җылы куенында

Яшәгән ди, казлар һәм куяннар

Әби бик сәер булган-

Иртән чыга урамга

Хайваннарын санарга

Һәм эшли болаерак:

Санап чыга 300 аяк

Ә аннары 100 башны

Санап куя ул аны.

Һәм тыныч күңел белән

Ял итеп ала иртән.

Кем җавап бирер микән

Ничә куян,ничә каз

Әбидә булган икән?


IX. Уенга нәтиҗәләр ясау.


Жюри балларны санаганда концерт номерлары күрсәтергә була.

Уенның нәтиҗәсе игълан ителә һәм җиңүчеләр бүләкләнә (болельщиклар арасында да җиңүчеләрне билгеләргә онытмагыз).


Конкурс нәтиҗәләрен язу өчен таблица


Коман-да

Сәлам-ләү

Размин-ка

Коман-

далар конкурсы

Болель-щиклар конкурсы

Кпитан-

нар

конкурсы

Өй

эше

Гомуми

баллар

саны

“Нуль-ләр”








“Берәм-лекләр”









Җиңгән команда:_______________________

“Нульләр” командасының иң яхшы уенчысы __________________

“Берәмлекләр” командасының иң яхшы уенчысы __________________

Болельщиклар арасыннан җинүчеләр _______________________



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!