СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының бәйгесендә катнашу өчен бәяләмә

Нажмите, чтобы узнать подробности

ИСПОЛНИТЕЛЬНЫЙ КОМИТЕТ ЗЕЛЕНОДОЛЬСКОГО

МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН

ул.Ленина, 41 а, г.Зеленодольск, 422550

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ЗЕЛЕНОДОЛЬСК

МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНЫ?

БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

Ленин ур., 41а, Зеленодольск ш., 422550

Тел./факс: (84371) 4-05-76. E-mail: [email protected], www: zelenodolsk.tatarstan.ru

_____________________ №____________

на № ________________ от ____________

Татарстан Республикасы Яшел Yз?н ш?h?ре

5 нче гимназия муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе укытучысы Садыйкова Гөлнара Марсель кызына

бәяләмә

Садыйкова Гөлнара Марсель татар гимназиясендә 25 ел мөгаллимлек итә. Талантлы, инновацияләргә омтылучы укытучы. Татар интеллигенциясе сафларын тулыландырган 5 буын укучыларга белем биргән. Укытучы укучыларны эшчәнлеккә мотивлаштыру өлкәсендә югары әзерлекле булуы белән аерылып тора, мотивлаштыруның төрле алымнарын оста сайлый, төрле проблемалы ситуацияләр тудыра, укучыларын бәяләүдә шәхси якын килә юлларын таба, шулай ук укучылар өчен гамәли яктан мөһим булган ысулларга да мөрәҗәгать итә. Укытучы эшчәнлегенең белем алуга юнәлдерелгән булуы турында, республикакүләм үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре сөйли: татар теленнән ул 78,66% тәшкил итә.

Садыйкова Г.М. татар гимназиясенең белем бирү процессына инновацияләр кертүче иң актив укытучыларның берсе. Ул "Ә.З. Рәхимовның үстерешле технологиясе” проекты эксперименты вәкиле, Мәскәү шәһәрендә “Гуманлы педагогика” технологиясе буенча Рәсәй күләмендә үз тәҗрибәсе белән уртаклашучы, әдәби уку дәресләрендә тәнкыйди фикерләү технологиясен, А.Г. Яхин методологиясен актив кулланучы да.

Укытучы сәләтле татар балалары белән эшчәнлеккә аерым игътибар юнәлтә.Олимпиада хәрәкәтендә уңышлы нәтиҗәләргә ирешә: укучылары урыс, татар телләренән 1,2 нче дәрәҗәдәге Дипломнар, Халыкара интеллектуаль интернет- марафонда 1.2,3 урыннар, “Алтын руно” халыкара бәйгедә җиңүче Дипломы, Беренче төбәкара Тукай укулары җиңүче Дипломнарына ия, «Россия тарихында минем якташларым» Рәсәй күләмендә үткәрелгән сочинениеләр бәйгесендә сертификат ияләре.

Гөлнара Марсель- кызы интерактив җиһаз кулланучылар арасында сертификация үткән укытучыларның берсе, «Полимедийные технологии – инструмент педагога 21 века» халыкара конференциясендә актив катнашучы Садыйкова Г.М. үз тәҗрибәсен халыкара, рәсәйкүләм, республикакүләм дәрәҗәдәге төрле чараларда уртаклаша. “Башлангыч мәктәп: социализация проблемалары”, “ Татар гимназиясе шартларында укучыларга рухи- әхлакый тәрбия бирү”- укытучы катнашкан халыкара конференцияләрнең соңгылары.

“Тәгәри китте йомгагым.”- укытучы тарафыннан татар халкы йолалары, гореф- гадәтләренә нигезләнеп төзегән авторлык программасы. Ул К(П)ФУ галимнәре тарафыннан рецензияләнгән.

Гимназия- Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институтының стажировкалар мәйданчыгы. Гөлнара Марсель-кызы мәйданчыкта башлангыч сыйныф укытучылары кураторы. Республикакүләм аттестация комиссиясе әгъзасы, “Безнең иң яхшы укытучы” республикакүләм бәйге җиңүчесе.

Холкы буенча ул хезмәт сөючән, аралашучан, үз-үзенә таләпчән. Хезмәттәшләре, ата-аналар һәм укучылар арасында абруе зур.

Татарстан Республикасы Яшел Үзән

муниципаль районы җитәкчесе урынбасары-

мәгариф идарәсе начальнигы Р.В. Афанасьева

12.03.2015 11:29


Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!