СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Мои публикации

Нажмите, чтобы узнать подробности

Син башканың бәхете.

Күрешкәндә нигә боек диеп,

Күзләремә сынап карама.

Боекмыйча яшәп буламени,

Ятлар кергән икән арага?!

Ап-ак дәфтәр битенә өмет чаткысы инде сүнеп барган боек карашлы кызның күзләреннән ирексездән яшьләр тама иде. Язылган хатның эчтәлеген дә, кемгә адресланган булуы да билгесез, тик шулай да асылына төшенү кыенлык тудырмый. Чөнки барлык даһи шагыйрьләр җырлаган саф сөю хисе аның күңелендә дә берәү генә. Ул иң бөек, изге, күркәм иде. кебек. Алда бәян ителәсе мәхәббәт тарихы боек кызның тормыш мәктәбеннән.

Эш урынында булган очраклы (случайная) очрашуга битараф калган булыр да иде ул. Салкын карашлы, эше белән мәшгуль булып, килеп кергән дәрәҗәле егеткә Индира игътибар да итмәгән иде. Назыйфның күңеленнән исә бу якты образ озак китмәде, артыннан меңнәрчә кызлар йөгерүгә күнеккән егеткә нишләп әле бу кыз елмаеп та карамады?! Яңа кызыксыну “объекты” белән мавыгып, онытылып китте. Дуслары аша аның телефон номерын алып, кичне көтте.

. Көн кичкә авыша иде. Атна азагы җитеп, кыз туган авылына юл тотты. Йокымсырап киткән кызны телефон тавышы уятты. Ят һәм шул ук вакытка үз-үзенә ышанучан тавышка сискәнеп куйды Индира.

  • Индирочка, син бит миңа бик нык ошадың.

Бу сөйләшүдән соң башлана күрешүләр. Ят тавышның тиз арада иң көтелгән һәм ягымлыга әйләнүен, шашып сөю утында яна башлавын кыз абайламый да кала.

.Күңел дәрьясының иң нечкә кылларын тибрәтеп, саф хисләрендә уйнаган егетне дә, бу кайнар хисләр ташкынында йөзгән кызны да нинди язмыш сынаулары көткәнен алдан белеп булмый шул. Вакыт үтә бара, яшьләрнең бер-берсенә булган сөю уты ныграк яна. Әйе, тиз дөрләгән учак тиз сүнә дә, диләр. Бер мәлне кызга шулай тоела да башлады. Очрашулар сирәгәеп, сөйләшүләр “дежур” характер ала башлагач, ул югалып торырга карар итте. Нәтиҗә үзен озак көттермәде, һәм барсы да янә үз урынына кайтты. Сөюләре мәңгелек, ә алар мәңге бергә булырлар иде сыман.

Авылдан килү белән күрешергә мөмкинлек булмагач, очрашыруны дүшәмбегә калдырдылар.

  • Мин килдем, матурым, чык, син яраткан Агыйдел буенда утырырбыз, соңга калынды инде, эш буенча бер кеше белән очрашырга туры килде -диде Назыйф телефоннан.
  • Соң инде,арытты да, - дип, соң шалтыратканы өчен булган үпкәсен белдермәскә тырышып, - иртәгә сөйләшербез, дип телефонын куйды.

Яратулар булсын газапсыз.

Кинәт ул югалды. Бер көн, атна үтте, ә Назыйфтан бер хәбәр дә юк. Телофоны сүнгән. Сөйгәненең бу кыланышына аптырады кыз. Нәрсә уйларга да белмәде ул. Ә бәлки, аның хатыны, балалары бардыр, яшь аралары бит күпкә аерыла. Аны уйлап та карамыйча, диңгез буенда ял итәдер. Бәлки эшендә берәр проблема тугандыр. Ә бәлки. юк, куркыныч уйларны шул мәлдә үк башыннан куарга тырышты. Тукта-тукта, берничә төн элек бик сәер төш күреп, нәрсәгә юрарга да белмәде, һәм аңа зур әһәмият бирмәде. Хәзер исә ул тәфсилләп исенә төшерә алмаса да, аерым картиналарын күз алдыннан үткәрде. Ап-ак туй күлмәгендә боек һәм ялгызы торган кызга багып торган ягымлы карашлы бердәнбере кинәт томаннар арасында юк булды. Эх, ата-бабалардан килгән– ак туй күлмәге күрсәң, кайгы-сагышларны көт тә тор дигән гыйбарәгә колак та салмады, ичмасам, бераз саграк булыр иде. Төрле уйларга чумып, башын аска иеп китеп барганда, Назыйфның сеңлесе Дамираны очратты. Һәрвакыт нурлы йөзеннән елмаюы китмәгән кыз, бүген ул бик борчулы һәм җитди иде.

- Ничек хәлләрең? Син түз инде, - диюен ул аңлап та бетермәде.

- Яхшы,-дип ялганлады. – Кая Назыйф? -дип бернәрсәдә булмагандай тынычрак тавыш белән дәшеп, сораулы карашын аңа төбәде ул. Бөтен тәне калтырый, ә күзләрендә ышаныч чаткысы ул мәлдә сүнеп бетмәгән иде.

  • Төрмәдә. Азрак көтик, озакламый барысы да үз урынына кайтачак. Ул бернәрсәдә дә гаепле түгел, зур хата килеп чыккан. Адәм баласы хатадан хали түгел, барсы да яхшы булачак.

Кояшлы көндә күк күрәгәндәй булды. Бер мәлдә бар хыяллар челпәрәмә килде, яшәргә теләк бетте. Нигә? Ни өчен соң язмыш аны бер-бер артлы сыный? Бәлки кемнедер ул бу тормышта рәнҗеткәндер? Ни өчен соң Ходай аңа бер югалту артыннан икенчесен җибәреп тора? Бу риторик сорауларга җавап таба алмады Индира. Бу минутта аның инде якты дип аталган бу мәкер һәм явыз адәмнәр белән тулган кырыс тормышта яшисе килми иде.

Өенә ничек кайтып җиткәнен хәтерләмәде ул. Аны өстеннән тапап киткәннәр шикелле тоелды. Күзләрдә ачы яшь, күңелдә бушлык һәм әрнү, ә йөрәктә, йөрәктә генә шул мәңге сүнмәс һәм сүрелмәс саф мәхәббәт иде.

Өмет кешене яшәтә

Ничек яшәргә соң, дигән сорауга көннәр буе җавап эзләде. Гомер буе елмаеп, оптимизм һәм позитивлык белән янып торучы шаян кызның күзләре шул тиле яшьлектә генә була торган ялкынлы карашы уйчан, йөзе җитди һәм кешеләргә карата ышанмау (недоверие) белән алышынган иде.

Тормышта да иң кыены кеше кырында бар да яхшы сыман елмаеп, көлеп тору. Бергә эшләгән ахирәтләреннән башка берсе дә аның күңелендә ни барын белми иде. Һәрвакыт елмаерга тырышты ул. Бер көн коеп яңгыр ява башлады. Күк белән Индира бергә елыйлар иде сымак. Шулчак ахирәтеннән рус телендә смс-хәбәр килеп төште. “Салават күперен күрер өчен, яңгыр беткәнне көтә белергә кирәк” диелгән иде анда. Бу минуттан күп нәрсә дә үзгәрде сымак. Сыбыр булырга, түзәргә һәм өметне мәңге өзмәскә дип үзенә сүз бирде кызчык. Яшәгән җанда өмет бар, ди бит. Мин дә яшим, көтәм, һәм бергә булырыбызга ышанам, дип үз көнен үзе күрә башлады. Якты хыяллар эчендә яшәве җиңелрәк тә тоелды аңа. Иртән торып уйлаган иң беренче уе да аның хакта, Ходаем, ярдәмеңнән ташлама аны, дип ялварды ул. Кич ятканда да аның турында уйлый, истәлекләргә, бергә үткәргән күңелле мизгелләргә кайтып, хатирәләр йомгагын сүтеп яши башлады.

Күрәзәгә барма – башыңа бәла алма.

Халыкта киң таралган бу гыйбарә тап аның турында кебек. Күршеләрендә булган бер вакыйга тормыш агымын икечегә борып җибәрде. Болында бәйдә калган тайларын ат караклары урлаган, дигән хәбәр яшен тизлегендә бөтен авылга таралды. Әнисе белән улы ике дә уйламыйча шәһәр үзәгендә яшәүче күрәзәче хатынга юл тотты. Кайдалыгын әйтеп бирделәр,дигәч, Индира да ике дә уйлап тормый. Икенче көнне яшьле күзләрен сөртә-сөртә ул таныш булмаган йорттан чыгып бара иде. Бөтен уйлары чуалды аның. Кисәк-кисәк кенә күрәзәченең әйткән сүләрен исенә төшерергә тырышты. “Бер бөтеннең ике яртысы сез. Барыбер бергә булачаксыз. Чү, янында үз-үзенә ышанучан бер хатын да бар, сак бул. Тик онытма – ул ярата сине, ярата.” Бу сүзләр бер яктан йөрәккә дару кебек ятса да, икенче яктан елгада һава торышын көтен ятуга тиң түгелме соң?

Үз-үзенә ышанган хатын. Бәлки, ул аның хатыныдыр, кайчандыр өзелеп сөеп яратышкан, гаилә корган, ә аның белән йөргән вакытта мөнәсәбәләренең еш була торган “кризис” чагы гына булгандыр? Бу очракта гаилә арасына керергә хакы бармы аның? Юк, әлбәттә, юк. Аларның юлына аркылы басарга беркемнең дә хакы юк, сөйгән ярлар бергә булырга тиешләр. Бик озактан очрашсалар да.Әйе, тик сөйгән ярлар. Ә аларда булганмы соң ул сөю?!

Икенче көнне ул барысын да ачыклыды. Мәхәббәт җимешләре булып үсеп килгән малай якты дөньяга инде күптән аваз салган икән. Бер генә нәрсәгә төшенмәде Индира. Нарасыен яратып үстереп, күпме вакыт бергә булган кызга да беркайчанда әйтмәвен ул башына да сыйдыра алмады.Әти кеше бит ул!.

Бу көннән Индира яшәү юнәлешен тагын икенчеләйгә борырга булды. Юлдагылар юлда булсын дигәндәй, гаиләле кеше баласы өчен генә булса да якыннары янында булырга тиеш. Ә ул. онытыр, вакыт яраларны төзәтә диләр бит, иң тирән җәрәхәтлесен дә.

Ерактагы кояш яктырак

  • Сәлам, Индира. Бик күрешәсе килә синең белән, эштән соң аз гына вакытыңны табалмассың микән, - дип күптән таныш булган Рәфил исемле егет шалтырата иде.

Яңа тормыш булгач, яңа кешеләр, яңа аралашу да булырга тиеш түгелме. Очрашып килим әле, бәлки беразга онытылып та торырмын, дигән татлы хыяллар үзенекен итте.

  • Ике сәгатьтән безнең кафеда- диде кыз.

Рәфилнең бу шаян кызны ошатуы беркем өчен дә сер түгел иде. Күптән түгел егете белән бергә күргән булса да, онытыр аны дип ышанды ул һәм бу көнне ул аңа очрашырга тәкъдим ясады. Ә кыз, Назыйфка үч итәм дип, ризалашты. Ике-өч айдан соң егет үзен мәхәббәт тоткыны итеп хис итә башлады, ансыз үткән көн – көн булмады, сөйгәненең тавышын ишетмәсә үзенә урын таба алмый чиккә җиткән иде. Шунда гына ул үзенең беркайчан да яртамавын, чын яратуның нәрсә икәнен дә күз алдына китермәгәнлеген аңлады.

Кемнең дә бар үз кояшы,

Кемнең дә бар үз ае,

дигән җырны еш тыңлый иде ул. Ә Индираның йөрәге аша үткән сукмакларда тик Назыйфның эзе, аңа булган сөюе. Мин синең кояшың түгел, гафу ит, тырышсам да сине ярата алмадым. Уйларымда да башка берәү. Аңларга тырыш мине. Ерактагы кояш яктырак шул.

Йөрәкләрдә синең эзләр

Маҗаралы әкиятләрдге сыман, минутлар сәгатькә әйләнде, көн артыннан ай үтте. Көткән кеше генә моның ни икәнен аңлыйдыр.Күпме вакыт үтте инде.Тик аның гына ашаганы аш, йокысы йокы булмады. Ничә еллар элек булган бер вакыйганы исенә төшерде. Студент чакта тулай торакта бер бүлмәдә торган кызының өзелеп сөйгән егете кинәт икенче берәүгә өйләнде. Бик авыр кичерде моны кыз. “Бәхетле булсын” – диде ул Индираны аптырашта калдырып. “Ничек? Башка берәү беләнме” - дип сораулы карашын төбәде. “Их, үскәнем, яратам бит мине, яратам. Чын йөрәктән яратсаң, син дә шулай уйлар идең”. Әйе, бүген тормышның ачы бу хакыйкате белән тулысынча килешә ул. Кайтсын, авырлыклары бетсен, янә аның янына бармаса да, бәхетле булсын ул.Аның моңа хакы бар бит.

Авыр кичерешләр белән, борчулы уйлар шаукымында барыбер көтеп, яхшылыкка ышанып яшәде. Янында яраткан фото, яңгыраган җырлар – алар бергә тыңлый торганнардан иде. Ә бер көнне ул матур төш күрде. Белмим, нигә, тик кыз әбисе янында үскәнгәме, төшләргә һәрчак зур әһәмият бирә иде. Ап-ак машинадан ул аңа елмаеп борылып карады. Бу ташны эретердәй ялкынлы карашы кызны яңадан тормышка кайтарып, бар галәмгә ямь өстәгәндәй булды.

Хыялга әйләнгән көн

Җомга көн киче иде. Эштән кайтышлый мәчеткә дә кереп чыкты ул. Әле булса да матур төшенең тәэсирендә йөри иде.Атна азагы булуга карамастан, авылга кайтырга ашыкмады ул. Әллә нигә күңеле тартмады. Я юлда берәр хәвефсезлек булыр, күңел тартмагач кайтмыйм әле, дип шәһәрдә калды. Ялгызы китабын кочаклап утырды ул.

Телефон шалтыравы бар тынлыкны бозды. Чит номерны күреп, уңайсызланып китте. Бер таныш булмаган кеше белән дә сөйләшәсе килеп тормый шул!

  • Әйе, тыңлыйм, - диде ул.

- Индирочка, саумы.

Индира бер сүзсез калды. Эй, Ходаем, дип пышылдады ул. Күпме көтте ул бу иң якын, иң ягымлы һәм иң серле тавышны. Ә хәзер ышана да алмыйча урынында катып калды.

  • Оныттыңдамени мине? Әллә танымыйсыңмы? Эндәш инде бер сүз. Син өйдәме?
  • Сине онытып буламы соң? –диде кыз калтыраган тавыш белән.- Өйдә.
  • Чык, мин килдем.

Ә син оныт.

.Бу көннән башлап яңадан барысы да үз урынына кайты. Әйе, шулай дип уйлады Индира. Гаиләсе турында да, эше турында да берсе дә бер сүз кузгатмады. Әгәр дә кирәк дип тапса, аңа карата хисләре чын, мөнәсәбәте җитди булса, ул аңа инде күптән барысын да сөйләп бирер иде. Аңларга тырышыр иде бит Индира аны, аклар иде.

Юк, болай яшәргә ярамый. Нәрсәнедер үзгәртергә кирәк. Җавапны күптән белә иде инде ул - араларны өзәргә. Җиңел булмаган карарга килде ул. Тик бөтенләй ансыз яшәү ничек булуын ул күз алдына да китермәгән икән. Ходайдан сабырлык, яшәргә көч сорады ул.

Наз таратып килде.җылы язлар. Тик биектән елмаючы җылы кояш нурлары да, талгын искән язгы җил дә җылытмый аның күңелен. Мәхәббән символына әверелгән бу искиткеч гүзәл мәлдә сөю утында янган парлар да бер-берсен табарлар. Аның сүнмәс сөю ялкыны белән тулы күзләрен күрер өчен соңгы сулышын бирергә әзер иде ул. Ике җан кабат очрашыр өчен тагын ничә яз үтәргә тиеш?! Күп уйланды ул бу кич. Аерымачык нинди фикергә килүен генә берсенә дә билгеле түгел иде.

Бу хәлләрдән соң ике айлап вакыт үткәч, Индираны күреп китим дип, өенә кагылып китәргә булдым. Ул чәй әзерләгән вакытта, йокы бүлмәсендә көттем. Һәрвакыттагыча, бар җир идеаль чиста һәм пөхтә иде, рамкадагы фотосурәтне алып карыйм дигәндә, идәнгә ап-ак калын конверт килеп төште. Күптән күрешмәсәк тә, арабызда сер булмаганга, ачып карарга батырчылык иттем. Конвертта Назыйфка адресланган 17 битлек хат иде. Белмим, болай гына язгандырмы, әллә кайчандыр җибәрү теләге беләндерме, ансын әйтә алмыйм, хатның соңгы битенә генә игътибар иттем. Аерым биттә кара каләм белән язылган шигъри юллар арасы тамган күз яшьләреннән кабарып беткән иде. Җиде юл чатында торып калган Индира кебек, алар да ялгыз калган сымак тоелды күңелгә.

Йөрәгемне учларыма

Йомарлап түзәм инде.

Уйларымны күзләремнән

Укырсың, сизәм инде.

Гафу үтенмә, кирәкми

Син башканың бәхете.

Кайларда йөрдең адашып,

Соңлаган мәхәббәтем?!

Эльвира АВХАДИЕВА.

29.09.2018 19:49


Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!