СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Технологическая карта урока по обществознанию лдя 6го класса на тему "Общение"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Технологическая карта урока по обществознанию лдя 6го класса на тему "Общение". Технологическая карта на татарском языке. Конкурсный урок расчитан на 20 минут.

Просмотр содержимого документа
«Технологическая карта урока по обществознанию лдя 6го класса на тему "Общение"»

Технологик карта

(Яңа теманы аңлату)


Гомуми өлеш

Предмет :Җәмгыять белеме

Дата

Класс -6


Укытучы: Закирова Ландыш Җәүдәт кызы

Дәреснең темасы : «Аралашу»


Максаты: - Белем бирү максаты – укучыларга аралашуның ролен аңлау өчен шартлар тудыру;

- Белем бирү бурычлары: укучыларның аралашу ысуллары һәм формалары һәм аның кеше тормышында роле турында белемнәрен тирәнәйтүгә ярдәм итү.

-Укучыларның коммуникатив сәләтләрен үстерү: сыйныфташларын тыңлау һәм ишетү, диалогка керә белү, күмәк фикер алышуларда катнаша белү, үз фикереңне әйтә белү.

- Тәрбияви максат – балаларда башка кеше фикеренә, сөйләм культурасына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Бурычлар: дәреслек тексты белән эшли белүне дәвам итү, текст нигезендә кластер төзү, мәгълүматны тирәнтен һәм тәнкыйди рәвештә карау, төркемдә эшләү, нәтиҗәләр ясау, мөстәкыйльлекне һәм коммуникатив компетентлыкны үстерү.


Планлаштырылган белем бирү нәтиҗәләре


Предмет

Метапредмет

Шәхси

Укучылар аралашу төшенчәсенә билгеләмә бирә һәм аралашу чараларының төрләрен билгели алачаклар

Танып-белү: максатлар куя белүне дәвам итү, дәреслек тексты һәм башка мәгълүмат белән эшләү күнекмәләрен үстерү, конкрет тема проблемаларын, шулай ук аны чишү юлларын камилләштерү.

Коммуникатив: формаль һәм формаль булмаган аралашу нормаларын үзләштерүне дәвам итү, төркем әгъзаларының фикерен исәпкә алып, алга таба бергә эшли белүне үстерү.

Регулятив:үз эшчәнлегеңне планлаштыру, үз гамәлләренә һәм фикерләренә төзәтмә кертә белү.



уку эшчәнлегенә мотивацияне саклап калу;

аралашуның әһәмияте турында үз фикерләрен белдерергә һәм җиткерергә өйрәтергә.


ДӘРЕСНЕҢ төзелеше

Дәреснең этаплары

Укытучы эшчәнлеге


Укучылар эшчәнлеге

1 этап. Оештыру моменты


1 слайд-кояш

Исәнмесез, кәефләре яхшы булганнар. Исәнмесез, моңаеп утыручылар. Исәнмесез, буш вакытларын дуслары белән аралашып үткәрергә яратучылар. Хәерле көн, исәнмесез яңа кешеләр белән аралашырга әзер булучылар. Бүгенге аралашу безнең һәммәбездә канәгатьләнү уятыр дип өметләнәм. Ә моның өчен нәрсә кирәк соң? Бу сорауга дәрес ахырында җавап бирерсез дип уйлыйм. Ә хәзер укучылар, бер-берегезгә карап елмаешыгыз, матур теләкләр теләгез һәм дәресне башлыйбыз.

Укытучыны сәламләү

2 этап. Мотивация


2 слайд- мультфильм

Укучылар, игътибар экранга. (Мультфильмнан өзек)

Укучылар, әйтегез әле, ни өчен Гена кактус белән сөйләшә башлый?


Укытучының сорауларына җавап бирәләр.

Укучылар түбәндәге җаваплар тәкъдим итәләр: Башкалар аны аңламаганга күрә. Аралаша белмәгәнгә күрә.

Укучылар: дәресебез аралашу темасына булыр.

3 этап.

Уку мәсьәләсен кую һәм чишү


3 слайд-тема

-Әйтегез әле, башкалар белән сезнең аралашу һәрвакытта да уңышлымы, уңай хисләр генә тудырамы?

-Аралашырга өйрәнү кирәкме?

_Ничек уйлыйсыз, аралашуның аерым кагыйдәләре һәм серләре бармы?

Ә хәзер, әйдәгез, бергәләп бүгенге дәрес темасын формалаштырыйк


Безнең дәреснең темасы «Аралашу».


Бүген без сезнең белән нәрсә белергә тиеш соң? Без нәрсә турында сөйләшәчәкбез?


Укытучы белән бергә дәрес темасын формалаштыру

Максатны билгеләү: Аралашу нәрсә ул һәм аның кеше тормышындагы роле.




4 этап. «Яңа белем» бирү (яңа теманы өйрәнү)


4 слайд-ассоциация


5 слайд- ассоциацияне гомумиләштерү


6 слайд- термин



7 слайд- бирем (кластер)


8 сл.- җавап (Кластер)

Башта «аралашу» сүзенә берничә ассоциацияне атагыз яки бу сүз белән җөмлә төзегез. Укучыларга сорау: бу сүзләр нигезендә без "аралашу" терминына билгеләмә бирә алабызмы?

Нәтиҗә: Аралашу-кешеләрнең эш буенча яки дусларча үзара бәйләнешкә керүе.

Кеше нәрсә ярдәмендә аралаша ала, яки кеше нинди аралашу чараларын куллана?

Бу сорауга тулысынча һәм дөрес итеп җавап бирергә дәреслекнең 69 битенә игътибар итик. Дәреслек белән эшләү вакытында «Аралашу чаралары» кластерын төзергә . (3 минут) Укытучы укучыларның эшен контрольдә тота.








Ә хәзер мин сезне һинд әкияте белән таныштырырга телим, ул «Акыл ияләре һәм фил»дип атала. Ә сез игътибар белән тыңлагыз. Акыл ияләренең хатасы нәрсәдә булган соң? Күптән түгел генә кечкенә шәһәрдә алты сукыр акыл иясе яшәгән. Бервакыт шәһәргә фил китергәннәр. Акыл ияләренең бу филне бик тә күрәсе килгән. Тик ничек? «Мин беләм, - ди бер акыл иясе, - без аны тотып карарбыз». — "Яхшы фикер", - диделәр башкалар, - ул чакта без аның нинди икәнен беләчәкбез". Шулай итеп, алты кеше филне карарга китә. Беренчесе филнең зур, яссы колагын тотып карый. Колак акрын гына алга-артка хәрәкәт итә. "Фил җилпәзәгә охшаган!» — ди беренче акыл иясе. Икенче акыл иясе филнең аякларын тотып карый. «Ул агачка охшаган!» — диде ул. "Сез икегез дә хаклы түгел, — диде өченче, - ул бауга охшаган". Бу кеше филнең койрыгын тоткан икән. "Фил сөңгегә охшаган", - диде дүртенче. "Юк, юк, — диде бишенче акыл иясе, - фил бик биек дивар!» Алтынчы акыл иясе филнең борынын капшап карый. "Сез барыгыз да хаклы түгел, — диде ул, — фил еланга охшаган". - Юк, бауга!


Әкият турында фикер алышу: шулай итеп, акыл ияләренең хатасы нидә соң? Ни өчен алар филнең нинди икәнен белә алмыйлар? Афәрин, сез хаклы. • Һәр акыл иясе үз куллары белән тоя алган нәрсәләрне генә күз алдына китерә алды. Һәм шуңа күрә, фил турындагы хакыйкатьне белә алмады • Берәү дә башкаларның фикеренә колак салырга теләмәде, ә үз фикерен тавыш белән раслады, ә нәтиҗәдә, алар арасында низаг барлыкка килде. Һинд әкиятендәге кебек хәл килеп чыкмасын өчен нинди аралашу кагыйдәләрен үтәргә кирәк?

* Башкалар фикеренә колак салырга кирәк

* Тыңларга һәм ишетә белергә кирәк.

• Кычкыруның мәгънәсе юк.

• Гамәлләр килешенеп башкарылырга тиеш



Укучылар җавабы: аралашу- кешеләрнең эш буенча яки дусларча үзара бәйләнешкә керүе.



дәреслекнең 69 битен ачалар, беренче абзацны укыйлар һәм кластер төзиләр

Эшләнгән эшләр буенча чыгыш. Аралашу чараларын атыйлар: Сөйләм ярдәмендә (вербальное)- язма һәм телдән. Язма аралашуда символлар һәм билгеләр, ә телдән аралашуда тавыш, интонация кулланалар. Сөйләмнән тыш (невербальное) аралашуда мимика, жест, хәрәкәт, караш, поза кулланыла.


Үзбәя куялар

















(Балалар җаваплары)

Белемнәрне ныгыту

  • Төркемнәрдә аралашу алымнарын яхшырак аңлар өчен төркемнәрдә эшләп алыйк.

  • 1 бирем. Мин сезгә нинди дә булса билге әйтәм, ә сез шушы билге буенча бер рәткә тезелергә тиеш буласыз. Бер шарт бар- сөйләшергә ярый.

-исемегез буенча алфавит тәртибендә тезелегез;

Монда инде сөйләшергә ярамый.

- иң кечкенәдән башлап буйларыгыз буенча тезелегез;

2 бирем. Җиргә чит планета вәкилләре килгән. Зоопаркта бик күп җәнлекләрне күргәннәр. Үзләренә ошаган җәнлекне сурәтләргә телиләр, ләкин телне белмиләр. Ничек сурәтләп бирерләр икән?

Биремне үтәү авыр булдымы?

Нинди чаралар кулланылды?

Кайсы биремне үтәгәндә аралашу җиңелрәк булды? Ни өчен? Нинди нәтиҗә чыгарабыз?



Укучылар биремнәрне төркемдә үти.






Сүз ярдәмендә.


Бер укучы кәгазьдәге җәнлекне күрсәтә, калганнар нинди җәнлек икәнен белергә тиеш булалар.



Жест, мимика

Укучылар аралашу вакытында вербаль һәм вербаль булмаган чараларны бергә кулланабыз, аралашу процессы тагын да аңлаешлы, кызыклы һәм истә калырлык була бара дигән нәтиҗәгә киләләр.

Ныгыту

  • Ә хәзер, әйдәгез, сезнең дәресне ни дәрәҗәдә аңлавыгызны ачыклыйк. 2 минут дәвамында һәр төркем «аралашу кагыйдәләре» буенча “Парын тап” биремен эшлик. https://learningapps.org/display?v=p9tvo7j5320

Төркемнәрдә эшләү-2 мин. Төркемнәр сыйныфны үз эшләре белән таныштыра.

Йомгаклау















Рефлексия









Сез дәрестә нинди яңа әйберләр белдегез? Бу мәгълүмат сезгә кайда кирәк булачак? Әгәр без караган аралашу кагыйдәләрен үтәсәк, безнең кешеләр белән аралашуга нинди йогынты ясаячак?

Сезнең алда - «дәресне аңлау» баскычы. Бүгенге теманы үзләштерүгә туры килә торган баскычка смайлик ясагыз. 1 баскычка - дәрестә берни дә аңламаган укучылар. Икенче баскычка - дәресне аңлаган, ләкин кабер сораулары калган укучылар. (Аларга сыйныфташлары аңлата). 3 баскыч - барысын да аңлаган укучылар.

Өй эше. П. 8. укырга, “Үзебезне тикшерәбез” рубрикасындагы сорауларга җавап бирергә, “Өлкәннәр белән аралашу кагыйдәләре” белешмәлеген төзергә.

-Бүгенге дәрестә сезгә иң ошаганы нәрсә булды?

-Дәрестә биремнәр үтәгәндә үзегезне ничек хис иттегез?

-Дәрестән нинди хисләр белән чыгасыз?

Укучылар, миңа сезнең белән дәрестә эшләү бик ошады. Сез миңа бер көнлек кенә түгел, атналык яхшы кәеф бүләк иттегез. Мин дә сезгә кечкенә генә бүләк ясарга телим. Бу белешмәлек сезгә иптәшләрегез белән аралашканда ярдәм итәр дип уйлыйм. Аралашуыгыз өчен зур рәхмәт!




Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!