СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Уен технологиясен куллануда этномәдәни компентенциянең әһәмияте

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Уен технологиясен куллануда этномәдәни компентенциянең әһәмияте»

Уен технологиясен куллануда этномәдәни компентенциянең әһәмияте

“Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык – тарихсыз”, - дип әйтәләр халыкта. Татар теле һәм әдәбияты укытучысының төп бурычы - үз халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын , тарихын хөрмәт иттерергә өйрәтү. Укучыларны әти-әнисен, әби-бабасын, туганнарын, туган телен яратучылар итеп тәрбияләүгә зур әһәмият бирелә. Моңа ирешү өчен халык-авыз иҗаты әсәрләрен киң куллану, җирле материаллардан файдалану, җыр сәнгатенә еш мөрәҗәгать итү бик уңышлы.

Татар халкының уй-холкы, фикере, барлык йолалары, гореф-гадәтләре, традицияләре – үзе бер тәрбия ысулы. Аларны өйрәнү балаларның рухи үсешенә этәргеч була.

Традиция – ул милләтнең рухи һәм хезмәт тәҗрибәсен буыннан буынга тапшыру төре. Республикага исем биргән халыкның телен һәм мәдәниятен өйрәнү – ул башка милләт мәдәниятен танып белү генә түгел, ә үз туган ягың мәдәниятен аңлау ул. Башка телләрне өйрәнү үз телеңнең үзенчәлекләрен яхшырак аңларга ярдәм итә, башка яктан карарга киң мөмкинлек ача. Хәзерге вакытта Россия һәм Татарстан күләмендә милли мәдәнияткә игътибар арта бара. Халык мәдәнияте – ул милләтебезнең йөзе, рухи хәзинәсе, җәмгыятьнең байлыгы.

Татарстанда төрле милләт кешеләре яши. Татарстан Республикасында яшәүче һәр кеше, нинди генә милләт кешесе булмасын, татар телен, татар халкының тарихын, мәдәниятын, гореф-гадәтләрен белергә, милли бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә тиеш. Татар һәм рус телләре республикабызның дәүләт телләре булып торалар. Безнең төп максатыбыз - ике дәүләт телендә дә иркен сөйләшүче, белемле, тәрбияле, тормышка әзер шәхес тәрбияләү. Бу максатка ирешүдә төп өч компетенцияне аерып күрсәтергә була: лингвистик компетенция, коммуникатив компетенция, этномәдәни компетенция.

Беренче компетенция – лингвистик. Ул татар теленең фонетика, лексика, морфология, синтаксисы кебек фән тармакларын өйрәнүне үз эченә ала. Икенче компетенция – коммуникатив. Коммуникатив компетенция исә аралашуны, аның дүрт компонентын (сөйләү, тыңлап аңлау, уку, язу) үзләштерүне күздә тота. Өченчесе – этномәдәни компетенция. Улнидән гыйбәрәт соң?

Этномәдәни компетенция – мәктәп укучыларында тел белән этник мәдәният арасындагы бәйләнеәнең ныклыгы турындагы күзаллауны камилләштерүгә юнәлдерелгән уку-укыту алымнары берлеге.

Этномәдәни компетенцияләр телнең милли мәдәниятне чагылдыру формасы булып тора. Тел чаралары ярдәмендә халыкның милли үзенчәлекләрен сурәтләү, тәкъдим ителгән текстлардан халык авыз иҗаты үрнәкләрен, тарихи лексиканы аеру, аларның төрләрен һәм мәгънәләрен ачыклау, татар милләтенең дөньяны танып белү үзенчәлекләрен чагылдырган төп төшенчәләре, аларның сүздә, сүз мәгънәсендә чагылышы - этномәдәни компетенция булдыру эшчәнлегенең төп эчтәлеген тәшкил итә. Элеге компетенцияне формалаштыру татар халык иҗаты үрнәкләрендә сүзнең кулланышын, төшенчәләрнең бирелешен анализлауны, тел кодлары аша милли дөнья картинасын ачу үзенчәлекләрен өйрәтүне (мәкаль-әйтемнәр, фразеологик берәмлекләр, ономастик лекика, афоризмнар) күз уңында тотыла. Татар сөйләм этикеты нормалары өйрәтелә.

Тарих күрсәткәнчә, һәр телнең, һәр мәдәниятнең үзенә генә хас үзенчәлекләре, байлыклары бар. Һәр мәдәният дөньякүләм мәдәниятны баета, тулыландыра. Рус мәктәпләрендә татар телен укыту шушы максатны истә тотып оештырылырга тиеш. Татар телен укытуда, аңа кызыксыну уятуда этномәдәни компетенциянең роле бик зур. Ул башка милләт вәкиле белән уңышлы аралашу өчен кирәкле фактор. Шуңа күрә этномәдәни компетенция хәзерге заман мәгарифе өчен актуаль һәм кирәкле мәсьәлә булып тора. Укучылар татар теле дәресләрендә текстлар, яңа лексик берәмлекләр өйрәнү аша туганлык исемнәре, татар халкының милли киемнәре, милли ризыклары, традицияләре, бәйрәмнәре, халык авыз иҗаты һәм башкалар белән якыннан танышырга тиеш.

Безгә укучылар татар телен, мәдәниятын дөрес кабул итсен өчен шартлар тудырырга, дөрес укытырга, тәрбияләргә, махсус эш алымнары, эффектив чаралар булдырырга кирәк. Мәсәлән, эзләнүгә илтүче эш төрләрен кулланырга: репортаж алу; дискуссияләр, җанлы сөйләшүләр оештыру; рефератлар, эссе язу; проект эшләре башкару; мәкаль-әйтемнәрне, фразеологизмнарны тикшерү; рольле уен һ.б. Һәр милләт баласын татар халкында өстенлек алган сыйфатлар белән (сабырлык, кунакчыллык, ярдәмчеллек...), татар кешесенә хас ишарәләр, сөйләм тизлеге, басым, интонация белән дә укучыларны таныштырырга кирәк. Төрле ысуллар белән кызыксындыру уятып укыткан очракта гына, укучыларыбызны татар теленөйрәнүгә, татарча сөйләшүгә өнди алабыз. Шул чакта гына, “татар телен барлык укучылар да яратып өйрәнәләр” дигән теләк тормышка ашачак.

Мәктәптә этномәдәни компетенцияне камилләштерү милли төбәк компонентын өйрәнүдән башлана. Тел дәресләрендә укучыларны төбәкнең тарихы, мәгарифе, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштырабыз. Янәшәдә яшәүче башка халыкларның традицияләренә иххтирам хисе тәрбиялибез.

Билгеле, һәрбер дәрес кысаларында бары тик шушы темаларга гына әңгәмә кору мөмкин түгел. Шулай да һәр сыйныфта диярлек бер уку елына 8-10 дәрестә тел белемен халыккның халыкның этнографиясе һәм тарихы белән бәйләп бирү каралган. Мондый төр дәресләр үткәрүнең актуальлеге бәхәссез. Беренчедән, бүгенге көндә мәктәпләрдә татар халкы тарихы бик аз күләмдә укытыла яисә бөтенләй укытылмый. Шуңа күрә тел дәресләрендә кызыклы этнографик-тарихи темаларны яктырту укучыларга үз халкының үткәне турында күпмедер күләмдә мәгълүмат биреп, аларга татар тарихын өйрәнүгә мотивация булдыра. Икенчедән, бүгенге көн укучыларында татар халкының гореф-гадәтләре, традицияләре турында күзаллау бик шартлы. Бигрәк тә зур шәһәрләрдә яшәүче балалар өлкән буын вәкилләре – әби-бабаларыннан читтә яши. Өченчедән, тел дәресләрендә мондый тип информацияләр укучыларда музейларга һәм аларның экспонатларына кызыксыну уята. Укытучы үзе үк укучыларны музейга алып бара ала, музейга барырга теләк белдерүчеләрнең саны бермә-бер арта.

Шул рәвешле бүгенге заман 21 нче гасыр укытучысы туган тел һәм әдәбиятын өйрәнү белән беррәттән, укучыларда, ягъни киләчәк буын вәкилләрендә, үз үткәненә, тарихына, мәдәни мирасына ихтирам-хөрмәт тәрбияли, димәк, һәр бала үз-үзен яратырга, әби-бабасын, әти-әнисен хөрмәтләргә өйрәнә.




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!