СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Вәрис Гали иҗатының үзенчәлеге

Нажмите, чтобы узнать подробности

Вәрис Гали...Туган телне һәм әдәбиятны сөючеләргә бу исем бик яхшы таныш. Ул безнең яраткан язучыларыбызның берсе. Ул чынбарлыктагы вакыйга һәм күренешләрне йөрәге аша үткәрә.

Просмотр содержимого документа
«Вәрис Гали иҗатының үзенчәлеге»

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

“Тау Иле урта гомуми белем мәктәбе”










Адыгамов Ильяс Дилюс улы



.

Вәрис Гали иҗатының үзенчәлеге































Эчтәлек



I)Кереш өлеш __________________________________________________ 3

II)Төп өлеш:

- тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ____________________________________________ 4

- Вәрис Гали иҗатының үзенчәлеге _________________________________5-6

III)Йомгак ______________________________________________________7

IV)Кулланылган әдәбият исемлеге _________________________________8








































Кереш .

“Вәрис Гали иҗатының үзенчәлеге” дип исемләнгән фәнни-эзләнү эшенең чыганагы – В.Галинең талантлы язучы, журналист булуында.

Эшнең максаты – Вәрис Галинең күпкырлы эшчәнлеген билгеләү.

Бурычлары: 1) Язучы, журналист Вәрис Гали иҗатын өйрәнү.

2) Язучының әдәбиятыбызга, милләтебезгә иҗат итүче әдип буларак җитди өлеш керткән булуын раслау.

3) В.Галинең талантлы язучы булуын күрсәтү.

" Вәрис Гали иҗатының үзенчәлеге” дигән эзләнү эше кереш, төп өлеш һәм йомгактан тора. Төп өлештә Вәрис Галинең тормыш юлы һәм иҗатының үзенчәлеге турында сөйләнелде. Йомгакта иҗатының күпкырлы булуы турында яктыртылды.

Вәрис Гали... Туган телне һәм әдәбиятны сөючеләргә бу исем яхшы таныш. Ул безнең яраткан язучыларыбызның берсе. Ул чынбарлыктагы вакыйга һәм күренешләрне йөрәге аша үткәрә.

Өстәлемдә Вәрис Гали китаплары. Эзләнүләр барышында аның китапларын как-кат актарып, өйрәнеп, аерым очракларда бик тә үзенчәлекле урыннарын рәхәтләнеп, яңадан укыйм. Язучы cүзнең тәмен, матурлыгын, моңын тоеп яза. Аның әсәрләре укучыны уйландыра, халкыбызның үткән тормышы, язмышы турында кат-кат уйланырга мәҗбүр итә. Аның эчке рухи дөньясы искиткеч бай.










Төп өлеш.

Тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү.

Вәрис Гали (Мингалиев Минневәрис Харис улы) - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге һәм Мамадыш районы хәкимиятенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясе лауреаты, Россиянең һәм Татарстанның Журналистлар, Татарстанның Язучылар берлекләре әгъзасы.

Ул 1959нчы елның 16нчы ноябрендә Татарстанның Мамадыш районы Кече Кирмән авылында туган. Тәүге шигырьләрен, хикәяләрен туган авылы мәктәбендә укыганда ук яза башлый. Алар “Яшь ленинчы”, Мамадыш районының ”Коммунистик хезмәт өчен” газеталары битләрендә дөнья күрә. Иҗат белән ныклап шөгыльләнергә Урта Кирмән урта мәктәбендә укыганда татар теле һәм әдәбияте укытучысы Ләлә Абдуллина оештырган түгәрәктә керешә. Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый. Мамадыш районы газетасында корреспондент, бүлек мөдире, җаваплы сәркатип булып эшли. 1984-1985нче елларда–район кино челтәрендә директор урынбасары һәм директор вазыйфаларын башкара. 1989-1995нче елларда җәмәгать тәртибендә мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының район комитетын җитәкли. 1990-1996нчы елларда–Минневәрис Харис улы район типографиясе директоры. Кабат редакциягә кайтып, мөхәррир урынбасары булып эшли. 1996нчы елдан–районда эшләүче Шәйхи Маннур исемендәге “Агымсу” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе. “Бәхет күпере”, “Күңелле китап”, “Дуслар бүләге”, “Бөркет тау” китаплары авторы. “Мамадышым–язмышым–Мамадыш–судьба моя” энциклопедик басмасының баш мөхәррире урынбасары. Күпсанлы хикәяләре һәм шигырьләре республика һәм район газета-журналларында, төрле күмәк җыентыкларда дөнья күрде. “Агымсу” берләшмәсе әгъзаларының ике дистәдән артык китабын редакцияләп чыгарды.



Вәрис Гали иҗатының үзенчәлеге.

Әдәби иҗатын шигърияттә башлаган язучы соңгы елларда проза жанрларында актив эшли. “Казан утлары”, “Мәйдан”, “Идел” журналларында, “Мәдәни җомга” газетасында дистәләгән хикәяләре, юморескалары, мәзәкләре басыла. Вәрис Галинең “Бәхет күпере”, “Күңелле китап”, “Дуслар бүләге”, “Бөркет тау” кебек китаплары бар. “Бөркет тау” – Вәрис Галинең дүртенче китабы. Язучы Вәрис Галинең бу китабында тормышыбыздагы гыйбрәтле хәлләрне, мәзәк вакыйгаларны бәян иткән хикәяләре тупланган. Анда язучының өч дистәгә якын хикәясе һәм юморескасы бар. Аларның кайберләре газета битләрендә дә урын алды. Вәрис Галинең әсәрләре – психологик хикәяләр төркеменә керә. Китапка язган кереш сүзендә дә Чаллы Язучылар оешмасы җитәкчесе Вахит Имамов аларны “бәгырь аша кичереп, сызланып укый торган хикәяләр” дип атый.

“Җәйге кырау”, “Бөркет тау”, “Галиулла мәчете”, “Артык кашык”, “Күке”, “Дөньяң әйләнгәч” исемле хикәяләре бүгенге тормышыбызны чагылдырсалар, “Тимерсез әти”, “Карбыз төшләре каты”, “Гомер хакы” укучыны Бөек Ватан сугышы елларына алып китә. “Асрау Заһит” – күренекле якташыбыз Заһидулла Яруллинның балачагы, ятимлек михнәтләре турында сөйли. “Көмеш балдак” хикәясе детектив сюжетка корылса да, аналар һәм балалар мөнәсәбәтен, тәрбиясезлекнең һәрвакыт фаҗига белән төгәлләнәсен искәртә. “Карбыз төшләре каты” хикәясе Комазан башыннан Астрахань өлкәсенә казахларны иген үстерергә өйрәтергә җибәрелгән гаиләләрнең мөхәҗирлектәге ачы язмышларын сурәтли. Илдә Бөек Ватан сугышы башланып, алар зур югалтулар белән кире әйләнеп кайтырга мәҗбүр булалар.

“Артык кашык” дигән хикәясе. Автор бу хикәясе белән укучыларга ни әйтергә тели соң? Җавапны Нинаның сүзләрендә табарга мөмкин: “Кеше кулларына калырга язмасын икән. Үз туганнарыңа да кирәк түгел син”. Бу хикәядә проблема үз туганнарыңның мәрхәмәтсезлегендә. Бу проблема, кызганычка каршы, хәзерге заманда, хәзерге җәмгыятьтә дә еш очрый, ягъни актуаль. “Артык кашык” хикәясе ятимлек ачысын бөтен тирәнлеге белән ачып бирә.

«Ипекәй исләре» дигән хикәяне кулга алам. 1921 елда булган ачлык фаҗигасе, укучыны дерт итеп сискәндерергә мәҗбүр иткән хәлләр... Бу хакта күп язылды, әмма Вәрис Галинең язмасы табигыйлеге, аз сүзлелеге, кырыслыгы белән җәлеп итте. Хикәядә тасвирланган һәрбер герой аша һәр вакыйга рәссам картинасыдай күз алдына килеп баса. Теманы нечкәлекләренә чаклы белеп, тоеп, йөрәге аша кичереп яза язучы.

«Дуслар бүләге» дигән тагын бер хикәягә юлыккач, инде шул дөньяга чумам. Монысы  Ватан сугышыннан соңгы чордагы мескен авыл һәм андагы татар хатыннары турында. Әлеге хикәядә дә язучы читтән генә күзәтүче булып түгел, ачлыктан интеккән малкайларның хәленә кереп, аларның халәтен күз яшьләре аша кичереп яза. «Кар астында калган кеп-кечкенә йортлар ак яулыкка төренгән карчыкларны хәтерләтә иде». Аның  үзенә генә хас мондый әдәби сурәтләүләре олуг язучыларыбызның әдәби табышларыннан һич ким түгел.

Шулай итеп, Вәрис Гали иҗатының үзенчәлеге шунда, аның әсәрләре бүгенге татар укучысы өчен рухи хәзинә булып тора.













Йомгак.

Инде, Вәрис Гали иҗатын күзәтеп чыкканнан соң, аерым нәтиҗәләр ясарга мөмкин. Югарыда китерелгән күзәтүләр нигезендә, барыннан да элек, шуны күрсәтеп үтәргә кирәк: аның иҗаты күпкырлы.

Вәрис Галинең каләме җиңел. Һәр җиргә җитез генә кагылып уза ала торган җитез тасвирлый. Аның теле матур, каләме шома йөри, җиңел һәм рәхәт яза. Шул ук вакытта тирәнгә дә чуммый. Аның гел тормыштан алып язылган хикәяләрен укып шатланам.

Югарыдагы фикерләргә таянып, мондый нәтиҗә ясарга мөмкин: тормыш фәлсәфәсе, яшәү мәгънәсе, чын дуслык, кешелеклелек – барысы да Вәрис Гали (Миңлегалиев) әсәрләре нигезенә кызыл җеп булып сузылган. Аның геройлары янәшәбездә, безнең арабызда. Йомгаклап шуны әйтәсем килә: Вәрис Гали иҗаты -иң изге хисләр, якты хыяллар-өметләр белән сугарылган иҗат!




.














Кулланылган әдәбият исемлеге.


1. Гали В. Бөркет тау: хикәяләр. – Казан: Татар. Кит. Нәшр., 2013. – 191 б.

2. Гали В. Күршең үзең төсле булсын икән; Үч: [хикәяләр] /Вәрис Гали// Ватаным Татарстан.-2009.-13ноябрь.

3. Имамов В. Мамадышның үз Галие бар /Вахит Имамов// Мәдәни Җомга.-2014.-26 сентябрь.

4.Язмыш сулары ачы. Нократ.-2013.- 4декабрь.




























Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!