СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Тема: Сыйфат дәрәҗәләре

Нажмите, чтобы узнать подробности

Максатлар:  дидактик: белем-күнекмәләр булдыру;

 үстерешле: сыйфатларның грамматик табигатен тоемлый белеп, язма һәм сөйләм телендә куллануны камилләштерү;

тәрбияви: татар теленең үзенчәлекле грамматикасын үзләштерергә кызыксыну һәм омтылыш тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәлелек:

Предмет  буенча нәтиҗәләр: сыйфат темасы кысаларында  универсаль гамәлләр формалашу.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: грамматик фикерләү күнекмәләрен, үз фикереңне әңгәмәдәшеңә җиткерә белүне камилләштерү; сыйфатларның  лексик-грамматик үзенчәлекләрен үзләштерү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

регулятив: тема билгеләнешен, максатларны ачык аңлау, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен тырышу.

танып-белү: булган белемнәргә таянып, грамматик күнекмәләрне гамәлдә кулланып, танып-белү процессында катнашу, гомуми нәтиҗәне чыгару.

коммуникатив:  фронталь эш барышында үзара җавапларны тыңлау; төркемнәрдә эшләгәндә, төрле мисаллар белән үз фикереңне дәлилләү.

Предметара бәйләнешләр: поэтик телне күзәтү-өйрәнү (әдәбият), төсләрне аеру, аларның исемнәрен белү( рәсем сәнгате)

Эш формалары:  төркемнәрдә эш, фронталь эш, күзәтү-нәтиҗәгә килү.

Просмотр содержимого документа
«Тема: Сыйфат дәрәҗәләре»

Якупова Венера Бәдертдиновна

Түбән Кама муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

«29 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе»


Тема: Сыйфат дәрәҗәләре

Максатлар: дидактик: белем-күнекмәләр булдыру;

үстерешле: сыйфатларның грамматик табигатен тоемлый белеп, язма һәм сөйләм телендә куллануны камилләштерү;

тәрбияви: татар теленең үзенчәлекле грамматикасын үзләштерергә кызыксыну һәм омтылыш тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәлелек:

Предмет буенча нәтиҗәләр: сыйфат темасы кысаларында универсаль гамәлләр формалашу.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: грамматик фикерләү күнекмәләрен, үз фикереңне әңгәмәдәшеңә җиткерә белүне камилләштерү; сыйфатларның лексик-грамматик үзенчәлекләрен үзләштерү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

регулятив: тема билгеләнешен, максатларны ачык аңлау, үзеңнең һәм башкаларның фикерен дөрес бәяләү, төп нәтиҗәне чыгару эшчәнлегендә катнашу өчен тырышу.

танып-белү: булган белемнәргә таянып, грамматик күнекмәләрне гамәлдә кулланып, танып-белү процессында катнашу, гомуми нәтиҗәне чыгару.

коммуникатив: фронталь эш барышында үзара җавапларны тыңлау; төркемнәрдә эшләгәндә, төрле мисаллар белән үз фикереңне дәлилләү.

Предметара бәйләнешләр: поэтик телне күзәтү-өйрәнү (әдәбият), төсләрне аеру, аларның исемнәрен белү( рәсем сәнгате)

Эш формалары: төркемнәрдә эш, фронталь эш, күзәтү-нәтиҗәгә килү.

Җиһазлау: Максимов Н.В., Хәмидуллина М.З. Татар теле. 6 сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) – Казан: Тат.кит.нәшр. – 2016. проектор, экран, презентация, таратма карточкалар.

Хронометраж

Этабы

Вакыты

1

Ориентлашу, мотивлаштыру.

2

2

Актуальләштерү

- Өй эшен тикшерү

- Дәреснең темасын һәм максатын билгеләү

8

3

Белемнәрне ныгыту

- Таблица белән эш

- Сүзлек эше

- Дәреслек белән эш.

Ял минуты

- Төркемнәрдә эш. 103 нче күнегү

- Мөстәкыйль эш.

- Олимпиада минутлары.

26

4

Рефлексия

4

5

Өй эше

3

6

Үзбәя

2




Дәрес барышы

  1. Ориентлашу, мотивлаштыру.


  • Хәерле көн, укучылар, исәнмесез! Дәресне башлыйбыз. Бүген без сезнең белән татар теленең гаҗәеп матур мөмкинлекләргә бай тел икәненә ышанырбыз.

(Укучылар басып укытучыны сәламлиләр, эш өстәлләрендәге китап-дәфтәрләрен барлыйлар.)

  1. Актуальләштерү

2.1.Өй эшен тикшерү

- Беренче вариант: 100нче күнегү (1 укучы укый)

- Икенче вариант: төс исемнәре белән бәйле биремне искә төшерик. Кем эшләде, кул күтәрегез. Төс исемнәре кергән шигырь юлларын дәрес барышында кулланачакбыз.

- Өченче вариантны үтәүчеләрнең иҗади эшләрен ике позициядә җыям: кем үз эшен гадирәк дип бәяли, сул кулыма тапшыра. Кем үз эшен яхшы, иҗади язган һәм сыйфатларны күп кулландым дип саный, уң кулыма тапшыра.

(Укучылар үзләре бәяләп, иҗади эшләрне уң кулга һәм сул кулга тапшыралар. 2 укучы эшләрен укый)

2.2.Белемнәрне тигезләү

  • Бүген дә, башка дәресләрдәге кебек, сезгә телисе теләкләрем бар, шигырьне тыңлыйбыз:

Уңышлырак булсын алдагысы,

һәр яңа көн узсын ямьлерәк,

Эшләгән эш булсын сыйфатлырак,

Белемегез булсын ныграк!

Сезгә бу шигырь юллары танышмы?

  • Берничә дәрес элек, сез бу шигырьгә охшаш юллар укыган идегез, без аны дәфтәргә яздык.

  • Хәтерең яхшы, хәзер барыбыз да искә төшерик...( 1нче слайд)

Уйларга юнәлеш бирәм: ике шигырьгә карап, бирем уйлап табыгыз! .( 2нче слайд)

Көтелгән җавап:

- Шигырьдәге сыйфатларны табыгыз. Чагыштырыгыз.

  • Алия тәкъдим иткән биремне үтик.

- Уңышлы көн – уңышлырак көн. Ямьле көн – ямьлерәк көн. Сыйфатлы эш – сыйфатлырак эш. Тәмле аш – тәмлерәк аш.

- Гомумиләштереп әйтегез, соңгы дәресләрдә ни белән шөгыльләндек? Нәрсәләр өйрәндек?

- Сыйфатлар, аларның төрләрен һәм дәрәҗәләрен өйрәндек.

2.3. Дәреснең темасын һәм максатын билгеләү

- Җавап дөрес. Юнәлеш бирәм: Ике баганадагы сыйфатларны чагыштырыйк һәм бүгенге дәреснең темасын ачыклыйк. (3нче слайд)



- Сыйфат дәрәҗәләре. Өйрәнүне дәвам итәбез.

- Дөрес. Дәфтәргә бүгенге датаны һәм теманы язабыз. Без сыйфатларны өйрәнүне, аларның язма һәм сөйләм телендә куллану үзенчәлекләрен күзәтүләребезне дәвам итәбез.

  1. Белемнәрне ныгыту

3.1. Таблица белән эш

Хәзер экрандагы төсле таблицага карыйк. Беренче төс беренче төркемнеке, икенче төс икенче төркемнеке, өченче төс – өченчегә, дүртенче төс – миңа. (4нче слайд) (таблицага күзәтү һәм нәтиҗә ясау).

Укучылар нәтиҗәсе:

  • сыйфатның 4 дәрәҗәсе бар, алар предмет билгесен һәм аның дәрәҗәләрен белдерәләр. Кушымчалар һәм кисәкчәләр ярдәмендә ясалалар.

Укытучы нәтиҗәсе:

  • Күргәнебезчә, сыйфат дәрәҗәләрен яшел төс һәм аның төсмерләре ярдәмендә карадык. Төсмер ул рәсем сәнгатендә, төсләр дөньясында сыйфат дәрәҗәләре кебек үк, төснең бирелеш дәрәҗәләре. Төсләрне, матур төсле бизәкләрне татар халкы элек-электән үз иткән. Өйләрне матур төсләргә буяган, ачык төстәге бизәкләр кулланганнар.

Шагыйрьләр төсләрдән шигъри бизәкләр тудырган. Өй эшенә шигъри юлларда кулланылган төсләргә мисаллар тупларга кушкан идем. Кем нинди мисаллар тапты? (берничә укучының мисаллары тыңлана).

3.2. Сүзлек эше

- Укучылар төп төсләрдән башка төсләр бар, без аларны рус телендә оттенок дибез.Татарчасы ничек була, сүзлектән эзләп табабыз.

- Рәсемгә күз салыйк. Күк йөзен болытларны нинди төс белән сурәтлибез? (5нче слайд)

- Зәңгәр төс белән.

- Зәңгәр төснең төсмерләрен атыйк:

  • Зәп-зәңгәр, зәңгәрсу.

  • Рәсемдәге василек чәчәген татарча ничек атыйлар, сүзлектән табабыз.

  • Василек чәчәге татарчага күкчәчәк дип тәрҗемә ителә.

3.3. Дәреслек белән эш.

102 күнегү. Фронталь эш. Укучылар күнегүне чылбыр буенча телдән эшлиләр,

- Үзбәя графасына нәтиҗә ясап куегыз.

Ял минуты

3.4. Төркемнәрдә эш. 103 нче күнегү

Башта төркемнәрдә телдән (бергә гөжләп укыйлар, тынычланалар, язалар), аннары язмача башкарыла.

- Үзбәя графасына нәтиҗә ясап куегыз.

  • Игьтибар, тагын бер үзенчәлекле төсне карап узыйк. Соры төс – бу төс сез бик яратып “простой карандаш” дип йөрткән гади карандаш төсе. Язып куябыз һәм дәрәҗәләрен язып чыгабыз. Бер укучы тактада эшли. Соры, соп-соры, соргылт. Калганнар дәфтәрләргә язып куялар.

Укытучы кисәтүе:

  • Соп-соры сүзе актив кулланылмый. Бу дәрестән соң серый диеп сөйләшмибез, соры дип әйтәчәкбез.

  • Ак белән караны кушкач!

  • Ак, кара нинди төсләр?

  • Капма-каршы төсләр.

  • Әгәр сүз буларак карасак, ...

  • Капма-каршы сүзләр!

  • Капма-каршы мәгънәле сүзләрне ничек дип атыйбыз?

  • Антонимнар!

3.5.Мөстәкыйль эш.

  • 105 нче күнегү буенча эшне түбәндәгечә башкарыга кирәк: өченче төркем антонимлы җөмләләрне яза, икенче төркем табышмакны яза, беренче төркем – хаталы җөмләләрне яза.

  • Барыгызга да сорау: Мәкальнең үзегезчә аңлатып бирегез.

Көтелгән фикер: Татар телем туган тел булган өчен үземә бик кадерле тел, рус теле көндәлек эш өчен кирәк тел.


- Үзбәя графасына нәтиҗә ясап куегыз.

3.6. Олимпиада минутлары.

Сораулар: 1. Сыйфат – бәйләгечме, мөстәкыйль сүз төркемеме, модаль сүзме? ( Ник?) 2. Тезмә сыйфатка мисаллар китерегез. 3. Нисби сыйфатларның асыл сыйфатлардан аермасын санагыз.


- Үзбәя графасына нәтиҗә ясап куегыз.

  1. Рефлексия

Укучылар, традицион өч сорау бирәм:

  • 1. Нәрсә эшләргә тиеш идек дәрестә?

  • Сыйфат дәрәҗәләрен өйрәнергә тиеш идек.

  • 2. Ничек эшләдек?

- Кабатладык, ныгыттык, төркемнәрдә эшләдек, тырышып эшләдек...

Нинди нәтиҗә ясадык – моны ачыклау өчен сыйфатның моделен ясыйк: сыйфат, нәрсә белдерә, сыйфатның төрләре, сыйфатның дәрәҗәләре.

Төзегән модельгә карап, өйрәнгәннәргә нәтиҗә ясап, гомумиләштереп әйтик: .... (Бер укучы дәфтәрдә төзегән моделенә карап сөйли башлый, икенчесе дәвам итә...)

  1. Өй эше

1нче вариант: 108 нче күнегү.

2нче вариант: “Кышкы кич” темасына рәсем ясап, кулланылган төс исемнәрен язып билгеләргә.

3нче вариант: Сыйфат дәрәҗәләрен кулланып, “Кышның беренче атнасы” темасына хикәя язарга. (6 нчы слайд)

  1. Үзбәя

Үзбәя графаларыгызны тутырып бетерегез һәм миңа тапшырыгыз. Бүгенге дәрестә кемнең эшләве сезгә аеруча ошады, кем актив булды? (7нче слайд)


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!