СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

5 сыйныф өчен йомгаклау тесты

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Белем бирүнең яңа федераль дәүләт стандартлары буенча укытыла торган 5 нче сыйныф укучылары өчен ел буе өйрәнгән темаларын тикшерү максатыннан йомгаклау тестлары үткәрергә мөмкин. Тестта фонетикага да, лексикага да, сүз төзелешенә дә урын бирелгән.

Просмотр содержимого документа
«5 сыйныф өчен йомгаклау тесты»



1 вариант

Текстны укыгыз, эчтәлегенә нигезләнеп, биремнәрне үтәгез.

1) Казаныбызга мең яшь булуга карамастан, ул яшәрә генә бара. 2) Чөнки аны көннән-көн матурлыйлар, яңарталар. 3) Башкалабызның иске урамнары, йортлары төзекләңдерелә. 4) Шулай ук яңа урамнар һәм микрорайоннар да калкып чыга, метро төзелә. 5) Казан һаман да иҗат дәрте белән рухланып яши, киләчәккә ачык йөз белән карый.

6) Казан − безнең республикабызның йөрәге ул, белем үзәге. 7) Монда бик күп атаклы язучылар, галимнәр, рәссамнар, композиторлар яшәгән, укыган, иҗат иткән. 8) Шәһәребездә бик күп уку йортлары, музейлар, театрлар, парклар бар. 9) Казанда төрле халык вәкилләре үзара дус яшиләр һәм эшлиләр.

10) Казаным − ул дуслык шәһәре! 11) Казаным − ул тарихи шәһәр. 12) Казаным − ул гел яңарып торучы, картаймый торган мәңге яшь шәһәр!



1) Унберенче җөмләдән нечкә әйтелешле сүзне язып алыгыз.

Җавап:______________________________________________________

2) Тугызынчы җөмләдән ирен гармониясе күзәтелгән сүзне язып алыгыз.

Җавап:______________________________________________________

3) Өченче җөмләдән борын ассимиляциясе күзәтелгән сүзне язып алыгыз.

Җавап:______________________________________________________

4) Җиденче җөмләдән алынма сүзләрне язып алыгыз.

Җавап:______________________________________________________

5) Шәһәребездә сүзен иҗекләргә бүлеп языгыз.

Җавап:______________________________________________________

6) Сүз ясагыч кушымча ялганган сүзне билгеләгез.

а) рәссамнар

ә) язучылар

б) Казанда

7) Тексттан дус сүзенә тамырдаш сүзне язып алыгыз.

Җавап:______________________________________________________

8) Шәһәребездә сүзен шартлы билгеләр ярдәмендәмендә күрсәтегез.

_____________________________________________________________

9) Унынчы җөмләдән ясалма сүзне язып алыгыз.

_____________________________________________________________



5 нче сыйныф. Татар төркеме.

2 вариант

Текстны укыгыз,эчтәлегенә нигезләнеп,биремнәрне үтәгез.

1) Мин дә чын күңелемнән туган ягымны яратам, аның гүзәллегенә сокланам. 2) Минем авылымны сөймәслек тә түгел шул: ул, минемчә, бөтен дөньяда бер генә, бары тик бер генә!

3) Авылымны ике яктан җиләк-җимешкә бай матур таулар, калкулыклар кочаклап алган. 4) Без һәр елны Төбәк, Карамалы, Абалый тауларына җиләккә йөрибез, җәен-көзен гөмбә җыябыз.

5) Талгын җил искәндә, болын өстенең дулкынлануыннан күзең ала алмый торасың. 6) Нинди генә чәчәкләр юк аңда! 7) Әйтерсең табигатьтә булган бар төсне шунда җыйганнар. 8) Искиткеч гүзәллек! 9) Әнә шул болын өстеннән әкрен генә иртәнге кояш күтәрелә. 10) Күтәрелә дә илаһи нурларын, бөтен яктылыгын авылга сибә. 11) Әкияти манзара эчендәге авылым көннән-көн матурлана, яшеллеккә күмелә.



1) Алтынчы җөмләдән калын әйтелешле сүзләрне язып алыгыз.

Җавап:______________________________________________________

2) Унынчы җөмләдән ирен гармониясе күзәтелгән сүзне язып алыгыз.

Җавап:______________________________________________________

3) Җиденче җөмләдән борын ассимиляциясе күзәтелгән сүзне язып алыгыз.

Җавап:______________________________________________________

4) Тау атамалары кергән җөмләнең санын күрсәтегез.

Җавап:______________________________________________________

5) Калкулыклар сүзен иҗекләргә бүлеп языгыз.

Җавап:______________________________________________________

6) Сүз ясагыч кушымча ялганган сүзне билгеләгез.

а) чәчәкләр

ә) яшеллеккә

б) авылымны

7) Тексттан матурлык сүзенең синонимын табып языгыз.

Җавап:______________________________________________________

8) Нурларын сүзен шартлы билгеләр ярдәмендәмендә күрсәтегез.

_____________________________________________________________

9) Өченче җөмләдән парлы сүзне язып алыгыз.

_____________________________________________________________




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!