СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Җәйге сабак.(Хикәя)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Әй рәхәт тә инде җәй көне! Рәхәтләнеп урамда уйнарга, ял итәргә була. Телисең икән, инеш буена төшеп, балык тот, я булмаса, аяк киемеңне дә салып тормыйча, җылымса суда бака ку. Бакалары да, качышлы уйнагандай, сине үртиләр, әле аяк астында гына сикерешәләр, тотыйм дип үрелсәң, әллә ничек кенә читкә сикерәләр дә, мәрҗәндәй күзләрен елтыратып, карап утыралар.

Әлегә инеш буе тын, көз көннәрендәгечә, шау-шу килүче каз-үрдәкләр дә юк әлегә. Бибиләр әле йомшак йомгак булып, капка төбендәге чирәмлектә генә йөриләр.

Җәй аеның башланып кына килгән мәле. Урамга чыксаң, яшел үлән исеннән баш әйләнә, кояш җылысын кызганмый, учлап- учлап җир өстенә сибә.Мәктәпкә барасы юк, туйганчы ял итәргә була. Ничек шундый Әй рәхәт тә инде җәй көне! Рәхәтләнеп урамда уйнарга, ял итәргә була. Телисең икән, инеш буена төшеп, балык тот, я булмаса, аяк киемеңне дә салып тормыйча, җылымса суда бака ку. Бакалары да, качышлы уйнагандай, сине үртиләр, әле аяк астында гына сикерешәләр, тотыйм дип үрелсәң, әллә ничек кенә читкә сикерәләр дә, мәрҗәндәй күзләрен елтыратып, карап утыралар.

Әлегә инеш буе тын, көз көннәрендәгечә, шау-шу килүче каз-үрдәкләр дә юк әлегә. Бибиләр әле йомшак йомгак булып, капка төбендәге чирәмлектә генә йөриләр.

Җәй аеның башланып кына килгән мәле. Урамга чыксаң, яшел үлән исеннән баш әйләнә, кояш җылысын кызганмый, учлап- учлап җир өстенә сибә.Мәктәпкә барасы юк, туйганчы ял итәргә була. Ничек шундый рәхәтлекне күрмичә, тоймыйча ятасың инде!

Кечкенә Айнур да, абыйсының җәйге каникулы башлануга, бакчага йөрүдән туктады. Ничек кенә үгетләп карасалар да, балалар бакчасы ягына әйләнеп тә карамады.

- Минем закунный атпускы, 3 ай,- дип бармакларын гына җәйде.

-Ярар инде, калсын, мин дә бит үзем генә калам, бергә- бергә күңеллерәк булыр,- диде абыйсы. Әбиләре эндәшмәде. Үзенең иртәдән кичкә тикле бетмәс вак- төяк мәшәкатьләре өстенә Айнур исемле тиктормасның күпме яңа эш өстәячәген аңламыймы инде Фагыйлә әби? Аңлый,әлбәттә. Айнурны абыйсы гына карап җитешәме соң? Ут борчасы бит ул!

Менә бүген дә Айнур олы тубын күтәреп бакчага чыкты.Йомшак чирәмлектә чемченеп йөргән тавыкларны пыр туздырып куып, туп тибә башлады. Бер типте- әтәчкә эләкте, тегесе дөнья бетереп тавыш куптарды да, алпан-тилпән икенче якка йөгерде. Икенче типте- Фагыйлә әбинең кыярга сибәргә әзерләп куйган сулы чиләген аударды. Өченче типте- туп койма буенда үскән карлыган куаклары арасына чумды.

Айнур, тубын эзләп, уфылдый- уфылдый карлыган төбенә килде. Үрелеп, тупны алам дигәндә, катып калды.

Карлыган куагында нәни генә кош ясы күреп алды ул. Оя матур, җыйнак итеп, кипкән үләннәрдән ясалган, ә ояда. ояда сап-сары зур авызлы, озын муенлы, ярым ялангач дүрт кошчык утыра. Айнур, артыннан килеп җиткән абыйсына ялт кына карап алды да, уйга калды.

Абыйсы, Айнурның тынып калуын үзенчә аңлады. “Әйдә, энем, китик, әниләре кайтыр,”- дип, аны алып китмәкче булды. Ләкин Айнур, башына бер уй кергәч, кешене тыңлап торамы соң? Иңбашы белән генә абыйсын читкә этәрде дә, ышанычлы адымнар белән ояга таба атлады. Оядан бер кошчыкны алып, учына салды да, өйгә йөгерде. Туп та онытылды, абыйсының сүзләрен дә ишетмәде малай. Бары тик бакчада нидер эшләп йөргән әбисеннән генә:

-Әби, әби, кош балалары нәрсә ашый?- дип сорарга онытмады. Үз уйларына бирелеп, моңлана- моңлана, эшләп йөргән әбисе, аны- моны уйламыйча:

-Суалчан,- дип җавап бирде. Айнур җавапны тыңлап та бетермәде, юкка чыкты.

Малай кошчыкны бүлмәсенә алып кереп, кечкенә тартмага салды, өстенә яфрак алып каплады. Бакчага чыгып,кай арададыр, ике суалчан табып алды.Телләрен чыгарып, олы эш кырган кешедәй, өйгә керде дә, кошчыгын ашатмакчы булды, ләкин кошчык суалчанга әйләнеп тә карамады.

-Тамагың ачкач, аша, яме, мин әбигә булышам,- диде дә, Айнур урамга ашыкты.

Көне буе урамда уйнап, кошчыкны бөтенләй онытты ул, кояш баткач, әнисе эзләп алды малайны. Бары бүлмәсенә кергәч кенә, Айнур кошчыгын исенә төшерде, тартма янына йөгереп килде.

-Әни, менә минем нинди кошым бар. Йоклаган әле, ашамаган да, уйнамый да,- дип сөйләнде малай. Әнисе, ул күрсәткән тартма янына килде, ә анда муенын алга сузып, үтә күренмәле тәпиләрен артка ташлап, әле дөньяга килгәненә атна да тулмаган кошчык гәүдәсе ята иде. Мескен кошчык, көтеп- көтеп тә әнисе кайтмагач, ачлыктан, сусаудан мәңгелеккә күзләрен йомган иде.

Әнисенең күзләре яшьләнде, йөзе җитдиләнде. Айнур шунда гына ниндидер ярамас эш эшләвен аңлады. Әнисе аны ачуланмады, тик аның; “И, улым, улым, шулай эшләргә ярыймы соң? Әнисе елыйдыр инде хәзер бу кошчыкның,”-диюе, ачуланудан да ныграк җәза булды. Төне буе ул, баласын сагынып елап утыручы әнкә кош белән саташты. Ә иртән, өлкәннәр иртәнге чәй табыны янына җыелышкач, әкрен генә бүлмәсеннән чыкты да, башын да күтәрмичә:

-Мин башка бер вакытта да кошларны рәнҗетмәячәкмен,- диде.

23.09.2022 19:31


Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!