СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Татар теле БРИ өчен

Внимание! Все тесты в этом разделе разработаны пользователями сайта для собственного использования. Администрация сайта не проверяет возможные ошибки, которые могут встретиться в тестах.
11 сыйныф Татар сыйныфы

Список вопросов теста

Вопрос 1

 Вату фигыленең антонимы кулланылган җөмләне билгеләгез.

 

Варианты ответов
  • Җимерделәр, тынычлыгын авылның, җимерделәр
  • Менә дигән кош абзары ясадык.
  • Юл һәлакәтеннән соң машинага зур зыян килгән иде.
  • Май ботканы бозмый.
Вопрос 2

Маэмаем сүзенең иҗек моделен билгеләгез

 

Варианты ответов
  • ТСС–ТС–СТ
  • ТСТ–ТС–ТСТ
  • ТСС–ТС–ТСТ
  • ТСТТ–С–СТ
Вопрос 3

Татар әдәби теле орфоэпик нормасына туры килмәгән сүз булган җөмләне билгеләгез.

 

Варианты ответов
  • Халык арасында чышын-пышын сөйләшү китте.
  • Син әле куркач та икәнсең.
  • Зөлфия әрекмәннәрне чаж-чож китереп умырып ала.
  • Чуар тавык, чебешләрен генә ияртеп, аһ-ваһ итеп кайтып керде.
Вопрос 4

Кору фигыленең омонимы кулланылган җөмләне билгеләгез.

 

Варианты ответов
  • Сайрар кошлар җылы яклардан кайтып оя кордылар.
  • Үләннәр корыган, яфраклар саргайган.
  • [Фатыйма] үзе дә кибеп, корып беткән инде.
  • Ходай бала бирми, ди, нәселебез корый, ди.
Вопрос 5

Ф хәрефе язылырга тиешле сүзләрне билгеләгез.

 

Варианты ответов
  • моса…ир, е…әк
  • а…торитет, ку…шин
  • ди…ар, рис…ай
  • тас…ирлау, де…из
Вопрос 6

 Җөмләдә <…> тамгасы урына кайсы тыныш билгесе куелуны (куелмауны) билгеләгез.

Мәрмәр баскычларда, тәрәзә төпләрендә, өстәл артларында, китап тотып <…> вакыт битләрен актарып, гамьле яшьлек утыра.

Варианты ответов
  • сызык
  • ике нокта
  • тыныш билгесе куелмый
  • өтер
Вопрос 7

 тынлыгына сүзенең морфемаларга (мәгънәле кисәкләргә) дөрес бүленешен билгеләгез

 

Варианты ответов
  • тын | лыг | ы | на
  • тын | лыг | ын | а
  • тын | лыгы | на
  • тынлыгы | на
Вопрос 8

 Кайсы алынма сүзнең мәгънәсе дөрес аңлатылмаган.

 

Варианты ответов
  • матдә – җисем, әйбер
  • тәэсир итү – йогынты ясау
  • тәгъбир – алланы зурлау
  • нәшер итү – матбугатта бастыру
Вопрос 9

Сөйләм сафлыгына зыян килгән җөмләне билгеләгез.

 

Варианты ответов
  • Әсирмен, ычкынмам инде мәңге…
  • Гомер итмәк тырышмактыр, ялыкмый, һич тә ял итми.
  • Математик юл белән чутлап, күренмәгән йолдызны таба алалар.
  • Кура җиләге җыйганда, чиләге тулмыйча, кешегә эндәшми.
Вопрос 10

 Фразелогизм кулланылмаган җөмләне билгеләгез.

 

Варианты ответов
  • Ә нәрсә дип ничәмә чакрым ерактагы газизләреңнең җанын өзгәләргә?
  • Әллә нинди генә шайтан котырткысы булып чыкты бу акча дигәнең!
  • Йорт хуҗасының түземлеге бетте булса кирәк.
  • Монда синең кадерең сукыр бер тиенгә дә тормый!
Вопрос 11

җөмләләрдән авазлары хәрефләргә караганда күбрәк сүзләр кергән җөмләнең санын языгыз.

1) Ә проблемаларга килгәндә: алар күп булды. 2) Үзе генә белә. 3) Бүген бу яңгырда үзе кайчандыр яшәгән подъезд төбендә утырмас иде. 4) Түләмәгән өчен, бүлмәсеннән куып чыгардылар аны. 5) Йорт хуҗасының түземлеге бетте булса кирәк. 

Вопрос 12

Җөмләләрдән фигыльдән ясалган исемне язып алыгыз.

1)Әллә нинди генә шайтан котырткысы булып чыкты бу акча дигәнең! 2) Ансыз яшәү юк, аның белән дә яшәү юк. 

Вопрос 13

Җөмләдә <…> тамгасы урынына куелырга тиеш тыныш билгесен языгыз.

Эш акчада түгел, эш принципта, дисәләр <…> ышанмагыз!

Вопрос 14

Җөмләдәге хәбәрлек сүзләрнең исемгә хас кайсы төрләнеш кушымчаларын алуын языгыз.

 Ансыз синең башкаларга кирәгең дә, кадерең дә юк

Вопрос 15

16‒28 нче җөмләләрдән туры сөйләм кулланылган җөмләнең номерын языгыз.

16) Йорт хуҗасының түземлеге бетте булса кирәк. 17) «Бер сәгать тә торасың булма, югыйсә милиция чакыртам», ‒ дип янады. 18) Гомәр күпме генә ялварса да, сүзендә нык торды. 19) Мәскәү шул бу, авыл түгел! 20) Монда синең кадерең сукыр бер тиенгә дә тормый! 21) Монда һәркем үз-үзен генә кайгыртып яши. 22) Шәһәрнең кануны шул: бигайбә, туган! 23) Акча, акча… 24) Әллә нинди генә шайтан котырткысы булып чыкты бу акча дигәнең! 25) Ансыз яшәү юк, аның белән дә яшәү юк. 26) Аз булса начар, күп булса тагын да начаррак. 27) Ә шулай да булмаганыннан булуы хәерлерәк. 28) Шул «шайтан кәгазьләре» сине кеше итә диген инде!

Сохранить у себя:

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!