СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Сценарий "Тавык, тычкан, һәм көртлек" тексты буенча

Нажмите, чтобы узнать подробности

"Тавык, тычкан һәм көртлек" тексты буенча укучылар өчен язылган сценарий.  Сценарий авторы: Зарипова К.М. 

2019 ел, гыйнвар

Просмотр содержимого документа
«Сценарий "Тавык, тычкан, һәм көртлек" тексты буенча»

Тавык тычкан һәм көртлек.

1 нче алып баручы: Борын-борын заманда.

2 нче алып баручы: Түгел, безнең заманда.

1 нче алып баручы: Яшәгән ди өч дус

2 нче алып баручы: Көртлек, тычкан һәм тавык.



Тавык: Дуслар, дуслар, карагыз әле, мин арпа таптым, арпа таптым

Тычкан: кая, кая, күрсәт әле.

Көртлек: миңа да күрсәт, миңа да.

Тавык: бу арпадан он ясарга кирәк. Оннан ипи пешерербез. Кем тегермәнгә бара?

Көртлек: Мин бармыйм. Минем башым авырта.

Тычкан: Мин дә бармыйм, мин ардым.

Тавык: Эх, ярый. Үзем барам, алайса..

(Тавык тегермәнгә үзе чыгып китә)

Алып баручы: Нишләргә? Тавык арпаны тегермәнгә үзе алып китте..



(Бу вакытта көртлек белән тычкан җырлап күңел ачалар: кулга кул тотынышып җырлыйлар һәм бииләр).

Тавык арпа тапкан,

Тавык арпа тапкан.

Ипи пешә аннан,

Озакламый безгә.

Тамагыбыз тук булыр,

Корсагыбыз пух булыр.

Тавык тизрәк кайтсын,

Безгә табын япсын!

Шул вакытта ерактан тавык тавышы ишетелә.

Тавык: Дуслар, арпадан он әзер, онны өйгә кем алып кайтаааа?

(Тавык тавышы ишетелгәч, Тычкан белән Көртлек туктап калалар. Бераз торгач тагын җырлыйлар һәм бииләр).

Тавык арпа тапкан

Онны инде тарткан.

Хәзер инде кайтсын

Ипи безгә салсын!

(Шул вакытта тавык кайтып керә).

Көртлек: Минем башым авырта

Тычкан: Ә мин шундый ардым.

(Алар үзләренең урыннарына барып утыралар).

(Тавык капчыкны уртага куя да дусларына мөрәҗәгать итә)

Тавык: Онны тегермәндә тарттым, өйгә алып кайттым, бәлки ипине сез изәрсез?

Көртлек: Мин измим, минем башым авырта. (Башын тотып читкә китә)

Тычкан: Мин дә измим, мин ардым. (караватына барып ята)

(Тавык савыт алып ипине үзе изә башлый)

Алып баручы: Нишләсен тавык дускай,

Ялкау булгач дуслары.

Ипине дә ул изде,

Арыса да ул түзде.

Тик шулай да дусларыннан

Ул өметен өзмәде

Тавык: (ипине изүен дәвам итеп) Дусларым, ипине дә изәм үзем, бәлки мичкә ягырсыз?

Көртлек: мин якмыйм, минем башым авырта.

Тычкан: Мин дә якмыйм, мин ардым.

Алып баручы: Тавык арпаны тапты,

Тегермәнгә дә барды

Ипине үзе изде.

Инде мичкә дә якты.

Ипине мичкә инде.

Тыгар вакыт та җитте.

Тавык: Дусларым, ипи инде кабарды, бәлки аны берәрегез мичкә тыгар?

Көртлек: Мин тыкмыйм, минем башым авырта.

Тычкан: Мин дә тыкмыйм, мин ардым.





Алып баручы: Икмәкне мичкә тыкты,

Тәмле исләре чыкты.

(Тавык ипине мичкә илтеп тыга һәм биеп җырлый).

Тавык: Тәмле ипием пеште

Авыздан сулар килде

Дусларымны да сыйлыймчы

Ялкау булса да инде

Тавык ипине алды,

Табынга аны куйды.

Тавык: Дуслар, ипиләр инде пеште, кем аны ашый хәзер?

Көртлек һәм тычкан йөгерепшеп табын янына киләләр,

Тычкан: мин ашыйм, мин ашыйм..

Көртлек: Мин дә ашыйм, мин дә ашыйм..

Тавык: Ә сезнең башыгыз авыртмыймы? Ә сез арымадыгызмы соң?

Алып баручы: Менә шушы урында

Көртлек белән тычкан дус

Үз хатасын аңлады....

Көртлек: Гафу ит безне, тавык дус, гафу ит.

Тычкан: Без хатабызны аңладык, бүтән болай эшләмәбез.

Алып баручы: Нишләсен инде тавык?

Гафу итте дусларын.

Аларны ул бик сөенеп,

Ипи белән сыйлады.

Ә без дуслар һәрвакытта

Ярдәмләшеп яшик бергә.

Дуслыгыбызны ныгытыйк

Көн саен уртак эштә.






Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!