Тема:Н,ң хәрефләре.
Максат:1.Н н,ң хәрефләрен укый,яза белү күнекмәләрен
формалаштыру.
2.Нишли? Ул йөгерә; мин йөгерәм,алар йөгерәләр,син йөгерәсеңме?
конструкцияләре белән таныштыру.Яңа өйрәнелгән фигыльләрне
зат белән төрләндерү.
3.Коллективизм хисе тәрбияләү.
Җиһазлау:компьютер,кисмә рәсемнәр,дәреслек.
Дәрес барышы:
I.Классны дәрескә оештыру.Уңай психологик климат булдыру:
1.Исәнләшү.
2.Дежур укучы белән әңгәмә.
IIАктуальләштерү.
1.Фонетик-лексик зарядка.
Без,без,без идек,
Без унике кыз идек.
Келәткә кердек –бал ашадык,
Базга төштек-май ашадык.
2.Сүзләрне кабатлау,[ о] ,[ о] авзларын чагыштыру(слайд № 1)
Кош спорт
Оча помидор
III.Яңа тема:
1.нарат,яңа сүзләренә иҗек-аваз анализы ясау
2. [ н ] [ ң ] авазларын дөрес әйтү,чагыштыру.Авазларны әйткәндә телнең кайда булуына аеруча игътибар ителә.
3.Н н,ң хәрефләре белән таныштыру(слайд №2).
4.Дәреслек буенча эш:иҗекләр,сүзләр уку.
5.Физминут “Күрсәт әле үскәнем” мотивына.
Күрсәт әле,үскәнем,
Ничек бакалар йөзә?
Менә шулай,менә шулай,шулай бакалар йөзә.
(Ничек очалар кошлар?Ничек йөри поездлар?ничек куян сикерә?)
6.Рәсем буенча эш:
А)Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3нче зат күплек формасын кертү һәм сөйләмдә ныгыту.
-Балалар,безнең дуслар спорт мәйданында.Алар очрашалар,танышалар,хәл сорашалар.Назовите мальчиков и девочек по именам.Скажите,что они делают.
-Исәнмесез!
-Синең исемең ничек?
-Минем исемем Оля.
-Бу кем?
-Бу- кыз.
-Аның исеме ничек?
-Аның исеме-Оля.
-Оля нишли?
-Оля йөзә.
Первая команда-команда пловцов.
-Кемнәр йөзә?
-Дима,Оля йөзә.
-Алар йөзәләр.
Вторая команда-команда бегунов.
-Кем йөгерә?
-Саша йөгерә.
-Петя йөгерә.
-Алар йөгерәләр.
Третья команда-команда прыгунов.
-Кем сикерә?
-Лена сикерә.
-Алсу сикерә.
-Алар сикерәләр.
Б)Яңа өйрәнелгән конструкцияләрнең сөйләмдә кулланылуын ныгыту:
-Допустим, к ребятам подошёл журналист и спрашивает,кто что делает.Какой разговор произойдёт между ними?
-Син нишлисең?
-Мин йөзәм.
-Ә син нишлисең?
-Мин йөгерәм.
-Ребята,вы заметили,когда мы сообщаем о своих действиях,говорим:мин йөгерәм,мин йөзәм,а когда мы сообщаем о чьих-то действиях,говорим:ул йөзә,ул йөгерә,балык йөзә,Саша йөгерә,Саша йөзә.
IV.Яңа теманы ныгыту:”Без-спортсменнар” уенын үткәрү.
Сыйныф өч командага бүленә:сикерүчеләр,йөзүчеләр,йөгерешчеләр командалары.Укучыларга өч тренер билгеләнә.Тренерлар,син нишлисең? дип сорап,укучыларны командаларга тупларга тиеш.
Һәр команда аерым баса.Тренерга сорау бирелә.
-Коля нишли?(Коля сикерүчеләр командасында)
-Коля сикерә.
Һ.б.
V Йомгаклау.Укучыларның эшчәнлекләрен бәяләү.
-Балалар,без бүген нәрсә турында сөйләштек?
-Нинди яңа сүзләр өйрәндек?
-Нинди яңа хәрефләр өйрәндек?
-Дәрес өчен барыгызга да рәхмәт.