СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уен технологиясе аша этномә- дәни компентенция формалаштыру тәҗрибәсе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уен технологиясе аша этномә- дәни компентенция формалаштыру тәҗрибәсе»

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уен технологиясе аша этномә-

дәни компентенция формалаштыру тәҗрибәсе

Халык мәдәнияте – ул милләтебезнең йөзе, рухи хәзинәсе, җәмгыятьнең байлыгы. Кече яшьтәге мәктәп укучыларын милли тәрбия һәм мәдәнияте белән таныштыруның иң таралган алымы дип халык авыз иҗаты әсәрләрен әйтергә була.

Башлангыч сыйныфларда авазларны дөрес әйтүгә өйрәтүдә, матур сөйләм тәрбияләүдә, әйләнә-тирә мөһит белән белән таныштыруда тизәйткечләрнең әһәмияте зур.Тизәйткечләр тиз арада баланың “телен шомартырга” ярдәм итә. Дикциясен яхшыртырга теләгән әти-әниләргә дә мондый күнекмәләр файдалы гына. Тизәйткечләр кызык итеп яңгырый, кәефне күтәрә..Башлангыч сыйныфта рус группаларында авазларны өйрәнгәндә кулланыла. Мәсәлән, [к], [р] авазларын дөрес әйтү өчен түбәндәге тизәйткеч:

“Кара, кара, кара,

Карга карый карга,

Кара карга кардан бара,

Канатларын кага-кага”

Лексик-фонетик битләр белән тиз генә эшләп алганнан сон, дәрес темасына якын булган санамыш, тел көрмәкләндергечләр алырга мөмкин. Татар балаларына “Дәвам ит!” шигъри уены отышлы.

Өз-өз-өз җитте алтын ...

Өз-өз-өз агачтан алма ...

Эш-эш-эш бетте инде ...

Өч-өч-өч күп итеп җыйдык ....

Бармак уеннары баланың хәтере ныгуга да уңай йогынты ясый, чөнки ул кул хәрәкәтләрен һәм тәртибен сөйләм материалы белән бәйли. Бу уеннар баланың фантазиясе баюга да китерә, өйрәнгән күнегүләр тәэсирендә бала бармаклары белән төрле хәлләрне дә “сөйләп” бирер.
Ясалган күнегүләр кул чугы һәм бармаклар ныгуга китерә, ә бу, үз чиратында, киләчәктә язу күнекмәләрен җиңелрәк үзләштерүгә булыша.

Бу бармак – чыпчык,

Бусы – сыерчык,

Бусы – карлыгач,

Бусы –сандугач.

Ә бусы бик кечкенә,

Тимәгез нәниемә!

Әкиятләр күбрәк балаларның теләкләренә һәм омтылышларын җавап бирә, бала психологиясенә якын тора. Чөнки алардагы гаделлек, яхшылыкның явызлыкны җиңүе, төрле серле күренешләрне чынбарлыктай кабул итү, геройлар язмышы аша төрле фикерләр үткәрелә – явызлыкның җәза алуы, бәхет һәм бәхетсезлекнең сәбәпләре күрсәтелә. Әкияттә балалар яхшылык ягында һәм аның өстен чыгуын тели.Әкият циклларга бүленеп өйрәнелә. Цикл барышында әсәргә кагылышлы грамматик һәм лексик материал үзләштерелә. Диалогик, монологик сөйләмгә өйрәткәндә дәреслектә тәкъдим ителгән текстны сәхнәләштерә башлыйбыз. Сәхнәләтерү өчен төрле эшләр башкарыла: текстны өлешләргә бүлү, төп геройларны билгеләү, сәнгатьле сөйләм өстендә эш һ.б. Мәсәлән, икенче сыйныфта балалар “Өч кыз” татар халык әкиятен бик теләп сәхнәләштерәләр.

 “Бу нинди әкияттән?” уенын куллануга мисал : интерактив тактада әкияттән сюжет, өзек куела, бала әкиятнең исемен әйтә, өзекне сөйли. Шушы ук алымны әкият геройларына карата да кулланырга була. Балалар герой, персонажларның характерын, үз-үзен ничек тотышын сөйли, нинди әкияттән икәнлеген әйтә. Еш кына алар үзләре дә әкиятләрне үзләренчә дәвам итә яки яңа әкиятләр иҗат итә алалар. Балалар иҗатын һәрвакыт хупларга, иҗатларын һәрьяклап үстерүдә ярдәм итәргә кирәк. Бу алымнар балаларның сөйләм телләрен үстерүгә зур этәргеч ясый.

Табышмаклар– халык авыз иҗатының борынгы төрләренең берсе. Борынгы кешеләр еш кына табышмакларны кешене, аның кешелек сыйфатларын, характерының әхлак билгеләрен , акылын, зирәклеген сынау өчен кулланганнар. Дәресне җанлырак, кызыклырак итү максатыннан күп вакыт табышмакларга мөрәҗәгать итәләр. Чөнки табышмакның төп бурычы – уйларга, фикерләрне исбатларга өйрәтү. Башлангыч сыйныфларда сүз төркемнәрен өйрәнгәндә аларга хас категорияләрне аеру һәм истә калдыру өчен табышмакларның ярдәме аеруча зур.

  • табышмакларга җаваплар тап, фигыльләрнең зат-санын билгелә (Иртән чыга да кичен югала, аның урынына иптәше кала);

  • табышмакларның җавабын тап, сыйфатларның дәрәҗәләрен әйт (Үзе кып-кызыл, күлмәге ямь-яшел);

“Табышмак әйтәм – җавабын тап” уены балаларның сөйләм телен үстерергә ярдәм итә.


1) Ике туган:

Берсе ак булган,

Берсе кара булган. ( Көн, төн ).

2) Юл тулы борчак сипте.

Җыючы юк – эреп бетте. ( Боз ).

3) Чәйгә бик татлы,

Майга иптәш,

Аңа юк тиңдәш. ( Бал ).

4) Аягы юк - китәр,

Җибәргән җиргә җитәр,

Кушкан йомышны үтәр. ( Хат )



Укучыларны этномәдәни үзенчәлекләр белән таныштыру тирә-юньне өйрәнүдән башлана, шуңа күрә милли-мәдәни үзенчәлекләрне популярлаштыруда үз эченә бай мәгълүмати һәм лингвомәдәни потенциал туплаган фразеологизмнарның роле зур. Беренче чиратта, мәктәп укучысының фразеологизмнарны тирәннән өйрәнү, аңлау һәм тоемлау шарт. Икенчедән, бу тел берәмлекләренең этномәдәни фонын билгеләргә һәм аларның кеше аңына тәэсире үзенчәлекләрен ачыкларга кирәк.

Тел сиситемасының аерылгысыз өлеше булган фразеологик берәмлекләр кешелек тормышының барлык якларын да иңләп ала. Төрле фәнни хезмәтләрдә искәртелгәнчә, теге яки бу халыкның милли-мәдәни кыйммәтләре белән бәйле образлар, традицион күзаллаулар, үз-үзеңне тоту модельләре, бәяләү кануннары бар. Боларның барысын да халыкның милли үзенчәлекләре рәтенә кертеп карарга мөмкин. Бу үзенчәлекләр теге яки бу халык вәкиле булган шәхеснең эш-гамәлләрен характерлыйлар һәм катлаулы иҗтимагый-психологик концепт барлыкка китерәләр, аның фразеологик күзаллавына йогынты ясыйлар. Нәкъ менә шуңа күрә фразеологик берәмлекләрдә милли үзаңның тәэсире бәхәссез. Моңа мисал итеп халкыбызның милли атамалары, Татарстанда үсә торган үсемлекләр, очрый җәнлек атамалары, тарихи урыннарны китерергә мөмкин.

Фонетика бүлеген үзләштергәндә, тану сәләтен, хәтер эшчәнлеген үстерү күнегүләре. Бу күнегүне эшләгәндә, фразеологизмнар ярдәмендә этномәдәни компетенция белән беррәттән, лингвистик компетенция дә формалаштырыла.

1. Фразеологик берәмлекнең мәгънәсен ачыклау. Аудирование үткәрү. Сүздән авазларны аера белү: тыңлагыз һәм ә, ө, ү, җ, ң, һ авазлары кергән сүзләрне атагыз: җиңү таҗы – лавровый венок, әрем тел – злой на язык, гөлдән-гөлгә кунып яшәү – срывать цветы удовольствия, гөмбә яңгыры -грибной дождь.

2. Төшеп калган хәрефләрне өстәп языгыз: им…нд… икән чикл…век – вот где собака зарыта, к…бестә бак…асына кә…ә җиб…рү – пустить козла в огород, кура …иләге к.. – как ягодка, хезм…т …имеше – плод труда.

3. Иҗекләрне аера белү. Тыңлагыз һәм иҗекләр санын әйтегез: абага чәчәк атканда – когда на сосне груши будут, имәндә икән чикләвек – вот где собака зарыта, тамыр җибәрү – пустить корни.

4. Аваз һәм хәреф саны туры килмәгән сүзләрне табыгыз: шалкан бәясе – горш цена, тигәнәк кебек ябышу – прилипать как банный лист, яшь каендай туры – стройна как береза.

Морфология бүлеген үзләштергәндә, түбәндәге биремнәрне файдаланырга мөмкин:

1. Тыңлагыз һәм әйтелми калган сүзләрне әйтегез, аларның нинди сүз төркеменнән булуын ачыклагыз: … пеш, авызыма төш; кәкре … терәтү, җилсез … селкенми.

2. Фразеологик берәмлекләрне укыгыз, мәгънәсен ачыклагыз һәм сыйфатларны табыгыз:  тал (чыбыгы)кебек зифа – стройна как береза.

3. Сан кергән фразеологик берәмлекләр уйлап языгыз: ике агач  арасында адашу –  заблудиться в трех соснах, җиденче кат күктә кебек хис итү – на седьмом небе, бер алан җимеше – одного поля ягоды.

Татар халык мәкальләреукучыларда зур кызыксыну уята. Аларда милли тарих, көнкүреш, әдәп, халыкның характер үзенчәлекләре һәм әхлак нормалары чагыла, кешелекнең күпкырлы мөнәсәбәтләре гәүдәләндерелә. Бик борынгы заманнарда безгә халыкның шатлык һәм борчу, ышану һәм ышанмау, намус, кайгыртучанлык һәм эгоизм турында мәкальләр килеп җиткән. Укучылар үз эшләрен мәкальдәге фикерләр белән чагыштыра башлыйлар, тирә- юньдәге кешеләргә игътибарлырак булырга тырышалар.

Татар теле дәресләрендә рус телле балалар, шушы телгә хас булган эчке формаларны гамәли үзләштереп, аларны сөйләмдә кулланырга өйрәнәләр.

Дәресләрдә түбәндәге биремнәр тәкъдим итәргә мөмкин:

Мин мәкальләр әйтәм, сез ахырын әйтегез. Һәр мәкальдән сабак алып, күңелдә беркетегез. Бу мәкальләр туган тел, хезмәт турында.

Теле барның - ..... ( иле бар ).

Кем эшләми - ..... ( шул ашамый ).

  1. Мәкальләрне укыйбыз һәм тәрҗемә итәбез.

Китап- белем чишмәсе.

Аз сөйлә, күп тыңла.

  1. Татар һәм рус мәкальләрен укыйбыз һәм истә калдырабыз.

Кош - канаты белән, кеше дуслык белән көчле.( Птицы сильны крыльями, а люди- дружбой.)

Үз илем- алтын бишек. ( Своя Родина- золотая колыбель моя.)

  1. Мәкальне яттан өйрәнегез. Аннары, шушы мәкальне кулланып, диалог төзегез

Күп укыган- күп белгән

  1. Түбәндәге мәкальләрне ничек аңлыйсыз? Шул турыда сөйләгез.

Ватаны юк- җыры юк сандугач.

Иле ныкның биле нык.

Татулыкта бәрәкәт.

Мәкальләр буенча эшне грамматик биремнәр белән дә баетырга мөмкин:

  • ясалма сүзләрне тап ( Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле);

  • антонимнарны күрсәт (Җәй эшләсәң, кыш ашарсың);

  • тартым кушымчалары өстәп күчереп язарга (Иптәш... үзеңнән яхшы булсын);

  • нокталар урынына тиешле сыйфатлар куеп язарга (Ипи-тоз - ... йөз);

  • мәкальләрдә боерык фигыльләрнең барлык һәм юклык төләрен әйтергә (Үзең белмәсәң кешедән сора)

“Сабантуе”, “Нәүрүз”, “Сөмбелә”, “Каз өмәсе” – татар халкының ел фасыллары белән бәйле милли бәйрәмнәре . Аларның тәрбияви яктан әһәмияте гаять зур.

Кеше тулаем бәхетле булсын өчен тәмле ашау-эчү, матур киенү генә җитмәгәнен без әйбәт беләбез. Камил бәхет өчен аңа тулы рухи байлык һәм җан азыгы да кирәк. Әгәр дә ул җанына “азык” таба алмаса, аның күңеле “китек”, төшенке була. Бәйрәмнәрдә кеше күңел ача, рәхәтләнеп уйный, көлә, күзе матурлыкны күреп хозурлана.

Авыр эшләрдән соң татар халкы матур итеп ял да итә белгән. Җәй көннәрендә болынга кичке уеннарга җыелганнар, анда төрле уеннар, җыр-биюләр яңгыраган. Кыш көннәрендә исә кич утырганнар , йон эрләгәннәр, оек-бияләй бәйләгәннәр , чигү чиккәннәр.

Милли бәйрәмнәр турында өлешчә мәгълүмат башлангыч сыйныфларда текст яки автор әсәреннән бер өзек рәвешендә бирелә. Аларны уку, танышу этапларын үткәннән соң уен формасында түбәндәгечә таблица тутыртырга, тест биремнәре тәкъдим итәргә мөмкин.


Бәйрәм ничек атала?

(как наз-ся праздник)

Аны кайчан бәйрәм итәләр?

(когда его празднуют?)

Бәйрәмнең төп атрибутлары нинди?

(какие атрибуты у праздника?)

Бәйрәмгә әзерләнгәндә нишлиләр?

(что делают при подготовке?)

Ничек бәйрәм итәләр?

(как празднуют?)

Сабан туе

Язгы кыр эшләре беткәч

Чиккән сөлге  һәм яулык

Мәйдан әзерлиләр

Сөлге һәм яулык җыялар

Милли уеннар була:

Ат чабышы

Татарча көрәш

Капчык сугышы

Чүлмәк вату

Капчык киеп йөгерү

Кашык кабып йөгерү

Баганага менү

Каз өмәсе

Көз ахырында яисә кыш башында

Каз

Туганнарны, күрше кызларын чакыралар

Казларны йолкыйлар (ощипывают)

Су буенда юалар

Чишмә янында җырлыйлар, бииләр, уеннар уйныйлар

Каз бәлеше пешерелә

Сөмбелә – Уңыш бәйрәме

Көз көне – 21-23 сентябрь көннәрендә

Башак (колос)

Сөембикә сайлана

Күп итеп ризык пешерелә

Өйдән-өйгә йөреп җырлыйлар һәм бииләр

Сөмбеләне сыныйлар

Нәүрүз

21 март

Ботка

Йрттан-йортка кереп “нәүрүз әйтеп” йөргәннәр:

Ач ишегең керәбез,

   Нәүрүз әйтә киләбез,

Хәер-дога кылабыз, нәүрүз мөбәрәкбад!

Нәүрүз намазлары укыла

Учак казалар

Ботка пешерәләр

Уеннар уйныйлар, бииләр-җырлыйлар


Сабан туе бәйрәме Татарстанда көзен үткәрелә.

1) туры килә                              1) туры килми

8.Бәйрәм уңайлы мәйданда үтә.

1) туры килә                              1) туры килми

9.Сабан туе батырына тәкә бүләк итәләр.

1) туры килә                              1) туры килми

10.Башта бабайлар көрәшәләр.

1) туры килә                              1) туры килми

11.Атлар мәйдан яныннан чабып узалар.

1) туры килә                              1) туры килми

12.Балалар төрле уеннарда катнашмыйлар.

1) туры килә                              1) туры килми

13.Бәйрәмдә халык уеннары оештырыла.

1) туры килә                              1) туры килми

14.Бәйрәмдә һәркем күңел ача.

1) туры килә                              1) туры килми


Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле ашларпешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Татархалкы үз милли ашлары белән бик бай һәм бөтен дөньяга үз милли ризыклары белән мәшһүр. Барлык ашларны түбәндәге төрләргә бүлергү мөмкин: шулпалы кайнар ашлар, икенче итеп бирелә торган ашлар һәм камыр ашлары, чәй янына бирелә торган татлы ашамлыклар. Милли ризыклар халыкларны берләштерү чарасы буларак хезмәт итә. Татар милли ашлары төрле милләт халыкларын якынайта, берләштерә. Шуны исбатлап, башлангыч сыйныфларның рус төркемендә укучы балаларга “ Милли ризыклар” исемле бүлек мавыктыргыч рәсемнәр, кызыклы биремнәр рәвешендә тәкъдим ителә.

1. Татар милли ризык исемнәрен кызыл карандаш белән билгеләргә.

Чәкчәк, бәлеш, ботка, кыстыбый, щи, өчпочмак, пилмән

2. Нинди? Соравына җавап биргән сүзләрне язып алырга.

Дәү әни, кош теле, тәмле, гөл, ярата, баллы, кадерле, кыстыбый

3. Логик рәттән ртык сүзне табарга.

Чәйнек, чынаяк, чәкчәк, чәнечке, кашык, пычак

“Туган як” бүлеген өйрәнгәндә анда туып үскән, танылу алган шәхесләре белән таныштыру аерым урын алып тора. Бу эшне Г. Тукай иҗатыннан башласаң бик отышлы. Чөнки Тукайның әсәрләре туган якка, аның табигатенә мәхәббәт уята, иҗаты туган йортыңа, туган җиреңә игътибарлы сакчыл караш тәрбияли, башлаган эшне азакка чаклы җиткерергә теләк, түземлелек үстерә һәм эстетик тәрбия бирә. Габдулла Тукайның шигырьләре һәм әкиятләре аркылы бала әйләнә-тирә моһит, татар халкының гореф-гадәтләре белән таныша ала, һәм олыларга карата кайгыртучанлык, игътибар һәм ихтирам хисләрен, балаларда эшчәнлек, гаделлек, батырлык, тыйнаклык, җаваплылык, белем алуга омтылыш тәрбияли, үз телең – ана теленең биеклеген белеп яшәргә һәм аны өйрәнүне һәрвакыт дәвам итәргә кирәклеген төшендерә. Башлангыч сыйныфларда Тукай иҗаты һәр сыйныфта тәкъдим ителә. Кайсы этапны үтүгә карап, баланың истә калдыру дәрәҗәсен белү өчен, сорауларны уен формасында төзергә мөмкин.

Әкияттә – кунакта” уены

1. Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар,

Юк түгел аю, бүре; төлке – җиһан корткыч та бар.

Һәм дә бар монда куян, әрлән, тиен, йомран, поши,

Очрата аучы булып урманда күп йөргән кеше.

Шүрәле” әкияте

2. Китте болар. Бара, һаман бара, бара, -

Күренмидер күзләренә ак һәм кара.

Бара болар. Күпме баргач, алла белә,

Юл өстендә үлгән Бүре башын таба.

Кәҗә белән Сарык” әкияте

3. Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,

“Йә иясе юк!” – дип, әйберләргә тими башладым.

Су анасы” әкияте

Тукайча балачак иле” уены

1. Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый – сакалын селкетә.

Гали белән кәҗә”

2. Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.

Эшкә өндәү”

3. Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә,

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

Кызыклы шәкерт”

4. Шатланып без әйтәбез: “Рәхмәт, бабай,

Сиңа тагын күп ел гомер бирсен Ходай!”

Бабай, мескен, кар-яңгырга карамыйча,

Безне шатландырмак өчен йөри шулай.

Ак бабай”

5. Җир йоклый тыныч,

Күреп тәмле төш.

Уяныр әле,

Тукта, үтсен кыш.

Җир йокысы”

Ишеттем мин кичә: берәү җырлый...” уены

1. Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;

Ансы да сөйли тагын: “Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!”

Бәйрәм бүген”

2. Йокла, угълым, йом күзең,

Йом, йом күзең, йолдызым;

Кичтән йокың кала да,

Егълап үтә көндезең.

Бишек җыры”

3. * Шигырь урынына аудиоязмадан “Әллүки” җыры куела



4. Сездән айрылып, туганнар! – җайсыз, уңайсыз тору,

Бу тору, әйтергә мөмкиндер, кояш-айсыз тору.

Пар ат”

5. Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем,

Билгесездер – кая ташлар бу тәкъдирем, -

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

Туган авыл”


















Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!