СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

ТУГАН ТЕЛДӘ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТУГАН (ТАТАР) ТЕЛДӘН ДӘҮЛӘТ ЙОМГАКЛАУ АТТЕСТАЦИЯСЕНӘ ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН бирем 9 СЫЙНЫФ (81 нче код)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«ТУГАН ТЕЛДӘ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТУГАН (ТАТАР) ТЕЛДӘН ДӘҮЛӘТ ЙОМГАКЛАУ АТТЕСТАЦИЯСЕНӘ ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН бирем 9 СЫЙНЫФ (81 нче код)»

81 НЧЕ КОД БУЕНЧА БИРЕМ


1 вариант

Эш үтәү өчен күрсәтмә

Татар телендә гомуми белем бирү оешмаларының 9 нчы сыйныфын тәмамлаучы укучылар өчен, туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясенә 3 сәгать 55 минут (235 минут) вакыт бирелә. Биремнәр 3 бүлектән тора.

Беренче бүлек 1 биремнән тора. Анда 2 тапкыр тыңланган текстның кыскача эчтәлеге (изложение) языла. Бирем 2 нче номерлы җавап бланкында эшләнә.

Икенче бүлек 7 биремнән тора (2-8 биремнәр). Биредә сүз, җөмлә, текстка төрле типтагы анализ күзаллана.

2-8 нче биремнәрнең җаваплары сүз яки цифрлар белән бирелә. Аларны 1 нче номерлы җавап бланкына язарга кирәк.

Өченче бүлектәге биремнәр укучылар 2 нче бүлектә укыган текст нигезендә башкарыла. Эшли башлаганчы, тәкъдим ителгән (9.1 һәм 9.2) биремнәрнең берсен сайларга һәм үз фикереңне дәлилләп, эзлекле рәвештә киңәйтелгән җавап бирү кирәк. Бирем 2 нче номерлы җавап бланкында эшләнә.

Биремнәрне үтәгәндә, орфографик сүзлекләрдән файдаланырга рөхсәт ителә.

Биремнәрне эшләгәндә, караламадан файдаланырга мөмкин, әмма андагы язулар тест эшенә билге куйганда исәпкә алынмый.

Биремнәрне тәкъдим ителгән эзлеклелектә эшләргә киңәш ителә. Җавап бирергә авырсынган бирем очраса, аны калдырып, башкаларын эшли торырга мөмкин. Вакыт кала икән, аларны яңадан уйлап, эшләп карарга мөмкинлек туа.

Үтәлгән биремнәр өчен куелган баллар бергә кушыла. Мөмкин кадәр күбрәк биремгә дөрес җавап биреп, югарырак балл җыярга тырышыгыз.

Эшне тәмамлагач, һәр җавапның 1 нче һәм 2 нче номерлы бланкларга дөрес номер белән куелганлыгын тикшерергә онытмагыз.

Сезгә уңышлар телибез!



I бүлек


Текстны тыңлагыз һәм 1 нче биремне 2 нче номерлы җаваплар бланкында эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.


1

Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.

Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез.

Тулы текстның һәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген бирергә кирәклеген истә тотып эшләгез.

Изложениенең күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш.

Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.


II бүлек


2 – 8 нче биремнәрнең җавабы сүз яки цифрлар булырга мөмкин. Башта җавапны текстта күрсәтегез, соңыннан 1 нче номерлы бланкка буш ара калдырмыйча, тыныш билгеләрсез, башка өстәмә символларсыз күчереп алыгыз. Һәр хәрефне һәм санны, бланктагы үрнәктә күрсәтелгәнчә, аерым шакмакка языгыз.


2

Текстны укыгыз. Җөмләләрнең оештыручы үзәкләре (грамматик нигезләре, баш кисәкләре) дөрес күрсәтелгән очракны билгеләгез. Җавап номерын языгыз.


1) Зөһрәнең әнисе кебек әни беркемдә дә юк. 2) Ул аны бүтән бернинди әнигә дә алыштырмаячак. 3) Белә-белгәннән бирле бергә яшәсәләр дә, Зөһрәне һич ялыктырмый ул. 4) Чөнки бик нык әйбәт, әйбәт кенә түгел, бик нык чибәр аның әнисе. 5) Исеме дә матур – Гүзәлия. 6) Гүзәллеккә ия дигән сүз.


  1. Зөһрәнең әнисе (1 нче җөмлә)

  2. ул алыштырмаячак (2 нче җөмлә)

  3. бергә яшәсәләр дә (3 нче җөмлә)

  4. бик нык әйбәт (4 нче җөмлә)

  5. гүзәллеккә ия (6 нчы җөмлә)

Җавап: _______________ .


3

Текстны укыгыз.

Кече тел охшашлануы күзәтелгән сүз кулланылган җөмләне табыгыз. Җавап номерын языгыз.


1) Тып-тыныч аяз көн. 2) Агачларның алтынга манылган яфраклары арасыннан иксез-чиксез зәңгәр күк йөзе күренә. 3) Әйтерсең бик оста рәссам махсус буяулар белән тип-тигез итеп буяп куйган да өстенә алтын җепләрдән үрелгән нәфис пәрдә япкан.

Җавап: _______________ .


4

Текстны укыгыз.

Өтерләр куелырга тиешле җөмләләрне табыгыз. Җавап номерларын языгыз.


1) Кояшка караган йортның якты тәрәзәләрен челтәр йөзлекләр каймалаган. 2) Ике якта ике капка. 3) Уңда абзарлар базы-келәте өч кенә буй тирәнлектәге коесы. 4) Утыны-саламы шунда кайта малы-туары да төз түбәле шушы галәмәт олы капканы гына белә.

5) Бу якта җиләк-җимеш бакчасы. 6) Кечкенә капкадан йортның култыксалы баскычына хәтле салынган шома басмага үләннәр баш игән.


Җавап: ______________ .


5

Текстны укыгыз.

Кушма исемне табып языгыз.


1) Ильясның карашы күзне камаштырырлык матурлык илендә адашып йөрде дә урта рәттә төрле төстәге таҗларын балкытып утырган гөлчәчәккә берегеп калды. Гаҗәеп чәчәк иде ул: кызыл, ак, шәмәхә, зәңгәр таҗларга төренгән гөлчәчәк күз явын алырлык иде.

Җавап: _______________ .


Текстны укыгыз һәм 6-9 нчы биремнәрне үтәгез.


1) Якты күл үзенә бу исемне кайчан һәм кем кушканын да хәтерләми инде. 2) Монда килеп чыккан һәркем аның яшел чирәмле ярына басып, мөлдерәп торган чиста суына карап тора да: «Һи-и, бигрәк якты инде бу күл», – ди. 3) Тора-бара аңа «Якты күл» исеме берегеп калды. 4) Күл бу исемне үз итте, яратты, күнекте дә.

5) Борынгы күл инде ул. 6) Аның тирәсенә кешеләр күп килделәр, күп киттеләр. 7) Төбендә уйнаклап йөзгән акбалыкларга, яр читендәге вак камышларга, посып үскән төнбоекларга карап сокландылар, җәйге эссе көннәрдә су коенып, арыган тәннәренә сихәт алдылар. 8) Хәтта бернәрсәдән дә шикләнмичә, аның көмештәй суын эчә дә иделәр әле. 9) Якты күл шул ул, якты күл.

10) Күл яр читендә кармак каптырып утырган малайларны бигрәк якын итте. 11) Аларның үзара сөйләшүләрен гаҗәпләнеп тыңлый, хәтта бераз көнләшә дә әле. 12) Менә бит ничек! 13) Аларның теле бар. 14) Рәхәт­ләнеп сөйләшәләр, шаяралар, бер-берсен аңлашып вакыт үткәрәләр, гомер сөрәләр. 15) Ә күлнең теле юк шул, ул сөйләшә дә алмый. 16) Бары тик талгын җил кузгаткан дулкыннары белән чапыл-чопыл килеп ярга кага, ара-тирә малайларның ялан аякларын суы белән күмеп шаярта, уйный. 17) Монысын малайлар аңлый, көлешеп, ярдан читкәрәк сикерәләр, чыланган ыштан балакларын тезләренә кадәр сызганып, янә яр читенә килеп чүмәшәләр. 18) Күзләрендә нур, тезләрендә кояш нурлары уйный, алларында Якты күл җәелеп киткән.

19) Озак гомерләр менә шулай үзара дус булып, аңлашып яшәде ул кешеләр белән. (Ф. Сафиннан)


6

Текстның эчтәлегенә туры килгән җөмләне күрсәтегез. Җавап номерын языгыз.


1) Якты күл үзенә бу исемне кайчан һәм кем кушканын да хәтерләми инде.

2) Якты күл шул ул, якты күл.

3) Менә бит ничек!

4) Аларның теле бар.

5) Монысын малайлар аңлый, көлешеп, ярдан читкәрәк сикерәләр, чыланган ыштан балакларын тезләренә кадәр сызганып, янә яр читенә килеп чүмәшәләр.

Җавап: _______________ .


7

Чагыштыру кулланылган җөмләне күрсәтегез. Җавап номерын языгыз.


1) Якты күл үзенә бу исемне кайчан һәм кем кушканын да хәтерләми инде.

2) Борынгы күл инде ул.

3) Хәтта бернәрсәдән дә шикләнмичә, аның көмештәй суын эчә дә иделәр әле.

4) Ә күлнең теле юк шул, ул сөйләшә дә алмый.

5) Күзләрендә нур, тезләрендә кояш нурлары уйный, алларында Якты күл җәелеп киткән.

Җавап: _______________ .


8

1-4 нче җөмләләрдән ияләште сүзенең синонимын табып, күчереп языгыз.

Җавап: ___________ .


2-8 нче биремнәрнең җавапларын, тестны үтәү өчен күрсәтмәдә әйтелгән тәртиптә, 1 нче номерлы бланкка күчереп язарга һәм җавапның бирем номеры күрсәтелгән юлга язылуын тикшерергә онытмагыз.


III бүлек


2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, 9.1 яки 9.2 нче биремнәрнең бары тик берсен генә сайлап алып, 2 нче номерлы бланкта биремне үтәгез. Яза башлар алдыннан сайланган биремнең номерын күрсәтегез.


9.1

Якты күл шул ул, якты күл. җөмләсендә әйтелгән фикерне ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез.

Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.

Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.

Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен ноль балл куела.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.


9.2

Табигать белән дус бул әйтеменең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? “Табигатьне саклауда минем өлешем” темасына сочинение языгыз. Фикерегезне языгыз. Раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.

Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.

Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен ноль балл куела.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.


I бүлек

Тыңлау өчен текст


Наил маҗаралары


Наилгә әтисе кичә базардан өр-яңа чана алып кайтты. Табаннары көзге сыман ялтырап тора. Шуарга чыккач, озак карап торды Наил чанасына. Өр-яңа бит ул! Утыргычы яшел, сары, зәңгәр төсләргә буялган, хәтта терәткече дә бар. Наил кичә яңа чана белән дуслары янына урамга чыгып йөрмәскә булды. Ишегалдындагы лапас каршындагы кечкенә генә таудан шуды. Уйнап туйгач, тәртипләп алып куйды. Мондый чана әле дусты Газинурда да, күрше кызы Зәлиядә дә юк. Газинур агач чанада шуа, ә Зәлиягә әтисе полиэтилен капчыкка салам тутырып «чана» ясап биргән. Чын чанадан тизлеге бер дә ким түгел анысы.

Иртәгесе көнне күрше кызы Зәлия янына кергәндә инде төш вакыты узган иде.

– Кара, – диде Наил Зәлиягә чанасына ымлап. – Кичә әти алып кайтты.

Зәлия әллә ни исе китмичә:

  • Матур булган. Миңа да шуарга рөхсәт итәрсең бит?

– Шуарсың, – диде Наил.

Алар икесе дә ике йорт арасындагы тыкрыкка киттеләр. Наил дә, Зәлия дә яңа чананы бик ошатты. Зәлия үзенең салам тутырылган капчыгын сөйрәп чыкса да, Наилнекендә генә элдертте. Бер чанага икәү утырып та, аерым-аерым да шудылар. Битләргә алсулык йөгергәч, куллардагы бияләйләр карга буялып, пәлтә җиңеннән асылынып торган нәрсәләрнең бияләй икәнлеген танырлыгы та калмады. (Р. Садретдиновтан) (179 сүз)


1 вариант җаваплары


Кыска изложение өчен текст турында белешмә

Абзац номеры

Микротемалар (мәгънәви кисәкләр)

1

Наилгә әтисе яңа чана алып кайтты.

2

Мондый чана беркемдә дә юк.

3

Наил чанасын Зәлиягә күрсәтте.

4

Наил белән Зәлия чанада туйганчы шудылар.


II бүлек

2 – 8 нче биремнәр


Биремнәр

Җаваплар

2

2

3

2

4

3,4

5

гөлчәчәккә

6

2

7

3

8

күнекте




9.1. “Якты күл шул ул, якты күл” җөмләсендә әйтелгән фикерне ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез.

Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.

Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.

Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен ноль балл куела.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.



Якты күл шул ул, якты күл” җөмләсендә әйтелгән фикердә табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт тасвирлана.

     Күлләр­ - табигатьнең бер могҗизасы, шуңа да халык Якты күлне якын күрә, соклана, аның янда рәхәтләнеп ял итә. Әйтелгәннәрне текстның 7,8 нче җөмләләре раслый.

Кешелек дөньясы табигатьтән башка яши алмый. Кеше никадәр табигатькә якынрак булса, аның серләрен никадәр нечкәләбрәк өйрәнсә, шулкадәр әхлаклы була. Якты күл дә шуны тоя. Ул кармак каптырып утырган малайларны бик якын итә. Табигать һәм кеше арасындагы күркәм мөнәсәбәт  - дуслык туа. Моны 19 нчы җөмлә дәлилли.

Авылларның яме, җирнең җаны кебек  булган күлләребез корымасын, кипмәсен


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!