СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Технологик карта Тема : Сузык авазлар [а], [ә]. Хәрефләр А,а Ә, ә . 1 класс

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Технологик карта Тема : Сузык авазлар [а], [ә]. Хәрефләр А,а Ә, ә . 1 класс»

Тема: Сузык авазлар [а], [ә]. Хәрефләр А,а Ә, ә .


Максат: А,а Ә, ә хәрефләрен танып укый, сүзләрдә [а], [ә] авазларын ишетә, урынын билгели; универсаль укыту гамәлләрен формалаштыруга шартлар тудыру.

Шәхес буларак УУГ: укучыларда мәктәпкә уңай караш формалаштыру, бер- береңә карата дуслык хисләре уяту.

Танып-белү УУГ: билге-символларны куллана белү, кирәкле информация туплау, нәтиҗәләр чыгару, танып-белү максатын билгеләү.

Көйләгеч УУГ: соңгы нәтиҗәләрне исәпкә алып, максатларның эзлеклелеген билгеләү.

Коммуникатив УУГ: укытучыны, иптәшеңне тыңлау, үзара диалогка керү, үз фикереңне тулы әйтә белү, иптәшеңнең эшчәнлеген бәяләү.

Җиһазлау: биремле карточкалар.

Дәрес барышы.


Дәрес этабы


Укытучы эшчәнлеге


Укучы эшчәнлеге

1. Уңай психологик халәт тудыру һәм укуны мотивлаштыру.








2. Проблемалы ситуация тудыру, уку проблемасын формалаштыру.















































Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

Фонетик зарядка.


Физкультминутка



Мөстәкыйль эш.














Яңа теманы ныгыту.




Ә, ә хәрефләрен истә калдыру.






Физкультминутка





Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.

Дәреслек белән эшләү.




Рефлексия.


Йомгаклау.

Хәерле көн сезгә,укучылар.Бүген эшләрегез уң булсын.



Дәрескә кереп китү максатыннан диалог төзү.

Балалар, без бүген кунакка – туган көнгә барабыз. Ә туган көн иясе ике хәреф. Сез бу хәрефне таныйсызмы икән? (Балаларның белемнәренә таянып эшләнә).

-Иптәшеңнән сорап кара әле, ул таный микән? Кемнәр таныды, кул күтәрегез әле. Ә кемнәргә бу хәреф таныш түгел, иптәшләрегез бу хәрефләр белән таныштырып китәр.

- Әйе, балалар бу а.ә хәрефләре. Менә без бүген аларның туган көненә барабыз.

Ә ни өчен алар икәү?

Ә туган көнгә буш кул белән бармыйлар. Әйдәгез кибеткә кереп күчтәнәчләр алыйк.

Без күчтәнәчкә бары тик [а], [ә] авазы кергән әйбер генә ала алабыз.

(Татар халкының милли ризыклары турында мәгълүмат биреп китү)

-Туган көн иясенә бүләк тә кирәк бит.

Бу бүләкләр арасыннан нинди бүләкләрне генә сайлап ала алырбыз соң?

-Ни өчен бу бүләкне сайлап алдың? (Әтәч, көрәк, күбәләк)

Ә кайсы сүздә ике [ә] авазы бар?

-Кунакка баргач үзеңне ничек тотарга тиеш ?

-Әдәпле, тәрбияле, әйбәт һ.б.

- Менә без килеп тә җиттек.


Әйдәгез барыбыз да бу хәрефне укып карыйк әле. Ничек уйлыйсыз, бу аваз сузыкмы, тартыкмы?

Ә ул калын сузыкмы, нечкәме?


Ә хәзер биремле карточкалар белән эшләрбез.






-Предмет исемнәрен атагыз.

[ә] авазының урынын билгеләгез.



Иҗекләргә бүлегез. Кайсы сүз артык? Ни өчен? (Кәбестә өч иҗекле сүз, калганнары – ике иҗекле).

- Сузык аваздан башланган сүзне әйтегез. (Әтәч).

- Тартык аваздан башланган предмет рәсемнәрен буягыз.

- Нинди сүзләрдә ике [ә] авазы бар?

- Нинди сүз [ә] авазына тәмамлана?

- Табышмакка җавапны әйтегез.

Башы тарак,

Койрыгы урак,

Кычкыртып быргысын,

Уята барысын.

  • Әтәч бары тик [ә] авазы кергән сүзләрне генә кычкыра ала. Ул нинди сүзләр кычкыра алыр икән?

  • Рәсемнәр арасыннан табыш-макка җавапларны табып әй-тегез.






* Туа сакаллы булып, үсми акыллы булып.

* Бүре түгел – соры ул,

Йөк астында йөри ул,

Куян түгел – озын колаклы,

Ат түгел, ә тояклы.

* Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң уңа бизәге

Тоттырмый, китә очып

Я кала җирдә посып.

* Өстәлемдә ак үгез,

Маңгаенда бер мөгез.

* Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк.

Табышмакларның җавапларын-да [ ә ] авазы бармы?

Бәбине йоклатырга булышыгыз. Ә хәрефләрен буягыз.

Түбәндәге схемага туры килгән рәсемнәрне табыгыз.


ә




  • Дәреслектә бирелгән рәсем-нәрне карау. [ ә

  • ] авазының урынын билгеләү.

Балалар, сезгә кунакка бару ошадымы? Нинди хәрефтә кунакта булдык әле без? Кисмә хәрефләр арасыннан табып күрсәтегез әле бу хәрефне. Ул нинди авазны белдерә? [ ә ] авазы сузыкмы, тартыкмы? Калын сузыкмы, нечкә сузык-мы? Башка хәрефләрнең дә туган көненә барасыгыз килә-ме? Алдагы дәресләрдә без башка хәрефләр белән дә таны-шырбыз.

-Бүген дәрестә бик яхшы кат-наштыгыз. Кунакта үзегезне тәртипле, әдәпле итеп тоттыгыз. Тормышта да бу кагыйдә-ләрне кулланыгыз.

Укытучыны сәламләү, үз-үзеңне

дәрескә әзерләү


Укучылар укытучы белән диалог төзиләр, хәрефне таныган укучылар башкаларга да булыша.


Парларда эшләү, хәрефне таныган укучылар хәреф белән таныштыралар.



Рәсемнәр арасыннан [ә] авазы кергәннәрен генә сайлап әйтү-ләре (бәлеш, гөбәдия, пәрәмәч)

Тагын нинди милли ризыклар белүләрен әйтәләр.

Парларда эшләү. Бер-берсенә әйтеп карыйлар, җавапларын чагыштыралар, дөрес җавапны дәлиллиләр.

Туган көнгә барганда бүләк алып барырга кирәклеген истә калдыралар.

[ә] авазы кергәнен сайлап алырга кирәклеген үзләре төшенергә тиешләр. Укучыларның нинди бүләк алып баруларын әйтүләре, ни өчен аны сайлавын дәлилләү-ләре.

Сүзләрне пышылдап әйтеп ка-рыйлар, ике [ә] авазы кергән сүзне кычкырып әйтәләр.

Кунакта үзеңне тоту кагыйдәләрен истә калдырулары.

Фикерләрен туплыйлар, җавап-ларын дәлиллиләр.

[ә] авазы кергән сүзләр уйлый-лар.




[ә] авазын дөрес итеп уку.

Әйтеп карыйлар, нәтиҗә чыгаралар.



Бирелгән предмет рәсемнәренең исемнәрен атау, мөстәкыйль рәвештә [ә] авазының урынын билгеләү.








[ә] авазының урынын билгели-ләр. Әтәч сүзендә сүз башында һәм сүзнең уртасында.


Кәбестә өч иҗекле сүз, кал-ганнары ике иҗекле сүз икәнен.

Проблемалы сорауларга җавап бирүләре






Табышмакка җавап табулары.






[ә] авазы кергән сүзләр уйлау




Табышмакка җавапларны рәсемнәр арасыннан сайлап алулары.


Җавапларда [ә] авазы бармы, юкмы икәнлеген ачыклыйлар

Ә хәрефләрен истә калдыру, хәрефләрне буяу.


Схема белән эшләү

Дәреслектә бирелгән биремнәрне үтиләр.

Үз фикерләрен әйтәләр



Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!