СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

“Тигезләмәләр ярдәмендә мәсьәләләр чишү”

Категория: Математика

Нажмите, чтобы узнать подробности

Технологическая карта урока по математике в 5 классе. Тема "Решение задач с помощью уравнений"

Просмотр содержимого документа
«“Тигезләмәләр ярдәмендә мәсьәләләр чишү”»

Технологик карта


Укытучы

Абдрафикова Гөлгенә Габдрәшит кызы


Сыйныф

5

Дәреслек

Математика. 5 класс: /Н. Я. Виленкин, В. И. Жохов, А. С. Чесноков, С. И. Шварцбурд. – 34-е изд., стер. – М. : Мнемозина, 2015

Дәреснең темасы

“Тигезләмәләр ярдәмендә мәсьәләләр чишү”

Планлаштырылган нәтиҗәләр

П р е д м е т

Метапредмет

Шәхескә кагылышлы


Тигезләмәләр чишә белү, тигезләмәләр ярдәмендә мәсьәләләр чишә белү.

укучыларның хәтерен, игътибарлылыгын, логик фикерләү сәләтен үстерү.

укучыларда төгәллек, җаваплылык кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.

Дәрес төре

яңа дәрес материалын аңлату.

Эш төре

Фронталь, индивидуаль, парларда, төркемнәрдә.

Төп төшенчәләр

Тигезләмәнең чишелеше, мәсьәләнең чишелеше.

Җиһазлау

Математика. 5 класс: /Н. Я. Виленкин, В. И. Жохов, А. С. Чесноков, С. И. Шварцбурд. – 34-е изд., стер. – М. : Мнемозина, 2015

Ноутбук, проектор, интерактив такта, математик тренажер,



Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Формалаштырылачак универсаль гамәлләр

  1. Оештыру-мотивлаштыру

Максат: укучылар белән дәрескә уңай атмосфера тудыру.

Көтелгән нәтиҗә: дәрескә уңай психологик халәт булдыру.

Укучыларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

- Хәерле көн, укучылар!

- Кәефләрегез ничек?


Дәрескә игътибарлы булу.


- Хәерле көн!

- Бик яхшы.


Коммуникатив:

укытучы һәм классташлары белән теләктәшлек урнаштыру

  1. Актуальләштерү

Максат: телдән исәпләү, үткәннәрне кабатлау.

Көтелгән нәтиҗә: иң гади тигезләмәләрне кагыйдә кулланып дөрес итеп чишә белү

Телдән исәпләү(слайд 2)

1)х +15 = 60(л)

2)у -13=25(ь)

3)45 = 15 + к(ә)

4) у – 0 = 85 (ә)

5)37 = 90 – у (м)

6)а + 32 = 32(с)

7)80 – х = 72(ә)


53

30

0

38

8

45

85

м

ә

с

ь

ә

л

ә

-Үткән дәрестә без нәрсә өйрәндек?

- З нче тигезләмәдәге 30 саны нәрсәне аңлата?

-Кайсы тигезләмәләрдә кушылучыны, кимүчене, киметүчене табарга кирәк?

-Тигезләмә һәм мәсьәлә сүзләре арасында нинди бәйләнеш бар дип уйлыйсыз?

-Өй эшенә бирелгән мисалларны карап чыгу.

Телдән исәплиләр.

1)45 2)38 3)30 4)85 5)53

6)0 7)8






-Тигезләмәләр чишәргә өйрәндек.

- Тигезләмәнең чишелеше

(тамыры)

-Укучылар җавап бирә.



-Укучыларның фикерләре тыңлана.


Танып-белү:

иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру

Коммуникатив:

тыңлый белү, фикер алышуда катнашу.

Регулятив:

күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу


  1. Уку мәсьәләсен кую.

Укучыларга мәсьәләләр тәкъдим ителә.Чишү юллары: 1)Ирекнең 25 маркасы бар иде, ә абыйсы Саматның 7 маркага күбрәк. Мәсьәләгә нинди сорау куяр идегез? Чишү ысуллары? (слайд 5)

2) Сәяхәтчеләр 25 км юл үткәч, аларның тагын 38 км юл үтәселәре калды. Бөтен маршрут ничә км булган? (слайд 6)

3) х + 15 = 60 тигезләмәсенә туры килердәй мәсьәлә төзегез.

-Димәк, тигезләмә һәм мәсьәлә сүзләре арасында нинди бәйләнеш бар?

- Бүгенге дәреснең темасы?


-Бүгенге дәреснең максаты?



-Әйдәгез тигезләмә ярдәмендә мәсьәлә чишик.

Мин бер сан уйладым. Аңа 165 не кушып, суммадан 17 не алгач, 153 була. Мин нинди сан уйлаганмын? (слайд 7)

-Җаваптагы 5 саны сезгә нәрсә аңлата?


  • -Ирекнең ничә маркасы бар? Икесенең бергә ничә маркасы бар?


-Укучыларның чишү ысуллары тыңлана. (38 +25; х – 25= 38)



-Укучыларның фикерләре тыңлана.




-Тигезләмәләр ярдәмендә мәсьәләләр чишү.

-Тигезләмәләр чишү күнекмәләрен ныгыту;

-тигезләмәләр ярдәмендә мәсьәләләр чишәргә өйрәнү.






5


-Без 5 нче класс, без 5ле алабыз, һ.б.

Танып-белү:

Аңлап уку, кирәкле мәгълүматны таба белү.

Коммуникатив:

Күмәк фикер алышуда катнашу

Регулятив:

кагыйдә, интсрукцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу.

  1. Уку мәсьәләсен чишү.























– Нишлибез?

- Билгесез зурлык бар. Нәрсә белән алыштырабыз?

-Килешәбезме?

-Нинди зурлыкны х дип билгелибез?

Алга таба нәрсә турында сүз бара? Ничек язар идегез?

-Нәрсә килеп чыкты?

-Әйдәгез чишик.

(х+165)-17=153

х+165=153+17

х+165=170

х=170-165

х=5

-Без нәрсәне х аша күрсәттек?

-Мәсьәләнең соравына җавап бирдекме?

-Мәсьәләне тигезләмә ярдәмендә чишү өчен нишләргә кирәк?



Физкультминутка ясау (укытучы күрсәткән физик күнегүләрне башкаралар)

-Фикерләр тыңлана.

-х дип блгелибез.



-Билгесез зурлыкны.


-(х+165)-17=153


-Тигезләмә.

Укучылар тигезләмәне такта алдында чишәләр.





-Билгесез зурлыкны.

-Әйе.


-Билгесез зурлыкны х аша күрсәтергә кирәк.

-Тигезләмә төзергә һәм чишәргә.


Танып-белү:

Уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

Коммуникатив:

үз фикеренңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

Регулятив:

үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

  1. Яңа белемнәрне ныгыту

1) № 373 (б)

х м тимерчыбык булган.

Кисеп алынган 9 м.

Калган 25 м.

х – 9 = 25

х = 25 + 9

х = 34

2) Парлап эшлиләр. (слайд 8)

Карточкалар таратыла, парлап эшлиләр, үз вариантларына туры килгән парны табып, тикшерәләр.( Кушымта 1)

-Кайсы биремнәр кыенлык тудырды?

3) 1)х -15 = 20 (ф)

2)х -10=20 (и)

3) у - 94 =18 (т)

4) m – 23 = 23(н)

5) 540:6 (о)

6)156 +а = 200(а)

7) 270: 30 (д) (слайд 9-10)

9

30

90

35

44

46

112

д

и

о

ф

а

н

т

Укытучы тарихи мәгълүмат белән таныштыра.(Кушымта 2) (слайд 12)

Тактада һәм дәфтәрдә эшләп барыла.

Танып-белү: иҗади характердагы проблеманы чишү юлларын мөстәкыйль эзләү

Коммуникатив:

үз фикеренңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

Регулятив:

үз эшчәнлегеңне контрольгә алу


  1. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү

Баскычларга бүленгән карточкалар таратыла, теманы үзләштерүләренә карап сайлап алалар. I нче баскыч биремнәре җиңелрәк, II баскыч биремнәре катлаулырак. (Кушымта 3) (слайд 13)



Регулятив:

үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү


  1. Рефлексия

Максат:

дәрестә башкарган эшләргә нәтиҗә ясау.

- Дәреснең темасы нинди иде?

- Бүген мин белдем...

- өйрәндем...

-булдыра алдым...

- яңалык ачтым...

- миңа ныгытырга кирәк...

-минем беләсем килә...

-Алдагы дәрестә нинди биремнәрне ныгытырга кирәк дип саныйсыз?

Укучылар тактада язылган сүзләрне дәвам итеп, дәрескә нәтиҗә ясыйлар. Бүгенге дәрескә нәтиҗә ясап, үзләрен бәялиләр.

Коммуникатив:

әйтергә теләгән фикереңне төгәл итеп формалаштыру.


  1. Йомгаклау.

1.Белемнәрне бәяләү. Үзбәя.

2. Өй эше бирү: П. 10

№396,397(а,б). Иҗади бирем: ике гамәл кергән тигезләмә килеп чыгарлык итеп мәсьәлә төзергә.

Ситуатив күнегүне башкарырга.

Регулятив:

үз эшчәнлегеңне контрольгә алу



Кушымта 1


Парлы мөстәкыйль эш.


В а р и а н т 1.

  1. Тигезләмәләрне чишегез

а) х + 605 = 700

б) k – 169 = 321

  1. Мәсьәләне тигезләмә ярдәмендә чишегез «Марат сан уйлады. Әгәр бу саннан 72 санын алсаң, 45 саны килеп чыга. Марат нинди сан уйлаган?


В а р и а н т 2.

  1. Тигезләмәләрне чишегез

а) 511 – а = 208

б) 474 + т = 500

  1. Мәсьәләне тигезләмә ярдәмендә чишегез «Гүзәл сан уйлады. Әгәр бу санны 333 саныннан алсаң, 195 саны килеп чыга. Гүзәл нинди сан уйлаган?»



Кушымта 2

Диофант Александрийский – борынгы грек математигы. Бүгенге көнгә аның 13 «Арифметика» китабының 6 сы сакланган. Диофант билгесезне хәреф белән тамгалый, тигезлек тамгасын, тискәре сан дигән тамгаларны кертә. Гомеренең күп өлешен тигезләмәләр чишүгә багышлый. Сакланган «Арифметика» китапларында ax=b рәвешендәге тигезләмәләрне ничек чишәргә кирәклеге аңлатылган.


Кушымта 3


Мөстәкыйль эш.



В а р и а н т 1. (I баскыч)

  1. Тигезләмәләрне чишегез

а) х + 223 = 308

б) с – 127 = 353

  1. Мәсьәләне тигезләмә ярдәмендә чишегез «Уйланган саннан 242 санын алсаң, 120 саны килеп чыга. Нинди сан уйланган булган?»


В а р и а н т 2. (I баскыч)

  1. Тигезләмәләрне чишегез

а) у + 374 = 500

б) т – 89 = 145

  1. Мәсьәләне тигезләмә ярдәмендә чишегез «Уйланган санны 337 саныннан алсаң, 176 саны килеп чыга. Нинди сан уйланган булган»




В а р и а н т 1. (II баскыч)

1. Тигезләмәләрне чишегез

а) 138 + х + 57 = 218

б) 248 – ( у + 123 ) =24

в) ( 24 – х ) + 37 = 49.

2. Тигезләмәнең тамырын уйлап табыгыз һәм дөреслеген тикшерегез х + 3 = 9 – х.


В а р и а н т 2. (II баскыч)

  1. Тигезләмәләрне чишегез

а) 257 – х + 124 = 149

б) 165 – ( у + 112 ) = 37

в) 44 + ( а – 85 ) = 105

  1. Тигезләмәнең тамырын уйлап табыгыз һәм дөреслеген тикшерегез 8 – у = у + 2.



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!