СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сценарий новогоднего праздника "Яңа ел -2017"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Разработка новогоднего сценария для учеников начальных классов на татарском языке.

Просмотр содержимого документа
«Сценарий новогоднего праздника "Яңа ел -2017"»

23


Яңа 2017 ел.


1.Сценка: “Чыршы белән булган хәл”.

Катнашалар: 
Убырлы. 
Шүрәле. 
Тылсымчы. 
1 нче клоун. 
2 нче клоун. 
Чыршы. 

(Себеркегә атланып Убырлы керә. Себеркесен туктата алмый) . 

У.Тыр-тыр-тыр... Тыр ,- дим ! Йә алла, тыр, -дим. 

(Убырлы себеркесен көчкә туктатып кырыйга куя. Кулы белән битен җилләтеп йөри башлый , йөгереп кергән Шүрәлене күрми , бәрелешәләр. Шүрәле кул-аякларын җәеп егыла. Убырлы аны карап әйләнеп чыга, кул-аякларын күтәреп карый. Алар шап итеп идәнгә килеп төшәләр. Убыр кулларын угалый.) 

У. Үлгән ахры ... Хи-хи-хи.. 
Ш. (Сикереп тора) Кем үлгән? 

(Убырлы куркып кырыйга сикерә, дер-дер калтырый. Шүрәлеаны танымагандай ике ягына да чыгып карый). 

Ш. (Танып) Әй, Убыр, син түгелме соң бу? 
У. ( Сөенеп) И-һи –һи , әйе шул. Котымны алдың. Нишләп йөрисең?(Кылана). 
Ш. Ә-ә, минме? Мин балаларның бәйрәмнәрен бозарга дип килгән идем. 
У. (Шатланып.) Мин дә шуңа йөрим ич, иһи-һи-һи –һи. 
Ш. Әйдә, хихылдап торма әле монда. Эш турында уйларга кирәк. 
У. Ничава , мин барында курыкма син. 
Ш.(Серле итеп пышылдый). Беләсеңме ? 
У. Беләм! 
Ш. Нәрсә беләсең соң син , чүпрәк баш ! Әйбәтләп тыңлап бетер! 
У. (Кыланып колагын куеп тыңлый). Ярар , ярар. 
Ш. (Як-якка каранып ала) Балаларның чыршыларын урларга кирәк. 
У. Әйе шул, чыршылары булмагач, бәйрәмнәре дә бозылыр. 
Ш. Кемдер килә, әйдә качып торыйк. 

(Ике клоун керә). 

1к. Син нишләп соңга калдың? Без бит бәйрәмне башларга тиеш. Әнә күпме халык җыелган. 
2к. Ә чыршы кайда соң? 
1к. Әйдә алып киләбез.,итәкләшеп чыгып китәләр. 

(Качкан җирдән Шүрәле белән Убырлы чыга). 

Ш. Әһә, тегеләр чыршыга киттеләр. 
У. Безгә ничек тә бу балаларны алдалап чыршыны урларга кирәк. 
Ш. Әнә, чыршыны алып та киләләр . 
У. Әйдә , тагын качып торыйк.( Качалар). 

(Чыршы булып киенгән баланыны җитәкләп клоуннар керә). 

1к. Менә чыршы да булды. 
2 к. Ә хәзер балаларны алып килергә кирәк. 
1к. Чыршыны калдырып китәбезме? 
2к. Без бик тиз килеп җитәбез бит. 
1к. Чыршы , син безне көтеп тор , без тиз генә балаларны чакырып киләбез. (Китәләр). 
Ч. ( Елап җибәрә.) Үземне генә калдырып киттеләр. 

(Арттан Шүрәле белән Убырлы якынлаша. Шүрәле бер ягыннан килеп куркыта да, Чыршы икенче якта торган Убырлы кулына ава). 

Ш. Әһә, менә чыршы безнеке. 
У. Бизәргә кирәк моны. 
Ш. Чуртым белән бизикме аны?! 
У. (Уйлап тора.) Таптым! ( Бер капчык тартып чыгара , аннан рогатка ала. ) Менә монсын узган җәйдә бер малайдан колагын борып алдым. Кырлай урманында кошларга атып йөри иде. (Чыршыга элеп куя. 
" 1”ле, "2” ле билгеләрен ала. ) Ә боларын юлдан таптым. 
Мәктәптән кайтучы балаларның сумкасыннан төшеп калганын күрдем дә, туктале мин әйтәм, кирәге чыгар, дип тыгып куйган идем. 
Ш. (Убырлының кулыннан алып әйләндереп-әйләндереп карый.) Кара әле әй, бигрәк матурлар. 
У. (Шүрәленең кулыннан тартып ала. ) Әйдә, тизрәк элеп куярга кирәк. 
Бик кызыксаң, минем чормада ике капчык бар әле ул. (Элә). 
Ш. Һи-и-и, бигрәк матур булды инде. 

(Икесе бергә җырлап бииләр, Чыршыны да кулыннан тотып мәҗбүри биетәләр, әйләндерәләр). 

У. Һәм Ш. Чыршы яшел тунын киеп, 
Чыгып басты уртага. 
Киендердек, бизәндердек, 
Әзерләндек Ёлкага. 

Җырлыйбыз да, биибез дә, 
Без чыршы тирәсендә. 
Чыршысыз калды балалар 
Өчиле мәктәбендә. 

У. Әйдә, бау бир , бәйлибез. 
Ш. (Бау тартып чыгара.) Һи- и, бар ул андый нәрсә, мә. 

(Шүрәле бау алып килә. Чыршыны өстән аска кадәр бау белән әйләндереп бәйлиләр). 

Ш. Һи –и-и, бәйрәмнәрен тәки бозабыз бит, әй. Әйдә , күтәрдек. 

(Убырлы кабаланып әле себерке янына йөгереп килә, әле чыршы янына, кайсын тотарга белми. Шулай ике арада бераз йөгереп йөргәч, көчкә себеркене бер кулына тотып, бер кулы белән Шүрәлегә Чыршыны күтәрергә булышып , чыгып китәләр. Клоуннар йөгереп керә). 

1к. Ә чыршы кайда соң? 
2к. Юк... Кая китте икән ? 
1к. Нишлибез инде хәзер. Балалар да килеп җитәр. 
2к. Аларга нәрсә дип әйтербез? 
1к. Без үзебез гаепле. Чыршыны кунакка чакырдык, ә үзебез үзен генә калдырып киттек. 
2к. Их, табылса бүтән алай эшләмәс идек 
1к. Табылмас шул инде. Шушы Яңа ел бәйрәмендә берәр могҗиза булса гына инде. Яңа ел бәйрәмендә бөтен теләкләр дә үтәлә, диләр бит. 
2к. Их, хәзер бер тылсым иясе килеп чыксын иде. 

(Тылсымчы керә). 

Т. Я кайсыгыз мине чакырды? 
1к. Сез кем буласыз? 
Т. Танымыйсызмыни? 
К-р икесе бергә. Тануын таныйбыз да... 
2к. Тылсымчылар әкиятләрдә генә була дип уйлый идек. 
Т. Әйе, Яңа ел бәйрәмендә барлык әкият геройлары да әкиятләрдән чыгып, мәктәпләргә, балалар янына киләләр. Явызраклары төрле начарлыклар эшләргә мөмкин. Ә дус , бердәм балаларга алар берни дә эшли алмыйлар. Менә бүген сезнең мәктәпкә Шүрәле белән Убырлы килделәр , Чыршыны шулар урладылар. 
1к. Ах, Чыршыны калдырып китмәгән булсак... 
2к. Хөрмәтле Тылсым иясе, зинһар безгә Чыршыны коткарырга ярдәм итегез. 
Т. Ярдәм итәрмен. Ләкин сезгә дә тырышырга туры килер. Убырлы Чыршыны 2 табышмак белән сихерләп бикләп куйды. Чыршы мәктәптә укымагач. Ул табышмакларның җавабын белми икән. 
К-р. Тизрәк әйтегез ул табышмакларны. Без табышмак чишәргә яратабыз. 
Т. (1к.-га ) Беренче табышмакны син тыңла. 
Чылт-чылт күзле, 
Адәм төсле йөзле, 
Үчекләшер үзе. 
Ходайның бойрыгы - 
Бардыр койрыгы. 
1к. Таптым! Маймыл – бу табышмакның җавабы. 
Т. (2к. га) Ә хәзер син тыңла. 
Укталы да , чукталы, 
Муены яшел нукталы, 
Түбәсендә тарагы, 
Койрыгында урагы, 
Тәпиендә сәнәге, 
Шул ни булыр, я әле? 
2к.Белдем! Әтәч! 
Т. Булдырдыгыз, акыллы балалар икәнсез. Тагын бер соравым бар әле. Әйтегез әле, ни өчен бу табышмаклар маймыл һәм әтәч турында булды икән ? 
1к. Узган ел – маймыл елы иде. 
2к. Ә Яңа ел әтәч елы булачак. 
Т. Булдырдыгыз. Хәзер Убырлы белән Шүрәле Чыршыны монда алып килерләр. (Тылсымлы таягын болгап җибәрә). 

(Чыршыны җитәкләп Шүрәле белән Убырлы керәләр). 

Ш. Балалар безне гафу итегез инде , без ялгышканбыз. 
У. Без бүтән алай эшләмәбез. 
Т. Гафу итәбезме аларны? 
1к. Әйдәгез , гафу итик, бәйрәмне бозмыйк. 
2к. Әнә балалар да килә. 


2. Балалар 2,3,4 –нче сыйныф укучылары, “Новый год, елки, шарики, хлопушки” җырына күмәк бию биеп чыгалар.

3. Шигырьләр



1. Риваль:

Бар табигать ап-ак кардан

Калын юрган ябына.

Ә без килдек бергәләшеп,

Яшел чыршы янына.


Исәнме, чыршы, исәнме!

Тагын бер ел үтте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.


2.Эльвир:

Ян яктырак, чыршыкай,

Балкысын утларың.

Бүген синең тирәңә

Җыелган дусларың.


Күрегез безнең чыршыны,

Ничек матур киенгән.

Безгә бәйрәм ясар өчен,

Урманнан безгә килгән.


3.Ильгиз:

Нинди генә уенчыклар,

Муенсалар юк анда.

Серле шар һәм алмалар

Бөреләр дә бар анда.


Гаҗәп күркәм безнең чыршы

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

Котлы булсын Яңа ел!


Бергә: Котлы булсын Яңа ел!




Алып баручы:

Хәерле көн дуслар! Исәнмесез –олыгыз да, кечегез дә, яшегез дә, картыгыз да. Туган җиребезгә Яңа ел килә. Без дә бүген Яңа елны каршы алу бәйрәменә җыелдык. Барыбыз бергә күңелле итеп бәйрәм итик әле.


(Ишек шакыйлар)

4. Сценка “Почтальон Печкин”


Печкин. Тук- тук!

Алып баручы.Кем бар анда?

Печкин. Бу- мин, хат ташучы Печкин. Сезгә котлау китердем.

Алып баручы. Рәхим итегез!

Печкин иптәш, китерегез котлауларыгызны. Үзем тапшырырмын.

Печкин. Ә сез кем буласыз? Паспортыгыз бармы? Монда мәктәп завучына тапшырырга диелгән. Кул куеп алырга кирәк.

Алып баручы. Алайса, Дилә апаны чакырырга кирәк. Дилә Аглязетдиновна.Сезгә почта килде.

(Директор түргә уза)

Печкин. Завуч иптәш! бу котлауларны үзегез тапшырырсыз. Менә монда кулыгызны куегыз.

Директор: Рәхмәт, Печкин әфәнде, бик теләп тапшырырмын. Монда 4 һәм 5 билгеләренә генә укыган балаларны котларга, дип язган Кыш бабай.

Печкин. Болар бик күп бит, завуч иптәш. 4,5лене киләсе елга азрак куегыз, миңа да җиңелрәк булыр.

Директор: Печкин әфәнде, хәзерге заманда бик белемле кешеләр кирәк бит, ә сез ничек уйлыйсыз?

Печкин. Әйтмәгез дә инде, завуч иптәш, почта эшенең дә мәшәкатьләре бик күбәйде. Чутлап та бетереп булмый. Пенсиягә киткәнче тырышып карыйм инде.

Алып баручы. Әйдәгез безнең белән бәйрәмгә калыгыз.

Печкин. Юк-юк , иптәшләр. Бәйрәм котлауларын Кыш бабай ничек җибәреп

җитешәдер. Әле ярый Матроскин белән дядя Фёдор да булышалар.

Алып баручы. Рәхмәт инде сезгә. Печкин әфәнде! Сау булыгыз!


5. Котлау өчен сүз директорга бирелә.


6. 3-нче сыйныф укучылары шигырьләр сөйли


1 УКУЧЫ:

Бүген бездә зур бәйрәм

Бүген яңа ел килә

Бүген күңелләр җырга

Һәм биергә җилкенә

Бераз гына моңсу да

Ник икәнен мин беләм

Хушлашабыз,чөнки без

Бүген иске ел белән

Тик кайгырмыйк әле без

Шаярыйк көлик кенә

Чөнки безгә өр-яңа

Башланмаган ел килә



2 УКУЧЫ.
Карлар ябалак-ябалак,
Көннәр-төннәр яңа, ак!
Бу Яңа ел – иң яңа ел,
Барсыннан да яңарак!
Тылсымлы икән Яңа ел –
Капкасыннан кергәч тә,
Кинәт кенә үсеп җиттек,
Үсеп киттек бер яшькә!

3 УКУЧЫ.
Тик Яңа ел бер үк елда
Булсын иде берничә.
Яңа елның берсенә дә
Калмас идек кермичә!
Яңа ел еш булса, күптән
Дәү кеше булыр идек,
Күбрәк "бишле" алыр идек,
Бик көчле булыр идек!

4 УКУЧЫ.
Хәер, җәй көне диңгезгә
Ялга киткән арада,
Әбиләргә, бабайларга
Ярдәм иткән арада,
Җәйләр үткән арада,
Кышлар көткән арада,
Сизми дә калырбыз әле –
Яңа елга җитәрбез,
Тагын бер яшькә үсәрбез,
Тагын бәйрәм итәрбез!

5 УКУЧЫ.
Алдагы ел белән тагын
Якыная арабыз.
Тиз килсен дип, Яңа елга
Без үзебез барабыз!
Теләсәгез, әйдәгез,
Без сезне дә алабыз!

(Р. Миңнуллин. "Яңа ел".)






Алып баручы:

Инде сезгә серем бар

Сөйләп бирим шаяннар

Урмандагы җанварлар да

Буран диеп тормыйлар

Бүген бәйрәм ясыйлар.

Күрәм сезгә бик сәер

Җанварларның бәйрәме

Яңа ел бит аларның да

Көтеп алган бәйрәме

7. Сценка “Кыш бабайда сер бар”

(беренче өлеше куела)

Дәвамы:

- Бу кыш бабай бик сәер әле.

- Туктале, Кыш бабай, син чынлап Кыш бабаймы соң?

Бүре (Кыш бабай) – Кыш бабай юри-мурый булмый инде ул. Менә сакалым. Менә чапаным, менә таягым, бүрегем, итегем.

- Әгәр дә син Кыш бабай икәнсең , Яңа ел турында берәр җыр җырлап күрсәт.

Бүре – Нигә җырламаска? Кыш бабай булыйм да, шуны белмим ,ди.

- Җырла. Алайса.

Бүре-

Кайдадыр бер елгада сары керпе утырган.

- Елгада?

Бүре : Юк, юк, урманда. Әйе... Кададыр бер урманда...

- Сары керпе буламени?

Бүре: яшел керпе....

- Яшел керпе?

Бүре: Чыршы! Әйе,әйе, исемә төште, Чыршы! Чыршы яшел була бит әле.

- Шуннан.

Бүре: Хәзер аңа түфлиләр дә, таяклар да эленгән.

- Нәрсәләр эленгән?

Бүре: Урындыклар, өстәлләр...

-Алай түгел... Белмисең икән... Сиңа тагын бер сынау үтәргә кирәк. Шуны үтсәң генә чын Кыш бабай икәнеңә ышаначакбыз. Безгә чыршының утларын да яндырып бир әле.

Бүре: - Ай, үләм. Чепуха! Шуңа аптырап утырасызмы? Сездә шырпы бармы?

- Нинди шырпы?

Бүре: Сез нәрсә? Кем дип уйлыйсыз мине?Ни белән яндырырга тиеш соң мин аны?

- Тылсымлы сүзләр белән.

Бүре: Ә, әйе, шулай бит әле.

Мин бүре, бүре,

Мине чыршы күр әле.

Утларыңны балкыт син

Кунакларны улат син.У-У-У

- Менә ниһаять, үзеңне таныттың.Син-бүре!

-Кит, бүре, урманыңа!

Бүре: Әйе, шул. Мин-бүре! Хәзер тамагымны туйдырам , барыгызны да ашап бетерәм.

- Син безне куркытма бүре. Без синнән курыкмыйбыз! Син бер үзең, ә без –күбәү.

Кәҗә белән Сарык (башларын иеп, мөгезләре белән бүрене сөзеп) : Кит бүре урманыңа, китмәсәң- үзеңне сөзәбез һәм тоякларыбыз белән таптыйбыз!

(Бүре артка чигенә-чигенә чыгып китә)


Тиен:Чын Кыш бабайны табарга һәм аңа барысын да сөйләргә кирәк. Әйдәгез аны эзләргә китик.

Төлке:Аны кайда таба алырбыз икән соң?

(ишеккә шакыйлар)

- Кем анда? Керегез!

Печкин: - Мин хат ташучы Печкин. Куянга телеграмма! Кул куеп, алыгыз!

Куян: (телеграмманы укый) : Хөрмәтле Куян әфәнде! Сезне 26 нчы декабрь көнне сәгать 9.00 га барлык кунакларыгыз белән Керкәле мәктәбендә үтәчәк чыршы бәйрәменә чакырабыз! Рәхим итегез! Кар кызы.

Барысы да : Ура-а!

- Әйдәгез киттек!


(җәнлекләр чыршыны ике мәртәбә әйләнеп мәктәпкә киләләр)


Алып баручы: Исәнмесез кадерле кунаклар! Без сезне көттек. Әйдәгез түргә узыгыз, безнең белән күңел ачыгыз!


Дуслар җыелган инде

Чыгыгыз түгәрәккә

Җырлар җырлыйк матур итеп

Чыршыбызга бүләккә.

8. Хоровод “ В лесу родилась елочка”



9. Шигырь «Суык бабай кил безгә”

Суык бабай кил безгә”
Яңа ел бәйрәменә,
Чыршы әйләнәсендә,
Җыр җырлап әйләнергә.
Уенчыклар, бүләкләр
Безгә тагын алып кил.
Соңга калма, бабакай,
Атлап түгел, чабып кил.

Алып баручы: Әйе, бәйрәмебезгә кемдер җитми ...балалар, әйтегез әле кем юк безнең бәйрәмдә?

Балалар: Кыш бабай, Кар кызы.

Алып баручы: Әйдәгез бергәләп чакырыйк әле аларны.

Балалар бергә: Кыш бабай, кар кызы.

(беркем дә керми)

Алып баручы: Күренмиләр.

Тук-тук-тук

Алып баручы: Кем бар анда?

Почтальон Печкин: Бу мин, Почтальон Печкин. Сезгә телеграмма. Кул куеп алыгыз!

Алып баручы: Бик зур рәхмәт Сезгә!

(укый) «Кадерле балалар, тиздән сезнең Яңа ел бәйрәменә килеп җитәм. Күчтәнәчләр, бүләкләр алып киләм. Көтегез. Кыш бабагыз.»



Рәхмәт хат ташучы Печкинга. Яхшы хәбәренә, безне сөендерүенә! Кыш бабай белән Кар кызыннан башка гына бәйрәм итәбез дип уйлый башлаган идем инде. Әйдәгез алар килгәнче җырлап, биеп алыйк.



Игра “Вперед четыре шага”

( әгәр дә әзер булмасалар “Танец маленьких утят»)

( Кыш бабай телефоннан шалтыраткач кына)



Алып баручы: Балалар. Өсләрегезгә туннарыгызны һәм шапкаларыгызны киеп, Кыш бабай белән Кар кызын каршы алыр өчен спортзалдан тышка чыгабыз.
(Кыш бабай белән Кар кызы керәләр.).


Кыш бабай:

Исәнмесез, балалар,
Исәнмесез, кунаклар.
Яңа ел котлы булсын,
Бәхетләр алып килсен. (баш ия)

Балалар кул чабалар.

Кар кызы:

Кар- буранда тудым мин, кар билэудэ устем мин.

Кар билэулэрдэ устем мин, кар сулары эчтем мин.

Карлы –бозлы кулмэгем, капрон челтэр итэгем.

Ап- ак, ап-ак кар чэчэклэр сезгэ булэк итэрмен.

Мин уйныймын, биимен буран уйнап торганда

Биеп аргач, ял итэмен чыршы ускэн урманда.

Мин салкыннан курыкмыйм, мин кар – буран яратам

Бизэп йэрим бар дэньяны, кар бэртеге таратам.

Кыш кэне мин кар чэчэк, язга чыккач ал чэчэк.

Сезне чын – чын кунелдэн котлыйм Яна ел белэн!

Ак сакаллы, ак күңелле
Бабам белән без
Җир өстенә аклык - пакьлек
Алып киләбез.
Яңа ел белән сезне,
Яңа бәхетләр белән!

Кыш бабай:

Кар бураннар туздырып,
Барыгызны туңдырып,
Ерак юллар үттем мин,
Сезгә килеп җиттем мин.

Алып баручы:

Хуш киләсең, Кыш бабай,
Әйдә тизрәк уз, бабай.
Балалар сезне көтте,
Тагын бер яшькә үсте.

Кар кызы: Бабакай, кара әле, балалар чыршыны ничек матур итеп бизәгәннәр!
Кыш бабай: Әйе шул, мин аларга урмандагы иң матур чыршыны җибәрдем. Балалар, чыршы сезгә ошадымы?


Алып баручы:

Нидер җитми бит, чыршыга
Карагызчы, балалар!
Белдем, белдем, утлар янмый,
Нигә янмый соң алар?
Бәйрәмебез гади түгел,
Зур шатлыклар бәйрәме.
Чыршы балкып торыр иде,
Ничек кабызыйк аны?

Кыш бабай: Хәзер мин үземнең тылсымлы таягымнан сорыйм. Әйе-әйе. Ә-ә, тылсымлы сүзләрне әйтергә онытылган икән бит. Әйдәгез, бергәләп әйтик.
- Чыршы, чыршы кабын син!
Утларыңны балкыт син!

Кыш.б. Кабынмый бит! Тагын тылсымлы таяктан сорарга туры килә. Ә-ә, кемдер дәшми калган икән бит. Әйдәгез әле, тагын кабат әйтеп карыйк! (Ут кабына.)

Кыш бабай: Басыгыз чыршы тирәли

Бер җырлап алыйк әле,

Бер биеп алыйк әле.

Яшел чыршы тирәсендә

Җилкенеп калыйк әле.

“Паровоз” уены

Хоровод “Кыш бабай”

Хоровод “____________________________”

Уен “Кыш бабай синең менә шундый сакалың”

Кыш бабай һәм балалар җыры:

Кыш бабай синең

Менә шундый бүрегең

Кыш бабай синең

Менә шундый бүрегең

Бүрегемне батырып кисәм

Буран чыгар күрерсез

Кыш бабай синең

Менә шундый сакалың

Кыш бабай синең

Менә шундый сакалың

Сакалымны сыпырып

Карлар яудырам тагын

Кыш бабай синең

Менә шундый таягың

Кыш бабай синең

Менә шундый таягың

Таягымны шакылдатсам

Биеп китәр аягым


Кыш бабай: Уф, ардым. Мин утырып торым әле, ә сез балалар миңа үзегезнең әзерләп килгән һөнәрләрегезне күрсәтегез.


Алып баручы.

Конфетлар да конфетлар,
Ниндие генә юк икән?!
Шул кадәр тәм-том алырга
Акчасы ничек җиткән?
Булган безнең балалар.
Шигырьләр күп беләләр.
Хәзер сезгә әйбәт итеп
Шушы сөйләп бирерләр.


(1 сыйныф укучылары, килгән кунаклар шигырьләр сөйлиләр)

Тук-тук-тук

Алып баручы: Кем бар анда?

Почтальон Печкин: Бу мин, хат ташучы Печкин. Керкәле мәктәбенә посылка килде. Кул куеп алыгыз.

( Почтальон Печкин чанада тартып посылка (зур коробка) алып керә)



Алып баручы посылканы ача. Аннан Яңа ел чыга.


Яңа ел

Мине каршы алыгыз һәм танышып калыгыз!

Исемем минем –Яңа ел, мин бәхет таратучы,

Җир йөзендә бар нәрсәне өзелеп яратучы.

Сезне өзелеп сагынганга, килдем мин яныгызга.

Бәхет, шатлык, сәламәтлек телимен барчагызга.

Үз телемдә үз җиремдә бәйрәм белән котлыйм сезне.

Яңа елның имин булсын һәрбер көне.


Алып баручы:

Хуш киләсең, Яңа ел!
Табыныбыз мул булсын,
Якыннарым, дус-ишьләрем,
Табын турендә торсын!

Яңа ел барыбызга
Китерсен бәхет, шатлык.
Сәламәтлек юлдаш булсын!
Кирәкми башка затлык.

Эшьләребез уң булсын,
Тик шатлыклы минутлардан
Безнең гомерләр торсын!
Яңа ел котлы булсын!


Кыш бабай:

Бик күңелле үтте бәйрәм,

Безгә китәргә кирәк.

Телим сезгә Яңа елда

Тагын да зур үсәргә.


Кар кызы:

Дус булыгыз хезмәт белән,

Шатлык китерсен һәр көн.

Яңа елда мәрхәмәтле,

Бәхетле булсын һәркем.

Сау булыгыз!


Киләсе елга да очрашырга язсын!


Балалар бергә: Сау бул Кыш бабай, сау бул Кар кызы!


Алып баручы:

Хуш , сау бул, Кыш бабай

Уңсын юлыгыз!

Киләсе елга да

Без көтеп калабыз!


( Кыш бабай белән Кар кызы чыгып китәләр)


Алып баручы:

Күңелләрдә шатлык та бар

Бераз моңсу да никтер.

Ләкин, дуслар моңаймык

Бәйрәмне дәвам итик!


Җырларга да оста без,

Уйнарга да оста без

Тыпыр-тыпыр китереп

Биергә дә оста без!


Дуслар, әйдәгез бергәләп биеп алабыз.

Флеш –моб “Та-ка –та”


Алып баручы:

Безгә шатлыклар калдырып,

Иске ел үтеп китте.

Ак кар бураннары белән

Яңа ел килеп җитте!


Менә саубуллашыр вакытлар да килеп җитте. Барыгызны да Яңа ел белән котлыйбыз һәм барлык хыялларыгыз, теләкләрегез тормышка ашар дип ышанып калабыз. Киләсе очрашуларга кадәр, сау булыгыз!












































Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,
Хуш киләсең, уз бире.
Кунак булып килер дип
Күптән көттек без сине.

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай,
Хуш киләсең, уз бире.
Шатланышып, җыр белән
Каршылыйбыз без сине.


Әй, Кыш бабай, Кыш бабай.
Безнең сөйгән кунак син.
Ямьле үтсен кичәбез,
Безне көлдер, уйнат син.


Алып баручы.

Конфетлар да конфетлар,

Ниндие генә юк икән?!

Шул кадәр тәм-том алырга

Акчасы ничек җиткән?

Булган безнең балалар.

Шигырьләр күп беләләр.

Хәзер сезгә әйбәт итеп

Шушы сөйләп бирерләр.

Балалар сөйлиләр, Кыш бабай конфетлар бирә.

Кар кызы. Дусларым, мин сезнең янга ялгыз гына килмәдем. Бәйрәмгә кунак итеп Кар бөртекләрен дә чакырдым. Алар сезгә бүләк итеп бию алып килделәр. Рәхим итегез!

Кыш бабай.

И, рәхмәт, балалар! Сөендердегез мине.

Ак сакалым ак булмыш,

Картлыгым да хак булмыш;

Әмма күңелем яшь минем,

Җир җимертеп яшимен.

Бер биеп китми йөрәк түзми, балалар.

Кыш бабай биюе. Кыш бабай биегәндә, капчык сөйрәп Убырлы керә.

Убырлы. И, карт җүләр! Биеп маташа бит, әй! (Кыш бабай янына килеп, җиңеннән тарта) Шаштыңмы әллә? Дөньяңны онытып биеп яткан буласың. Күрше мәктәптә көтәләр бит үзеңне. (Балаларга карап) Исләре киткән ди, анда инде күптән Дед Мороз биеп ята.

Кыш бабай. (Биюеннән туктап) Кызым, бу хәсрәт капчыгын сез чакырдыгызмы соң?

Алып баручы. Юк, бабакай, юк. Нишләп аны чакырыйк.

Кыш бабай. Алай булгач, җилләр иссен әле бу Убырлыдан. (Таягы белән "дөп" итеп идәнгә суга һәм әфсен укый)

Әфсен-төфсен,

Җилләр иссен, давыл чыксын,

Һәм Убырлы, безнең яннан

Юк булсын!

Убырлы себеркегә атланып чыгып китә.

Алып баручы. Ай-һай, гайрәтле соң үзең, бабакай. Күз ачып йомганчы юк булды бит Убырлы. Тик менә капчыгын монда калдырган бит әле. Әллә капчыгын да озатасыңмы соң, бабакай?

Кьш бабай. Ашыкма әле, кызым. Башта карыйк әле, хикмәте юк микән капчыкның? 

Капчыкны ачалар, эченнән Яңа ел килеп чыга.

Кыш бабай. Бәрәкалла, нәрсә булды соң әле бу? Кем килеп чыкты бу сихерле капчыктан?

Балалар. Яңа ел бит бу, Кыш бабай. Быел бит Яңа ел – Әтәч елы.

Кьш бабай. И картлык...! Танымый да торам, ләбаса. Исән сау гына килеп җиттеңме, балам? Түрдән уз! Шатлык, муллык, тынычлык белән кил! Төкле аягың белән! Түрдән уз! (Кулыннан тотып, чыршы тирәли йөртә) Таныш бул, бу безнең мәктәпнең уңган балалары.

Менә болары 1 нче "а" сыйныфы укучылары. Алар беренче генә ел укысалар да үзләрен тәртипле һәм яхшы укучы балалар итеп күрсәттеләр. 

Шул тәртиптә таныштыруны дәвам итә.

Кьш бабай.

Арагызда шундый балаларның күп булуына бик шатландым әле. Киләсе килүемә уку алдынгыларыгыз тагын да күбәер, дип ышанып калам.

Балалар, сез уйлый күрмәгез Кыш бабай бүләксез килгән дип. Монда сез бик күп икән. Һәрберегезгә бүләк тарату өчен бик күп вакыт кирәк. Мине күрше мәктәптә дә көтәләр. Тылсымлы таягым бүләкләрне һәр сыйныфка оләшергә ярдәм итте. Бәйрәм соңында кереп алырсыз.

Ә хәзер саубуллашыр алдыннан, бергәләп Яңа ел турында җыр җырлап алыйк.

Җырдан соң Кыш бабай һәм Кар кызы чыгып китә, күңел ачу, уен-көлке дәвам итә.


Кыш бабай: (Керэ Кар кызы белэн)

А-ууу! Без монда. Сезнен бакчаны бик озак эзлэдек.Сезнен тавышны ишетеп килдек. Исэнмесез, балалар! Исэнмесез, апалар! Сезне Яна ел белэн котлыйбыз! Сезгэ исэнлек-саулык, шатлык, бэхет телибез.

Бергэ:

Рэхмэт, Кыш бабай яхшы сузенэ.

Кайларда булдын сэйлэп бир безгэ.

Кыш бабай:

Мин сезгэ ерак жирлэрдэн килдем, тайгалар аша уттем. Боз дингезен ерып чыктым. Кырлар, урманнар аша уттем. Мин сезгэ кар кызымны да алып килдем.

К.Б.

Мин сезгә диңгез- океаннар

Урманнар кичеп килдем.

Сагынып көткән дусларыма

Бүләк өләшим дидем.

Алып килдем үзем белән

Яңа елның ак карын

Яңа шатлык өләшергә

Армый чаба атларым

Зур рәхмәтләр сезгә, дуслар

Мине зурлап көткәнсез

Бәйрәм белән һәммәгезне

Күңелле ял итегез.

Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар. Әйе, Яңа ел мөбәрәк, сый тулы өстәлләребез түгәрәк булсын. Ә сезнең бәйрәмегез әкияттәгедәй матур икән. Нинди матур чыршыгыз, бизәкләре күз явын алырлык. Балалар мин яңа ел хуҗасы. Мин һәр ел өчен җавап бирәм. Шуның өчен яңа ирешкән уңышлар турында сөйләгәндә мин сезнең белән горурланам. Кимчелекләр турында сүз чыкса, ак сакалымның бөртекләренә кадәр кызара.






Кар кызы:

Кар- буранда тудым мин, кар билэудэ устем мин.

Кар билэулэрдэ устем мин, кар сулары эчтем мин.

Карлы –бозлы кулмэгем, капрон челтэр итэгем.

Ап- ак, ап-ак кар чэчэклэр сезгэ булэк итэрмен.

Мин уйныймын, биимен буран уйнап торганда

Биеп аргач, ял итэмен чыршы ускэн урманда.

Мин салкыннан курыкмыйм, мин кар – буран яратам

Бизэп йэрим бар дэньяны, кар бэртеге таратам.

Кыш кэне мин кар чэчэк, язга чыккач ал чэчэк.

Сезне чын – чын кунелдэн котлыйм Яна ел белэн!


Хор белән җыр: “ Кар кызы”

1.Бәйрәм киче саф һава 2. Яшелдән күлмәк кигән

Тәнкә- тәнкә кар ява. Урманнан безгә килгән.

Мамыктай җиргә ята. Таккан ул ак сәдәфләр

Кыш бабай кар ярата. Кадаган кар чәчәкләр.

Бер күренә, бер күмелә Җәен җырчан . кышын уйчан

Күктә ай, күктә ай. Кыш бабай, кыш бабай

Шул саран ай яктысына Чыршы янына чакыра

Җем- җем итә чыршыкай. Кар кызы ак сылукай.


Уйныйбыз да җырлыйбыз Сакалы ак үзе бик шат

Кышбабайны көтәбез. Кыш бабай, кыш бабай

Кил кыш бабай, әйдә кил Каш бабайны каршы ала,

Яңа елны алып кил. Кар кызы ак сылукай.






Әле кайчан гына иде соң ул

Сине яңа итеп каршыладык?

Теләкләрнең иң изгесен теләп:

Бар җырларны, табыннарны

Сиңа гына багышладык.

 

Хәзер менә, хуш инде син,

Иске ел дип озатабыз.

Сизмибез дә, бәйрәм ясап

Үзебезнең гомерләрне кыскартабыз.

 

Хуш иске ел, саумы яңасы дип

Шатланабыз, сөенечтән исерәбез.

Елга нәрсә, килә-китә, килә-китә,

Еллар түгел без үзебез искерәбез.

 

Минут,сәгать,айлар,еллар...

Сизелми соң нигә үткәне?

Ничек булыр иде икән дөнья

Гел булмаса вакыт исәбе?

 

Кайчан гына яңа идең әле,

Инде иске булып китәсең.

Син китәсең, шулай ипләп кенә,

Гасырларның толымын сүтәсең.

Гүзәлия Исламова Хуҗәмәт авылы

Иске ел :

Иске елның соңгы сәгатьләре!

Китәсебез килми быелдан.

Бер дә китмәс идек, тик Вакыттан

Артта калу безгә тыелган.

Узган еллар бигрәк кадерле шул –

Һәр көненә хезмәт куелган.

Тарихның бу данлы елына да

Безнең күпме җиңү уелган!

Ә шулай да шатлыклырак булсын,

Кадерлерәк булсын яңасы.

Мәхәббәттә, эштә янасы бар,

Шатлыкларга юллар ярасы...

Гел шатлыкка яусын,

Кар явамы,

Басуларга ләйсән явамы!

Бәхетләрнең туган елы булсын

Иске елның яңа дәвамы.



1 алып баручы:

Тагын бер ел артта калды

Борчуы, шатлыклары.

Ак бәхетләр, уңыш теләп

Ява Яңа ел кары,

Ява Яңа ел кары(2 се бергә)

Кар бөртекләре сибәләр

Күрегез бу чыршыны

Чыршының да чып-чыны

Нинди төз,матур,биек

Тора түшәмгә тиеп

Кунак булып яшел чыршы

Урманнан безгә килгән

Ел да безне шаккатыра

Ничек матур киенгән

Муенсаларын да таккан

Сөрмәләрен дә сөрткән

Чәчләренә энҗе сипкән

Чулпыларын да теккән

Менә шулай купшы кыздай

Ел да затлы киенә

Шушында ул балкып торса

Балалар бик сөенә

Көтә ул сабыр гына

Безнең җыр җырлаганны

Тирәсендә әйлән-бәйлән

Уеннар уйнагынны.


Җырларга да оста без

Уйнарга да оста без

Тыпыр-тыпыр китереп

Биергә дә оста без

Бир әле,дускай,кулыңны

Минем учка куй әле

Без тамаша кылыйк әле

Чыршы карап тор әле

1 алып баручы:

Әй,дусларым,килегез,

Кемнәр килгән күрегез







Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!