Просмотр содержимого документа
«"Тукран малае Шуктуган" әсәренә дәрес эшкәртмәсе өчен презентация»
Җәвад Тәрҗеманов “Тукран малае Шуктуган”
Шуктуган үзенең бабасы Тук-тук бабай белән урманда яши. Урман сакчылары - тукраннар агачларны төрле корткычлардан, кисмәннәрдән саклый. Тук-тук бабай оныгын тәрбияли, тәмле ашата, көн – төн эшли. Ә Шуктуган исә бик эшләргә яратмый, бабасына ярдәмгә ашыкмый. Су коена, оча, уйный. Башкаларга ошарга тырыша, нәтиҗәдә сәламәтлегенә зыян сала. Бервакыт ул авыруга сабыша. Тук-тук бабасы күрше урманга киткәч, кисмәннәр урманны юк итә башлыйлар, хәтта җәнлекләр дә берничек коткара алмый. Бары бер юл кала – Шуктуган янына барырга. Аның белән сөйләшеп, күңелен күтәрәләр. Шуннан соң нәни тукран “ яши” башлый. Бабасы кайтканда инде урманга ямь кергән була...
Рифма – әдәбият термины, ике яки берничә шигырь юлының охшаш сузык яки тартык авазга тәмамлануы.
Рефлексия
- мин бел ә идем
- мин белдем
- мин белергә телим
Өй эше
1. Укучылар, сез Җәвад Тәрҗемановның “Ачкыч һәм баскыч” исемле балалар китабы белән танышырга тиеш. Әлеге җыентыктан үзегезгә ошаган бер хикәяне сайлап алырга һәм аны түбәндәге палн буенча башкаларга тәкъдим итәргә кирәк булачак. Бу эш презентация булсын. План Синквейн системасын күрсәтә һәм ул кыска гына булса да әсәр турында күпмедер дәрәҗәдә күзаллау тудыруга ярдәм итә. Иң мөһиме эшегезнең башкаларда зур кызыксыну уятуы зарур. Ул “Мин бу әсәрне ни өчен укырга тиеш? соравына җавап була. Схема:
Әсәрнең төп темасын бер сүз белән ничек атар идегез?
Аңа ике сүзтезмә белән билгеләмә бирегез.
Өч сүз белән эшне дә, хәрәкәтне дә, булган хәлне дә сурәтләгән җөмлә әйтегез.
Темага караган 4 сүзле бер җөмлә әйтегез. Ул кешеләрне “менә шундый булыгыз” дип өндәп торырга тиеш.
Теманы кабатлый, аның синонимы булган бер сүз әйтегез.
2. Тукраннар алар урман сакчысы да. Менә сезнең алда табли ца ята . Сез кешеләр һәм җәнлекләр, кошлар ничек табигатьне саклый алулары турында белешмә тутырырга тиеш.