СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сыйфатларны исемлэштеру

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка урока в 7 классе с элементами сингапурской системы для учителей татарского языка.

Просмотр содержимого документа
«Сыйфатларны исемлэштеру»

5 Тема: Сыйфатларның исемләшүе һәм җөмләдә кулланылышы

Максат: сыйфатларның исемләшүе турында төшенчә формалаштыру, исемләшкән сыйфатларга хас билгеләрне аеру күнекмәсе булдыру. Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы турында төшенчә формалаштыру.


Дәрес этаплары, көтелгән нәтиҗә

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

Универсаль уку эшчәнлеге

I.Мотивлаштыру-ориентлашу этабы.

1.Оештыру өлеше. Уңай психологик халәт тудыру, дәрескә игътибар булдыру

- Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз.

Хәерле иртә –

Туган телем –

Өйрәнергә дип

-Исәнмесез!


Хәерле көн!

Тукай телен

килдем.

Шәхси эшчәнлек: укуга мотивация булдыру

Регулятив эшчәнлек:укучылар һәм укытучы арасында хезмәттәшлек, җылы мөнәсәбәт оештыру.

Коммуникатив эшчәнлек: авазларның дөрес әйтелешен кабатлау

2.Өй эшен тикшерү. Өй эше үтәлешенең дөреслеген ачыклау.

Ә хәзер өй эшен тикшерәбез.

Берничә укучыдан Л.Фаттаховның «Игеннәр өлгерде» картинасы буенча язылган тасвирлама

сочинениене укыту

Шәхси эшчәнлек: үзбәя бирү

Регулятив эшчәнлек:сыйныфта аралашу калыбы булдыру

Коммуникатив эшчәнлек: бер-береңне тыңлый, төркемнәрдә үз фикереңне әйтә белү

3.Актуальләштерү. Укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерү.

слайд.

Слайдта бирелгән җөмләләрне күчереп языгыз, сыйфатларны табыгыз. Алар арасында нинди аерма бар?

Бирем. Димәк, без бүгенге дәрестә нишләрбез?


Беренче җөмләдә ак,сары. зәңгәр, кызыл - сыйфатлар. Бу сыйфатлар исемне ачыклыйлар һәм җөмләдә аергыч булалар. Ә 2 нче җөмләдә исем төшеп калган, сыйфатның җөмләдәге роле дә үзгәргән: ул тәмамлык була, ягъни исем сүз төркеме башкарган вазифаны ала. Шулай булгач, сыйфатлар исем ролендә дә йөри ала булып чыга.

Димәк, без бүген шул хакта сөйләшербез .

Шәхси эшчәнлек: укуга карата кызыксыну уяту, укучы ролен үзләштерү

Коммуникатив эшчәнлек: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлау, аралашу , сорауларга җавап бирү

Танып белү эшчәнлеге: сорауларга дөрес җавап бирү, мөстәкыйль рәвештә уку мәсьәләсе әйтү

4.Уку мәсьәләсен кую

Әйе, мин сезнең белән килешәм. Без сыйфатларның исемләшүе, сыйфатларның җөмләдә кулланылышы турында сөйләшербез


Танып белү эшчәнлеге: проблема кую һәм адымлап чишү

II.Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

Сыйфатларның исемләшүе турында төшенчә формалаштыру, исемләшкән сыйфатларга хас билгеләрне аеру күнекмәсе булдыру. Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы 1.Мөстәкыйль эш эшләү. Язма сөйләмдә алган белемнәрне ныгыту, күнегү эшләгәндә дөрес куллану.

Исемләшкән сыйфатлары булган мәкальләрне генә язып

алыгыз, аларның нинди җөмлә кисәкләре булуын билгеләгез

Биремне эшлиләр. Биремнәрнең үтәлешен тикшерүдә ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН структурасы кулланыла.

Танып белү эшчәнлеге: тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, үзара бәяләү

Регулятив эшчәнлек: белгән һәм белмәгән күнекмәләрне чагыштыру, үзара бәйләү, нәтиҗә ясау.

Коммуникатив эшчәнлек: төркемнәрдә аралашу күнекмәләре булдыру, коммуникатив мәсьәләгә таянып, фикерне төгәл итеп җиткерү.

2.Сөйләмдә куллану. Диалогик сөйләмдә алган белемнәрне ныгыту.

Укучылар, слайдка карагыз. Исемләшкән сыйфатлар кулланып, «Туган ягымның алтын көзе» темасына җөмләләр төзегез.


ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН структурасы кулланыла. Укучылар үз мисаллары белән уртаклашалар.

Танып белү эшчәнлеге: проблеманы мөстәкыйль чишү,

Коммуникатив эшчәнлек:

аралашу күнекмәләрен формалаштыру

регулятив эшчәнлек: үзбәя һәм үзара бәя бирү

3.Модельләштерү. Үзләштерү дәрәҗәсен тәртипкә салу. Белемнәрне искә төшереп, рәсем яки схемалар ясау, яхшы эшкә тавыш бирү

Укучылар, бүгенге дәрестә алган белемнәрне модельләштереп карагыз

Сыйфатларның исемләшүен модельдә күрсәтәләр

Танып белү эшчәнлеге: иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру,

Коммуникатив эшчәнлек:

аралашу күнекмәләрен формалаштыру

III.Рефлексия (бәяләү этабы)

1.Рефлексив кабатлау.

Уку мәсьәләсе чишелешенә, дәреснең максатка ирешү дәрәҗәсен ачыклау.

Дәрестә нинди уку мәсьәләсе билгеләдек?

Нәрсәләр белдек?

Уку мәсьәләсен чишә алдыкмы?

Кемгә нинди билгеләр куябыз?

Без бүген сыйфатларның исемләшүе, исемләшкән сыйфатларга хас билгеләрне, сыйфатларның җөмләдә кулланылышы турында белдек. Уку мәсьәләсен чишә алдык.

Танып белү эшчәнлеге: логик фикерләү чылбырын булдыру

Регулятив эшчәнлек: укытучы белән бергә билге кую

2.Өй эше.

а) м 226 нчы күнегү;

ә) и 227 нче күнегү исемләшкән сыйфатларның җөмләнең кайсы кисәге булуын ачыкларга


Регулятив эшчәнлек: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти алу.



Скачать

© 2016, 1263 24

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!