СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда проект методларын куллану

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

В настоящее время актуально использование на уроках методов проекта и вовлечение учащихся в проектную деятельность. Проектная деятельность направлена на развитие творческих способностей учащихся. Такие технологии предполагают тесное сотрудничество педагога и ученика.

Просмотр содержимого документа
«Татар теле һәм әдәбиятын укытуда проект методларын куллану»

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда проект методларын куллану

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда кулланылучы инновацион технологияләр арасында проектлар методы әһәмиятле һәм отышлы урынны алып тора. Бу методлар белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү, иҗат итү эшчәнлегенә тартылалар. Безнең мәктәпнең татар теле укытучылары “Татар теле һәм әдәбиятын укытуда проект методларын һәм инновацион технологияләрне куллану” дигән тема өстендә эшлиләр.

Проект эшчәнлеге укучыларның яхшы әзерлеген, сыйныфның һәм иҗади төркемнәрнең үзара килешеп эшләүләрен таләп итә, укучыларны бер команда итеп туплый. Проектны гамәлгә ашыру барышында укучылар әйләнә-тирәдәгеләр белән уртак тел табып эшләргә, эзләнү эшен алып барырга, фикерләргә һәм фикерләрен дәлилләргә өйрәнә. Мондый эшчәнлек аларга шәхес буларак формалашырга, үсәргә дә ярдәм итә.

Проект эшен башкару барышында укучылар һәм укытучы тыгыз хезмәттәшлек итәләр. Проект өстендә эшләүне оештырып, сөйләшүдә катнашып, укытучы да тигез хокуклы фикердәш, ярдәмчегә әйләнә.

Проект эшләре 3 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфта укучылар өчен эш программаларында каралган.

Проект эшләре эш программаларында планлаштырылган, темалары күрсәтелгән булса да, укучыларга проект эшенең темага якын килеп исемен үзгәртү , проектларны аерым яки иҗади төркемнәрдә эшләргә мөмкин булуы да искәртелә.

Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнгәндә, түбәндәге төрдәге проект эш төрләрен кулланып була:

• тикшеренү (хезмәтнең актуальлеген нигезләү, тикшеренүнең максатын әйтү, бурычлар кую, аларны чишү юлларын күрсәтү);

• иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, мәкалә язу һ.б.);

• гамәли юнәлешле (һәр укучының, төркемнең бөтен эшчәнлеген яхшы нәтиҗәләргә ирешү максатыннан чыгып планлаштыру);

• мәгълүмати (темага караган мәгълүматларны җыю, аларны катнашучыларга тәкъдим итү, фикер алышу, йомгаклау);

• предметара (эшне берничә предметка нигезләнеп башкару).

 Проект методын  кулланып белем бирүнең бурычларын  түбәндәгечә билгеләп була :

-укучыда  өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту,

-укучының танып белү активлыгын үстерү ,

-иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү,

-белемнәрен тирәнәйтү.

Проект буенча эшләү эзлекле рәвештә алып барыла. Ул үз эченә берничә этапны ала.

1. Әзерлек этабы:

а) теманы әйтү;

ә) юнәлеше, максаты, бурычы аңлатыла;

б) укучыларга эш планын төзергә ярдәм итү;

в) укучыларны чыганаклар белән эшләргә өйрәтү.

2. Проект өстендә эшләү этабы:

а) билгеләнгән план буенча эш алып бару;

ә) чыганаклар белән эшләү, материаллар туплау.

3. Проектны тормышка ашыру этабы (эшне төгәлләү һәм тикшерү).

4. Йомгаклау этабы (проектны яклау- башкаларны хезмәт нәтиҗәләре белән таныштыру).

  Проект өстендә эш алып барганда, мөмкин кадәр балаларның мөстәкыйльлеге тәэмин ителә, укытучы укучылар эшенә тиешле юнәлеш бирә, вакытында үтәүне һәм эш сыйфатын контрольдә тота.

  Гомумиләштерү—проектлау планында каралган материалларны эшләү. Бу этапта укучылар материалларны бергәләп эшлиләр.

  Проектны яклау—иң тирән эз калдыручы этап.Проектлар яклау сыйныф укучылары алдында үтә. Яклау барышында проектның камиллеге һәм кимчелекләре ачыла.

  Рефлексия проект яклау барышында бирелгән сорау һәм тәкъдимнәрне, тәнкыйть сүзләрен искә алып ясала, проект тагын да камилләштерелә. Укучылар эшне башкарып чыгу, нәтиҗәләр чыгару, аларны тәкъдим итү, яклый алуларыннан канәгать булу, алга таба да проект эшләре белән шөгыльләнергә теләү хисләре кичерәләр.

   Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен устерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда  яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна. Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә.





Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!