СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Табигатьтәге каршылыклар. Антонимнар. темасына үзанализ.

Нажмите, чтобы узнать подробности

3 сыйныфларда үткәрелгән дәрескә үзанализ.

Дәрескә үзанализ.

Укытучы: Гобәйдуллина Чулпан Данил кызы. Казан шәһәре Яңа савин районының “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган

146 нчы урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль автономияле гомуми белем учреждениесе

Татар теле, 3 нче сыйныф.

Укучылар саны: 10

Дәреснең темасы: Табигатьтәге каршылыклар. Антонимнар.

Дәреснең тибы: Яңа материалны өйрәтү.

Дәреснең төзелеше:

I.   Мотивлаштыр өлеше.

II.  Белемнәрне актуальләштерү. Уку мәсьәләсен кую.

III. Уку мәсьәләсен чишү. Яңа белемнәрне формалаштыру.

IV. Мөстәкыйль эш

V.   Яңа белемнәрне камилләштерү.

VI. Рефлексия.

Дәреснең темасы программада “Сүз” бүлегенә кертелгән.Антонимнарны өйрәнүгә 2 сәгать бирелгән. Шул дәресләр системасында “Табигатьтәге каршылыклар. Антонимнар.” икенче дәрес итеп өйрәнелә.

        Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучыларны кызыксындыру, актульләштерү, яңа теманы өйрәтү, алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан караганда, бик отышлы.

        Әлеге дәресне бирүдә яңа педагогик технологияләр һәм сингапур структураларын кулландым.

        Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзедем.

        Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәресемдә балаларның тәрбиялелеген күтәрү, табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү өстендә дә эшләргә тырыштым.

        Дәресемә түбәндәге максатларны  куйдым:

1.Укучыларга антоним турында мәгълүмат бирү.

2.Телдән һәм язма күнекмәләр ярдәмендә белемнәрне ныгыту, укучыларның сөйләм телен һәм фикерләү сәләтен үстерү.

3.Табигатьне сакларга өндәү. Укучыларга патриотик тәрбия бирү.

        Минем фикеремчә, дәрескә куелган барлык максатларга ирешелде. Укучыларны дәрестә пассив тыңлаучы итеп түгел, ә танып белү процессында актив катнашучы итеп күрә белү, дәрестә минем төп бурычым иде. Әлеге бурычка ирешү өчен миңа сингапур структуралары ярдәмгә килде (Стё зе класс, Сималтиниус релли тэйбл, Микс-фриз-груп).

  Укучыларны дәрескә кызыксындыру максатыннан, актуализация этабында тормыш белән бәйләдем. Яңа теманы бирүдә проблемалы эзләнү методы элементларын кулландым. Дәрестә һәр баланың фикерен  сорап бетерү мөмкин түгел, шулай да, дәрестә һәрбер укучыга үзенең фикерен әйтү мөһим. Бу исә укучыларны үзләрен шәхес итеп тоярга мөмкинчелек бирә. Дәрес барышында укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын мөстәкыйль рәвештә, шулай ук парларда һәм группаларда куллана белү эзлеклелеге тәэмин ителде. Яңа идеялар булган белемнәргә нигезләнеп бирелде, тормыш белән бәйләнеш күздә тотылды. Укучыларның белемнәрен бәяләү объектив булды. Өй эше бирү алдыннан әзерлек эше алып барылды. Гомумән алганда, дәреснең тәрбияви, белем һәм үсешле укыту ягыннан әһәмияте зур булды, дип уйлыйм. Рәхмәт!

Просмотр содержимого документа
«Табигатьтәге каршылыклар. Антонимнар. темасына үзанализ.»

Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!