СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә критик фикерләү технологиясе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Интеграль дәресләр

Просмотр содержимого документа
«Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә критик фикерләү технологиясе»

«Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интеграция”


Интеграцияләү – ул төрле өлкәдәге белемнәрне үзара бәйләп укыту, ягъни белемнәрне гомумиләштерүгә омтылу. Бүгенге көндә уку-укыту, белем алуны интеграцияләү белән бәйлиләр. Бу процесслар гуманитар фәннәр белән төгәл фәннәргә дә кагылырга тиеш дигән фикердә торалар. Соңгы вакытта интеграцияләү юнәлеше үз алдына нинди бурычлар куя соң?

Шәхес рухи кешелек сыйфатларын саклап, төгәл фәннәрдән алган белемнәрен тормышның четерекле проблемаларын чишәргә юнәлтергә тиеш.

Бүген мәктәпләрдә интеграция төрле юнәлештә һәм төрле дәрәҗәдә алып барыла. Еш кына ул укытуның сыйфатын күтәрүдә нәтиҗәле чара булып тора яки укучыларда предметларга кызыксыну уята. Аларның иҗади эшчәнлеген үстерү өчен дә хезмәт итә. Интеграцияләү предмет эчендә һәм предметара бәйләнгән була.


Интеграль укытуны кайсы фәннәр яки предметлар белән оештыру уңайлы соң? Андый предметларга тел, әдәбият, чит тел, музыка, рәсем,тарих керә. Алар арасында әдәбиятны ассызыклап үтәргә кирәк. Башкалары арасында әдәбиятның мондый урын тотуы, аның барлык предметлар белән дә тыгыз элемтәдә торуы белән аңлатыла. Шуңа күрә әдәбият дәресләрендә интеграцияне урынлы куллануны һәрвакыт табарга мөмкин. Әле ул еш кына ансыз дәресне, гомумән, үткәреп тә булмый.


Шулай да интеграль дәреснең кимчелекләре турында да әйтеп үтәргә кирәк :

1.Төрле предметларның темаларын берләштерүе авыр(предметларның программаларының төзелеше туры килми).

2.Бер генә предметның темасы ныклап ачыла, ә калганнары ярдәмче ролендә генә.

3.Интеграль дәрес темасының артабан үсеше юк.


Интеграль дәресләрне календарь-тематик планда планлаштырганда санына игътибар итәргә кирәк. Әгәр дә мондый дәресләр саны артык булса, шундый проблемаларга китерергә мөмкин:


1.Теманың калган дәресләр белән бәйләнеше югала.

2.Мәгълүмат күплеге укучыларны арыта,аларның игътибарлыгы кими.

3.Укытучыларның бер-берсен аңлау кими.


Интеграль дәрес төзү этаплары:

  1. Ижади төркем туплау.

  2. Дәреснең эчтәлеген күзаллау.

  3. Һәр укытучының дәрескә үзаллы әзерләнүе.

  4. Бергәләп дәреснең план-конспектын төзү.


Дәрес үткәрү этаплары:

  1. Репетиция этабы.

  2. Дәрес башы, ул эмоциональ яктан көчле булырга һәм балаларда кызыксыну уятырга тиеш.

  3. Дәреснең азагы, анда балалар белән теманы гомумиләштереп кую.


Интеграль дәрестә мотлак 2-3 укытучы булырга диелмәгән.Мондый дәресне 1генә укытучы да үткәрә ала, әгәр дә ул икенче предметтан да темалар ачыкласа.


Интеграция эшен оештыруда классик дәрес формаларын традицион булмаганнары белән бәйләргә була. Бу очракта мондый формадагы дәресләр уздырырга мөмкин: дәрес – эзләнү, дәрес – ачыш, конференция, предметара диспут, спектакльләр, дәрес – уйлану. Санап кителгән дәрес формаларының күбесенең нигезендә уен – дәресләр ята. Ул уен – дәресләр балаларны иҗади эзләнүгә тарта, төрле предметлардан алынган белемнәрен бер дәрестә кулланырга, әдәбият һәм сәнгатькә таянып эш итәргә, сәләтеңне, көчеңне сынап карарга мөмкинлек бирә.

Предметны укыту башка предметлар белән бәйләп алып барыла икән, андый дәресләргә куелган максатлар да үзгә була. Алар нәтиҗәсендә укучы аңында системалы тулы мәгълүмат тудырырга юнәлтелгән булырга тиеш.


Дәресләрне үзара бәйләнешле үткәрү уңышлы. Бу очракта укучыларны мәҗбүри рәвештә эшкә кушу юк. Балалар үз эшләреннән үзләре тәм табалар, аларда әллә никадәр фантазия ачыла, иҗади эшләү, яңалыкка омтылу теләге уяна. Мондый дәресләрдә укучылар рухи яктан гына баеп калмыйча, үз сәләтләрен эшкә җигә, тиешле белемнәрне дә алалар. Әлеге дәресләр уку – укыту процессларын информацион яктан яңарта, образлылык тудыра, укучы белемнәрен бер системага сала; фәнни һәм документаль фактлар аңлаешлы булып күренә башлый, алар белемнәрне гомумиләштерергә, тирәнтен үзләштерергә ярдәм итәләр; укучыларны бу предмет кызыксындыра башлый. Алар бу дәресләрдә үзләрен җаваплы кешеләр (шәхесләр) итеп тоя.

Әйтеп үтелгәнчә, интеграция мәктәптә бик уңышлы һәм кирәкле чара, ул балаларның танып белүен арттыра, белемнәрен бер фокуска җыя, тормышны аңларга, проблемаларны дөрес чишәргә өйрәтә, укытуның сыйфатын күтәрә.


Интеграль дәрес мисаллары:


Х.Туфанның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнгәндә бирелгән материал кыска һәм аз. Өстәмә материалсыз шагыйрьнең тормыш юлын һәм шигырен анализлап булмый. Х.Туфанны аңлау өчен, ул яшәгән чорны, ул кичергән тарихны белергә кирәк. Мондый сорауларга җаваплар табарга кирәк:

  1. Кем ул – халык дошманы”?

  2. Нәрсә ул репрессияләр кампаниясе?

  3. Ни өчен гаепсез кешенең 16 еллык гомере лагерьләрдә авыр хезмәттә үтә?

  4. Ул гаепсез икән, ә кем – гаепле?

  5. "Спецконтенгент”ка кемнәр керә?

  6. ГУЛАГ ни өчен оештырыла?

  7. Коллар хезмәтенең файдасы нәрсәдә?

Менә шушы сорауларга җавап алганнан соң гына "Агыла да болыт агыла”, "Киек казлар”, "Кайсыгызның кулы җылы?” шигырьләренең мәгънәсенә төшенеп була.


Үзара бәйләнешле әдәбият һәм тарихның традицион булмаган дәрес төрен карап китик. Дәреснең темасы. Сөембикә образы әдәбиятчы, тарихчы, фольклорчы һәм рәссам күзлеге аша. Дәреснең максаты: әдәби әсәрләр, фольклор, тарих һәм рәсемнәр аша Сөембикә образын тудыру: тарихчы, әдәбиятчы, рәссамнарның әлеге шәхескә булган мөнәсәбәтен билгеләү: Сөембикә яшәгән чорны күзаллау; укучыларның аңында шул чор вакыйгаларына бәйләнешле Сөембикә образын бер бөтенлектә күрсәтү.

Дәрескә кирәкле чаралар: Сөембикә образына мөрәҗәгать иткән рәссамнарның иҗат эшләре, әлеге образ катнашында төшерелгән телеспектакльдән өзекләр.

Укучыларның танып белүен (күаллавын) тизләтүче һәм сөйләм телен үстерүче чаралар: рольле уеннар "Без - тарихчылар”, "Без - әдәбиятчылар”, "Без - фольклорчылар”, алып баручы. Специалист – консультантлар: тарих, әдәбият, рәсем укытучылары, шагыйрь яки язучы.

Интеграль дәрескә әзерләнү өчен биремнәр:

  1. "Тарихчыларга” Казан ханлыгы чоры. Сөембикәнең ил башында идарә итүе. Аның язмышы. Явыз Иванның яу белән килүе. Сөембикәнең ил иминлеге өчен көрәше турында фактик документаль материаллар туплау.

  2. "Әдәбиятчыларга” тарихи романнардан өзекләр, Сөембикә образы турында язучы, шагыйрьләр фикере, хезмәтләре.

  3. "Фольклорчыга” Сөембикә турында бәет һәм мөнәҗәтләр, Сөембикә манарасы турында риваятьләр җыю. Алардан өзекләр китерү.

Сыйныфны җиһазлау: Сөембикә портретлары, "Казанны алу” күренешләре. Казандагы Сөембикә манарасы рәсемнәре.

Дәрес барышы:

  1. Интеграль дәреснең максатын кую.

  2. Дәресне алып баручы башлый. Тарих, әдәбият, фольклор битләрен бүгенге дәрес темасыннан чыгып, күздән кичерә. Бүгенге дәрестә чишеләсе мәсьәләләрне аңлатып, ассызлап үтә.

  3. Сүз тарихчыларга, әдәбиятчы һәм фольклорчыга бирелә. Һәрберсе үзенең ролен башкара, фикерләрен нигезли.

  4. Дәрес барышында рәссамнар эшен карау, анализлау үткәрелә. Видеотасмалардан өзекләр карала.

  5. Һәр эшкә анализ ясала, ачыклык кертелә, дискуссияләр үткәрелә.

  6. Нәтиҗәдә Сөембикә образына характеристика бирү, аны һәр яктан яктырту максаты тормышка ашырыла.


Г.Тукайнын «Бу кайчан була?”  шигыренә таянып «Туган ягыма яз килде» тематик рәсем дәресе.

 

9нчы сыйныфта “Арифметик прогрессия һәм дәү әнием сандыгы» темасына алгебра һәм татар әдәбиятыннан интеграль дәрес. 6нчы сыйныфта «Сан» темасына татар һәм рус теленнән интеграль дәрес.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!