СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Мои публикации

Нажмите, чтобы узнать подробности

Якты яшьлекнең ачы хатасы

Альфина Башкортстанның көньяк районында гади эшчеләр гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Төпчек бала булгангадырмы, әти-әнисенең назлы кочагында гына иркәләнеп үсә бу кыз.Альфина искиткеч матур була. Сирәк очрый торган зур яшел күзләр иясенә күпләр битараф кала алмый. Мәләвездә һөнәри училище тәмамлагач, озак та үтми, әти-әнисенә кияүгә чыгарга җыенуы турында белдерә. Өлкән балаларын яңа гына башлы-күзле итеп бетергән ата-анага төпчек кызлары җиткергән көтелмәгән бу хәбәр берчә гаҗәпләндереп, берчә тирән борчуга сала.

Бик яратышып өйләнештеләр алар. Илдус автозаводта белгеч булып эшли иде инде ул вакытта, шунда ук хатынын да бухгалтер булып урнаштырдылар. Матур гына яшәп ятканда, яшь гаиләдә аңлашылмаучанлыклар еш туа башлады. Беренче вакытта Илдус хатынына “үз-үзеңне карамый башладың, элекке матурлыгыңны җуеп барасың бит инде” дип бәйләнә иде. Хатыны исә көне-төне эштә, аннары өй эшләре белән мәшгуль булып, үзенә вакыты да калмый башлый. Соңрак ире эштән салгалап кайта башлады. Иркә хатын мөнәсәбәтләренең бу халәте озакка сузылмас, дип ышана иде. Кызганычка каршы, көндә салмыш кайткан ир, гаиләдә ызгыш көндәлек планга кереп бара иде. Барган җиреңдә таш бул, дип әйтә иде аңа дәү әнисе. Хәер, әти-әнисе моның белән килешмәсен ул үзе белеп тора иде. Түзәргә булды ул, үзе хакына да, карынында йөрткән 3 айлык сабые өчен дә. Ире бу яңалыкны ничек кабул итәр икән? Үзе бәби көтүен белгәч, чиксез шатланды. Кемдер өчен яшәрмен, баламы үстереп, укытып, олы тормыш юлына чыгаруны төп максат итеп куйсам, тормышым яхшырып китәр иде. Яшәү өчен максатым, алга омтылу өчен дәртләнү булыр иде, дип уйлады яшь хатын.

Киләчәкккә якты өметләр баглаган хатынның тормышы ике-өч көн эчендә тар-мар килде. Авылдан килгән әти-әнисе моңа сәбәпче булды. “Яхшы кияү”нең яман якларына ишарәләп, бөтенләй “кеше” исәбеннән төшерделәр алар. Тәүге бәбиләрен көтүләре турындагы яңалык әти-әнисен тәмам чыгарыннан чыгарды. “Исрек ир белән бала табып ятмакчы буласыңмени, үзең турында да уйла, без сине интегеп яшәсен дип үстермәдек”, җикереп куйдылар да, көчләп Альфинаны аборт ясатырга шәхси дәваханәгә алып киттеләр.

. Матур тормыш турында хыяллана иде ул. Беренче урында, әлбәттә, дөньяга аваз да салырга өлгермәгән сабые тора иде. Бала назын тоеп, яратып, яратылып яшәсе килә иде аның. Алдагысын уйлап, карт көнемдә дә юанычым булыр иде, дип хыяллана иде. Авыр тормыш чынбарлыгы гына ике-өч сәгать эчендә бар өметләрен өзеп, хыялларын челпәрәмә китерде.

Шушы ел эчендә заводтан фатир бирергә тиеш булганнар яшь гаиләгә. Аерылышу белән өметле белгеч авылга әти-әнисе яшәгән йортка кайтып китә. Ялгызы малосемейкада яшәп калган хатын барысында да үзен гаепле саный. Тормыш сынауларын үти алмый ул. Үзенә булган ышанычын җуеп, ялгызлыктан тәмам акылдан шаша инде дигәндә, ул шешәгә үрелә. Көне-төне бүлмәсендә качып эчә башлаган хатыннан якыннары да читләшә башлый. Район үзәгендә яшәүче әти-әнисе монда да беренчеләрдән булып чаң кага башлый. Яшәү өчен кирәк-яракларын җыеп, өлкән абыйсы аны авылга төп йортка алып кайта. Авыл халкының аптырашына чиге булмый. Кайчандыр искиткеч матур булган сылуның күзләре моңсу, нурлы йөзен җыерчыклар баскан иде. Гүя ул 47 яшлек хатын. Танырлык түгел иде аны. Ике-өч көн дә авылда тора алмый ул. Эчмичә. Тормышындагы зур бер ялгышлык икенчесенә этәрә. Моны анык аңласа да, йөрәгенең әрнүен аракы белән генә баса ала иде.

Атна азагында сумкасына кайбер әйберләрен салды да, шәһәрдә яшәгән бүлмәсенә китте. Анда ни, көтеп торган шешәдәшләреннән башка беркем дә юк иде. Җитмәсә, Илдусның да авылда көне-төне эчеп ятуы турында да белдерделәр. Кич бүлмәсенә кайтып кергәндә өстәлендә кырлы рюмка белән буш ике бутылкадан башка берни дә юк иде. Тазартып чыкканнар. Мондагы “дусларымның” эше инде, дип, бик хафаланып та бармады ул.. Бу төнне тоташ ике сәгат буена елады ул. Зур зәңгәр океан уртасында ялгызы калган сыман хис итте ул үзен. Тик. вакытында аңына килеп, ярдәм кулы сузган якыннарын кире какач, сулык төпкелендә төшеп китеп, батып бара иде ул. Бу тынлыкны идәнгә челпәрәмә төшеп ватылган рюмка чыңы бозды. “Син дә бер тында челпәрәмә килдең, мин дә.”, дип пышылдады ул.

Эльвира АВХАДИЕВА.

29.09.2018 19:26


Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!