СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

10-11 сыйныфлар өчен эш программасы.

Нажмите, чтобы узнать подробности

 Мәктәптә татар теле – әһәмиятле предметларның берсе. Ул укучыларда орфографик-пунктуацион яктан зирәклек, грамоталылык тәрбияли, сөйләм һәм язма телен үстерә, гомумән, иҗади шәхес итеп тәрбияләүдә зур роль уйный. Программада татар теле фәне буенча эзлекле белем бирү телне гамәли куллану культурасын булдыру белән бәйләп алып барыла.

Просмотр содержимого документа
«10-11 сыйныфлар өчен эш программасы.»

ПРЕДМЕТНЫҢ УКУ ПЛАНЫНДА ТОТКАН УРЫНЫ

Мәктәптә татар теле – әһәмиятле предметларның берсе. Ул укучыларда орфографик-пунктуацион яктан зирәклек, грамоталылык тәрбияли, сөйләм һәм язма телен үстерә, гомумән, иҗади шәхес итеп тәрбияләүдә зур роль уйный. Программада татар теле фәне буенча эзлекле белем бирү телне гамәли куллану культурасын булдыру белән бәйләп алып барыла. Шулар белән бергә, телне укытканда, укучыда үз халкыңа һәм телеңә карата милли горурлык хисләре тәрбияләү, тел аша халыкның тарихын, гореф-гадәтләрен, психологиясен өйрәнүг әигътибар бирелә. Җирле эчтәлекле темалар кертелә. Татар теле төп мәктәптә 5-9, урта (тулы) мәктәптә 10-11 нче сыйныфларда өйрәнелә. Мәктәпнең укыту планы буенча 10нчы сыйныфта 35 уку атнасы планлаштырыла. Шуннан чыгып, эш программасы атнага 1дәрес исәбеннән 35сәгатькә төзелгән. Артык 1 сәгать һәм эш кәгазьләре өйрәнү өчен бирелгән 4 сәгатьнең берсе, укучыларның кызыксынуларын искә алып, татар халкы кулланган язу төрләрен өйрәнү өчен бирелде. Программага башка үзгәреш кертелмәде. Программа материалы үтәлә. Мәктәпнең планы буенча 11сыйныфта татар теленә 34 сәгать каралган.

УМК, УКЫТУ ПРОГРАММАЛАРЫ Укыту программалары.

1.Үрнәк программа: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган(ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 933/14 нче номерлы боерыгы, 24.02.2014) “Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән программа (10 – 11 нче сыйныфлар)” (төзүче-авторлары: Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова. – Казан, 2013, (http://mon.tatarstan.ru/rus/programmy.htm)

2.Авторлык программасы: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган(ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 933/14 нче номерлы боерыгы, 24.02.2014)“Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа” (авторы: Зәкиев М.З., Максимов Н.В. һ.б. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.) Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән уку әсбабы. Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 10-11 нчы сыйныфлары өчен дәреслек / М.З.Зәкиев, Н.В.Максимов. – Тулыл. 3 нче басма. Казан: Мәгариф, 2008. – 351 б. рәс. б-н.

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр

10 нчы сыйныфта ана телен өйрәнү укучыларның татар теле курсыннан алган төп белемнәренә нигезләнә һәм аларны системалаштыру, гомумиләштерүгә йөз тота: тел берәмлекләрен таный, аңлый һәм анализлый белү күнекмәләре белән бергә, сөйләм культурасын үстерү, төрле типтагы һәм жанрдагы мәгълүматны үзләштерү, аларны, сөйләм ситуациясенә һәм төренә карап, дөрес, төгәл итеп башкаларга җиткерә алу, татар теленең әдәби һәм сөйләм әдәбе нормаларын күз алдында тотыла, татар теленең үсеш этаплары, төрки һәм европа телләре арасындагыурыны, бүгенге җәмгыятьтә телләрнең үзара мөнәсәбәте, керешүе өйрәнелә. Коммуникатив компетенция нигезендә 10 сыйныфта сөйләм эшчәнлеге төрләре камилләштерелә. Укучы үзе өчен мөһим булган аралашу ситуациясендә һәм даирәсендә телне ирекле куллану күнекмәләренә һәм сайлау мөмкинлегенә ия була, татар әдәби теленең кагыйдәләрен саклап, төрле жанр һәм функциональ стильләргә карый торган текстлар төзи, сөйләм этикеты, тел нормалары турындагы белемнәрен камилләштерә, тел-сурәтләү чараларын урынлы куллана. Лингвистик компетенция түбәндәге бурычларны хәл иткәндә тормышка ашырыла: укучыларда фәнни-лингвистик караш булдыру; туган тел турында төп белемнәр, лингвистиканың төп бүлекләре, лингвистика бүлекләре арасындагы бәйләнеш, телдәге актив процессларның сәбәбе турында белем булдыру; телнең сүзлек запасын классификацияләү, принципларын аңлау, орфографик һәм пунктуацион грамоталылыкны камилләштерү, сүзлек запасын һәм сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү.

Лингвистик компетенция татар теленең тармаклары буенча үзләштерергә тиешле төп теоретик мәгълүматлар керә

 телнең төп функцияләрен белү;

 “сөйләм ситуациясе”, “әдәби тел”, “тел нормалары” һ.б. шундый төшенчәләрне аңлау;

 тел берәмлекләренең һәм тел ярусларының үзара бәйләнеше һәм билгеләрен үзләштерү;

 татар әдәби теленең орфоэпик, лексик, грамматик, орфографик һәм пунктуацион нормаларын белү;

 иҗтимагый-мәдәни, фәнни, рәсми-эш һәм тормыш көнкүреш өлкәсенә караган сөйләм әдәбе нормаларын куллана белү;

 иҗтимагый-мәдәни, фәнни, рәсми-эш һәм тормыш көнкүреш өлкәсенә караган сөйләм әдәбе нормаларын куллана белү;

 телдән һәм язма сөйләм формасына һәм эчтәлегенә бәя бирә белү;

 текстка лингвистик анализ ясау

 халыкның теле, тарихы һәм мәдәниятенең үзара тыгыз бәйләнештә булуын аңлау

Этномәдәни компетенция җирлегендә телнең мәдәнияттән һәм тарихтан аерылгысыз булуына игътибарны юнәлтү. Тел берәмлекләрендә, аларның мәгънәләрендә миллилек чагылышын күрә белү, төрле телләрдә уртак төшенчәләрнең һәм берәмлекләрнең кулланылыш үзенчәлеген, алар аша дөньяны танып белүдәге уртак һәм аермалы якларны ачу; тел берәмлекләре аша милли дөнья картинасы ачылу үзенчәлекләрен өйрәтү (мәкаль-әйтемнәр, фразеологик берәмлекләр, ономастик лексика, афоризмнар). Татар сөйләм әдәбе нормалары өйрәтү һ.б. 10 нчы сыйныфта укучыларның сөйләмен үстерү һәм интеллектуаль үсешен тәэмин итү тора. Программада тел турында теоретик мәгълүмат белән бергә, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен, грамматик конструкцияләрнең сөйләмдә кулланылыш мөмкинлекләрен аңлатуга махсус игътибар бирелә:

- сүзләрне әдәби тел нормаларына нигезләнеп әйтү;

- орфографик принцип үзенчәлекләрен белү; шуларга нигезләнеп, сүзләрне дөрес язу, бигрәк тә кушма, ясалма, парлы, тезмә һәм кыскартылма сүзләрнең дөрес язылышын аңлата алу; төрле сүзлекләрдән, беренче чиратта орфографик сүзлектән, кирәгенчә файдалана белү; үзеңнең һәм башкаларның хаталарын төзәтү күнекмәләренә ия булу;

- сүзлек составында татар теленең үз сүзләрен, башка телләрдән кергән алынма сүзләрне, төрле тармакка караган сүзләрне аера белү, алардан урынлы файдалану; синоним, антоним һәм омонимнарның үзенчәлекләрен белү; аңлатмалы сүзлек; фразеология һәм синонимнар, шулай ук башка төр сүзлекләрдән нәтиҗәле файдалану; укучының үз сөйләмен һәм чит кеше сөйләгәнне сүз һәм фразеологик берәмлекләрнең төгәл, стилистик яктан урынлы кулланылуы ягыннан бәяли алу;

- сүзнең мәгънәле кисәкләре; мәгънәле кисәкләренең төп билгеләрен, тамыр һәм нигез сүзләрне, шулай ук кушымчаларны һәм аларның функцияләре буенча төрләрен аера белү; сүзләрне мәгънәле кисәкләргә тарката белү күнекмәләренә ия булу;

- сүз ясалышы төрләрен белү; сүз ясалышы белән форма ясалышы арасында аерманы аңлату;

- сүзләрне төркемләү принципларын аңлата алу; һәр сүз төркеменең төп билгеләрен, төрләнешен, төркемчәләрен аера белү; сүзләргә морфологик һәм морфологик-синтаксик анализ ясау күнекмәләренә ия булу; сөйләмдә сүз төркемнәрен дөрес һәм урынлы куллану;

- синтаксисның нәрсәгә өйрәтүен, сөйләм берәмлекләрен белү; сөйләмдә сүзләр бәйләнешен һәм аларны формалаштыру чараларын үзләштерү; сүзтезмә һәм җөмлә билгеләрен белү һәм аларны мисаллар белән дәлилли алу; гади һәм кушма җөмләләрне бер-берсеннән аера белү; әйтелү максатыннан чыгып, җөмлә төрләрен (хикәя, сорау, боерык җөмләләрне), шулай ук тойгылы җөмләне белү, аларны дөрес интонация белән укый (әйтә) алу; җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен, аерымланган иярчен кисәкләрне, тиңдәш кисәкләрне, эндәш сүзләрне таба алу. Татар телен үзләштерү нәтиҗәсендә,





11 нче сыйныфны тәмамлаган укучы:

 Сөйләмиятнең төрләре: сөйләү, тыңлау, язу, уку күнекмәләренә ия булырга; сөйләмнең төрләре: сөйләмә, язма, диологик сөйләм, монологик сөйләмгә ия булырга; сөйләм төрләре һәм аларның үзенчәлекләре: язма сөйләм, фикерне, хәбәрне, укылган текст эчтәлеген орфография кагыйдәләренә нигезләнеп, грамматик дөрес яза белергә; диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерергә, аерым темалар буенча әңгәмә кора белергә тиеш.

 Кулланылышы ягыннан сөйләм төрләре, аларның үзенчәлекләрен белергә: көнкүреш аралашу теле, фәнни аралашу теле, иҗтимагыйсәяси аралашу теле, рәсми аралашу теле.

 Сөйләм ситуациясе, аның төп компонентлары: адресат һәм адресант, сөйләм шартлары, шәхси аралашу, рәсми аралашу, алдан әзерләнгән сөйләм, әзерлексез сөйләм үзенчәлекләре. Сөйләм шартларына бәйле тел берәмлекләренең кулланылышы. Сөйләм нормалары: фонетик, лексик, морфологик һәм синтаксик нормалар. Телнең орфоэпик һәм интонацион нормаларын саклап, фикерне җиткерү; сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдаланырга.

 Текст белән эшли белергә тиеш. Сөйләмә һәм язма текстлар.Текстның мәгънәви һәм композицион бөтенлеге. Текстта сүзләр бәйләнеше. Текстның темасы, төп мәгънәсе. Текстның ваграк кисәкләргә бүленеше. Текстның микротемасы. Сөйләмнең мәгънәви төрләре: тасвирлау, бәян итү, фикер йөртү. Текст структурасы. Текстның композицион, жанр төрлелеге. Текстка анализ ясау: темасын ачыклау, төп фикерне билгеләү, стилен билгеләү. максатка, темага, стильгә бәйле кулланылган тел берәмлекләрен табу һәм кулланылыш үзенчәлекләрен ачу. Текст төзү нормаларының сакланышы (логик яктан төзеклеге, бәйләнеше, темага туры килүе, эзлеклелеге һ.б.)

 Телнең кулланылыш ягыннан төрләре: көнкүреш сөйләм теле, матур әдәбият теле, функциональ стильләр: фәнни стиль, публицистик стиль, рәсми эш кәгазьләре стиле, хәзерге электрон чаралар теле, Интернет теле, аларның үзенчәлекләре. Фәнни стиль төрләре: реферат, чыгыш, доклад, мәкалә, бәяләмә. Публицистик стиль төрләре: чыгыш, интервью, очерк, мәкалә. Рәсми эш кәгазьләре стиле төрләре: ышанычнамә, гариза, резюме, портфолио. Сөйләм теле төрләре: хикәя, әңгәмә, бәхәс. Татар сөйләменең сәнгатьлелеге. Рәсми һәм рәсми булмаган аралашуда милли-мәдәни нормаларны куллана белү. Татар милли мәдәнияте кысаларында һәм мәдәниятара аралашуга бәйле сөйләм нормалар.

 Татар теле турында гомуми мәгълүматлы булырга тиеш. Телнең аралашу чарасы булуы. Телнең рухи мирас ядкаре булуы. Татар язуы тарихы, рун, уйгыр, гарәп, латин, кирилл язулары турында төшенчә. Телнең төп функцияләре. Туган телнең һәрбер халык тормышында һәм кешене шәхес итеп формалаштырудагы роле. Язма әдәби телнең барлыкка килүе. Хәзерге татар (милли) әдәби теле. Дөньядагы телләр һәм аларны төркемләү. Кардәш һәм кардәш булмаган телләр. Төрки телләр группасы. Татар теленең төрки телләр арасында тоткан урыны.Татарлар яши торган төбәкләр. Телнең кеше тормышында һәм җәмгыятьтә тоткан урыны. Әдәби тел турында төшенчә. Татар теленең яшәеш формалары: территориаль һәм иҗтимагый диалектлар, гади сөйләм турында гомуми төшенчә.Тел һәм мәдәниятнең бәйләнеше. Татар теле – татар әдәбиятының теле. Татар теленең тел сурәтләү чаралары һәм аларның сөйләмдә кулланылышы.

 Фонетика һәм орфоэпия турында гомуми төшенчәгә ия булырга тиеш. Сөйләм органнары, аларның авазларны ясауда катнашуы. Аваз. Фонема. Татар телендә сузык авазлар, аларның саны. Сузык авазларны төркемләү. Татар телендә сузык авазлар өлкәсендәге үзгәрешләр. Сингармонизм законы, аның төрләре. Татар телендә сузыклар кыскару күренеше. Дифтонглар турында төшенчә. Татар телендә тартык авазлар, аларның саны. Тартык авазларны төркемләү. Тартык авазлар өлкәсендәге үзгәрешләр. Тартык авазларның охшашлануы. Аның төрләре. Татар һәм рус телләрендә сузык авазлар һәм тартык авазлар.Татар телендә басым. Татар теленең үз сүзләрендә һәм алынма сүзләрдә басым сакланмау очраклары. Интонация белән эшләү. Әдәби тел нормалары. Орфоэпик нормалар турында төшенчә. Орфоэпик сүзлек. Сөйләмнең әйтелеш нормаларына нисбәтле бәяләү. Фонетик анализ ясау.

 Графика һәм орфография турында гомуми мәгълүмат. Татар алфавиты. Орфография. Сузык аваз хәрефләренең дөрес язылышы. Тартык аваз хәрефләренең дөрес язылышы. Икешәр аваз кушылмасын белдергән хәрефләрнең дөрес язылышы. ъ һәм ь хәрефләренең дөрес язылышы. Орфографик сүзлек. Телнең орфографик нормалары.

 Сүз төзелеше һәм ясалышы турында гомуми мәгълүмат. Сүзнең мәгънәле кисәкләре. Тамыр һәм кушымча. Тамырдаш сүзләр. Кушымчалар ярдәмендә яңа сүзләр ясалу. Аларның сүз төркемнәрен ясаудагы роле. Кушымчалар, аларның төрләре: сүз ясагыч кушымчалар, мөнәсәбәт белдерүче кушымчалар. Тамыр һәм ясалма нигез. Татар телендә сүз ясалыш ысуллары. Татар телендә тамыр сүзләр. Ясалма сүзләр. Кушма сүзләр, аларның төрләре: саф кушма, тезмә һәм парлы сүзләр. Татар һәм рус телләрендәге сүз төзелешенең төп аермалы яклары. Сүз төзелешендәге тарихи үзгәрешләр турында гомуми аңлатма. Этимология турында төшенчә. Сүз төзелешенең төп сәнгати чаралары. Сүзләрне сүз ясалышы һәм төзелеше ягыннан анализлау.

 Лексикология һәм фразеология буенча түбәндәге белемнәргә ия булырга тиеш: сүз – телнең төп берәмлеге; сүзнең лексик мәгънәсе; бер һәм күп мәгънәле сүзләр; туры һәм күчерелмә мәгънәләр. Антонимнар. Синонимнар. Паронимнар. Омонимнар һәм аларның төрләре. Төрки-татар сүзләре һәм алынма сүзләр. Татар теленең сүзлек составы: искергән сүзләр, тарихи сүзләр һәм неологизмнар, аларның төрләре. Диалекталь лексика, һөнәрчелек лексикасы, терминологик лексика, жаргон сүзләр. Нейтраль сүзләр һәм стилистик бизәкле сүзләр. Лексиканың стилистик катламнары. Фразеологик әйтелмәләр, аларны мәгънәсе. Фразеологизмнарның сөйләмдә кулланылыш үзенчәлекләре. Татар теленең төп сүзлекләре, аларны куллана белү. Икетеллелек шартларында татар теленең лексик һәм фразеологик составы арту. Татар теленең төп лексик нормалары. Лексиканың төп сәнгати чаралары. Лексик анализ ясау.

 Морфология буенча белергә тиешле темалар. Сүз төркемнәренең лексик-грамматик төрләре. Сүз төркемнәренең классификациясе. Сүз төркемнәренең үзара мөнәсәбәте. Мөстәкыйль сүз төркемнәре, ярдәмлек сүз төркемнәре, модаль сүз төркемнәре. Аларның семантик, морфологик һәм синтаксик үзенчәлекләре. Сүз төркемнәренең ясалышы, семантикасы, кулланылыш үзенчәлекләре. Телнең төп морфологик нормалары. Морфологиянең төп сәнгати чаралары. Морфологик анализ ясау.

 Синтаксис буенча гомуми мәгълүмат. Сүзтезмә һәм җөмлә. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Тезүле һәм ияртүле бәйләнешләр. Җөмлә турында төшенчә. Җөмлә кисәкләре. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләр. Җөмләдә сүз тәртибе. Гади җөмлә төрләре. Җыйнак һәм җәенке гади җөмлә. Тулы һәм ким җөмлә. Сөйләмдә бер составлы җөмләләрнең кулланылыш үзенчәлекләре. Раслау һәм инкарь җөмлә турында гомуми төшенчә. Туры һәм кыек сөйләм. Диалог, аның язылышы, тыныш билгеләре. Кушма җөмлә турында төшенчә. Кушма җөмлә төрләре. Тезмә кушма җөмлә. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр. Иярченле кушма җөмлә турында төшенчә. Татар һәм рус телләрендә иярченле кушма җөмләнең төзелеше. Синтетик иярченле кушма җөмлә, аның бәйләүче чаралары, тыныш билгеләре. Аналитик иярченле кушма җөмлә, аның бәйләүче чаралары, тыныш билгеләре. Иярчен җөмлә һәм аның төрләре. Катлаулы кушма җөмләләр. Текст синтаксисы турында гомуми төшенчә. Телнең төп синтаксик нормалары. Синтаксисның төп сәнгати чаралары. Синтаксик анализ ясау.

 Сөйләм культурасы. Язма тел һәм сөйләмә тел төшенчәләре. Сөйләмдә синонимнарны, антонимнар һ.б. тел чараларын дөрес куллану. Әдәби телне, сөйләм культурасын үстерүдә һәм стильне камилләштерүдә синтаксик синонимнарның роле. Сөйләм культурасы төшенчәсе. Әдәби сөйләмгә куелган таләпләр турында гомуми мәгълүмат. Сөйләмдә лексик чараларның (синонимнар, антонимнар, калькалар, фразеологизмнар, мәкаль һәм әйтемнәр) кулланылыш мөмкинлекләре. Хәзерге матбугатта һәм электрон чараларда татар теленең кулланылыш үзенчәлекләре турында гомуми мәгълүмат.

 Пунктуация. Татар телендә тыныш билгеләре. Пунктуацион норма. Пунктуацион-мәгънәви кисәк. Ия белән хәбәр арасына сызык кую очраклары. Хәл, аныклагыч, эндәш һәм кереш сүзләр янында тыныш билгеләре. Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре. Диалог, аның язылышы, тыныш билгеләре. Туры сөйләм янында тыныш билгеләре. Кушма җөмлә янында тыныш билгеләре.

 Тел һәм мәдәният. Татар халкының теле, мәдәнияте һәм тарихы арасындагы бәйләнеш. Татар сөйләм әдәбе. Аралашуның төренә бәйле сөйләм әдәбен куллану. Сүздә, текстта милли-мәдәни мәгънәгә ия берәмлекләрне таба һәм аңлатмалы, этимологик, фразеологик һ.б. сүзлекләр ярдәмендә мәгънәләрен аңлату.

УКЫТУ ПРЕДМЕТЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ

Кыскача эчтәлек

10 нчы сыйныф

11 нчы сыйныф

Сөйләм



Тел һәм сөйләм. Сөйләмнең төрләре (сөйләмә, язма, диологик сөйләм, монологик сөйләм).Сөйләм төрләре һәм аларның үзенчәлекләре. Кулланылышы ягыннан сөйләм төрләре, аларның үзенчәлекләре: көнкүреш аралашу теле, фәнни аралашу теле, иҗтимагый-сәяси аралашу теле, рәсми аралашу теле. Сөйләм ситуациясе, аның төп компонентлары.

1


Сөйләм эшчәнлеге буларак текст



Сөйләмә һәм язма текстлар. Текстның мәгънәви һәм композицион бөтенлеге. Текстта сүзләр бәйләнеше. Текст структурасы. Текстның композицион, жанр төрлелеге. Текстка анализ ясау. Текст төзү нормаларыныңсакланышы (логик яктан төзеклеге, бәйләнеше, темага туры килүе, эзлеклелеге һ.б.)

3


Телнең кулланылыш ягыннан төрләре



Көнкүреш сөйләм теле, матур әдәбият теле, функциональ стильләр: фәнни стиль, публицистик стиль, рәсми эш кәгазьләре стиле, хәзерге электрон чаралар теле, интернет теле, аларның үзенчәлекләре.

1


Татар милли мәдәнияте кысаларында һәм мәдәниятара аралашуга бәйле сөйләм нормалары. Татар сөйләменең сәнгатьлелеге. Рәсми һәм рәсми булмаган аралашуда милли-мәдәни нормаларны куллана белү. Татар милли мәдәнияте кысаларында һәм мәдәниятара аралашуга бәйле сөйләм нормалары

1


Телнең орфоэпик һәм интонацион нормаларын саклап, фикерне җиткерү; сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдалану.


2

Тел системасы



Татар теле турында гомуми мәгълүмат



Телнең аралашу чарасы булуы. Телнең рухи мирас ядкаре булуы. Татар язуы тарихы, рун, уйгыр, гарәп, латин, кирилл язулары турында төшенчә.

4

1

Телнең төп функцияләре. Туган телнең һәрбер халык тормышында һәм кешене шәхес итеп формалаштырудагы роле язма әдәби телнең барлыкка килүе. Хәзерге татар (милли) әдәби теле

3


Телнең кеше тормышында һәм җәмгыятьтә тоткан урыны. Әдәби тел турында төшенчә. Татар теленең яшәеш формалары: территориаль һәм иҗтимагый диалектлар, гади сөйләм турында гомуми төшенчә. Тел һәм мәдәниятнең бәйләнеше. Татар теле – татар әдәбиятының теле. Татар теленең тел сурәтләү чаралары һәм аларның сөйләмдә кулланылышы.

4


Дөньядагы телләр һәм аларны төркемләү. Кардәш һәм кардәш булмаган телләр. Төрки телләр группасы. Татар теленең төрки телләр арасында тоткан урыны (Ностратик берлектән төрки телләргә кадәр).


2

Төркиләрдә иң борынгы этнонимнар


1

Телләрнең үзара тәэсире.


1

Татарлар яши торган төбәкләр. Борынгы төрки этнонимнар теркәлгән регионнар.


1

Төрки этнонимнарның Идел-Урал регионында топоним буларак теркәлеп калуы.


2

Татар этнонимының этимологиясе һәм семантикасы.


1

Атаклы татар тел белеме галимнәре.


1

Фонетика һәм орфоэпия



Фонетика һәм орфоэпия турында гомуми төшенчә. Аваз. Фонема. Татар һәм рус телләрендә сузык авазлар һәм тартык авазлар.

1


Татар телендә басым. Интонация белән эшләү.


1

Әдәби тел нормалары. Орфоэпик нормалар турында төшенчә. Сөйләмнең әйтелеш нормаларына нисбәтле бәяләү.

1


Графика



Графика һәм орфография. Татар алфавиты. Рун язуы турында төшенчә. Гарәп язуы үрнәкләре белән таныштыру. Латин графикасы. Кириллица. Телнең орфографик нормалары.

4


Морфемика (сүз төзелеше) һәм ясалышы



Сүз төзелеше һәм ясалышы. Сүзнең мәгънәле кисәкләре. Татар телендә сүз ясалыш ысуллары. Сүзләрне сүз ясалышы һәм төзелеше ягыннан анализлау

1


Сүз төзелешендәге тарихи үзгәрешләр турында гомуми аңлатма. Этимологик анализ турында төшенчә. Сүз төзелешенең төп сәнгати чаралары.


1

Лексикология һәм фразеология



Сүз – телнең төп берәмлеге. Сүзнең лексик мәгънәсе. Төрки-татар сүзләре һәм алынма сүзләр. Татар теленең сүзлек составы. Нейтраль сүзләр һәм стилистик бизәкле сүзләр. Лексиканың стилистик катламнары. Фразеологизмнарның сөйләмдә кулланылыш үзенчәлекләре. Икетеллелек шартларында татар теленең лексик һәм фразеологик составы арту. Татар теленең төп лексик нормалары. Лексиканың төп сәнгати чаралары. Лексик анализ ясау


4

Морфология



Сүз төркемнәренең лексик-грамматик төрләре. Сүз төркемнәренең классификациясе. Сүз төркемнәренең үзара мөнәсәбәте. Телнең төп морфологик нормалары. Морфологиянең төп сәнгати чаралары. Морфологик анализ ясау

2

5

Синтаксис



Синтаксис буенча гомуми мәгълүмат. Сүзтезмә һәм җөмлә. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре. Гади җөмлә төрләре. Текст синтаксисы турында гомуми төшенчә. Телнең төп синтаксик нормалары. Синтаксисның төп сәнгати чаралары. Синтаксик анализ..

4


Кушма җөмлә турында төшенчә .Татар һәм рус телләрендә иярченле кушма җөмләнең төзелеше.


4

Сөйләм культурасы



Язма тел һәм сөйләмә тел төшенчәләре. Әдәби сөйләмгә куелган таләпләр турында гомуми мәгълүмат. Сөйләмдә лексик чараларның (синонимнар, антонимнар, калькалар, фразеологизмнар, мәкаль һәм әйтемнәр) кулланылыш мөмкинлекләре.

1


Хәзерге матбугатта һәм электрон чараларда татар теленең кулланылыш үзенчәлекләре турында гомуми мәгълүмат


1

Текстка лингвистик анализ ясау.


1

Пунктуация



Татар телендә тыныш билгеләре. Пунктуацион норма. Пунктуацион-мәгънәви кисәк.

3

1

Тел һәм мәдәният



Татар халкының теле, мәдәнияте һәм тарихы арасындагы бәйләнеш.

1


Татар сөйләм әдәбе. Аралашуның төренә бәйле сөйләм әдәбен куллану.


4

Барысы

35

34




















Тематик планлаштыру

10 нчы сыйныф





Дәрес темасы

Сәг. саны

1

§1-2. Туган телнең үсеше, яшәеше; үле телләр.

1

2

§3. Милли телне саклау, үстерү – милли мәдәниятне, милләтнең үзен саклау, үстерү дигән сүз.

1

3

§4. Татарстан Республикасында татар телен һәм башка халыкларның телен ассимиляциядән саклау һәм үстерү чаралары.

1

4

Белемнәрне тикшерү диктанты.

1

5

§5-6. Татар милли әдәби теле турындагы мәгълүматларны искә төшерү. Борынгы төрки әдәби тел.

1

6

§7-8. Иске төрки әдәби тел. Иске татар әдәби теле.

1

7-8

БСҮ.Изложение язуга әзерлек

Контроль изложение.

2

9-10

§9. Иске татар әдәби теле

Гарәп графикасына нигезләнгән язу.




2

11-12

§10. Латин графикасы.

Латин гарафикасына нигезләнгән язу.

2

13-14

§11, 19. Кириллицага нигезләнгән язу.

Татар әдәби теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, грамматик, стилистик, пунктуацион нормалары.

2




15-16

Б.с.ү. Фонетика, орфография темасы буенча контроль диктант.

Тестлар ярдәмендә фонетика, орфография, орфоэпия буенча белем сыйфатын тикшерү, белемнәрне балларда бәяләү.


2

17

§20. Мөстәкыйль, ярдәмлек һәм модаль сүзләрнең татарча әдәби сөйләм оештырудагы роле. Татар әдәби теленең сүз байлыгы. Тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма сүзләр.

1

18-19

Тестлар эшләү.

Морфология буенча белем сыйфатын тикшерү, белемнәрне балларда бәяләү.




2

20

§21. Сүзләр һәм җөмләләр арасында мәгънә мөнәсәбәтләре. Сүзләр һәм җөмләләр арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнешне тәэмин итүче чаралар.

1

21-22

§21. Кушымчаларның, теркәгечләрнең кисәкчәләрнең, бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең язылышы.

Тест ярдәмендә тикшерү.

2

23

§21. Составында тиңдәш кисәкләре, гомумиләштерүче сүз, кереш яки эндәш сүзе, өстәлмәсе булган гади һәм кушма җөмләләр, аларда тыныш билгеләр.

1

24


§21. Составында аерымланган кисәге, аныклагычы булган гади һәм кушма җөмләләр, аларда тыныш билгеләр.

1

25-26

Тестлар ярдәмендә татар теленнән белем сыйфатын тикшерү, белемнәрне балларда бәяләү.

Гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгесе.


2


27

БСҮ. Контроль диктант..

1

28-30

БСҮ. Тестлар ярдәмендә татар теленнән (С өлеше буенча) белем сыйфатын тикшерү, белемнәрне балларда бәяләү.

Гади җөмлә синтаксисы.

Тест эшләү.




3


31-32

БСҮ. Ышанычнамә һәм акт язу.

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре.

1

33

Еллык контроль эш.

Контроль изложение.

1

34

БСҮ. Васыятьнамә язу. Беркетмә язу.

1

35

Ел буена өйрәнгәннәрне кабатлау.

Йомгаклау.

1







11 нче сыйныф


Дәрес темасы

Сәг

саны

1

Татар теле – татар милләтенең иң кыйммәтле тарихи ядкяре. Тел – рухи мирас ядкаре. Татар халкының теле, мәдәнияте, тарихы арасындагы бәйләнеш.

1

2

Кереш контроль эш.

1

3

Дөньядагы телләр һәм аларны төркемләү. Кардәш һәм кардәш булмаган телләр. Төрки телләр группасы. Татар теленең төрки телләр арасында тоткан урыны. Ностратик берлектән төрки телләргә кадәр

1

4

Телләрнең үзара тәэсире. Төрки –татар сүзләре һәм алынма сүзләр. Этимологик анализ турында төшенчә.

1

5

Телләрнең үзара тәэсире Төрки –татар сүзләре һәм алынма сүзләр. Этимологик анализ турында төшенчә

1

6-7

Иҗади биремле контроль изложение. «Балачакның соңгы көне»


2


8

Төрки этнонимнарның Идел-Урал регионында топоним буларак теркәлеп калуы. Җирлектәге топонимнар

1


9

Татар этнонимының этимологиясе һәм семантикасы. Татарлар яши торган төбәкләр. Татар теленең яшәеш формалары: территориаль һәм иҗтимагый диалектлар, гади сөйләм турында гомуми төшенчә

1

10-11

Татар теле турында гомуми мәгълүмат.

Дөнья телләре һәм аларның классификациясе. Тугандаш һәм тугандаш булмаган телләр. Төрки телләр гаиләсе. Төрки телләр гаиләсендә татар теленең урыны. Татарлар яши торган регионнар. Татар теле – татар әдәбияты теле. Татар телендә тел-сурәтләү чаралары һәм сөйләмдә аларның кулланылышы.


2

12

Телнең кулланылыш ягыннан төрләре: көнкүреш сөйләм теле, матур әдәбият теле, функциональ стильләр: фәнни стиль, публицистик стиль, рәсми эш кәгазьләре стиле. Телнең төрле функциональ төрләренә караган текстларга лингвистик анализ ясау

1

13

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Иҗади биремле изложение язу.

1

14-15


Сөйләм төрләре: рәсми һәм рәсми булмаган сөйләм, халык алдында һәм үзалдыңа сөйләү. Сөйләм ситуацияләре һәм аларның төп компонентлары


2

16-17

Сөйләм эшчәнлеге буларак текст. Сөйләмә һәм язма текстлар.Текстның мәгънәви һәм композицион бөтенлеге. Текстта сүзләр бәйләнеше. Текст структурасы. Текстның композицион, жанр төрлелеге.


2

18-19

Текстка анализ ясау. Текст төзү нормаларының сакланышы (логик яктан төзеклеге, бәйләнеше, темага туры килүе, эзлеклелеге һ.б.)


2

20

Телнең кеше тормышында һәм җәмгыяттә тоткан урыны. Әдәби тел турында төшенчә. Сөйләм культурасы.

1

21

Язма тел һәм сөйләмә тел төшенчәләре. Әдәби сөйләмгә куелган таләпләр турында гомуми мәгълүмат. Сөйләмдә лексик чараларның (синонимнар, антонимнар, калькалар, фразеологизмнар, мәкаль һәм әйтемнәр) кулланылыш мөмкинлекләре.

1

22

Хәзерге матбугатта һәм электрон чараларда татар теленең кулланылыш үзенчәлекләре турында гомуми мәгълүмат. Техник коммуникация чараларында сөйләм культурасын куллану (телефон, компьютер, электрон почта һ. б.) –

1

23

Әдәби әсәр теле һәм аның хәзерге татар теленең башка төрләреннән аермасы. Әдәби сөйләмнең төп үзлекләре: образлылык, тел-сурәтләү чараларының һәм шулай ук телнең башка функциональ төрләренә хас чараларның киң кулланылышы

1

24


Лексик-грамматик разряд буларак сүз төркемнәре. Сүз төркемнәре классификациясе. Сүз төркемнәренең үзара бәйләнеше. Татар теленең төп морфологик нормалары. Бәйләнешле сөйләм үстерүненең морфологик чаралары. Сүзгә морфологик анализ ясау

1

25


Контроль диктант.

1

26

Сочинение язу.








1

27

Синтаксис буенча гомуми мәгълүмат. Сүзләр һәм җөмләләр арасында ияртүле һәм тезүле бәйләнеш, ияртүле һәм тезүле бәйләнешне тәэмин итүче чаралар; кушымчаларның, теркәгечләрнең, кисәкчәләрнең,бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең дөрес язылышы. Татар әдәби теленең стилистик, пунктуацион нормалары

1

28

Аерымланган хәл, аныклагыч, тиңдәш кисәкләр, гомумиләштерүче сүз, кереш яки эндәш сүзе, өстәлмәсе булган гади җөмләдә тыныш билгеләре. Татар әдәби теленең стилистик һәм пунктуацион нормалары. Гади җөмләгә синтаксик һәм пунктуаицон анализ. Морфологик-синтаксик анализ

1

29-30

Кушма җөмлә турында гомуми мәгълүмат. Татар һәм рус телләрендә кушма җөмлә төзелеше. Иярчен җөмләле кушма җөмләләрдә иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче синтетик һәм аналитик чаралар,аналитик һәм синтетик иярченле кушма җөмләләдә тыныш билгеләре. Татар әдәби теленең стилистик һәм пунктуацион нормалары. . Иярчен җөмләле кушма җөмләгә синтаксик һәм пунктуацион анализ. Морфологик-синтаксик анализ

2

31-32

Катлаулы төзелмәләр: күп тезмәле һәм күп иярченле катлаулы кушма җөмләләр; катнаш кушма җөмлә компонентларын үзара бәйләүче чаралар, тыныш билгеләре Татар әдәби теленең стилистик һәм пунктуацион нормалары

2

33

Реферат язу. Татар теленнән программалар һәм дәреслекләр төзегән тел галимнәре турында белешмә. Атаклы татар тел галимнәре (1 сәгать)

Аудитория алдында чыгыш ясый белү. Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу. Дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (төрле сүзлекләрдән, тәнкыйть материалларыннан, фәнни чыганаклардан һ.б.) файдалану күнекмәләре булу.



34

Кабатлау.

1






























Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!