СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Газиз телем гасыр диңгезләрен, кичә-кичә килгән ерактан (Ә.Ерикәй)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Туган тел туган җир кебек кадерле һәм газиз. Чөнки ул - кеше күңелендә иң нечкә, мөкатдәс хисләр, иң күркәм сыйфатлар тәрбияләүнең иң куәтле чарасы. Ул - әби-бабай, әткәй-әнкәй теле, дөньяга күзең ачылырга, әйләнә-тирәне танып белергә, чиксез матурлыкларны аңларга-тоярга ярдәм итә торган тел.

Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле: тел ярдәмендә кешеләр үзара аралашалар, бер-берсен аңлыйлар, тормыш тәҗрибәләрен һәм рухи байлыкларын буыннан буынга күчерә баралар.

Халыкның күп гасырлык рухи тәҗрибәсен саклаучы һәм яклаучы булган туган тел яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә иң мәшһүр педагог. Туган тел - милли мәдәниятнең аерылгысыз бер өлеше, милли киләчәк нигезе, халыкның яшәгән, яши торган һәм яшәячәк буыннарын бер биеклеккә күтәрә, тарихи яктан бергә бәйли торган җанлы һәм ныклы элемтә күтәрә, тарихи яктан бергә бәйли торган җанлы һәм ныклы элемтә булдыручы.

Үз телеңне белмәү, аны санламау - ул кимчелек кенә түгел, зур мәхрүмлек тә. Күз алдына китерик: үзенең туган телен белмәгән кеше бөек Тукай, герой-шагыйрь Муса Җәлил, классик язучы Г.Ибраһимов әсәрләрен оригиналда уку бәхетеннән мәхрүм.

Ана телен әйбәтрәк белим, аның серенә төшеним дисәң, һичшиксез, иң әүвәл матур әдәбиятны белү зарур. Чөнки телебезнең җәүһәрләре нәкъ әнә шунда тупланган. Мәсәлән, Г.Бәширов ана теленең кадерен белүне, матур әдәбияттан хәбәрдар булуны, телебезнең байлыгын саклауны һәркайсыбызның изге васифасы дип санады.

Туган теле белән горурланып яшәгән кеше, һичшиксез, бәхетле кеше. Без туган телебезне белергә, үстерергә, горурланырга тиешбез. Туган телебезне онытсак, тарихыбызны, тамырларыбызны, балачакта кичергән сөенечләребезне онытачакбыз. Әгәр татар телен балага гаиләдә иңдермибез икән, без телсез калачакбыз. Ата-ананың изге бурычы - телне ачу.

Р.Фәйзуллин язганча:

Иренмә син, туган, туган телнең

Асыл байлыкларын ачарга.

Без ваемсыз булсак, чит-ят сүзләр

Хәзинәне әзер басарга.

Шагыйрь Ә.Ерикәй "Ике канат" шигырендә:

Туган телем күп еллардан бирле

Чәчәк ата йөрәк түремдә

"Әнкәй" дигән иң беренче сүзне

Мин әйткәнмен татар телендә,-дип язды.

29.12.2018 10:32


Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!