СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Курс эше татар теледәресләрендә укучыларның сөйләм телен үстерү чарасы буларак лексика һәм фразеология өстендә эш

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Курс эше татар теледәресләрендә укучыларның сөйләм телен үстерү чарасы буларак лексика һәм фразеология өстендә эш»













РАБОТА ПО ЛЕКСИКЕ И ФРАЗЕОЛОГИИ НА УРОКАХ ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА КАК СРЕДСТВО РАЗВИТИЯ СВЯЗНОЙ РЕЧИ УЧАЩИХСЯ


КУРСОВАЯ РАБОТА





ТАТАР ТЕЛЕДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УКУЧЫЛАРНЫҢ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ЧАРАСЫ БУЛАРАК ЛЕКСИКА ҺӘМ ФРАЗЕОЛОГИЯ ӨСТЕНДӘ ЭШ


КУРС ЭШЕ




















КЕРЕШ

Телнең график формасы буларак, язу һәм сөйләм аралашу өчен гаять әһәмиятле роль уйный. Ул күпләр белән, бик ерактагылар белән аралашырга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә укучы баланы язырга өйрәтү, матур аңлаешлы итеп сөйләшергә өндәү, аның телен үстерү уку – укыту процессында әһәмиятле роль уйный. Сөйләмдә кеше үз фикерләрен төгәлрәк, төплерәк итеп аңлата. Шуның өчен дә укучыларның сөйләм телен үстерү укытучы алдында катлаулы эш тудыра.

Туган тел дәресләре сөйләм теленең тәртипкә салынган кагыйдәләрен, дөрес язу юлларын үз эченә ала. Сөйләмне камилләштерү нәтиҗәсендә, укучы үз фикерләрен һәр кеше җиңел һәм тиз аңларлык һәм грамоталы итеп бирә алырлык дәрәҗәгә ирешергә тиеш. Укытучы укучыларга орфографик кагыйдәләрне тулысына үзләштерү эшләре белән, үз фикерләрен мөстәкыйль бирә, тыңлаганнарын һәм укыганнарын бөтен яктан грамоталы итеп формалаштыра белү күнекмәләре булдыру белән бергә бәйләп алып барыла.

Бу эшне уңышлы башкару өчен, төрле метод һәм алымнар кулланып эш итәргә һәм максатка ярашлы итеп, аларны сайлап ала белергә, шулай ук психологик һәм методик якны күздә тотып эш итү нәтиҗәле булачак. Укучыга күнегү, биремнәр тәкъдим иткәндә, аны эшләү алымын җентекләп аңлату, моны башкарганнан соң гына икенче төрле эш бирү, укучының кагыйдәләрне ничек үзләштерүен истә тотып укытуны оештыру, язма эшләрнең төрен һәм санын билгели белү кебек методик таләпләрне үтәгәндә генә, максатка ирешеп була.

Туган тел дәресләрендә мөмкин кадәр күбрәк язма эшләрен үткәрү – укучыларның сөйләмен үстерүнең иң нәтиҗәле алымы. Укучы тел дәресендә күп язарга тиеш, ләкин күп яки механик язу артыннан куып, аны төп максаттан читкә җибәрергә дә мөмкин. Шуның өчен, укытучы алдында дөрес метод һәм алымнар сайлау, укытуны дөрес оештырубик мөһим. Билгеле, язма күнегүләрнең күләмен һәм нормасын кирәгеннән арттырырга ярамый. Укучы дәрес буе зур күләмле һәм бер төрле эш белән генә шөгыльләнсә, аның эш белән кызыксынуы кими, ул ялыга, соңга таба хаталар да җибәрә башлый. Шуңа укучыларга тәкъдим ителгән язма күнегүләр аларда эш белән кызыксыну тудырырга тиеш, мөстәкыйль активлыкларын һәм танып белү эшчәнлекләрен үстерергә, аларны ялыктырмасын һәм, нәтиҗәдә, өйрәнә торган кагыйдәләрне яхшы үзләштерергә тиеш.

Метод һәм алымнарны, язма күнегүләрне мөмкин кадәр төрләндерү, аны иҗади эшләр белән бәйләү сөйләмне камилләштерүдә уңай нәтиҗәләр бирә.

Сөйләм үстерүнең ике юлы – телдән һәм язма сөйләм үстерү юлы бар. Ләкин алар бербөтен барлыкка китерүче ике өлеш кебек. Язма сөйләмнең дөреслеге телдән сөйләм сыйфатына бәйле. Телдән сөйли, җавап бирә, фикерне оештыра белмәү язма сөйләмнең өзек – сыныклыгына китерә. Аннары белемле, фикерле укучы үз уен язмача да, телдән дә төгәл әйтә белергә тиеш бит.Телдән һәм язма сөйләмгә куелган таләпләр дә уртак: эчтәлекле булу, төгәллек, ачык, бәйләнешле, ышандырырлык булу, әдәби тел нормаларына туры килү, эмоцианальлек. Кызганычка каршы, бүгенге заман укучылары үз фикерләрен язма рәвештә түгел, хәтта телдән дә начар әйтәләр. Шуның өчен, тел дәресләрендә төрле метод һәм алымнар ярдәмендә укучыларның сөйләм телен үстерү һәр укытучы алдында торган актуаль мәсьәлә. Мин дә үз курс эшемдә бу теманы төптән тикшереп, аның нечкәлекле якларын өйрәндем.

Татар теле дәресләрендә сөйләм телен үстерү чарасы буларак лексика һәм фразеология өстендә эш– хезмәтемнең объекты булып тора. Мәктәптә туган тел дәресләрендә укучыларны лексика һәм фразеология бүлекләренә төшендерү – курс эшенең төп максаты итеп билгеләнде. Бу максатка ярашлы без түбәндәге мәсьәләләрне хәл итүне бурыч итеп алдык: 

Татар теле дәресләрендә укучыларның сөйләм телен үстерү әһәмиятен билгеләү.

Сөйләм телен үстерү чарасы буларак лексика һәм фразеология өстендә эш үзенчәлекләрен булдыру.

Хезмәттә сөйләм телен үстерү буенча лексика һәм фразеология бүлекләре өстендә бер төркем нәтиҗәле алымнар билгеләнде.

Куелган бурычларны хәл итү өчен Г.Ф.Саттаровның Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикалары төп чыганак буларак кулланылды. 

Курс эше кереш, төп өлеш ике бүлектән, йомгак һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.





























ТӨП ӨЛЕШ

1. ИКЕНЧЕ БУЫН ФЕДЕРАЛЬ ДӘҮЛӘТ БЕЛЕМ БИРҮ СТАНДАРТЫ ШАРТЛАРЫНДА УКУЧЫЛАРНЫҢ КОММУНИКАТИВ КОМПЕТЕНЦИЯСЕН ҮСТЕРҮ

Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандарты нигезендә милли кыйммәтләр, универсаль уку гамәлләре һәм бәяләү системасы формалаштыру тора. Укытуда предмет нәтиҗәләре генә түгел, ә шәхси һәм предметара (универсаль уку) нәтиҗәләр гамәлләре дә булдырылырга тиеш. Әгәр, укучыда универсаль уку гамәлләре формалаштыра алсак, бала мәктәптә алган белем-күнекмәләрне укыту-тәрбия процессында гына түгел, ә реаль тормышта да куллана ала.Укучыларыбыз үзенә үзе ышанган, мөстәкыйль эш итә торган, конкурентлылыкка сәләтле, дөрес аралашу серләрен белүче, рухи дөньясы бай, иң матур кешелек сыйфатларына ия була. Бу зур максат һәм бурычлар. Бала күп вакытын мәктәптә уздыра. Һәм максат, бурычларга ирешү укыту-тәрбия процессына керергә, дәреслекләр эчтәлегенә салынырга тиеш һәм дәрестә максатка ирешелү мәҗбүри таләп .

Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандартында көтелгән нәтиҗәләр өч төрле: шәхескә кагылышлы, предмет нәтиҗәләре, метапредмет нәтиҗәләре.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр - укучының үзүсешкә әзерлеге һәм төрле яклап камил, иҗади үзүсешкә сәләтле, милли гореф-гадәтләр, Россия Һәм Бөтендөнья культурасы кыйммәтләре нигезендә тормышта үз урынын тапкан шәхес булып формалашу, поликультуралы һәм полилингваль дөньяда турыдан-туры мөстәкыйль эшчәнлек алып барырлык, җаваплы, продуктив, интеллектуаль, оештыруга сәләтле сыйфатларга ия укучы тәрбияләү.

Метапредмет нәтиҗәләре универсаль уку гамәлләре формалаштыру программалары һәм шулай ук барлык укыту программаларын үзләштерү нигезендә формалаша.

Предмет нәтиҗәләре һәр укыту предметының аерым үзенчәлеген һәм фәнни нигезләрен үзләштерү, аны үзгәртә алу һәм куллана белү күнекмәләрен күздә тота.

Бу нәтиҗәләргә бары тик укучылар эшчәнлеген эшлекле якын килү методына нигезләнеп, укучылар эшчәнлеген оештырганда гына ирешеп була.

Уку эшчәнлеген дөрес оештырганда укучы шәхес буларак формалаша, укыту процессына, объектына, шартларына, нәтиҗәләренә мөнәсәбәтен күрсәтә. Ул үз эшчәнлеген оештыруга сәләтле була.

Дәресләргә проблемалы, танып-белү күнекмәсен үстерүгә гамәли күнегүләр кертү зарур. Алар алынган белемне яңа җирлектә кулланырга, эшчәнлекнең гомуми ысулын формалаштыруны, эзләнүле күнекмәләр булдыруны күздә тота.

Һәм инде күнегүләр, эшчәнлек нәтиҗәсендә укучы теләсә нинди мәгълүматны адекват кабул итәргә, башкаларга аңлаешлы итеп җиткерергә өйрәнә.

Татар теле курсының төп бурычы-аңлап дөрес укырга, сөйләргә, грамоталы язарга һәм дәреслек белән эшләргә өйрәтү.Ә бу күнекмәләр укучының әдәби тел нормаларына туры килгән сөйләмендә, фикерен телдән һәм язма әйтеп бирә алуында күренә.

Татар теленнән укыту-методик комплектларының концептуаль нигезе аның коммуникатив һәм танып-белү юнәлеше.

Телне, аның төп төшенчәләрен һәм кагыйдәләрен үзләштерү сөйләмдәге коммуникатив белем һәм күнекмәгә бәйле.Һәм инде шул аларга гамәли һәм функциональ юнәлеш өсти дә.

Укытуның коммуникатив юнәлеше укучыларга телне аралашу чарасы буларак үстерү, кирәкле мәгълүматлар туплау, телдән һәм язма сөйләмне камилләштерү мөмкинчелеге бирә.

Укытуның танып-белү юнәлеше, телнең танып-белү чарасы буларак, белем формалаштыру, логик һәм образлы фикерләүне үстерүне күздә тота. Бу дәреслеккә кертелгән текстларны күп максатта куллануны таләп итә.

Дәрес структурасын күзаллау, төзү бу очракта укытучыдан  шактый иҗадилык таләп итә. Укытучыга дәрес структурасы буенча төгәл күрсәтмә юк. Ул Федераль  дәүләт гомуми белем бирү стандартында күтәрелгән мөһим таләпләрне исәпкә алып, дәрес стуктурасын үзе төзи. Әмма бер дәрес кысасында укытучы нинди нәтиҗәләргә, ничек ирешәсен ачык күзалларга тиеш. Укучыга нәтиҗәле белем алу өчен эффектив ысуллар кулланып, уңай шартлар булдыру укытучының бурычы һәм шул ук вакытта һөнәри осталыгын күрсәтү мөмкинлеген бирүче чара.


1.2. Татар теле дәресләрендә сөйләм телен үстерү әһәмияте

Туган тел- халыкның рухы, җаны, иң әһәмиятле билгесе. Телдә һәм тел аша халыкның милли психологиясе, характеры, фикерләү һәм иҗат үзенчәлекләре ачыла, шулай ук аның тарихы, культурасы чагылыш таба. Шуңа күрә туган телне өйрәнү һәм саклау иң зарур эшләрдән санала.

Тел – кешеләрнең бер-берсе белән аралаша торган иң әһәмиятле чарасы. Фикерләү һәм культурага ирешү коралы. Бүгенге заман укучысы менә шул корал белән оста эш итә беләме, фикерләрен ачык һәм төгәл итеп белдерә аламы соң? Кызганычка каршы, һәрвакытта да алай булмый. Кайбер балаларның сөйләвен тыңлау яки язганын уку күңелсез була.

Укучыларның телдән һәм язма сөйләмнең югары культурасына ия булуы, туган телнең барлык чараларыннан, стилистик байлыгыннан тулы һәм дөрес файдалана белүе – һәркайсы тел укытучысының изге бурычы.

Мәктәптә укучының гоммуми үсеше, барлык уку предметлары буенча өлгереше, грамоталылыгы аның үз фикерләрен ни дәрәҗәдә эчтәлекле, логик эзлекле, ачык һәм дөрес итеп белдерә алу сәләтенә бәйле. Укучы үзләштерә торган тел нормаларына фонетик, лексик, морфологик, орфографик, синтаксик һәм пунктуацион законнар һәм кагыйдәләр керә; бәйләнешле/ контекстлы/сөйләмнән файдалану алымнары һәм стилистик нормалар да шуларга өстәлә. Укучы һәр сүзгә карата “Мин аны дөрес әйтәмме? Дөрес язаммы? Дөрес аңлыйммы?” дигән сорау куя белергә тиеш.

Язма сөйләм телен үстерүнең әһәмиятле бүлеге – укучыны җөмлә төзи белергә өйрәтү. Укучылар хикәя, сорау, боерык, ияле, иясез, җыйнак һәм җәенке җөмләләр һәм ике –өч гади җөмләдән торган кушма җөмләләр төзи белергә тиешләр. Язма сөйләм үстерүдә бәйләнешле яки контестлы сөйләм төзи белү аеруча әһәмиятле. Бәйләнешле сөйләмнең үз алымнары, нормалары бар.Иң элек бәйләнешле текстка кергән аерым җөмләләр үзара бәйле булырга тиеш. Алар билгеле бер тәртипкә куела, бербөтен барлыкка килерлек итеп, бер эчтәлек астына берләштерелә.

К.Насыйри грамматиканы өйрәнү максатын билгеләгәндә үк (“Сөйләшкәндә вә язганда телне хатадан сакламактыр”) телдән һәм язма сөйләм үстерүне күз алдында тота. Ана телендә сөйләгәндә, язганда сүз сайлый белүгә, сүзләрне дөрес әйтүгә, куллану принципларына, стилистик алымнарга игътибар итә (“Нәмунә”, “Кавагыйде китабәт”).

Г.Ибраһимов “Татар телен ничек укытырга?” исемле китабында ана теле дәресләрендә телдән һәм язма сөйләм үстерүгә аеруча зур игътибар юнәлтә.“Сөйләм яшәүдә нинди зур урын тотса, язып аңлату да хәзерге мәдәни хәятта аннан аз ким әһәмиятле,”- ди ул [6: 15]. Баланың сөйләргә өйрәнүен ул язарга өйрәнү өчен хәзерлек итеп аңлый һәм аның юлларын да күрсәтә:

а) эчтәлекле логик эзлекле итеп сөйләтү,

б) сюжетлы рәсемнәр буенча сөйләтү,

в) укучылар белән әңгәмә сәгатьләре үткәрү.

Хәзерге программаларда, методика китапларында һәм мәкаләләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә язма сөйләм телен үстерү сүзләрне әдәби дәрес әйтү өстендә, сүз, җөмлә, бәйләнешле сөйләм өстендә эшләү, телдән һәм язма сөйләм өстендә эшләү дип, киң мәгънәдә аңлатыла. Язма сөйләм үстерү логик фикерләү сәләтен үстерү белән дә тыгыз бәйләнгән. Грамматик, пунктуацион, орфографик яктан дөрес булган, тирән эчтәлекле итеп логик дәрес төзелгән сөйләм генә камилләшкән язма сөйләм булып санала. Фикерләү сәләте һәм сөйләм осталыгы үсү әдәбият һәм тел дәресләре белән табигый үрелеп бара һәм сөйләм өстендә эшләү элементлары һәр дәрестә була.

Тел байлыгы җитмәү аркасында, укучылар башка фәннәр буенча да материалны эзлекле итеп сөйләп бирә алмыйлар. Аларда тел күнекмәләре җитәрлек булмау мәктәптә уку-укыту эшләрен тиешле югарылыкта алып барырга комачаулый. Шунлыктан татар теле укытучылары тел курсының бөтен тармаклары (фонетика, орфография, морфология, синтаксис һәм пунктуация) буенча үткәрелгән барлык тип дәресләрдә һәм әдәбият дәресләрендә дә, төрле күләмдә һәм төрле метод-алымнар кулланып, укучыларга сөйләү һәм язу күнекмәләре бирү эшенә зур урын бирәләр. Хәтта тел байлыгын үстерү буенча аерым дәресләр оештыралар. Шулай эшләгәндә генә, укучыларның гомуми культурасы үсә һәм алар барлык яктан да грамоталы шәхес булып тәрбияләнәләр. Укучылар мәктәптән дөрес сөйләргә өйрәнеп, оста сөйләшерлек дәрәҗәдә әзерләнеп, үз фикерләрен язма рәвештә төпле билгеләп чыгарга тиешләр.

Сөйләм һәм язу телен үстерү укытучыдан туктаусыз хезмәт таләп итә. Тел дәресләрендә сөйләмгә һәм язуга тигез урын бирү, укучыларда җитәрлек күнекмәләр булдыру – укытучының төп максаты. Моның өчен дәреслекләрдә бирелгән төрле күнегүләр, мөстәкыйль эшләр үткәрү, төрле диктантлар яздыру кебек эшләр өстенә, тагын түбәндәге эшләрне дә, төрледән-төрле метод һәм алымнар да куллану уңышлы нәтиҗәләр бирәчәк һәм язма сөйләм телен үстерүнең әһәмиятен дә билгели алачак.

1) картина,сюжетлы рәсемнәр яки видеоязмалар күрсәтеп, шуларның эчтәлеген сөйләтү һәм соңыннан сочинение итеп яздыру яисә, изложение өчен алынган текстны укып, аның эчтәлеген сөйләтү, соңыннан аны яздыру;

2) чыгыш ясарга өйрәтү һәм чыгыш язу;

3) сыйныфтагы чыгышларына яки җавапларына бәя бирү яисә рецензия язу,аның уңышлы һәм кимчелекле якларын күрсәтү;

4) төрле төрдәге иҗади биремнәрне үтәү;

5) сүз, эпиграфлар белән эшләү, фразеологик эш, план төзү, докладлар, рефератлар язу, конспектлар,тезислар төзү.

Әлеге алымнар укучыларны иҗади эшләргә, игътибарлы булырга, үз фикереңне язма рәвештә оештырырга, иҗади уйларга,хәтерләрен үстерергә, фикерләргә, эзләнергә, дәлилләргә, нәтиҗә ясарга, грамоталы язарга өйрәтә.

Язма сөйләм телен үстерү эшләре грамматика, орфография, пунктуация һәм әдәбият дәресләре белән дә тыгыз бәйләнештә үткәрелә. Билгеле, башка фән укытучылары да укучыларны дөрес, грамоталы язарга өйрәтүгә игътибар итәргә тиешләр. Бу яктан да, фән укытучылары белән берлектә, бәйләнешле сөйләм үстерү буенча төрле эшләр оештырырга мөмкин. Әлеге темага караган киңәшмәләр (“Фәннәрнең бәйләнеше”), “Математика бездә кунакта”, “Пушкин һәм Тукай” кебек интеграль язма эшләр оештыру уңай нәтиҗәләр бирәчәк.

Татар теле һәм әдәбият дәресләре укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстереп кенә калмый, тәрбия дә бирә.

Укучыларның язма телен үстерү, әлбәттә, бу хатасыз язу, орфографик яктан белемле булуны да таләп итә. Хатасыз язарга өйрәтү өчен кирәкле орфографик күнегүләр сайлаганда, иң элек орфографиянең принципларына мөрәҗәгать итәләр. Һәр тел өчен иң җайлы, уңайлы ысул – сүзне ишетелгәнчә язу,фонетик принцип. Татар теленең үз сүзләре, нигездә, фонетик принцип буенча, ничек әйтелсә – шулай языла. Академик грамматикада: «Татар әдәби телендә сүзләр ничек, нинди авазлар белән әйтелсә, шулай языла, – бу безнең орфография өчен төп кагыйдә», – дип күрсәтелә.

Бу тәгъбир баланың хатасыз яза алуы аның уку осталыгына бәйле икәнлеген аңлата. Әгәр бала беренче сыйныфта ук сүздәге хәрефләрне дөрес авазлаштырып, төшереп калдырмыйча, урыннарын алмаштырмыйча, артык хәрефләр өстәмичә, сыйфатлы укуга ирешсә, аның уку осталыгы һәм грамоталы язу сәләте дә камил булачак. Иң элек укучыда сүзнең дөрес график образын формалаштырырга кирәк. Төрле илләрнең психологлары, методистлары баланың аңына хаталы язылган сүзне беркетеп, теркәп куярга ярамаганлыгы турында кисәтә. Нигездә, бу хәлнең килеп чыгуына язма эшләрдәге хаталар өстендә эшләү сәбәпче була. Бу эш, гадәттә, хаталы язылган сүзне ун яисә тагын да күбрәк тапкыр дөрес итеп яздырудан гыйбарәт. Ләкин укучы, шул сүзне соңгы тапкыр язганда, барыбер үзенчә, хаталы итеп яза. «Язгач укып төзәтү гадәте булган балада дөрес язу күнекмәсе озак формалаша», – дип искәртә күренекле методист С.Г.Вагыйзов [5: 272]. «Народное образование» журналының баш мөхәррире А.М.Кушнир, шулай УК, «Хаталар өстендә эшләү дөрес язу күнегүләренә бирелгән вакытны ун тапкыр артык исраф итә» дигән фикердә тора һәм, сүзнең дөрес график образын тудыру өчен, орфографик күнегүләрне күчереп язудан башларга тәкъдим итә. Ләкин бу аң эшчәнлегенә бәйсез, автоматик рәвештә күчереп язу булмый. Укучыга алдан ук максат куела: текстны бер хатасыз күчереп язарга кирәк, чөнки эшнең беренче хатага хәтле булган өлеше генә исәпкә алыначак. Шулай итеп, күчереп язу бала өчен максатчан эшчәнлеккә әверелә, ул акылын эшкә җигеп, игътибарын көчәйтеп, туплап эшләргә тиеш була.[14: 37]

Башкарылган эштә хаталар төзәтелми, хатасыз язылган өлеш хаталы өлештән горизонталь сызык белән генә аерып куела, һәр дөрес язылган юл өчен бер балл бирелә. Укучы үзе сызыктан соң булган юл ни өчен исәпкә алынмаганын үзлегеннән тикшереп карый, хатасын таба һәм укытучының хаклы икәнлегенә ышана. Бу инде балада Федераль дәүләт белем бирү стандарты (ФДББС) таләп иткән үзтикшерү компетенциясе формалаша башлауны аңлата. С.Г.Вагыйзов күчереп язуның өч төрен аерып күрсәтә

[5: 207].

Шулай итеп, мәктәптә укучыларның сөйләм телен үстерү – тел укытучыларының алдында торган бурычы. Бүгенге заман укучылары үз фикерләрен начар формалаштыралар. Ләкин шуңа карамастан төрле метод һәм алымнар, эш төрләре белән укучыларның логик эчтәлекле, аһәңле, грамоталы, тирән фикерле язма сөйләм телен булдыруы аерым ачык. Үз тәҗрибәсеннән, теоретик белемнәреннән һәм үзенең әзер булуннан чыгып, һәр татар теле укытучысы бу проблема өстендә эшли һәм үз методын, алымнар системасын булдыра. Алдагы бүлектә сөйләмне үстерү буенча нәтиҗәле булган лексика һәм фразеология өстендә эш төрләре тикшерелде.







































2. ТЕЛ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ УКУЧЫЛАРНЫҢ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ЧАРАСЫ БУЛАРАК ЛЕКСИКА ҺӘМ ФРАЗЕОЛОГИЯ ӨСТЕНДӘ ЭШ

2.1. Мәктәптә укучыларның лексика бүлеген үзләштерү методикасы

Татар теле лексикасын үзләштерү башка чит телләрдәге лексикасы үзләштерү кебек үк күнегүләргә таянып килә. Ләкин рус балаларына татар лексикасын өйрәткәндә телебезнең үзенчәлекләрен дә истә тотарга кирәк.

Татар теле сүзлек составын үзләштергәндә авыр яклары булып түбәндәгеләрне атап үтеп була:

1) татар теленең лексик байлыгы гаять зур: аңарда бик күп тарихи сүзләр, архаизм, кайтарылган сүзләр зур күләмдә очрый;

2) татар телендә аның төп сингармонизм канунына буйсынмаган гарәп һәм фарсы алынмалары катламы шактый зур;

3) татар телендә сүзләрнең күчерелмә мәгънәләре хәйран күп;

4) татар сүзе белән рус сүзе мәгънәләре арасында зур аермалар бар.

Хәтта шул ук вакытта татар теленә өйрәнүдә укучылар өчен күпмедер җиңел моментларны да күрсәтергә мөмкин. Беренчедән, һәр ике телдә булган уртак сүзләр шактый. Бу, беренчедән, төрки телләрдән рус теленә күп гасырлар элек кергән алынмалар:башмак, башковитый, балык, хозяин, казначей, лошадь, каурый, караковый, карий, саврасый, игреневый, товар, товарищ, тамга, арба, тушканчик, апенча, тюмень, арык, алтын, деньги һ.б. Икенчедән, гасырлар буе янәшә яшәү нәтиҗәсендә татарлар да рус теленнән йөзләрчә сүзләр кабул иткәннәр: өстәл, ыстанса, бүрәнә, сумала, эскәтерт, эскерт һ.б. Өченчедән, рус теле совет чорында халыкара аралашу теле буларак бөтен СССР җирендә яшәүче халыклар телләренә күп кенә яңа сүзләр керде: колхоз, персидәтел (рәис урынына), космос, ракета һ.б. Дүртенчедән, рус теле аша Европа телләреннән дә меңләгән сүзләр кергән һәм кереп тора: армия, грамматика, король, император, химия, физика, кафедра һ.б. Хәзерге чорда да андый сүзләр шактый: компьютер, лизинг, бейсбол, маркетинг, менеджер, принтер һ.б. Бишенчедән, татар телендәге сүзләрнең күпчелеген бер тамырдан ясалган сүзләр тәшкил итә. Агглютинатив тел буларак монда тамыр үзгәрми: яңа сүз ясалса да, сүзнең формасы үзгәрсә дә, сүзнең тамыры сакланып килә. Мәсәлән: баш, башлык, башмак, башлану, башта, башлы, башка-баш, башлангыч, башак һ.б. сүзләрнең мәгънәләрендәге уртаклыкны эзләп табып була. Бу – баш сүзе, ул һәрвакыт голова, начало мәгънәләре белән бәйле. Димәк, рус укучысы баш дигән сүзне истә калдырса, шул тамырны тыңлаган, күргән, укыган, язган саен, ул аның мәгънәсен аңлый ала [8: 120].

Бу кагыйдә түгел, һәм монда очрак чыганаклар да табып була. Мәсәлән: аш, ашханә, аш-су, ашый, ләкин ашыга. Һәм бу күренешкә сак булып кына таянырга мөмкин.

Яңа сүзләрне өйрәнү – укучының лексик байлыгын арттыру күп кенә теоретик проблемалар тудыра. Беренчедән, бу лексик минимум төшенчәсен аңлау. Ф.С. Сафиуллина фикере буенча, «ипилек, тозлык белү» өчен 500 сүз җитә дигән карашны яклап килә. Телнең өйрәнүнең башлангыч этабында шуның белән чикләнергәдәмөмкин» [8: 104].

Хәзерге татар телендә бу лексик минимум билгеләнгән дип әйтергә була, ләкин күп кенә әсбапларда, кулланмаларда, хәтта рус мәктәп балалары өчен төзелгән дәреслекләрдә дә лексик минимум кагыйдәсе еш кына эшләми.

Яңа сүзләрне өйрәнү берничә этаптан тора: 1) яңа сүзләрне тәкъдим итү; 2) яңа сүзләрне үзләштерүне оештыру; 3) өйрәнгән сүзләрне кабатлауны оештыру һәмузләштерүдәрәҗәсентикшерү [8: 104].

Яңа сүзләрне тәкъдим итү мәсьәләсе һәм кабатлау проблемалары андый ук актуаль түгел хәзерге көндә. Ләкин ул өлкәләрдә да лексиканы өйрәнгәндә киң карала (әйтик, урыс телен чит тел буларак укыту методикасында).

Хезмәттә күбрәк яңа сүзләрне үзләштерүен оештыру мәсьәләсенә туктарга булдык. Бу өлкәдә күпләгән ысул бар, ләкин бүгенге көндәге әсбапларда һәм дәреслекләрдә аларның бик азы гына кулланышта йөри.

Яңа сүзне үзләштерүдә түбәндәге ысулларны санап китеп була:

1. Күрсәтмәлектән файдалану. Яңа сүзгә аңлатма биргәндә, күрсәтмәлек иң уңайлы чараларның берсе. Әлбәттә, бер-берсен аңламый торган, төрле телләрдә сөйләшә торган ике кеше очрашса, алар нәкъ бу ысул белән кулланырлар иде.

Күрсәтмәлекнең өч төре бар: 1) җисми (предметның үзен күрсәтеп атау); 2) рәсем белән (картина,схема һ.б.); 3)хәрәкәт белән (эшне эшләү һәм аны атау).

Күрсәтмәлек ысул беренче чиратта башлангыч мәктәптә кулланыла дип санала, ләкин бу чараны югары сыйныфларда да, хәтта югары уку йортларында да кулланырга мөмкин. Бүгенге көндә бу ысул кулланыр өчен күп кенә рәсемнәр җыелмасы, техник чаралар, таблицалар, схемалар кулланырга мөмкинлекләр бар.

2. Тасвирлаудан файдалану. Бу ысул укучының үзләштергшән лексикасына таянып яңа сүз кертүне аңлата. Мәсәлән: сабантуй – татар халык бәйрәме; калфак – хатын-кызның баш киеме. Ягъни: ашамлык – аны ашыйлар; аяк – аяк белән йөриләр, трамвайның аягы юк, кешенең ике аягы бар, этнең дүрт аягы бар һ.б. Кайвакыт бу ысул эчендә комментарий да кулланырга мөмкин. Комментарий – мәгънәсе аңлатыла торган сүзнең сыйфатлары күрсәтелгән кечкенә текст һәм аны теге яки бу милли колоритлы әйбергә карата еш кулланырга була. Мәсәлән: өчпочмак – милли ашамлык. Ул өч почмак кебек була. Аңа бәрәңге, ит, суган, май, тоз кирәк.

Тасвирлаудан файдалану ысулы укучы белән моңа кадәр үзләштерелгән лексиканы да кабатлауга ярдәм итә.

3. Санау алымын куллану. Бу чараны өлешләр аша бөтенне яисә ыру-төр төшенчәләр аша сүзнең мәгънәсен аңлатканда кулланалар. Мәсәлән, яшелчә – бәрәңге, кыяр, кәбестә, кишер, чуган; уку әсбаплары – каләм, карандаш, сызгыч, бетергеч, дәфтәр.

4. Ыру сүзгә күрсәтеп аңлату. Бу алым түбәндәгедән гыйбарәт: бер конкрет сүзне алалар да, аңлатмыйча гына билгеле бер төркемгә кертеп куялар. Мәсәлән: гәет бәйрәме – уразадан соң дини бәйрәм; каен – агачның бер төре: кара елан – агулы елан һ.б.

5. Синонимнардан файдалану. Укучы яңа кертелә торган сүзнең синонимын инде өйрәнгән булырга тиеш. Синонимнар белән кулланганда, аларның арасындагы нинди дә булса аермасын билгеләу кирәк. Туп-тулы синонимнар телгә бик сирәк була. Алар стилистик, мәгънәви ячисә тарихи яклары белән аерылып торалар. Бу аермалар әһәмиятле булганда, алар турында әйтелергә тиеш. Мәсәлән: ләкин, ә – икесе дә каршы куючы теркәгечләр, Ләкин – кискен каршы куюны белдерсә, ә – җиңелчә каршы куюны белдерә.

6. Антонимнардан файдалану. Әгәр антоним сүз укучыларга таныш икән, аның ярдәмендә мәгънәне аңлатып була. Антонимнар белән төрле уеннар, төрле башваткычлар һ.б. чараларны кулланырга мөмкин. Ләкин аларны кулланганда, бер искәрмә бар: сүзнең күпмәгънәлелеге белән сак булырга кирәк. Мәсәлән, куе чәй – сыек чәй. Монда куе – сыек антонимнар. Ә менә белеме сыек дип әйтәбез икән, аның антонимы күп булырМондый очракларда сүзнең мәгънәсен аңлату яңа сүз кергән контекстта булырга тиеш.

7. Сүзнең сүзъясалыш кыйммәтеннән файдалану. Сүз мәгънәсен сүзъясалыш кыйммәтеннән чыгып яңлатканда, укучылар сүзъясалыш мәгънәсен аңлыйлар, сүзъясалыш чылбырын күрә алалар, сүзнең морфемалар составын күзәтә алалар. Бу алым белән эшләгәндә, укучылар тамыр сүзне һәм форматның мәгънәсен белергә тиешләр. Әйтик, -лык/-лек кушымчасы белән матур, акыллы, батыр, каен, дөрес кебек сүзләрдән яңа сүзләр барлыкка китереп, укучылар кушымчаның мәгънәсенә төшенәләр.

8. Сүзнең эчке формасыннан файдалану. Бу алым сүз мәгънәсен аңлатуда күп кулланмый, чөнки эчке форманың ап-ачык очраклары күп түгел. Ләкин алар булган очракларда, алар белән кулланырга кирәк. Мәсәлән: тукран – тук-тук итә; сиксән – сигез + ун; үсемлек – үсә торган; көрәк – көри торган; түбәтәй – баш түбәсенә кия торган.

9. Көчле контексттан файдалану. Бу чара сүзне шундый контекстта куллануны күз алдында тота ки, укучылар үзләре аны уйлап таба алалар. Мәсәлән: мин сөйлим – ул тыңлый. Тегүче тегә – укытучы укыта. Эшче эшли. Кибетче кибеттә эшли.

10. Тәрҗемәдән файдалану. Сүзнең мәгънәсен аңлатуның иң нәтиҗәле алымнарыннан берсе дип тәрҗемәне саныйлар. Тәрҗемә башка ысулларга кушылып, һәрвакыт диярлек лексик төшенчәнең мәгънәсен билгеләргә ярдәм итә. Ләкин тәрҗемә интерференция күренешенә дә китерергә мөмкин. Лексик интерференция – туган телдәге һәм өйрәнелә торган телдәге сүзләрнең мәгънәләре иуры килмәү дигән сүз. Мәсәлән, я иду домой татарчага, әлбәттә, мин өйгә кайтам дип тәрҗемә ителергә тиеш. Ләкин еш кына аны рус балалары мин өйгә барам дип тәрҗемә итәләр [3:24].

Сүзне тәкъдим итү, аның турында беренчел аңлатма бирү лексиканы өйрәтү юнәлешендә әһәмиятле процесс булса да, ул әле башлангыч адым гына санала. Ул сүз белән алга таба эшләүнең ориентирларын гына билгели. Шуңа күрә яңа сүзләрне үзләштерүен оештыру да лексикага укытканда әһәмиятлеләрдән санала.

Сүзне үзләштерү өчен гадәти төрле күнегүләр кулланыла. Күнегүләр төрле булулары мөмкин, ләкин алар бөтенесе дә бер максатка юнәлгән: сүзләрне кулланырга өйрәтүгә.

Ф.С. Сафиуллина бу күнегүләрне ике төргә бүлә: әзерлек һәм коммуникатив (сөйләм) күнегүләргә.

Әзерлек күнегүләре укучыларны татар телендә, кертелгән яңа сүзләрне файдаланып, сөйләм эшчәнлеген өйрәнүгә әзерлиләр. Бу күнегүләр лексик берәмлекләрне хәтердә калдырырга ярдәм итәләр, аларның системалы һәм контрастив кыйммәтен, ягъни телдәге башка сүзләр белән мөнәсәбәтен һәм укучыларның туган телендәге эквивалентлары белән мөнәсәбәтен ачкыларга булышалар.

Коммуникатив (сөйләм) күнегүләр, лексик күнегүләрнең бер төре буларак, инде тәкъдим ителгән һәм үзләштерелгән лексик берәмлекләр җирлегендә ситуацияләргә бәйле сөйләм эшчәнлеген барлыкка китерәләр

[8: 115].

Шулай итеп, без кыскача укучыларга татар теле лексикасын укыту өлкәсендәге теоретик чараларны, методик ысулларны карап уздык. Алар ничек гамәлгә ашырылалар икәнен дәреслекләрдән белеп була.

Методикада эксперименталь юл белән расланган бер факт гаять кызыклы: сүзне ныклап үзләштерү өчен, уртача 15-25 тапкыр кабатлау кирәк икән. Ә менә сөйләм эшчәнлегенең продуктив төрләрен тәэмин итү өчен, күпме кирәклеге турында мәгълүматлар булмаса да, кабатлаулар саны күпкә артык булырга тиешлеге үзеннән-үзе аңлашыла булса кирәк.

Шуңа күрә, үтелгән сүзләрне кабатлау оештыру өчен, аларны барлык төрдәге күнегүләргә кертү төп чара булып тора. Шул ук чакта укытучының да контроль һәм хаталарны тикшерү системасы яхшы куелган булырга тиеш.

Әйтеп киткән ысулларга таянып, яңа сүзләрне оештыруында махсус күнегүләр зур урын алып тора. Шулай аларның төрләрен китерү кирәктер.

Монда, беренчедән, әзерлек биремнәрне билгеләп була. Бу биремнәрне кертеп, укучылар сөйләм эшчәнлегенә ярдәм итәләр. Монда 1) буш калган урыннарны тутыру; 2) сорау-җавап күнегүләре; 3) яңа сүзләр кертеп, кисәкләре функциясендә кулланып, сөйләм үрнәкләрен киңәйтү күнегүләре; 4) яңа сүзләрне төрле җөмлә үрнәкләрен киңәйтү күнегүләре һ.б.

Икенчедән, коммуникатив (сөйләм) күнегүләр, лексик күнегүләрнең бер төре буларак, инде тәкъдим ителгән һәм үзләштерелгән лексик берәмлекләр җирлегендә ситуацияләргә бәйле сөйләм эшчәнлеген барлыкка китерәләр.

Безнеңчә, өченчедән, рецептив күнегүләрне дә карап китү мөһим. Монда бер өлешен укучыларга таныш булмаган сүзнең мәгънәсен эзләп табуга этәргеч күнегүләр тәшкил итә.

Ф.С. Сафиуллина фикеренчә, “методика фәнендә тәҗрибәләр белән расланган бер нәтиҗә бар: яңа сүз беренче тәүлектә үк бик тиз онытыла икән. Шуңа күрә лексик күнегүләрне сүзләрне кертү белән үк, шул ук дәрестә эшли башларга кирәк” [8: 116].

Дәреслекнең лексика өйрәтү ягыннан уңышлы ягы дип, беренчедән, без текстларны әйтеп китәр идек. Текстлар гади, алар чын мәгънәдә лекчик минимумна нигезләнеп эшләнгән. Текстлар күбесе китапның авторлары тарафыннан язылган, һәм шуңа күрә алар киң таралган сүзләрне (алмашлыкларны, мәктәп белән бәйләнгән һәм һәр көнне очрый торган) кулланып язылганнар. Һәр текст астында кечкенә генә сүзлек тә бирелгән. Ул сүзлектә сүзләр (аларның текста кулланган формаларында) һәм сүзтезмәләр китерелгән. Мисаллар: чәчәкләр бәйләме – букет цветовтәрәзә төбе – подоконник  [8: 118]; монда, биредә – здесь [8: 119]; игътибар белән – внимательнотрамвай белән бара – едет на трамвае.

Тел үстерүгә багышланган күнегүләр төрлелеге белән аерылып тормыйлар. Иң еш очрый торган биремнәр: «Прочитайте и запомните», «Задайте вопросы», «Слушайте и выполняйте», «Скажите по-татарски». Бу күренешне, әлбәттә, дәреслекнең кимчелеге дип табарга була.

Кайбер темалар лексик минимумнан тыш сүзләр дә очрый, ләкин алар «Прочитайте и запомните» дигән күнегүләрне кермиләр. Мәсәлән: остаханә, чүкеч, балта, пычкы, кадак кага [10: 21]. Кайбер сүзләр, безнең фикеребезчә, башлангыч сыйныф рус балалары өчен катлаулырак. Шулай: кызгылт-сары – оранжевый, куе зәңгәр – темно-синий, шәмәхә – фиолетовый [9: 54]. Бу төсләр аларга рус теле дәресләрендә генә бирелә.

Дәреслекнең авторлары татар әдәбиятын һәм халык аваз иҗатын да онытмаганнар. Әйтик, бик уңышлы Муса Җәлил шигыйре кертелгән:

Таң ата бугай,

Әтәч кычкара:

Кикри-күк,

Кикри-күк! [10: 19].

Шулай ук уңышлы дип «Кәҗә белән сарык», «Кәкре каенны терәткән» кебек мәзәкләрне кертүне табып була. Һәм шул ук рәвештә авыр сүзләрне алыштырып татар балалар классигыннан өзек тә уңышлы: Абдулла Алиштан «Куян кызы». Мондый адаптацияләнгән текстлар, кызганычка каршы, рус балалары өчен күп түгел. Алар дәреслекләрдә дә сирәк күренә, аерым китаплар да юк дигәндәй.

Лексика үзләштерү принциплары.

Билгеле булганча, балалар психологиясе үзенең кызыксынучанлыгы белән аерылып тора. Алар төрле уеннарны (мәсәлән, бүгенге көндә компьютер уеннарын) олыларга карата тизрәк үзләштерә. Бала, беренчедән, һәрвакыт яңаны үзләштерергә омтыла. Бу яктан, нинди генә уен булмасын, аның информатик яңалыгы булмаса, бала баш тарта башлый.

Моннан без беренче принципны да билгеләп чыга алабыз:

Укучы бала татар лексикасын мәгълүматый яктан яңа итеп күрергә тиешле. Кызганычка каршы, бүгенге дәреслекләрдә без еш кына нинди дә булса коры һәм информацион яктан сай текстларны күзәтә алабыз. Еш кына алар нинди дә булса бәйрәмгә багышланган (мәсәлән, Белем бәйрәменә). Бала рус телендә дә, инглиз телендә дә шундый ук коры, кызыксыз текстларны укый. Һәм татар теле дәресендә дә ул бернинди үзенчәлекле яңалык ишетми.

Тел аша бала нинди дә булса кызыклы мәгълүмат алырга ирешә. Тел шул вакытта гына үзенең тулы гомере белән яши ала. Бала шуны сизеп тора һәм “кирәкмәгән” белән үз башын тутырмый. Ә яңа сүзләр өйрәнгәндә бу аеруча әһәмиятле.

Әмма шул ук вакытта урта сыйныф укучысы кайбер кызыклы булып тоелган мәгълүматны кабул итми. Мәсәлән, бер бик үзенчәлекле һәм урыны белән аеруча кызыклы дәреслектә мондый мәкалә табып була:

Дөньяда иң күп телләр – Яңа Гвинеяда. Монда 500 телдә сөйләшәләр.

Иң катлаулы тел – Дагестанда, табасаран теле. Анда 48 килеш.

А” авазы бөтен телләрдә дә бар. Иң күп сузык аваз – 55 – Вьетнамда седанг телендә. Ә менә абхаз телендә 2 генә сузык аваз.

Иң күп тартык – 85 аваз – Кавказда убых телендә; иң аз тартык – 6 аваз – ротокас телендә.

Иң күп аваз хәрефләре кхмер алфавитында – 72 хәреф.

Бүген дөньяда 65 алфавит билгеле [6: 63].

Дәреслек башка чит телләр укыту методикасына якын тора, һәм үзенең яхшы яклары белән дә билгеләнә. Әмма мондый мәкалә 5 нче сыйныф укучылары өчен кызыклы булыр, дип уйламыйм. Рус балалары өчен язылган дәреслектә мондый катлаулы һәм олыларга багышланган мәгълүмат укучыларны куркыта гына. Аларның хәтта югалып калулары ихтимал.

Шулай итеп, баланың мәгълүмат кырын киңәйтү өчен яңа өйрәнә телне куллану – аеруча әһәмиятле күренеш.

Икенче принцип – күнегүләр, текстлар эмоциональ һәм экспрессив яктан тулы булулары.

Бу принцип эмоциональ-ассоциатив методикасы нигезендә ята. Кызганычка каршы, ул дәреслекләрдә бик сирәк кулланыла. Бирелгән күнегү, текст, тема аларны эмоциональ яктан дулкынландыра, аларны уйландыра башларга тиешле.

Балаларда кызыксыну уятыр өчен бу ысул белән күп кенә бала язучылары куллана. Мисалны Ләбиб Леронның “кечтеки әкиятләр”ен китереп була:

Ни өчен кәҗә сагыз чәйнәми? Чөнки аның акчасы юк. Әгәр акчасы булса, юлында очраган һәр киоскка тукталып, һәр кибеткә кереп, ул теләсә нинди сагызны, әйтик, “Стиморол”, шикәрле-шикәрсез “Дирол”, “Бом-бимбом” ише букый-сукыйны сатып алып, шуларны өзлексез чәйни-чәйни ашау-эчүдән бөтенләй язар иде. Ул чагында Гайшә кәҗәнең шифалы сөтен дә эчә алмас иде, кәҗә мамыгыннан җылы шәл дә бәйли алмас иде. Менә бит хикмәт нидә! [5: 63].

Шулай итеп, без монда язучының баланы ниндидер гадәти булмаган ситуациягә этәрә, ә, икенчедән, ул эмоциональ ассоциацияләр тудырып килә.

Өченче принцип итеп татар телен өйрәнүдә укучының мантыйгына (логикасына) мөрәҗәгать итүне билгеләп китәргә була. Без монда чын рәвештә баланың фикер үсешенә йогынты ясый алабыз. Бу очракта тест рәвешендә бирелә торган биремнәрне кулланырга мөмкин. Мәсәлән:

Найдите правильный перевод:

Теплый                 1) яхшы

                              2) начар

                              3) матур

                              4) җылы

                              5) салкын

Мондый күнегүләр балада кызыксыну уята. Монда ул психологик яктан хата җибәрергә курыкмый башлый.

Әлбәттә, китерелгән принципны үтәгәндә, аеруча зур рольне башваткычлар уйнап килә. Алар 3 нче бүлектә китерелгән. Аларның кайберләре балалар өчен авыр кебек тоела, әмма укучылар мондый мәсьәләләрдән курыкмыйлар. Чөнки аларга әллә каян килеп чыккан проблемалар кызыклы.

Дүртенче принцип – текстларның сыйфаты үзенчәлекле, ситаутив һәм экспрессив булырга тиешле. Тел – ул текстлар җыентыгы. Укучыны текст белән эшләргә, аны кызыксындырып укырга өйрәтү – урта мәктәпнең төп бурычларның берсе. Алар мәгънәле тексты тулысынча үзләштерә белергә тиешләр. Кайвакыт аерым яңа сүзләрне аңламыйча да, алар текстның эчтәлегенә керешергә омтылалар. Монда без, әлбәттә, шул ук бала психологиясенә таянып, күбесенчә дәресләрдә бирелә торган текстларының корылыгын билгеләп китә алабыз.

Кызганычка каршы, текстлар һәм темалар бер китаптан икенче китапка күчеп йөриләр. Балага һәрдаими табигать матурлыгы, татар теленең кирәклеге, аның байлыгы (ул бит әлегә аны белми!), Ватанга, туган якка хөрмәт тәрбияләве белән мавыгып бертөсле текстлар бирелә. Укучы моны сизеп тора, һәм шундый текстларны кызыксынмыйча, салкын кабул итә. Еш кына бу гадәти нормага кереп

Шуңа күрә, монда шул ук тәрбияви нечкәлекләр яшерелеп һәм мәзәкле, кызыклы текстлары аша үтәлергә тиештер.

Беренче принципка караган күнегүләргә килгәндә, аларга карата түбәндәге текстларны китереп була. Бу текстлар нинди дә булса катлаулыгы белән аерылып тормыйлар, әмма алар балада кызыксыну уятып торалар. Бу текстларның төрле өлкәләргә каравы мөмкин. Мәсәлән, спорт, җәнлекләр дөньясы үзенчәлекләренә:

Кеше ничә ел яши? Кеше уртача 70-80 ел яши. Кеше кайчан бабай дип санала? Аның оныклары туганнан соң. Җиде яшьтә кеше мәктәпкә бара. Алтмыш яшьтә ул пенсиягә чыга.

Хайваннар ничә ел яши? Тиен 9-12 ел яши. Куян 7-8 ел яши. Бүре 15 ел яши. Төлке 10-12 ел яши. Арыслан 25-30 ел яши. Юлбарыс 40-45 ел яши. Аю 40-50 ел яши. Ат, уртача алганда, 40 ел чамасы. Сыер 20-25 ел яши. Дөя 40 яшькә кадәр яши. Болан 30 ел яши. Дуңгыз да 30 ел чамасы яши. Ә фил 150-200 ел чамасы яши.

Ә шулай ук гади, һәм балаларга якын булган мәгълүматларга. Түбәндәге текстан бала үзенә файдалы мәгълүматлар да ала, шул ук вакытта монда җөмлә структурасының бер төре кабатланып тора:

Уфа белән Мәскәү арасында ничә километр? Сигез йөз километр. Уфа Мәскәүгә трамвайлар барамы? Юк, Уфадан Мәскәүгә поездлар йөри. Бу ике башкала арасында самолетлар оча һәм автобуслар йөри.Уфа белән Казан арасы ничә километр? Уфадан Татарстанның башкаласына кадәр дүрт йөз километр чамасы. Автобус Уфадан Чаллыга кадәр өч сәгать ярым бара.

Шул ук туган як темасын түбәндәге текст аша ачыклап китеп була.

Уфада күпме кеше яши? Уфада бер миллион ике йөз мең чамасы кеше яши. Уфада троллейбуслар да, трамвайлар да, автобуслар да бик күп. Хәзер монда метро да төзиләр. Ә Стәрлетамакта күпме халык бар? Стәрледә алты йөз мең чамасы кеше яши. Монда троллейбуслар юк, ләкин трамвайлар һәм автобуслар күп.

Күргәнебезчә, монда туган як нинди дә булса табигать, соклану һәм патриотик хисләр аша ачылмый. Монда гади белешмә кебек текст бирелә. 

Эмоциональ-ситуативлык принцибы үзеннән-үзе бер методика чарасы булып тора ала. Бу бик сыйфатлы ысул, әмма аның белән сак куллану мөһим. Чөнки монда без мавыгырга тиеш түгелбез. Мәсәлән, экспрессивлыкны кирәкле дәрәҗәгә җитәр өчен берничек ачулану җөмләләр, баланың психикасына ятмаган ситуацияләр куллана алмыйбыз [8: 78].

Мәсәлән, монда еш кына татар халык авыз иҗатында мисаллар китереп була:

Безнең дә бар мәчебез,

Сезнең дә бар мәчегез.

Безнең мәче сезгә килсә,

Зинһар, ишек ачыгыз.

Бу мисалда татар теленә хас булган аһәңлек яңгырый, һәм ул балаларга мәгънәсе ягыннан аңлашылып тора.

Икенче мисал-күнегү – диалоглар китерү. Мәсәлән:

Исәнме, чит илдәге таныш булмаган минем кадерле дустым, киндерсюрприз! Сәлам, кәнишне! (Л. Лерон).

Монда балалар “таныш булмаган”, “кадерле” сүзләрен эмоциональ рәвештә эләктереп алалар.

Тагын бер ысул – күрсәтмәлектән куллану:

           

яңгыр    кояш      кар     яшенле яңгыр     җил     ай

 


җылы

җиләс

салкын (суык)

 


 

 

 

Төньяк

 

 

Көнбатыш

 

 

Көнчыгыш

 

Көньяк

 

 

Күргәнебезчә, мондый күнегүләрдә ситуативлык нәкъ күрсәтмәлек ярдәмендә биреп була. Монда укытучылар тарафыннан төрле рәсемнәр (мәсәлән, мәзәкле ситуацияләр, комикслар һ.б.) кулланыла ала [8: 82]. 

Алданрак билгеләнгән өченче принцип татар телен өйрәнүдә укучының мантыйгына (логикасына) мөрәҗәгать итүне билгеләп китәргә була. Без монда чын рәвештә баланың үсешенә йогынты ясый алабыз. Мондый биремнәр чын мәгънәдә укучыда кызыксыну гына түгел, ә уен рәвешендә бирелә торган күнегүләр булып торуы әһәмиятле. Монда безнең тарафтан түбәндәге мисаллар китерелә ала:

Берсе артык:

Үрнәк: өстәл         урындык            җөмлә

             кызыл        бара                   яшел

 

Аерым ситуациядә мәгълүмат принцибы белән бергәләштереп укучының логикасына, аның яңа сүзләр белүенә таянып эшләгән күнегүләргә тукталып китеп була.

Җөмләләр төзегез:

а)

Йөзү өчен

Чаңгыда йөрү өчен

Тимераякта шуу өчен

Футбол уйнау өчен

Шахмат уйнау өчен

Хоккей уйнау өчен

 

Теннис уйнау өчен

Яхтада йөзү өчен

Диңгез яки күл кирәк

Ракеткалар кирәк

Бассейн кирәк

Боз кирәк

Туп кирәк

64 шакмаклы аклы-каралы такта кирәк

кәшәкә (клюшка) кирәк

кар кирәк

 

Эт

Ат

Мәче

Сыер

Тычкан

Тавык

Кеше

Чыпчык

сарык

Бәэлди

Чыркылдый

Кыикылдый

Кешни

Чиный

Бернәрсә әйтми

Сөйләшә

Мөгри

мыраулый

 

Соңгы күнегү үзенең тематикасы ягыннан да кызыксыну тудыра. Чыннан да, кайсы телдә хайваннар ничек тавыш бирәләр? Бу – бик үзенчәлекле һәм балаларга башка мәгълүматлардан якынрак, һәм шул кызыксыну җәнлекләрнең исемнәрен хәтердә калдырырга ярдәм итә.

Бу кабатлау принцибын ачыклап килә торган күнегүләр. Монда без бер җөмлә конструкциясен гамәли рәвештә кабатланып килгәнен күрәбез. Шул ук вакытта балаларга кызыклы тематика да һәм башваткычлы уен да тәкъдим ителә ала [8: 92].

Текст белән эшләргә өйрәтү ысулларында, әйтеп киткәнчә,  аның мавыктыргыч һәм коры булмавы таләп итеп билгеләнә. Шул ук вакытта монда да без балаларга ниндидер яңа мәгълүмат бирәбез:

Өч сум акча булса, сагыз сатып алып була. Җиде сум акча булса, кечкенә шоколад алып була, икмәк алып була. Өч йөз сум акча булса, чалбар яки күлмәк алып була. Егерме мең сум акчаң булса, син яхшы компьютер сатып аласың. Ә инде йөз мең сум акчаң булса, яңа машина сатып алып була. Ә акчаң булмаса, бер әйбер дә сатып булмый. Чөнки бөтен әйбер өчен түләргә кирәк.

Лексиканы үзләштергәндә еш кына күпмәгънәле сүзләр очрый, һәм аларны өйрәнгәндә өстәге принципларны калдырырга тырышырга кирәктер. Ягъни аларның нигезендә каламбур төсле мәзәкләр китереп була. Мәсәлән, Роберт Миңнуллин, Шәүкәт Галиев авторлар шагыйрьләр әсәрләрен. Ә кайвакыт кыска мәзәкләр дә куллануы мөмкин:

Нигә бүген син соңга калдың соң?

Мин өйдән соң чыктым.

Ә нигә иртәрәк чыкмадың?

Ә иртәрәк чыгарга мин өлгермәдем.

Китап кибетендә:

Бер нинди дә булса яхшы укыла торган китап бирегез әле миңа.

Сезгә җиңелрәк китап кирәктер?

Авырлыгы турында борчылмагыз: мин машинада…

Еш кына яңа сүзләрне өйрәнү белән бергә балаларга яңа грамматик модельләрне дә бирергә җиңелрәк була.

Әлфия, иртәгә беренче лекция буламы, белмисеңме?

Буладыр инде…

Ә икенче лекциягә Искәндәр килә микән?

Киләдер…

Ә Рәмзия синең белән Чаллыга барамы соң?

Белмим, барадыр…

Нигә син гел «дыр» да «тыр» дип әйтәсең?

Киләчәкне кем белә?..

 

1. Горизонталь юлларга агач исемнәрен яз һәм билгеләнгән вертикалдә тагын бер агач исемен тап:

 

 

 

 

Н

 

 

 

 

 

У

С

 

К

 

 

 

 

 

 

 

Ш

Ы

 

 

 

 

К

 

Е

Н

 

 

 

 

 

 

И

Р

Ә

К

 

Җавабы:

 

И

М

Ә

Н

 

 

 

 

 

У

С

А

К

 

 

 

 

Ч

Ы

Р

Ш

Ы

 

 

 

 

К

А

Е

Н

 

 

 

 

 

Т

И

Р

Ә

К

 

 

2.  Табышмакларга җавапплар табып языгыз. Шуннан бишенче табышмакның җавабын билгеләнгән баганадан табырсың:

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1. Зәңгәр ашъяулык бөтен дөньяны каплаган

2. Аягы юк – ил гизә,

  Күзе юк – яшь түгә

3. Җәйге эссе көннәрдә

Мине сагынып көтәләр,

Мин аз гына күренсәм,

Качып-посып бетәләр.

4. Ял итәр дә йолт итәр,

Тигән җирен ут итәр.

5. Ул булса, көн була,

Ул булмаса, кем була?

 

Җавабы:

 

 

К

Ү

К

 

 

Б

О

Л

Ы

Т

 

 

Я

Ң

Г

Ы

Р

Я

Ш

Е

Н

 

 

 

 

3. Бөтен сүзләр дә А хәрефенә башлана. Рәт-рәт шакмакларны тутыр:

 

А

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1. Агач башында алтын йөзек,

Аның да бер яртысы өзек

2. Үзеңнән олырак яшьтәге кыз туган.

3. Алсу битле кыз үсте,

“Тып” итеп агачтан сикереп төште.

4. Сары төстәге затлы металл, байлыкны белдерә.

5. Әкиятләрдәге күп башлы зур елан.

 

Җавабы:

 

А

Й

 

 

 

 

П

А

 

 

 

Л

м

А

 

 

Л

т

ы

Н

 

Ж

д

а

һ

А

 

 

4. Бөтен сүзләр дә Б хәрефенә башлана. Рәт-рәт шакмакларны тутырыгыз:

 

Б

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1. Утта янмый, суда батмый

2. Баткаклыкта җылый, үзе чыкмый.

3. Аягы юк – ил гизә,

  Күзе юк – яшь түгә

4. Һәр кулда алар бишәр.

 

Җавабы:

 

Б

О

З

 

 

 

А

К

А

 

 

О

Л

Ы

Т

 

А

Р

М

А

К

 

Мондый күнегәләр үзенең катлаулыгына карамастан, кызыклыгы, яңалыгы белән аерылып тора. Бу мисаллар укучыларга тиз рәвештә яңа лексика берәмлекләрен үзләштерергә булышалар. Мондый башваткычларны чишүдән соң (укытучы ярдәмендә), балалар белән аерым сүзләр буенча диалоглар, әңгәмәләр төзү уңыш китерә.


2.2. Фразеологик күнекмәләр формалаштыру ысуллары

Тел белеменә караган фәнни хезмәтләрдә әйтелгәнчә, фразеология – телдә бер төшенчә белдерү өчен яраклашып катып калган тотрыклы тәзелмәләрне өйрәнә.

Билгеле булганча, фразеологизмнар – кимендә ике сүздән торган, күчерелмә мәгънәгә ия булган образлы сүзтезмәләр җыелмасы. Алар сөйләмдә әзер килеш кулланылалар, үзгәрмиләр.

Танып белү максаты укучыларның дөньяга карашын формалаштыруны, лексика һәм фразеологиядән ныклы белем бирүне, аларда эстетик сөйләм идеалын булдыруны күздә тотса, гамәли максат исә укучыларда лексик һәм фразеологик берәмлекләрне куллану күнекмәләрен булдыруга юнәлтелә, телнең төрләре тармакларындагы эш өчен (орфография, грамматика, укучыларның сүзлек запасын баету) алшарт булып тора.

Л.А.Веденская, М.Т.Баранов, Ю.А.Гвоздарев һәм башка галимнәрнең хезмәтләрендә билгеләп үтелгәнчә, фразеология бүлеген өйрәнү барышында укучылар түбәндәге белемнәргә ия булырга тиешләр:

1) фразеологиянең гомуми тел системасындагы урынын, төп үзенчәлекләрен, аларга нигезләнеп бүленеп чыккан төркемчәләрен, ясалыш ысулларын, тотрыклы сүзтезмәләрнең вазифасын, телнең фразеологик составы үзгәрү сәбәпләрен, төп фразеологик сүзлекләрне һәм белешмә китапларын күзалдында тоту;

2) тексттан фразеологизмнарны аерып ала белү, аларның җөмләдәге синтаксик ролен билгеләү, мөмкин булган очракларда фразеологик әйтелмәләрнең лексик мәгънәсен билгели белү, сөйләмдә аларның стилистик үзенчәлекләрен исәпкә алып куллану.

М.Т.Баранов әлеге таләпләрне тагын да ачыграк билгели. Аның фикеренчә, укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

1) сүзләрнең һәм фразеологизмнарның лексик мәгънәсен аера белү;

2) таныш сүзләр һәм фразеологизмнарның мәгънәсен аңлату;

3) контекстта сүз яки фразеологизмнарның кайсы мәгънәдә кулланылганын билгеләү;

4) тексттан өйрәнелгән лексик һәм фразеологик күренешләрне табу;

5) бирелгән тексттан лексик күренешләрне һәм фразеологизмнарны сайлап ала белү;

6) өйрәнелгән лексик күренешләрне һәм тотрыклы сүзтезмәләрне төркемли алу;

7) төрле аңлатмалы сүзлекләр, шул исәптән фразеологик сүзлекләрне дә куллана белү [4: 14].

Татар һәм рус телләрендәге күп кенә фразеологик берәмлекләр мәгънәләре белән генә түгел, формалары белән дә бер-берсенә туры киләләр. Мәсәлән: яблоко от яблони далеко не падает – алма агачыннан ерак төшми, кояш чыгу – восход солнца һ.б. Бу очракта рус телле укучылар татар фразеологизмнарын дөрес кулланырга тиз күнегәләр.

Укучылар, фонетик, лексик, грамматик минимумнарны үзләштереп, лингвистик һәм коммуникатив компетенциягә ия булырга тиешләр. Татар теле сөйләшү-аңлашу, аралашу чарасы буларак укытыла. Алар белемнәрен һәм күнекмәләрен төрле аралашу ситуацияләрендә куллана белергә тиешләр.

Укучыларның лексик күнекмәләрен үстерү өчен, сүзләрнең әйтелешен, язылышын, мәгънәсен, ясалышын, башка сүзләр белән бәйләнешен, сөйләмдә кулланылышын үзләштерү мөһим. Моның белән беррәттән, татар һәм рус телләрендәге сүзләрнең мәгънә ягыннан аермаларын күрсәтеп бару, рус телендә эквивалентлары булмаган сүзләрне аңлатып бирү дә сорала. Бу очракта укучыларның сөйләмендәге лексик-семантик хаталарны киметү мөмкинлекләре күбәя. Татар телендә(полисемия) күренеше киң таралган. Шуңа күрә укытучы сүзнең тиешле мәгънәсен контексттан чыгып сайлап алу күнекмәләрен камилләштерүгә дә аерым игътибар бирергә тиеш. Программада күрсәтелгәнчә, укучылар татар теленең фразеологик берәмлекләре белән танышырга, аларны танып белергә, сөйләмдә куллана белергә күнегергә тиешләр.

Укучыларның сөйләм телен үстерүдә уңышлы ысул буларак фразеология өстендә төрле эш формаларын тәкъдим итәм.

7 нче сыйныф укучылары өчен фразеологизмнарны өйрәтү күнегүләренә түбәндәге мисалларны китерергә мөмкин.

1. Фразеологик берәмлекләрне кулланып, җөмләләр төзегез.

золотые руки // мастер на все руки – алтын куллы; махнуть рукой – кул селтәү һ.б.

2. Фразеологик берәмлекләрдән җөмләләр төзегез.

обеими руками – дүрт куллап; семимильными шагами – дөя адымы белән һ.б.

3. Фразеологик берәмлекләр белән җөмләләр төзегез .

күз ачып йомганчы – в мгновение ока; ахыр чиктә – в конечном счете һ.б.

Мисаллардан күренгәнчә, әлеге күнегүләр балаларны татар һәм рус фразеологизмнарының эквивалентларын истә калдырырга, аларны сөйләмдә кулланырга өйрәтү максатыннан бирелгән.

Алга таба башка биремнәр дә очрый.

1. Фразеологик берәмлекләрне татарчадан русчага тәрҗемә итегез һәм җөмләләр төзегез.

Күзгә ташлану, ике сүз белән, үз кулына алу, от всего сердца, смотреть сквозь пальцы һ.б.

2. Фразеологик берәмлекләрне русчадан татарчага тәрҗемә итегез һәм җөмләләр төзегез.

Познать жизнь, считать врагом, мир тесен һ.б.

Әлеге күнегүләрне эшләүнең бер үзенчәлеге бар: бу күнегүләр сыйныфта эшләнергә тиеш, чөнки, беренчедән, укучыларның барысының да өендә татарча-русча фразеологик сүзлекләре булмаска мөмкин, икенчедән, аны тикшергәндә, укучылар үзләре язган фразеологизмнарны башкаларга җиткереп, иптәшләре тапканнары белән танышып, күбрәк мәгълүмат алалар. Әлеге дәреслектә фразеологизмнарны кулланып, сөйләм булдыруга юнәлтелгән күнегүләр дә бар.

1. Фразеологик берәмлекләрне диалогта файдаланыгыз.

Баш бала (первый ребенок); баш бармак (большой палец); баш бирмәү (не подчиняться) һ.б.

2. Фразеологик әйтелмәләрне чагыштырыгыз. Нинди аермалар бар?

Полтора Ивана – Алып кадәр; ни бельмеса не знает – әлифне таяк дип тә белми; пуп земли – Алланың кашка тәкәсе; денег куры не клюют – бездә акча бер букча.

Әлеге мисаллар укучыларның лексик күнекмәләрен тирәнәйтүгә юнәлтелгән һәм уңышлы сайланган дип әйтергә мөмкин.

8нче сыйныф дәреслегендә фразеологик берәмлекләрне ныгыту күнегүләрен шулай ук еш кулланырга мөмкин. Алар арасында түбәндәгеләрне атарга була:

1. Фразеологик берәмлекләрне русчага тәрҗемә итегез. Фразеологизмнар белән җөмләләр төзеп языгыз.

Баш вату, башка кермәү, баш кату, баш күтәрми (эшләү) һ.б.

2. Фразеологик әйтемнәрне укыгыз. Шулар белән җөмләләр төзеп языгыз, мәгънәләрен сүзлекләрдән карагыз.

Борын асты кипмәгән, борынын күтәреп (чөю), борын салындыру, борын төбендә, борын тыгу, борын төртү, борын җыеру, борынга сугу.

3. Фразеологик берәмлекләрне укыгыз. Татарчалары белән җөмләләр төзегез.

Приходить в голову – башка килү, знать как свои пять пальцев – биш бармак кебек белү һ.б.

Укучылар фразеологик берәмлекләрне аңлап кулланырга күнексәләр генә, аларның сөйләм телен үстерүдә уңышка ирешеп була. Моның өчен бу күнегүләр уңышлы булыр, дип саныйм.

1. Әйтемнәрне чагыштырып укыгыз. Аларны кулланып, диалоглар төзегез.

Алып кадәр – полтора Ивана; йөзгә бер тулмаган (не хватает одного до ста) – винтиков не хватает (винтиклары җитми); биш куллап (пятью руками)–обеими руками (ике куллап).

2. Фразеологизмнарны укыгыз. Аларны кулланып, кечкенә диалоглар төзегез.

Үз акылың белән яшәү – жить своим умом; акыллы баш – ума палата; сүзеңдә нык тору –стоять на своем; уң кулы – правая рука; башыннан ахрына кадәр – от корки до корки.

Фразеологизмнарны коммуникатив максатта куллану зур әһәмияткә ия. 9нчы сыйныфта укытучы яңа фразеологик берәмлекләр белән таныштыру эшен дәвам итә. Моның өчен төрле күнегүләр тәкъдим ителә.

1. Укыгыз, тәрҗемә итегез.

“Ләчтит сату” (лясы точить); “Баш әйләнә” (голова кружится).

2. Русча фразеологизмнарны татарча әйтегез.

Әлифне таяк дип тә белми, авызы колагына кадәр ерылган, кызыл кар яугач һ.б.

3. Фразеологизмнарны парлап әйтегез.

засучив рукав тырай тибү

след простыл истә тоту

зарубить на носу җиң сызганып

бить баклуши эзе дә калмаган

9нчы сыйныфта укучыларны фразеологизмнар белән таныштыру эше тагын да активрак алып барыла. Шуны да әйтергә мөмкин: укучылар фразеологизмнар белән кызыксыналар; алар белән бик теләп төрле биремнәр эшлиләр, ике телдәге берәмлекләрне чагыштыралар. Шуңа күрә бу төр биремнәрне дәреслекләргә күбрәк кертү мөһимдер.

10 нчы сыйныфта “Татар фразеологиясе” темасы өйрәнелә. Дәреслектә фразеологизмнарның килеп чыгышы, беренче фразеологик сүзлекләрнең төзелү тарихы һәм бу өлкәдә эшләүче галимнәр турында кыскача мәг

ълүмат бирелә. Күнегүләргә килгәндә, аларның түбәндәге төрләренә мисаллар китерергә мөмкин:

1. Бу фразеологизмнар сезгә танышмы? Аларның рус эквивалентларын әйтегез.

Эт белән мәче шикелле – как кошка с собакой; ике ут арасында – мең двух огней; эзе суынган – след простыл; кызыл кар яугач – когда на горе рак свистнет.

2. Рус телендәге фразеологизмнарның мәгънәләрен татарча аңлатыгыз.

язык заплетается, голова кружится һ.б.

3. Фразеологизмнарны тәрҗемә итегез.

Авыз ачу, авыз ачып өйрү, авыз да ачмау һ.б.

Алга таба төрле телләрдәге фразеологизмнарның күп очракта охшаш булуы, кайвакытта фразеологизмнарның төрле телләрдә бер үк мәгънә белдерүе, ләкин составлары буенча бер-берсенә туры килмәве турында әйтеп үтелә. Шулай ук бу дәреслектә коммуникатив биремнәр дә урын ала.

1. Түбәндәге фразеологизмнарны бер сүз белән әйтегез.

Чыпчык өйрәк, күгәрченнәр кебек гөрләшү, кесәсе калын, юл алу.

2. Таныш фразеологизмнарны кулланып, дустыгызга характеристика бирегез.

Мондый биремнәр укучының фикерләү сәләтен үстерергә, аларны мөстәкыйль рәвештә сөйләм булдырырга өйрәтәләр.

3. Түбәндәге җөмләләрдә фразеологик берәмлекләрне табыгыз.

Малалйлар моның бүрәнә аша бүре куу икәнен беләләр иде. Ул русча бер авыз сүз белми. Ул авылны күз алдына китерде.

4. Сүзлектән карап, фразеологизмнарны тәрҗемә итегез. Аларны кертеп микродиалоглар төзегез.

Бабье лето, открыть Америку, золотые руки, каши не сваришь һ.б.

Рус һәм татар телләрендәге фразеологизмнарны чагыштыру, охшаш якларын табу күнегүләре дә бирелә.

1. Рус һәм татар телләрендәге фразеологизмнарны чагыштырып укыгыз. Охшашларын табыгыз.

Телеңне йотарсың – язык проглотишь; инә төшәр урын юк – яблоку негде упасть һ.б.

2. Фразеологизмнарны кулланып, җөмләләр төзегез.

җиде буын, җиде кат җир асты, җиде юл чаты, җиде төн уртасы һ.б.

11нче сыйныф дәреслегендә фразеологизмнарны кабатлауга программа буенча каралмый. Шуңа да карамастан укытучы әдәби әсәрләрдән алынган өзекләрне укыганда, аларда очраган фразеологик берәмлекләрне табу, мәгънәләрен аңлату эшләрен оештыра ала. Китерелгән мисаллардан күренгәнчә, беренчедән, балаларның сүзлек байлыгын арттыруга юнәлтелгән. Икенчедән, алар ярдәмендә укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерүгә мөмкинлекләре арта. Өенчедән, укучылар ике телдәге фразеологик берәмлекләрне чагыштырырга, уртак һәм аермалы якларын билгеләргә күнегәләр. Бу исә аларның лингвистик компетенциясен үстерүгә китерә. Гомумән әйткәндә, татар теле дәреслекләренең авторлары, укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килә торган һәм тәрбияви әһәмияткә ия булган күнкгүләрне, тестларны шактый уңышлы тәкъдим иткәннәр.





































ЙОМГАК

Ана телен тиешле дәрәҗәдә үзләштерү – катлаулы процесс. Ул тел турында фән нигезләрен өйрәнүне, укучыларның тел байлыгын үстерүне, тел нормаларын үзләштерүне, бәйләнешле сөйләм һәм язу теле күнекмәләрен булдыруны, гомумән, сөйләм телен үстерү күнекмәләрен формалаштыруны үз эченә ала. Мәгълүм булганча, урта мәктәптә ана телен укыту программасында бу өлешләрнең һәркайсын өйрәнүгә билгеле күләмдә вакыт бирелә һәм эчтәлеге ачыла. Әмма методик кулланмаларда укучыларның язма сөйләм телен үстерү буенча конкрет эш төре күрсәтелгәне юк.

Укучыларның бәйләнешле сөйләм һәм язу телен үстерү проблемасы актуаль һәм киң проблема. Чөнки укучылар китап укырга яратмыйлар, кыска гына хикәя, әкият текстлары уку белән чикләнәләр. Шуның өчен дә укучыларның сөйләм телләре сизелерлек аксый. Бүгенге югары алга киткән техника заманында, туган тел укытучысы алдында иң әһәмиятле мәсьәлә тора: укучыларның сөйләм һәм язма телләрен үстерү. Бу – бер зур максатка ирешү, аның астында вак максатчыклар тора дисәк тә, хата булмас. Язма сөйләм телен үстерү өчен укучының грамоталы хатасыз язуы да, үз фикерен төгәл, эзлекле, логик әйтүе дә, матур эпитет, метафоралар кулланып телен җор итүе дә – укытучыдан тора.

Укучыларның сөйләмен үстерү, матур әдәбиятка, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү –тел укытуның төп максатларыннан берсе. “Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе-мәрҗән бар, белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр”,- дип бик белеп әйткән зирәк халкыбыз.Чыннан да, тел дәрьясының гаҗәеп кыйммәтле хәзинәсен эзли,таба, күрә белергә өйрәтү мөһим. Укытучы укучыларның сөйләм эчтәлегенә генә түгел, формасына, язылышына, сүзләр сайлавына, җөмлә төзүенә, нәфис, матур һәм бәйләнешле яза белүенә игътибар итәргә, шуңа өйрәтергә тиеш. Сөйләм телен һәм иҗади фикерләү дәрәҗәсен үстерүдә язма эшләр оештыру мөһим эшләрнең берсе булып кала бирә, алар укыту-тәрбия эшен оештыруда мөһим роль уйный.

Укучының сөйләм теле бай булу — гомуми интеллектуаль үсешенең бер өлеше.Дәресләрдә язма сөйләм телен үстерү өчен мөмкинлекләр бихисап һәм күптөрле. Тик аны һәрбер укытучы үзенчә башкара һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешергә омтыла. Әлеге хезмәттә мәктәптә укучыларның лексика һәм фразеология бүлекләре буенча сөйләм телен үстерүе тикшерелде, төрле метод һәм алымнар аерым каралды. Шулай итеп, укучыларның сөйләм телен үстерүдә берничә алымнар, күнегүләр системасы кулланырга мөмкин. Аларны система рәвешендә берләштереп, бердәм куллану яхшы нәтиҗәләр бирәчәк.





























ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ

1. Әсәдуллин А., Фәтхуллова К. Сөйләшергә тел булсын // Мәгариф. – 2001. – № 9.

2. Әсәдуллин А.Ш., Юсупов Р.А. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре. – Казан: Мәгариф, 1998.

3. Әминов А.Г., Әдһәмова Г.М. Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы. Казан: Татар. кит. нәшр., 1986.

4. Баранов М.Т. Методики лексики и фразеологии на уроках русского языка. Пособие для учителя. – М.:Просвещение,1988.– С.14.

5. Вәгыйзов C. Г. Кызыклы грамматика : Укытучылар өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2002.

6. Вәгыйзов С.Г., Вәлитова Р.Г. Башланыч мәктәптә татар теле методикасы. – Казан: Татар. кит. нәшр.,1975.

7. Вәлиева Ф.С.,Саттаров Г.Ф. Урта мәктәптә татар телен укыту методикасы. – Казан: Мәгариф – 2002

8. Вәлиева Ф.С.,Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: Раннур кит. нәшр., – 2000.

9. Ибрахимов Г. Татар телен ничек укытырга (телебезнең методикасы турында тәҗрибә). – Казан, 1919.

10. Исмәгыйлова С.Г. Рус мәктәпләрендә белем алучы татар балаларына ана телен һәм әдәбиятын укыту. – Казан: Мәгариф – 1993 ел.

11. Кашапова М.Ф.. Иң татлы тел – туган тел. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2004.

12. Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни – методик нигезләре. – Татарстан Республикасы Хәтер нәшрияты, 2001.

13. Сафиуллина Ф.С. Тел дигән дәрья бар – Казан: Тат. кит. нәшр., 1979. 2008.

14. Селевко Г.Н. Современные образовательные технологии. – Москва: Народное образование, 1998.

15. Хаков В.Х. Мәктәптә стилистиканы өйрәнү. – Казан: Татар. кит. нәшр.,1970.

16. Хәбибуллина З.Н., Миңнуллина Р.В. Сочинение язарга өйрәнәбез (методика һәм үрнәкләр). — Казан: Яңалиф, 2002.— 192б.

17. Хәбибуллина З.Н. Сочинение язуның теориясе һәм практикасы. – Казан: Таң-Заря, 1998.

18. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Педагогик технологияләр: уку ярдәмлеге. –Казан: Мәгариф, 2008.

19. Шәймәрдәнов Р.Х., Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Татар милли педагогикасы: Югары һәм урта педагогика уку йортлары өчен уку ярдәмлеге. – Казан: Мәгариф, 2007 – 399б.

20. Шәкүрова М.М. ФДББС шартларында татар телен укыту методикасының принциплары һәм эш мөнәсәбәтләре. – Казан: ИРО РТ, 2011. – С. 21-25

21. Юсупов Р.А. Укучыларда сөйләм культурасы тәрбияләү. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983.

22. Юсупова Ә.Ш. Татар теленә өйрәтү: үткәне һәм бүгенгесе / Ә.Ш.Юсупова, З.Н. Кириллова К.С. Фәтхуллова. – Казан: [Вестфалика], 2011.

23. http://belem.ru/ сайты материаллары

24. http://magarif-uku.ru/teachers-room/tatar-telene-ojjretude-zamancha-pedago/



1



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!