Исемнәрнең килеш белән төрләнеше(5 класс рус төркеме өчен татар теленнән технологик карта)
Әлмәт шәһәре “24нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Тема | Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. |
Теманың максаты | 1.Белем бирү: исемнәрнең килеш белән төрләнешен искә төшерү, өйрәнү;алган белемнәрне һәм җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту. 2. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне , бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү. 3. Тәрбияви: туган телгә,туган илгә мәхәббәт, бер - берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү. |
Планлаштырылган нәтиҗә | Предмет күнекмәләре | Универсал уку эшчәнлеге |
1.Предмет нәтиҗәләре 2.Метапредмет нәтиҗәләре 3. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр | 1.Исемнәрнең килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллана белү 2. Белемнәрне системага салу күнекмәләрен камилләштерү 3. Укучыларда телне өйрәнүгә кызыксыну уяту. Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру | Шәхси: Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру Регулятив: Дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге,тормыштагы әһәмиятен ачыклау. Танып – белү: матурлыкны күрә, аңлый белү Коммуникатив: класс белән эшләгәндә классташлар фике-рен исәпкә алып эш итү, күр-шең белән хезмәттәшлек итү. |
Төп төшенчәләр | Килеш исемнәре | |
Предметара бәйләнешләр | Әдәбият,рус теле | |
Ресурслар -төп -өстәмә Җиһазлау: | Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова,Г.М.Әхмәтҗанова . “Күңелле татар теле”. Татар теле , 89-90 битләр; Эш дәфтәрләре ; Интерактив такта,проектор, ноутбук, презентация ,таратма материаллар (карточкалар, схемалар,таблица) |
Төркемнәрне оештыру | Төркемнәрдә, индивидуаль һәм парлы,күмәк эш. |
|
Оештыру технологиясе | Һәр этапның өйрәтү һәм үстерү биремнәре | Һәр этапның диагностик биремнәре. |
I этап. Оештыру моменты. Максат – төркемнәрнең дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару. | I этап. Мотивлаштыру –ориентлаштыру. 1.Дәресне оештыру.Уңай психологик халәт тудыру. Дәрескә әзерләнү. Исәнләшү. -Исәнмесез,укучылар! -Хәерле көн ! -Хәлләрегез ничек? -Кәефләрегез әйбәтме? -Бүген ничәсе? -Атнаның кайсы көне? -Урамда һава торышы нинди? -Анда җылымы,әллә салкынмы? -Хәзер елның кайсы фасылы? -Эшне җырлап башлыйбызмы? -Әйдәгез, җырлыйк әле!( “Кояшлы ил”җырын җырлау) | Без татар телендә дөрес итеп укырга , язарга, сөйләргә өйрәнергә дип килдек. |
II этап Актуальләштерү.Өй эшен тикшерү Максат – белем алуга караш-ларын ачыклау, алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү. | II этап. 2.Өй эшен тикшерү. а)Сөйләшү: “Минем яраткан ризыгым”(парларда эш) ә)–презентация,чыгышлар,рефератларны өлешчә карау, татар халык ашларын искә төшерү,кроссворд чишү | II этап. Сорауларга дөрес җаваплар. (Шәхси универсал уку эшчән-леге) |
III этап.Уку мәсьәләсен кую. Максат – килешләр буенча алган белемнәрне искә төшерү һәм җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту. | III этап. Танып белү универсал уку эшчәнлеге 1-Электрон тактада бирелгән 1нче таблицада нәрсәләр җитми?(Килеш исемнәре ,килеш кушымчалары) -Таблицада бирелгән сораулар сезгә нәрсә сөйли? -Бу нинди сораулар?(Килеш сораулары.) Димәк без бүген дәрестә нинди теманы искә төшерәчәкбез? | III этап. 1.Диагностик бирем: сорау-ларга җавап эзләү,әйтү, (Шәх-си универсал уку эшчәнлеге) 2.Диагностик бирем:Дәфтәргә число,көн исеме ,килешләрне язау. Сүзләрнең дөрес кушымчаларын язу.(Шәхси универсал уку эшчәнлеге) 3.Тикшерү:әзер таблица буенча |
IV этап. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү Максат – алган белемнәрне го-мумиләштерү һәм уку күнекмә-ләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү. | IV этап. 1.Үткәннәрне искә төшерү. -Татар телендә ничә килеш бар? -Иптәшегез белән килеш исемнәрен исегезгә төшерегез.(парларда эш) 2.-Ә рус телендә килешләр ничек атала? _Сколько всего падежей?Как их называют? (Шәхси универсал уку эшчәнлеге) Дәреслек белән эш.(89нчы бит) Сүзлек эше: Килеш-падеж Баш килеш-Именительный падеж Иялек килеше-Притяжательный падеж Юнәлеш килеше-Направительный падеж Төшем килеше-Винительный падеж Чыгыш килеше-Исходный падеж Урын-вакыт килеше-Местно-временной падеж 3.Килеш исемнәре ,сораулары, кушымчалары белән танышу.Таблицаны тутыру(таратма материалларда) Ял минуты: Габдулла Тукайның “Туган авыл” җырын җырлау. -Бу җырда исемнәр кайсы килештә кулланылган? -Җыр нәрсә турында?(кыскача әңгәмә) | IV этап. 1. Диагностик бирем: Схемаларга туры китереп, җөмләләрне уйлап дәфтәргә язарга. (Танып белү универсал уку эшчәнлеге;үзара тикшерү) |
V этап. Яңа теманы үзләштерү һәм ныгыту Максат.Килеш исемнәрен, сорау һәм кушымчаларын дөрес истә калдыру (укучыларның игътибарлы-лыгын арттыру, хаталарны мөстәкыйль,үзара тикшерү һәм төзәтү.) | V этап. 1. -Таблицада бирелгән сүзләрне килешләрдә төрләндерү(сорау һәм кушымчалардан файдаланып) Әни,апа,Марат,Фән,Фәрит,ипи,аш,су, Бәлеш(тактада,карточкалар белән) (Регулятив универсал уку эшчәнлеге) 2. “Адашкан сүзләр”уены: -Сүзләрне дөрес урнаштырыгыз. Б.к. токмачта,итне И.к. токмач,иткә Ю.к. токмачның,ит Т.к. токмачтан,иттә Ч.к. токмачны,итнең Ур.-в.к.токмачка,иттән 3.Бу сүзләр белән җөмләләр төзеп карагыз. 4. Җөмләләне иптәшегез тәрҗемә итсен. | V этап. Сүзләрне дөрес урнаштыру |
VI этап. Рефлексия. | VI этап. №2.90нчы бит.-дәфтәрдә эшләү -тикшерү | VI этап.Мөстәкыйль эшләү күнекмәләре ,үзбәя бирү |
VII этап. Йомгаклау. | VII этап. 1.Өй эше. 1 вариантларга – кибет,2 вариантларга бәйрәм сүзен килешләрдә төрлән-дереп язып килергә 2. Укучыларның дәрестәге эшчәнлеген бәяләү. -билгеләр кую |