СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

“Мөстәкыйль сүз төркемнәре” темасын кабатлау өчен тестлар

Внимание! Все тесты в этом разделе разработаны пользователями сайта для собственного использования. Администрация сайта не проверяет возможные ошибки, которые могут встретиться в тестах.
6 нчы сыйныф

Список вопросов теста

Вопрос 1

Исем нәрсәне белдерә?

 

Варианты ответов
  • предметның билгесен
  • предметны
  • билгенең билгесен
Вопрос 2

Исемгә кушымчалар түбәндәге тәртиптә ялгана

 

Варианты ответов
  • килеш, тартым, аннан соң күплек кушымчасы
  • күплек, килеш, аннан соң тартым кушымчасы
  • күплек, тартым, аннан соң килеш кушымчасы
Вопрос 3

Китапларымнан сүзенә нинди кушымчалар ялганган?

 

Варианты ответов
  • күплек сан, II зат берлектәге тартым, төшем килеше
  • күплек сан, I зат берлектәге тартым, чыгыш килеше
  • күплек сан, I зат берлектәге тартым, урын вакыт килеше
Вопрос 4

Сыйфат ачыклаган исем ничек атала?

 

Варианты ответов
  • сыйфатланмыш
  • саналмыш
  • аныкланмыш
Вопрос 5

Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатларны билгеләгез

 

Варианты ответов
  • матуррак, кызылрак, озынрак
  • аксыл, зәңгәрсу, кызгылт
  • ак, кара, яшел
Вопрос 6

Нисби сыйфатларны билгеләгез

 

Варианты ответов
  • фәнни, кышкы, сәяси, бүгенге
  • биек, акыллы, белемле, соңгы
  • киң, кызыл, язгы, матур
Вопрос 7

Сан лексик-грамматик яктан нәрсәне белдерә?

 

Варианты ответов
  • предметның билгесен
  • предметның микъдарын, исәбен
  • предметны
Вопрос 8

Тәкъдим ителгән саннар кайсы сүз төркемен ачыклый? Җиде дәрес, беренче сыйныф, 2014 нче ел, биш-алты дәфтәр

 

Варианты ответов
  • сыйфат
  • алмашлык
  • исем
Вопрос 9

Алтышар, сигезәр, унар, җидешәр саннары кайсы төркемчәгә карый?

 

Варианты ответов
  • чама
  • бүлем
  • тәртип
Вопрос 10

Кайсы саннардан соң кушымча язылмый?

 

Варианты ответов
  • гарәп цифрлары
  • рим цифрлары
Вопрос 11

Беркайчан алмашлыгы төзелеше ягыннан

 

Варианты ответов
  • ясалма
  • тамыр
  • кушма
  • тезмә
Вопрос 12

Кем алмашлыгы татар телендә ничек кулланыла?

 

Варианты ответов
  • җанлы предметларга карата
  • җансыз предметларга карата
  • бары тик затка, кешегә карата
Вопрос 13

Фигыльләр нәрсә белән төрләнә?

 

Варианты ответов
  • тартым
  • заман
  • килеш
Вопрос 14

“Гамил, кар йомарлап, аллы-гөлле шарфына төзәде.” (Г.Сабитов) җөмләсендәге аерып бирелгән фигыль кайсы төркемчәгә керә?

 

Варианты ответов
  • исем фигыль
  • боерык фигыль
  • шарт фигыль
  • хәл фигыль
Вопрос 15

Туар (көн), яткан (песи), укый торган (китап), килер (кунак), көлүче (кыз) – курсив белән бирелгән фигыльләр —

 

Варианты ответов
  • исем фигыль
  • инфинитив
  • шарт фигыль
  • сыйфат фигыль
Вопрос 16

Рәвешләрнең ничә төркемчәсе бар?

 

Варианты ответов
  • 4
  • 6
  • 7
Вопрос 17

 “Яңгыр төнозын дөбер-шатыр килеп яуды.” (Т.Миңнуллин) җөмләсендәге аерып бирелгән сүз җөмләдә

 

Варианты ответов
  • аергыч
  • тәмамлык
  • хәл
Вопрос 18

Образ ияртемнәре кергән төркемне табыгыз

 

Варианты ответов
  • җем-җем (килү), тырт-мырт (итү), сулык-сулык (итү)
  • келт-келт, шыбыр-шыбыр, келтер-кертер, тып-тып
  • пип-пип-пип, ялт-йолт, һау-һау, дер-дер (килү)
Сохранить у себя:

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!