СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Вопросы для контрольной работы по татарскому языку

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тестовые вопросы по татарскому языку.

Просмотр содержимого документа
«Вопросы для контрольной работы по татарскому языку»

9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен туган телдән

арадаш аттестация –йомгаклау тесты


1в.


1.Җөмләнең төрен билгеләгез.


Юл ташларына яфрак коела, аккошлар инде юлга җыена.

а) гади җөмлә

ә) теркәгечле тезмә кушма җөмлә

б) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә

в) иярченле кушма җөмлә


2. Тиешле тыныш билгесен күрсәтегез.


Бүген ашханә эшләми(...) чөнки мәктәптә су юк.

А) өтер

Ә) нокталы өтер

Б) ике нокта

В) сызык


3. Кайсы термин татар тел белемендә юк?

А) иярченле кушма җөмлә

ә) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә

б) теркәгечле иярчен кушма җөмлә

в) тезмә кушма җөмлә


4. Буяуга төшү сүзтезмәсендә компонентларны үзара бәйләүче чараны күрсәтегез.

А) янәшә тору

Ә) сүз тәртибе

Б) килеш кушымчасы

В) фигыль формасы


Текстны укыгыз һәм 5-10 биремнәрне эшләгез.

(1) Ике канатлы җиңел самолет бераз гына җирдән элдертеп барды да, улый-үкерә, һавага менеп тә китте. (2) Зур шәһәрнең бихисап йортлары, шау-шулы урам-мәйданнары, аларны тутырып йөргән кешеләре, армый-талмый киләп салып йөрүче тыгын трамвай- троллейбуслары, автобуслары артта калды. (3) Алда—иркенлек, зәңгәр күк йөзе, күпереп торган мамыктай аксыл болытлар һәм... туган як. (4)... Ул бәләкәй чакта ук утыртылган кыр ышыклау полосасындагы шактый биек булып үскән өрәңге агачларындагы кошлар солдат абыйларын сәламлиләр иде шикелле. (5) Туган якның тымызык кына искән җылы җиле дә тәнне генә түгел, җанны да иркәли сыман...(6) Кояшы да яктырак, болытлары да аграк, күге дә зәңгәррәк...(7) Ә инде еракта шактый зур булып утырган туган авылын күргәч, Габделнурның күңеле бөтенләй нечкәрде, күзләре дымланды. (8) “Туган җирем! (9) Мин сине гомерем буе сагынып яшәдем!”


5. 9 нчы җөмләдән гарәп теленнән кергән сүзне табып языгыз.


6. Парлы исемне табып языгыз.


7. 3 нче җөмләдән кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатны табып языгыз.


8. Хәл фигыльләр кулланылган җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә күрсәтегез.


9. 4-9 нчы җөмләләрдән күп тезмәле катлаулы кушма җөмләнең санын күрсәтегез.


10. ”Туган җирем! Мин сине гомерем буе сагынып яшәдем!” җөмләсенә үз фикерегезне белдерегез.

9 нчы сыйныфның татар төркеме өчен туган телдән

арадаш аттестация –йомгаклау тесты


2в.

1.Җөмләнең төрен билгеләгез.


Көне-төне җил ыжгыра, туктаусыз буран улый.

а) гади җөмлә

ә) теркәгечле тезмә кушма җөмлә

б) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә

в) иярченле кушма җөмлә


2. Тиешле тыныш билгесен күрсәтегез.


Син әйткәнне(...) мин эшләмәдем.

А) өтер

Ә) нокталы өтер

Б) куелмый

В) сызык


3. Кайсы термин татар тел белемендә юк?

А) күп тезмәле

ә) күп ияртүле

б) катнаш кушма җөмлә

в) күп иярченле


4. Килгәч күрү сүзтезмәсендә компонентларны үзара бәйләүче чараны күрсәтегез.

А) янәшә тору

Ә) сүз тәртибе

Б) килеш кушымчасы

В) фигыль формасы


Текстны укыгыз һәм 5-10 биремнәрне эшләгез.

(1) Габделнур, тартынып кына, әнисен кочаклагандай итте. (2) Кайбер халыкларда кабул ителгәнчә үбешүне әйткән дә юк, хәтта кочаклавы да аркасыннан кагу гына иде.(3) Кечкенәдән үк төчеләнүгә өйрәнмәгән, күнекмәгән бала да, аларны тәрбия кылган ана да беренче карашка салкынча, корырак исәнләштеләр кебек тоелырга мөмкин иде.(4) Ләкин ананың мөлдерәмә яшь тулы күз карашында, улының зур кулын үзенең кечкенә учларына алып каты итеп кысуында, аны сыпырып - сыйпап торуында шулкадәр наз, җылылык, көчле сагыну ярылып ята иде! (5) Артык сүз, артык хәрәкәт һич кирәк түгел иде бу минутларда ана белән баланың якынлыгын аңлатырга. (6) “Әни, исән-сау торасыңмы? ” (7) Гөлзифа түти күз яшьләрен алъяпкыч итәге белән сөртте, сулу алды. (8) Шуннан сон гына улына җавабын кайтарды.

5.Кушма исемнәр булган җөмләләрнең санын билгеләгез.

6. Тексттан ясалма фигыльләрне язып алыгыз.

7. Җавабын сүзенең килешен языгыз.

8. 1-4 җөмләләрдән антонимнарны язып алыгыз.

9. 5-8 нче җөмләләрдән тиңдәш кисәкләре булган җөмләләрнең саннарын күрсәтегез.

10. Текстка карата үз фикерегезне белдерегез.

Җаваплар.(1в)

1.(б)

2.(а)

3.(б)

4.(б)

5. Гомерем

6. Урам-мәйданнары

7.Аксыл

8.1,2,3,4,7,9.

9.6



Җаваплар.(2в)

1.(б)

2.(б)

3.(ә)

4.(в)

5. 1; 7

6. Төчеләнүгә, исәнләштеләр

аңлатырга, кочаклавы

7.Т.к.

8. Зур-кечкенә

9. 5,7




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!