СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

“ Тылсымлы әкият “Өч кыз” темасына әдәби уку дәресе 2 сыйныф өчен

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тылсымлы әкият "Өч кыз" темасына әдәби уку дәресе эшкәртмәсе, 2 сыйныф өчен. Дәрес эшкәртмәсе Г.Сафиуллина,Ә Мөхәмәтҗанова,Ф.Хәсәнова, М.Я.Гарифуллина  төзегән "Әдәби уку" дәреслегенә нигезләнеп төзелде.  

Просмотр содержимого документа
«“ Тылсымлы әкият “Өч кыз” темасына әдәби уку дәресе 2 сыйныф өчен»









“ Тылсымлы әкият “Өч кыз”
темасына әдәби уку дәресе
2 сыйныф өчен












Авторы: Касыймова Гөлнара Насир кызы
Саба районы Сабабаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең
башлангыч сыйныфлар укытучысы

Тема: Тылсымлы әкият “Өч кыз”.


Максат: “ Өч кыз” татар халык әкияте белән танышу, әкиятнең эчтәлеген аңлап, сәнгатьле итеп

укырга өйрәтү.

Бурычлар:

1) Укучыларны үз фикерләрен әйтә белергә,әкият геройларының эш-гамәлләрен анализларга өйрәтү;

2) Балаларның сәнгатьле уку һәм сөйләм күнекмәләрен үстерү, мөстәкыйль фикер йөртү,нәтиҗә ясау күнекмәләрен ныгыту, әкиятләр укуга кызыксынуны арттыру;

3) Әниләргә карата хөрмәт, ярату хисләре ,игелеклелек тәрбияләү.


Көтелгән нәтиҗәләр.

Предмет : әкиятне аңлап һәм сәнгатьле уку,төп уйны һәм төрен билгели белү.

Шәхсиятле: үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру.

Метапредмет нәтиҗәләр.

Танып белү: әкияттән кирәкле өзекне таба белү.

Регулятив: әкиятне анализлый, нәтиҗә ясый белү.

Коммуникатив: күршең белән хезмәттәшлек итү,тыңлый һәм аралаша белү.

Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Төп төшенчәләр: әкият,тылсымлы әкият,тиен,ана,олы кыз,уртанчы кыз,кече кыз,ләгән,бака,җеп,үрмәкүч.

Төп ресурслар: ”Әдәби уку” дәреслек-хрестоматия, 2 нче сыйныф,”Өч кыз” татар халык

әкияте,презентация.


Дәрес барышы


Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

I.Эшчәнлеккә мотивлаштыру.

Укучыларны уку

эшчәнлегенә кертү





Укучыларны уку эшчәнлегенә кертә









  • Сиңа рәхмәт әйткәннәре бармы?

  • Син үзең бу сүзне еш әйтәсеңме?












Саумы ,кояш, саумы ,көн!

Дусларым , хәерле көн!

-Хәерле көн ,һәммәгезгә дә!

-Уе изге баласына

Булышыр табигать тә.

Эшкә тотыныйк , дусларым,

Хуш , хәерле сәгатьтә.


Үзара сәламләшү.

Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү

2. Белемнәрне актуальләштерү.


























-Үткән дәрестә өйрәнгәннәребезне тикшереп үтик.

  1. Чәчмә хәрефләрдән әкият сүзен төзү


  1. Әкият сүзенә кластер төзү


  • Нәрсә ул әкият?


Халык әкиятләре

Бу әкиятләрнең авторлары кем?

Автор әкиятләре

- Әкият язган нинди авторларны беләсез?

Хайваннар турында әкиятләр

Бу әкиятләрнең геройлары кемнәр?

Көнкүреш әкиятләре

Бу әкиятләрдә нәрсәләр сурәтләнгән? (Көнкүреш әкиятләрендә ялкаулык, саранлык, куркаклык һәрвакыт кешеләрдәге иң начар сыйфатлар буларак күрсәтелә. Хезмәт яратканнар – акыллы, зирәк, ә комсыз байлар -надан булып сурәтләнә.)

Тылсымлы әкиятләр

- Бу әкиятләр нәрсә белән башка әкиятләрдән аерылып тора?

  • Сез нинди тылсымлы предметлар беләсез?(көзге, келәм, агулы алма, итекләр..)

Сүзләрне рәсемнәргә туры китерү” уены

әкиятләр.pptx – 2 слайд



Әкият сүзен төзиләр.


Сорауларга җавап бирәләр.

Әкият- чәчмә халык авыз иҗаты әсәре.

Карточкалар арасыннан сүзләрне сайлап алалар.

Сорауларга җавап бирәләр.















Сүзләрне рәсемнәргә туры китерәләр





3.Уку проблемасын

кую.

Викторина сораулары буенча кроссворд чишү

(Кушымтаны кара)

әкиятләр.pptx – 3 слайд


Ө – “Бүдәнә белән Төлке”

Ч – “Гөлчәчәк”


К – Кәҗә белән сарык

Ы – “Батыр әтәч”

З – “Төлке белән Каз

  • Укучылар, нинди сүзтезмә килеп чыкты?

  • Димәк, бүгенге дәрестә без “Өч кыз” әкиятен укырбыз.

  • Дәрескә нинди максатлар һәм бурычлар куярбыз?

  • Үзегезгә нинди бурычлар куярсыз?


Аудиоязмадан узган дәресләрдә укылган әкитләрдән өзекләр тыңлыйлар, әкиятнең исемен әйтәләр.








-“Өч кыз” әкияте белән танышу

-Әкиятнең төрен ачыклау

  • Сәнгатьле итеп укырга

  • Сорауларга тулы, дөрес итеп җавап бирергә.


  1. Тема буенча

эш.






















  1. Ял итү.

Әкиятне чылбыр буенча уку .



Сүзлек өстендә эш (әкиятләр.pptx – 4 слайд)

Җиз ләгән-бакырга башка металл өстәп коелган эретмәдән ясалган ләгән

Ярминкә – һәр елның бер үк вакытында һәм билгеле бер урында үткәрелә торган зур сәүдә базары.

Киндер –өйдә киндердән тукылган тукыма.


- Әйе,балалар, элекке вакытларда безнең әбиләребез өй шартларында киндерне сукканнар,аннан бизәкләп паласлар,сөлгеләр,тастымаллар,ашъяулыклар,тукымалар тукыганнар.Киндер тукымалардан күлмәкләр,ыштаннар,эшләпәләр теккәннәр.Хәзер дә әбиләребезнең сандыкларында аларның әниләре,әбиләре суккан сөлгеләр,тастымаллар ,ашъяулыклар кадерләп саклана әле .( әйберләрне күрсәтү)



ТЕЙК ОФ – ТАЧ ДАУН

Әгәр мин әйткән сүзләр “Өч кыз” әкитендә очраган геройлар, предметлар булса, чүгәләп аласы, бу әкияттән булмаса, кулларыгызны күтәрегез.

-Тиен, Шүрәле, җиз ләгән, алтын тарак, әни, Бүре, Төлке...


Әкияттәге таныш булмаган сүзләрне билгеләп баралар.


Сүзлек өстендә эшлиләр




















Биремнәрне үтиләр





  1. Белемнәрне беренчел ныгыту

Гөжләп уку.

Сорауларга җавап бирү:

  • Әкияттә нинди геройлар катнаша?

  • Әни авырый башлагач кемне чакыра?

  • Тиен кирәкле урынга ничә тапкыр бара?

  • Олы кыз әнисе янына барамы?

  • Тиен аны кемгә әверелдерә?

  • Уртанчы кыз әнисе янына барамы?

  • Тиен аны кемгә әверелдерә?

  • Кече кыз әнисе янына барамы?

  • Тиен аңа нәрсә дип әйткән?





  • Бу әкият нинди төргә керә? Ни өчен? Исбатла.



  • Кече кыз ни өчен рәхәт яшәгән?

Сайлап уку.

  • Олы кыз ни өчен әнисе янына бармый?Тексттан шул сүзләрне табып укы.

  • Уртанчы кыз үзенең бара алмавын ничек аңлата? Тексттан шул сүзләрне табып укы.

  • Тиен кече кызга хөрмәтен нинди сүзләр белән җиткерә? Тексттан шул сүзләрне табып укы.

Укыйлар

Сорауларга җавап бирәләр.












Укучылар фикерләрен әйтәләр.Нәтиҗә чыгаралар. 16 биттәге кагыйдәне укыйлар.




Сайлап укыйлар




  1. Алган белемнәрне куллану

Җөмләләрне әкият эчтәлеге буенча төзегез.

Кече кыз рәхәт гомер кичергән.

Кызлар үсеп буйга җиткән.

Әниләре авырый башлаган.

Тиен кече кыз янына барган.

Тиен уртанчы кыз янына барган.

Тиен олы кыз янына барган.







  • Сезнең алдыгызда әкияттәге вакыйгалар сурәтләнгән иллюстрацияләр. Аларны вакыйгалар барышы эзлеклелегендә тезегез.




“Өч кыз “ мультфильмын карау.

http://balarf.ru/



Мультфильм геройлары кебек без дә “театр” уйнап алырбыз. “ Өч кыз” әкиятен сәхнәләштерү ( балалар маскалар кияләр һәм әкиятне сәхнәләштерәләр).



Парларда эш

Җөмләләрне әкият эчтәлеге буенча төзиләр.

Кызлар үсеп буйга җиткән.

Әниләре авырый башлаган.

Тиен олы кыз янына барган.

Тиен уртанчы кыз янына барган.

Тиен кече кыз янына барган.

Кече кыз рәхәт гомер кичергән.


Төркемнәрдә эш.

Иллюстрацияләрне әкияттәге вакыйгалар эзлеклелегендә тезәләр.




Укучылар мультфильм карыйлар.



Төркемнәрдә эш

Әкияттәге рольләрне бүлешәләр, үзләренә маскалар сайлыйлар, әкиятне сәхнәләштерәләр.

  1. Йомгаклау.


















Рефлексия


- Ә сез әниләрегезгә карата игелеклеме соң,аларга булышасызмы?

- Әниләрегезгә һәрчак булышып,аларны кадерләп,олыгайган көннәрендә дә терәк булып, миһербанлы,игелекле булып яшәгез.Һәрчак әкияттәге кече кыздан үрнәк алыгыз.

- Бирелгән мәкальләрнең кайсысы әкиятнең эчтәлегенә туры килә?

Кем эшләми, шул ашамый.

Туган җирем – алтын бишек.

Балага иң куәтле кеше - ата.

Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне .


әкиятләр.pptx – 5 слайд

  • Дәрестә биргән җавапларыңнан син канәгатьме?




Сорауларга җавап бирәләр











Әкиятнең эчтәлегенә туры килгән мәкальне сайлыйлар






Үзләренең җавапларын бәялиләр.

Өй эше

Иҗади эш. Үзегезгә бер тылсымлы әкият язып карарга.

Өй эшләрен язалар.





Кулланылган әдәбият:

”Әдәби уку” дәреслек-хрестоматиясе, 2 нче сыйныф

әкиятләр.pptx

http://balarf.ru/



Кушымта

Б

ү

д

ә

н

ә

 

б

е

л

ә

н

 

Т

ө

л

к

е



Г

ө

л

ч

ә

ч

ә

к







К

ә

җ

ә


б

е

л

ә

н


с

а

р

ы

к




Б

а

т

ы

р


ә

т

ә

ч

Т

ө

л

к

е


б

ә

л

ә

н


К

а

з












Җөмләләрне әкият эчтәлеге буенча төзегез.


Өч кыз



Тиен уртанчы кыз янына барган.



Әниләре авырый башлаган.



Кече кыз рәхәт гомер кичергән.



Кызлар үсеп буйга җиткән.



Тиен кече кыз янына барган.



Тиен олы кыз нына барган.















Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!