СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Зоопаркта (д?рес-с?ях?т)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Бу д?рес 4нче сыйныфта татар теленн?н (рус т?ркеменд? укучы балалар ?чен) "Зоопаркта" диг?н теманы т?мамлагач, йомгаклау д?ресе итеп ?тк?релде. Тема буенча ?йр?нг?н лексиканы с?йл?мд? д?рес куллануга иреш?; хайваннар,кошлар турында алган белемн?рне ныгыту; укучыларны? с?злек байлыгын арттыру,диалогик, монологик с?йл?мен активлаштыру; хайваннарга, кошларга,табигатьк? карата сакчыл караш т?рбиял?? максаты куелды.

Просмотр содержимого документа
«Зоопаркта (д?рес-с?ях?т)»

Тема : “Зоопаркта”(Дәрес-сәяхәт).

Максат: Тема буенча өйрәнгән лексиканы сөйләмдә дөрес куллануга ирешү; хайваннар,кошлар турында алган белемнәрне ныгыту; укучыларның сүзлек байлыгын арттыру,диалогик, монологик сөйләмен активлаштыру; хайваннарга, кошларга,табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: ноутбук, проектор,курчаклар, тест,рәсемнәр.



Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.

-Исәнмесез!

-Хәерле көн!

-Утырыгыз.

- Бүген кем сыйныфта кизү?

-Бүген ничәсе?

- Атнаның кайсы көне?

-Дәрестә кем юк?

- Кәефләрегез ничек?

- Елмаегыз, бер-берегезгә тылсымлы сүзләр әйтегез:

-Хәерле көн, Чанан!

- Сиңа да хәерле көн,Данил!

-- Регина, син бүген бик матур!

--Син дә бик матур, Вика!

- Сиңа исәнлек телим Әлфия!

-- Син дә сәламәт бул, Регина!

-- Уңышлар сиңа,Булат!

---Сиңа да уңышлар юлдаш булсын, Чавидан!

Укучылар без бүген дәрестә “Зоопаркта” темасын йомгаклыйбыз. Безнең бу дәрес гадәти дәрестән бераз аерыла, чөнки без бу дәресне “Сәяхәт дәрес” дип атарбыз. Без зоопаркка, гомумән хайваннар, кошлар дөньясына сәяхәт итәрбез. Хәерле юлга кузгалыйк.

.II. Фонетик күнегү. Беренче тукталыш. Дөрес әйтәбез. Зоопаркка кергәнче без кош, хайван исемнәрен дөрес әйтергә өйрәнергә тиешбез, шуңа күрә фонетик күнегү эшләргә тиешбез.

  1. Мин сүзләрне әйтәм, ә сез мин әйткән сүзләрдән нечкә әйтелешлеләрен генә кабатлыйсыз: елан, көңгерә, тиен, торна, бүре,фил, дөя,тукран, болан,ләкләк, маймыл, бөркет, ябалак, керпе, юлбарыс, арыслан, төлке, чыпчык, күгәрчен, куян, аккош.

  2. Мин сүзләр әйтәм . ә сез минем арттан калын әйтелешлеләрен генә кабатлыйсыз: елан, көңгерә, тиен, торна, бүре,фил, дөя,тукран, болан,ләкләк, маймыл, бөркет, ябалак, керпе, юлбарыс, арыслан, төлке, чыпчык, күгәрчен, куян, аккош.

  3. Мин сүзләр әйтәм. Әгәр сүздә [Ө, Ү] авазларын ишетсәгез, кул чабабыз, ә инде [ У, О ] авазларын ишетсәгез,аякларны тыпырдатабыз. елан, көңгерә, тиен, торна, бүре,фил, дөя,тукран, болан,ләкләк, маймыл, бөркет, ябалак, керпе, юлбарыс, арыслан, төлке, чыпчык, күгәрчен, куян, аккош.

  4. Тизәйткеч әйтү. Тук, тук, тукыран,

Тукылдатып утырам,

Агачтагы кортларның

Барын ашап бетерәм


  1. Белемнәрне актуальләштерү. Икенче тукталыш. “Тәрҗемәче”.

Казанский зоопарк открылся 1931 году. Он расположен возле озера Кабан. Там живут около тысячи животных и птиц. В зоопарке есть слон, верблюд, лев, тигр, медведь, обезьяна, волк, лиса, лебедь, орёл, журавль, аист, сова. Животные и птицы живут в больших клетках. Лебеди плавают на озере Кабан.

В зоопарке можно увидеть большие-большие деревья, очень красивые цветы.

Казанский народ и гости Казани любят ходить в зоопарк. Мы тоже ходим в зоопарк, потому что хотим больше узнать о животных и птицах.

Өченче тукталыш. Безнең якларда яшәүче хайваннар һәм кошлар читлеге янында.

Без әле хайваннарны һәм кошларны күрә алмыйбыз. Аларны күрер өчен, безгә биремнәр үтәргә кирәк.

а) “Кем зирәк?” уены.

Сорауларга җаваплар бирү.

  • Син безнең якта яшәүче нинди хайваннарны беләсең? (бүре, төлке,керпе, куян, поши, болан, тиен , елан)

  • Син безнең якта яшәүче нинди кошларны беләсең? (чыпчык,сыерчык, карга, күгәрчен, торна, саескан, чәүкә, песнәк, карлыгач).

  • Иң усал хайван нинди?

  • Иң хәйләкәр хайван нинди?

  • Иң куркак хайван нинди?

  • Иң кечкенә кош нинди?

Дәфтәрләрдә эш.

  • Дәфтәрләрне ачабыз, чиста, матур итеп язабыз.

б) Блиц-турнир. Төсле сорауларга җавап бирү. Мин төсле карточкаларда биремнәр таратам. Алар өч төстә.Сез аларны тиз генә эшлисез, 3 минут вакыт бирәм. Һәм бераздан тикшерәбез.

Җөмләләр төзибез.

1. Тиен кишер ашый

Куян бал ашый

Аю чикләвек ашый

Тукран бөҗәк ашый


2. Җөмләләр төзибез.

Балалар, баралар, соң, дәрестән, бүген, зоопаркка.

Яши, хайваннар, кошлар, һәм, читлекләрдә.

Бар, шәһәрдә, зоопарк.

Уйный, читлектә , маймыл.

3.Җөмләләр төзибез.

Торна сикерә

Елан йөгерә

Бака оча

Бүре шуыша


Дүртенче тукталыш. Күңелле тәнәфес. Физкультминутка.

(балалар шигырь сөйләп, төрле хәрәкәтләр ясыйлар)

Без әле бик арыдык,

Ял итәргә туктадык.

Башны иябез алга,

Аннары соң  артка,

Уңга, сулга борабыз.

Аннан карап торабыз.

Иңбашларын сикертәбез,

Кулларны биетәбез,

Бер алга, бер артка

Бер алга, бер артка

Рәхәтләнеп ял итәбез.


Бишенче тукталыш. “Җылы якларда яшәүче хайваннар”

Табышмак” уены.


Сезнең алда гади генә кроссворд, шуны чишсәгез, зоопарк буйлап юлны тагын дәвам итәрбез.



1




2





3






4







5







6








7








8








9








10









1.Алпан-тилпән атлый ул, балны кире какмый ул,

Гәүдәм авыр бит дими, бик оста итеп бии. (аю)

2.Борыным озын, колагым зур, үзем дә бик-бик зур,

Кешеләргә булышам, бүрәнәләр куешам.(фил)

3.Төлке түгел койрыклы, мәче түгел мыеклы,

Куян түгел кимерә,туп шикелле сикерә.(тиен)

4.Хәйләкәр диләр аны, шулай таралган даны. (төлке)

5.Тәнендә йөз инә, тотармын димә. (керпе)

6. Читлек буйлап йөгерә, бар кешене көлдерә (маймыл).

7..Аягым озын, кулым кыска, сикерергә бик оста.

Сумкам да бар алдымда. (көнгерә).

8. Юл буй күлмәк киям мин, усал мин, ерткыч мин,

Көчсезләргә тиям мин (юлбарыс)

9. Хайваннар патшасы мин, тик каршыма чыкма син. (арыслан)

10. Бик әкрен мин, бик тыйнак, өстемә киям таш күлмәк.(ташбака)

Карыйк әле нинди хайваннарны искә төшердек икән кросвордны чишеп.



А


Ю



Ф


И


Л



Т


И


Е


Н



Т


Ө


Л


К


Е



К


Е


Р


П


Е



М


А


Й


М


Ы


Л



К


Ө


Н


Г


Е


Р


Ә


Ю


Л


Б


А


Р


Ы


С


А


Р


Ы


С


Л


А


Н


Т


А


Ш


Б


А


К


А


Алтынчы тукталыш. “ Төньякта яшәүче хайваннар һәм кошлар”.

“Кайсыгыз беренче?” уены.

Җөмләләрдә нинди сүзләр төшеп калган?

Ак аю ............ яши.

Морж................ ашый.

Бөркет ...................оча.

Ябалакның................. зур.

Зоопаркта төрле .......... яши.

Тикшерәбез.

Ак аю төньякта яши.

Морж балык ашый.

Бөркет һавада оча.

Ябалакның күзләре зур.

Зоопаркта төрле хайваннар яши.


Җиденче тукталыш. “Уйнап күрсәт”. Икенче төрле әйтсәк, сез хәзер мин әйткән җәнлекләр булып уйнап, сөйләшеп күрсәтергә тиеш буласыз. Сез, 3пар, өчегезгә 3 төрле бирем. Биремнәрне Әлфия бирәчәк. Өч төрле чәчәк таҗы, һәр пар бер таҗны ала һәм биремне укый. Бирем буенча диалог төзи. Безгә кунакка эт һәм куян кигәннәр ди.

Кызыл таҗда: Бер-берегез белән танышыгыз.

Зәңгәр таҗда: Син нишләргә яратасың?

Яшел таҗда : Син нәрсә ашарга яратасың?

(Укучылар эт һәм куян ролләренә кереп сөйләм төзиләр.)

Танышу

-Исәнме?

- Исәнме?

- Син кем буласың?

-Мин куян. Ә син кем?

--Мин эт.

-- Эт, синең исемең ничек?

-- Мин Акбай, ә синең исемең ничек , куян?

--Мин Озынколак булам.

-- Әйдә, Озынколак, дус булыйк.

--Әйдә Акбай, мин риза.


Син нишләргә яратасың?

-Исәнме, Акбай!

-Сәлам, Озынколак! Озынколак, син нишләргә яратасың?

-- Мин йөгерергә, сикерергә, уйнарга яратам. Ә син Акбай нишләргә яратасың?

-- Мин өрергә, өй сакларга, йөгерергә, уйнарга, йөзәргә яратам.

---Акбай, әйдә бергә уйныйбыз.

--Әйдә, Озынколак, мин риза.


Син нәрсә ашарга яратасың?


--Исәнме, Озынколак!

-- Сәлам , Акбай! Кая шулай йөгерәсең?

--- Ашарга барам, минем ашыйсым килә.

--- Акбай, ә син нәрсә ашарга яратасың?

-- Мин ит, балык, сөяк яратам. Ә син Озынколак нәрсә ашарга яратасың?

-- Мин кишер, кәбестә, үлән яратам.

-- Озынколак, әйдә бергә ашарга барабыз.

-- Әйдә, Акбай, киттек.


Сигезенче тукталыш. Бәйлекләр тукталышы.

а) Дәреслектә 150 нче биттәге, 4нче күнегүне карыйбыз. Нокталар урынына тиз генә бәйлекләрне куябыз һәм җөмләләрне укыйбыз.

б) Ситуатив күнегүләр. 1) Вика, скажи Регине, что ты с мамой ходила в зоопарк. 2) Регина скажи Вике что ты прочитала интересную книгу о животных. 3) Альфия, скажи учительнице, что ты прочитала рассказ о птицах. 4) Булат предложи Чавидану перейти вместе через улицу. 5)Чавидан скажи, Булату,что ты с папой смотрел фильм о медведях.6).Данил пригласи Чанана после уроков пойти в цирк. 7) Чанан скажи, что ты хочешь каждое лето ходить в зоопарк


Тугызынчы тукталыш. Рәсемнәр тукталышы.

Укучылар үзләре ясаган рәсемнәрен тотып чыгалар. Анда хайваннар һәм кошлар рәсемнәре ясалган. Алар аны өйдә ясап килделәр. Һәркем үзе ясаган хайванны, кошны күрсәтеп, үзләре төзегән текстны укыйлар.



Унынчы тукталыш. IV.Йомгаклау тукталышы. Сигнал карточкалары белән тест биремнәре эшлибез.

Кыргый хайваннар:

1.дикие җивотные

2.домашние животные.

3.домашние птицы.


Балык нишли?

1.оча

2. чаба

3.йөзә



Без зоопаркка

1.баралар

2.барам

3.барабыз




Фил нинди?

1.усал

2.куркак

3.көчле


Балалар хайваннарны яратыгыз.

1.Хикәя җөмлә

2.Сорау җөмлә

3.Боерык җөмлә.


Кадәр бәйлегенең дөрес тәрҗемәсе:

1.для

2.каждый

3.до


Казан зоопаркы кайда урнашкан?

1.Аккош күле буенда.

2.Кабан күле буенда

3. Идел елгасы буенда


Хайваннар читлектә яши.Читлектә сүзе нинди килештә.

1.баш килеш

2. иялек килеше

3.урын-вакыт килеше.


Укучылар, бүген дәрестә без зоопарк темасы буенча алган белемнәрне ныгыттык, хайваннар дөньясына кечкенә генә сәяхәт ясадык. Ә хәзер сез үзегезгә билге куясыз.Кем үзен бик яхшы җавап бирде дип уйлый, шул укучылар кызыл түгәрәкне ала, кем яхшы җавап бирде ди, ул зәңгәр түгәрәкне ала, ә кем үзен уртача җавап бирде ди, шул яшел түгәрәкне ала.


V. Өй эше. Зоопаркта темасына диалог һәм монолог төзеп,сөйләргә әзерләнергә.


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!